Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Көзге Әдәби марафонда шагыйрә Сания Әхмәтҗанова һәр көнне яңа шигырь язган

XXV Халыкара Әдәби марафон тәмамланды. Ул 1- 21 октябрь көннәрендә, ягъни 21 көн дәвам итте. Әдәби марафончылар, үзләре сайлап алган әдип һәм шагыйрьләрнең әсәрләрен укып, алардан иң ошаган өзекләрне социаль челтәрдәге аккаунтларында һәр көнне уртаклашып тордылар.

Көзге Әдәби марафонда шагыйрә Сания Әхмәтҗанова да катнашты. Башка каләмдәшләренең иҗатын таныту белән бергә, ул үзенә 21 көндә 21 шигырь язу максатын да куйган иде. Шагыйрә сүзендә торды. Ул һәр көнне яңа шигырь язып, социаль челтәрдәге сәхифәләрендә уртаклашып барды.

“Мин бу ялгыз челленджга үз теләгем белән, иҗади мөмкинлегемне сынап карар өчен алындым. Максатымны чынга ашырдым да. Яңа циклда нигездә гражданлык, табигать, мәхәббәт лирикасы урын алды. Аларның күбесе фәлсәфи, публицистик төргә карый. Аккаунтыма яңа язылучыларны җәлеп иттем, иҗатымны яратучы күптәнге укучыларым белән элемтәбез ныгыды. Алар һәр яңа шигыремә карата фикерләрен белдереп язып тордылар. Әдәби марафонда миңа теләктәшлек күрсәттеләр. Үзем дә һәркайсына җавап биреп барырга тырыштым. Әдәби марафонны гамәлгә куючы “Татнетны үстерү фонды’на, башкаручы директоры Раил Гатауллинга әлеге проектта катнашу мөмкинлеге биргән өчен зур рәхмәт”, – диде Сания Әхмәтҗанова.

Аның яңа иҗат җимешләре белән “ВКонтакте”дагы сәхифәләрендә танышырга мөмкин.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров