Рәсемдә “Шоңкар” журналы редакциясендә. Сулдан уңга: Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Гыйбадуллина һәм журналның баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов.
1 ноябрь көнне Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин Чаллы шәһәренең 21 урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның төбәкара нәфис сүз бәйгесендә жюри рәисе буларак катнашты һәм чыгыш ясады, җиңүче балаларны бүләкләде.
2022 елның 1 ноябреннән 2023 елның 31 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы белән берлектә Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә багышланган иң яхшы сынлы композиция проектына ачык иҗади конкурс үткәрә.
Сынлы композициясен Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасы янындагы Кремль яры ягыннан урнаштыру планлаштырыла.
Бәйгенең максаты – Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә багышланган сынлы композициясе образын концептуаль хәл итүне билгеләү.
Конкурсның бурычлары – сынлы композициясенең эскиз проектын эшләү; сынлы композициясен төзүнең оптималь күләмнәрен һәм смета бәясен билгеләү.
Конкурста Россия Федерациясе гражданнары һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче профессиональ эшләүче сынчылар һәм архитекторлар катнаша ала. Конкурста бер автор да, авторлар коллективы да катнаша ала.
Конкурста катнашучылар Нигезләмәгә кушымта нигезендә форма буенча конкурста катнашуга 2022 елның 1 ноябреннән 15 декабренә кадәрге чорда конкурс комиссиясенең җаваплы секретаренә кәгазь саклагычында 420015, Казан ш., Пушкин ур., 66/33, кабинет 113 адресы буенча, яисә Guzel.Kuteeva@tatar.ru электрон почта адресына гариза җибәрә алалар.
mincult.tatarstan.ru
Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.
Наил Дунаевны соңгы юлга озату 1 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтәчәк.
Габдулла Тукай әдәби музеенда әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Резеда Ганиеваны искә алу кичәсе булып узды.
Галим студентларга 60 елдан артык гарәп, фарсы, төрки татар әдәбиятлары тарихын укыта. Резеда Ганиева ике дистәгә якын фән кандидаты һәм докторант тәрбияләгән, күпсанлы фәнни мәкаләләр, китап-монографияләр авторы. Шулай ук укыту программалары, энциклопедияләр төзегән. Фәндә, тормышта, туганнары арасында – кайда гына булса да, ул иң беренче урынга кешелек сыйфатларын куеп яшәгән шәхес. Резеда Кадыйр кызын искә алырга иҗатташ дуслары, шәкертләре, туганнары килгән иде.
25 октябрь көнне Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Казан шәһәренең 273нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, тәрбиячеләре һәм әти-әниләре белән берлектә, танылган шагыйрә Йолдыз Шәрәпова белән очрашты. Биредә балалар татар телендә аралашты һәм Йолдыз апаларына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
Очрашуларның уникаль форматы «Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез» проекты кысаларында “Мирас” (автоном коммерцияле булмаган оешма) һәм Мәскәү татарлары автономиясе тарафыннан эшләнде. Очрашуда аларның вәкилләре Римма Шакирова, Тимур Сабиров һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова катнашты.
2022 елның 28 октябрендә ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында журналист, шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Бәллүр каләм” иясе, күп җырлар авторы Камил Сәгадәтнең 70 яшьлек юбилеена багышланган “Яшик әле сөенеп” исемле иҗат кичәсе Спас районы Иске Рәҗәп авылына багышланган “Болгар-Рәҗәп” дигән өр-яңа клип белән башланып китә. Авыл уртасындагы “Ташбилге” изгеләр зиярәтендәге ташларда сакланып калган язулардан күренгәнчә, Бөек Болгар дәүләтен дошман яуларыннан саклап калуда шәһит киткәннәрнең хәтерен саклаучы “Болгар -Рәҗәп”леләр турындагы әлеге җырның көен танылган композитор Сафиян ага Ибраһимов, сүзләрен Камил Сәгадәт иҗат иткән. Җырны “Зиләйлүк” балалар ансамбле башкара.
Кичәдә юбилярның күп санлы якташлары катнаша. Алар арасында якташыбыз, каһарман язучы Абдулла Алишның якын туганы, Иске Рәҗәп авыл җирлеге хезмәткәре Флера ханым Алишева, ярты гасырдан артык шушы авылда хуҗалык җитәкчесе булып эшләүче, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Дамир Хәмидуллин, авыл җирлеге башлыгы Мансур Нугаев, район һәм республика күләмендәге күренекле шәхесләр катнаша.
Авторның күп җырлары халык арасында популярлык казанды. Шундыйлардан -“Зөләйлә” төркеме башкаруындагы “Җан ярам”, Салават Фәтхетдиновның “Дисеңдер”, Лилия Хәмитованың (“Аңла шуны”), Рәсим Низамов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Илсия Бәдретдинова, Газинур Фарукшин, Нурзадә, ИлСаф һәм халкыбызның башка яраткан җырчылары бар. Аларның кайберләре кичәдә дә катнашырга җыена.
Камил Шәмгун улы Сәгъдәтшин утыз елдан артык “Ватаным Татарстан” газетасында хезмәт куя. Бу елларда һәр санда диярлек газета битләрендә аның мәкаләләре басылып бару өстенә, төрле жанрларда дистәгә якын китап бастырып чыгара.
Егерме ел дәвамында Спас районы якташлар җәмгыяте рәисе, муниципаль район депутаты булып сайлана. “Ватаным Татарстан” газетасы һәм Татарстан китап нәшриятының уртак проекты нигезендә яңарак кына нәшер ителгән “Суд залыннан” китабы – шуның бер мисалы буларак кичә барышында укучыларга тәкъдир ителә.
Берничә ел элек юбиляр булачак журналистлар арасында иң сәләтлеләрен ачыклау максатында үз премиясен булдыра. Казан Федераль университетында белем алучы булачак журналистлар арасында ел дәвамында барган иҗади бәйгедә җиңгән өч студентка кичә барышында Камил Сәгъдәтшин исемендәге премияләр тапшырыла.
Кичә 17.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
Танылган әдәбият галиме Әлфия Галимуллина Уфада узган “ЛиФФт-2022” әдәби фестивальдә җиңү яулап алтын медальгә лаек булды. Аның күренекле татар язучысы иҗатына багышланган “Равил Бохараев галәме” китабы әдәби бәйгедә иң яхшысы дип табылды. Котлыйбыз!
6 октябрь, 14.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда танылган әдәбият галиме, Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән Резеда Кадыйр кызы Ганиеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Әдәбият фәне маягы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырыла.
Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Р.К. Ганиева 1962 елны Казан дәүләт университетының әдәбият кафедрасына ассистент булырак эшкә килә һәм, калган гомере әлеге уку йорты белән бәйле булып, профессор дәрәҗәсенә ирешә. Галимәнең фәнгә беренче адымы ХХ йөз башы татар әдәбиятының йөзек кашы булган Тукай иҗаты белән бәйле. Аның “Тукайның сатирик иҗаты” (1964) монографиясе үз вакытында ук җитди казаныш буларак бәяләнә. Тукай шәхесе һәм иҗаты белән кызыксыну алдагы елларда да дәвам итеп, газета-журналлардагы, “Шагыйрьнең рухи дөньясы” (2002) китабында, “Габдулла Тукай” энциклопедиясендә (2016) урын алган дистәләгән язмада чагылыш таба.
Р. Ганиева Г. Тукай тормышы һәм иҗатын өйрәнү өлкәсендә Г. Тукай әдәби музее белән тыгыз элемтәдә торды. Галимә музейда уздырыла торган фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясады, әдәби кичәләрнең даими кунагы булды, лекцияләр укыды, күргәзмәләр әзерләүдә фәнни консультант буларак катнашты.
Галимәнең тикшеренү өлкәсе булып Шәрык Яңарышының төрки дөньяга, шул исәптән Идел Болгарына үтеп керүе; татар әдәбиятын дөнья әдәбиятының бер өлеше буларак нигезләгән методологик концепциягә таянып, күпсанлы әдипләр иҗатын чор әдәби процессы контекстында бәяләве; әдәбиятларны үзара чагыштырып өйрәнүнең гаять перспективалы юл булуын дәлилләп, уңышлы үрнәкләр калдыруы; әдәбиятны өйрәнүнең юнәлеш-агымнарын, иҗат методларын аңлатучы күпсанлы теоретик төшенчәләрне тикшерүе һ.б. тора. Р.К. Ганиева меңләгән студентларның остазы буларак, аларга туган тел һәм әдәбиятның серләрен өйрәтеп, олы тормышка әзерли.
“Әдәбият фәне маягы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә татар теле һәм әдәбият укытучылары, белгечләр, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында оештырыла. Кичәгә артист, режиссер, Г.Тукай премиясе лауреаты, ТР халык артисты Рамил Төхфәтуллин, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов, музыкант, скрипкачы, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеров, артист, режиссер Алмаз Хамзин чакырулы. Тамашачыларны Р.Ганиеваның тормыш иптәше, тукайчы-галим, текстолог, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев белән дә очрашу көтә.
Кичәдә Р.К. Ганиева турында истәлекләр белән уртаклашу, галимәнең татар әдәбият фәнен үстерүгә керткән өлеше һәм аның дәвамчылары, әдәбият белеменең киләчәк перспективалары турында фикер алышу күздә тотыла.
Габдулла Тукай әдәби музее:+ 7 843 590-86-67
20 октябрьдә Татарстан язучылары – Вахит Имамов, Ләбиб Лерон һәм Рөстәм Галиуллин Оренбург янәшәсендәге Татар Каргалысы авылы җәмәгатьчелеге белән очрашып, халыкны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты.
Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә күренекле яшь шагыйрә, автор-башкаручы Людмила Аланлының иҗатына багышланган “Күңелемә кояш элдем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова катнашты һәм чыгыш ясады.
Кичә, 21 октябрьдә, Норлат шәһәренең Мәдәният сараенда Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры, Татарстанның халык артисты Рөстәм Галиевның “…Чаклар” китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, театр артистлары, җырчылар һәм театр белгечләре катнашты.
Татар җәмәгатьчелеге әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамовны соңгы юлга озатты. Мәрхүм Казанның Шәмсир (Самосырово) торак пункты янындагы мөселман зиратына җирләнде. Урыны җәннәттә булсын!
Татар җәмәгатьчелеге күренекле шагыйрә Резеда Вәлиева белән хушлашты. Мәрхүмә Яна Татар бистәсе зиратына җирләнде. Урыны оҗмахта булсын!
19 октябрь көнне Татарстан язучылары – «Мәдәни җомга» газетасы, «Безнең мирас», «Казан утлары» журналлары баш мөхәррирләре Вахит Имамов, Ләбиб Лерон һәм Рөстәм Галиуллин Оренбургның Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәсендә татар әдәбиятын сөючеләр белән очрашты.
Фото: “Татар-информ”
Башкалабыз Казанның Мостай Кәрим скверында, олуг шагыйрьнең һәйкәле каршында беренче тапкыр шигърият бәйрәме узды. Аны Татарстанның “Халыклар дуслыгы йорты”оештырды. Әлеге күркәм чарада ТР Язучылар берлегенең әдәби консультанты, шагыйрь Марат Закир катнашты һәм чыгыш ясады.
Әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамовны соңгы юлга озату иртәгә, 21 октябрьдә, сәгать 10.00 да Казанның Рихард Зорге урамында урнашкан 57/29 йорты (69 нчы фатир) адресы буенча узачак.
Нурмөхәммәт Хисамов Казанның Шәмсир (Самосырово) торак пункты янындагы мөселман зиратында җирләнәчәк.
Мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын.
Күренекле шагыйрә Резеда Вәлиева белән хушлашу иртәгә, 21 октябрьдә, 9.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Шуртыгин урамы, 21 нче йорт адресы буенча була.
Мәрхүмә Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнәчәк.
Озакка сузылган авырудан соң әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамов вафат булды.
Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын, Ходай якыннарына сабырлык бирсен.
Хушлашу вакытын һәм урынын соңрак хәбәр итәрбез.
Мәрхүмәнең якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Каләмдәшебезнең урыны җәннәттә булсын…
Хушлашу вакытын, урынын соңрак хәбәр итәрбез.
Резеда Тәфкәлүн кызы Вәлиева 1930 елның 1 маенда Башкортстан Республикасының Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучылар гаиләсендә туа.
Резеданың бала чагы һәм мәктәп еллары Салават районының Лаклы, Михайловка һәм Каратаулы авылларында уза. 1947 елда Каратаулы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, тоташтан утыз дүрт ел (1952–1986) Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә мөхәррир хезмәтендә була.
Р.Вәлиева – нигездә, балалар язучысы. Аның нәниләр турында язган беренче шигырьләре республика көндәлек матбугатында узган гасырның илленче елларында күренә башлый, тәүге җыентыгы («Минем дусларым») 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле, 1960–2005 еллар арасында, балалар өчен аның тезмә һәм чәчмә әсәрләре – шигырьләре, поэмалары, җырлары, шигъри әкиятләре, табышмаклары, сәхнә өчен язылан әсәрләре һәм хикәяләре тупланган тагын ике дистәдән артык мөстәкыйль китабы дөнья күрә.
Балалар язучысы буларак, Р.Вәлиеваның иҗади уңышлары ватандарлык хисләрен чагылдырган, героик темаларны яктырткан поэмаларында («Пионерка Гөлназ», «Якты йолдызым», «Канатлы җайдак», «Шагыйрь гомере» һ.б.), шигъри әкиятләрендә һәм бигрәк тә кече яшьтәге балалар тормышына, хайваннар, кош-корт, җәнлекләр дөньясына багышланган лирик һәм юмористик шигырьләрендә ачык күренә. Бер үк вакытта аның иҗатында мәхәббәт лирикасы, җыр һәм проза жанрлары да лаеклы урын били («Язгы сулар», «Якты яр», «Китмә, сөю!» җыентыклары). Нинди генә укучылар аудиториясен күздә тотып язмасын, шагыйрә кешеләр күңелен югары, гуманлы идеаллар белән рухландырырга омтыла. «Минем иҗатымда кызыл җеп булып сузылып барган төп тема – Мәхәббәт. Туган җиргә, табигатькә, туган халкыбызга, телебезгә, хезмәткә һәм ата-анага, өлкәннәргә – гомумән, кешеләргә ихтирам, миһербанлык, игелеклелек хисләре», – дип билгели ул үзенең язучылык кыйбласын.
Р.Вәлиева – татар балалар әдәбиятын тәрҗемәләре белән дә баеткан каләм ияләренең берсе. Иҗат эшчәнлегенең башлангыч чорында, алтмышынчы-җитмешенче елларда, рус яшүсмерләр һәм балалар әдәбиятыннан ул Н.Верзилинның яшел табигать серләре турында фәнни-популяр эчтәлектәге «По следам робинзонов» исемле китабын («Робинзон эзләреннән», 1958, 1975), Н.Поповның тарихи-биографик «Юность Андрея» («Андрейнең яшьлеге», 1960), Л.Смилянскийның «Сашко» (1961), Л.Воронкованың «Старшая сестра» («Дәү апа», 1965) повестьларын, А.Бартоның «Наш праздник» («Безнең бәйрәм», 1972), С.Михалковның «Мы с приятелем» («Дустым белән икебез», 1981) исемле шигъри җыентыкларын татар теленә тәрҗемә итә.
Ул 1999 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.
Р.Вәлиева – 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
«Җәлил укулары» V Халыкара әдәби бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризалар һәм конкурс материаллары 2022 елның 5 ноябренә кадәр кабул ителә.
Бәйге ел саен сөйләм үсеше һәм нәфис сүз белән кызыксыну, шигъри сүзнең матурлыгын һәм аһәңен тоя белү максатыннан үткәрелә.
Бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигьрият сөючеләр арасында үткәрелә.
Бәйге номинацияләре:
– «Җәлил татар телендә» номинациясе (барлык яшь төркемнәре)
– «Җәлил рус телендә» номинациясе (барлык яшь төркемнәре)
– «Җәлил дөнья халыклары телләрендә» номинациясе (барлык яшь төркемнәре)
– «Фронтовик язучылар» номинациясе (барлык яшь төркемнәре)
– «Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив белән башкару» номинациясе
Югарыда күрсәтелгән номинацияләрдә яшь төркемнәре:
– 3-6 яшькә кадәр (кертеп);
– 7-10 яшькә кадәр (кертеп);
– 11-15 яшькә кадәр (кертеп);
– 16-20 яшькә кадәр (кертеп);
– 21 яшьтән алып (кертеп);
– «Җәлилчеләр» номинациясе (9-13 яшькә кадәр (кертеп); 14-18 яшькә кадәр (кертеп); 19 яшьтән алып)
– «Профессиональ башкаручылар» номинациясе (18 яшьтән алып)
Конкурсның этаплары:
1 этап – 2022 елның 6 ноябреннән 17 ноябренә кадәр сайлап алу этабы: оештыру комитеты тәкъдим ителгән материалларның әлеге нигезләмәгә туры килү-килмәвенә беренчел бәя бирә (дистанцион);
2 этап – 2022 елның 18 ноябреннән 6 декабренә кадәр жюри катнашучыларның эшен бәяләү критерийлары буенча бәяли һәм конкурс финалистлары билгели (дистанцион рәвештә);
3 нче этап – финал: 2022 елның 12 декабреннән 16 декабренә кадәр жюри әгъзалары белән берлектә оештыру комитеты тарафыннан конкурсантларның видеоязмалары онлайн-режимда карала һәм критерийлар нигезендә бәяләнә.
Гаризалар һәм конкурс материаллары 2022 елның 5 ноябренә кадәр кабул ителә.
Катнашучылар Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында www.tatarcongress.org https://tatar-congress.org/forma/ сылтамасы буенча узып электрон гариза тутыралар.
Нигезләмә
Бәйгене уздыру турындагы мәгълүмат Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында www.tatar-congress.org һәм Бәйгенең социаль челтәрдәге рәсми битендә https://vk.com/jaliluku урнаштырыла.
Татар язучылары Вахит Имамов, Ләбиб Лерон һәм Рөстәм Галиуллин Муса Җәлилнең туган җире – Оренбург өлкәсе Мостафа авылында әдәбият сөючеләр белән очрашты. Очрашу герой-шагыйрьнең музеенда узды.
2022 елның 3 ноябрендә 16.00 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” милли сәнгать галереясында танылган шагыйрь, рәссам Хәмит Латыйповның (Хәмит Латыйф) шәхси күргәзмәсе ачыла.
22 октябрьдә Түбән Камада Татарстанның халык шагыйре, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиевка багышланган зур әдәби вакыйга булачак.
«Бу йомгаклау чарасы булачак. Ул шагыйрьнең туган авылы Ташлык авылыннан башлана, аннары программа буенча «Адымнар» мәктәбенә, Тукай исемендәге Үзәк китапханәгә «түгәрәк өстәл»дә катнашу планлаштырыла. Чара Халык иҗаты йортында «Еллар аша сөйләшү» дип аталган әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланачак.
Кичәдә Татарстанның танылган язучылары һәм артистлары чыгыш ясаячак, алар арасында Ркаил Зәйдулла, Марсель Галиев, Рәдиф Гаташ, Вахит Имамов, Газинур Морат, Алмаз Хәмзин, Факил Сафин һәм башкалар бар.
Китапханә системасы 2022 елны Разил Вәлиев елы дип игълан итте, чөнки ул Түбән Кама халкының якташы булып тора. 4 гыйнварда популяр шагыйрь һәм язучыга 75 яшь тулды. Агымдагы ел дәвамында Түбән Камада фәнни-гамәли конференция, Разил Вәлиев иҗаты буенча онлайн-акцияләр, эш дәфтәре эшләү һәм чыгару, Вәлиевнең «Яшисе килә» повесте буенча студентлар өчен конференция, әдәби десант, түгәрәк өстәл һәм башка күп кенә вакыйгалар узды.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Разил Вәлиевнең «Иске сәгатьләр дөрес йөри» хикәяләр җыентыгы белән «Ядкарь» китабы 2021 елда иң күп укыла торган дип танылды, шуның өчен ул Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алды.
https://tatar-inform.tatar
Актаныш үзәк китапханәсенең уку залында күренекле язучы һәм шагыйрь Ленар Шәехның юбилее уңаеннан “Татар шигъриятенең шәехе!” дип аталган әдәби сәгать узды. Әлеге чарада район техникумы студентлары катнашты. Китап күргәзмәсе һәм аңа күзәтү тәкъдим ителде. Китапханәчеләр һәм яшьләр шагыйрьнең яраткан шигырьләрен укыды. Бу чара һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды, әдипнең иҗатына тагы ныграк һәм көчле кызыксыну уятты.
15 октябрь көнне, Казанда, Сөембикә манарасы янында, Хәтер көне билгеләп үтелде. Моннан 470 ел элек бәйсез дәүләтебез, милләтебез , динебез хакына соңгы тамчы каннарына кадәр көрәшеп, кяферләргә каршы сугышып шәһит киткән әби- бабаларыбыз рухына дога кылынды. Фәүзия Бәйрәмова Коръәннән ” Ясин” сүрәсен укыды. Дога- багышлавында ул каһарман татарларның азатлык хакына үлемгә баруларын, бу тиңсез көрәшнең бүген дә дәвам итүен, милләтебезнең бәйсез һәм бәхетле булырга лаек икәнлеген әйтте. Соңыннан Фәүзия Бәйрәмова моннан 33 ел элек, шушы урында, беренче Хәтер көнендә укыган “Казан бәете”н халыкка җиткерде. Шагыйрьләр Нәҗибә Сафина һәм Фәнил Гыйләҗев та үзләренең ялкынлы шигырьләрен укыдылар. Хәтер көнендә катнашучылар соңыннан Кол Шәриф мәчетендә бергәләп өйлә намазы укыдылар.
Агымдагы елның октябрь аеннан ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә Факил Сафинның Иҗат студиясе үз эшен башлап җибәрде. Студия һәр атнаның чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә әдәби иҗат белән кызыксынучы яшүсмерләрне, яшьләрне, урта һәм өлкән яшьтәге каләм әһелләрен кабул итә. Бу пәнҗешәмбедә студия эшендә укытучылары Гөлия Вәгыйзова җитәкчелегендә Чаллы шәһәренең 41 мәктәбендә укучы балалар катнашты.

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында юмор остасы, артист, композитор, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзинга 75 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды һәм Төркиядә чыккан “Татар хикәяләре антологиясе” китабы тәкъдим ителде.
«Җәлил укулары – 2022» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция 13 һәм 14 октябрьдә Казанда өч мәйданчыкта узачак. Форум чаралары Муса Җәлил музей-фатирында (Горький ур., 17), Татар әдәбияты тарихы музеенда (Островский ур., 15) һәм Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (Татарстан ур., 2) узачак.
«Батырлык, патриотлык, гражданлык позициясе темалары турында Татарстан, Башкортстан, Мәскәү өлкәсе, Кырым, Кабарда-Балкар һәм Оренбург өлкәсе галимнәре фикер алышачак. Конференция ачылышында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында катнашучыларга видеоэлемтә буенча Мәскәүдә яшәүче Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова мөрәҗәгать итәчәк. Шәхсән ул Җәлил укуларында 2016 елда катнашты», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га ТР Милли музееның матбугат хезмәтендә. Җәлил Музей-фатиры һәм Татар әдәбияты тарихы музее Милли музейның филиаллары булып тора.
Җәлил укулары Казанда 1960 еллардан бирле уза, быел конференция Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрь Рәхим Саттарның тууына 110 ел тулуга һәм Муса Җәлил Музей-фатирына нигез салуга 40 ел тулуга багышлана. Конференция көннәрендә шагыйрьләрнең кулъязма дәфтәрләре күргәзмәсе оештырылачак, студентлар Җәлил һәм Саттар әсәрләрен дөнья халыклары телләрендә укыячак, КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында һәм Муса Җәлил музей-фатирында фәнни секцияләр эшләячәк, ә Татар әдәбияты тарихы музеенда татар фронтовик язучылары турында түгәрәк өстәл узачак.
«Җәлил укулары – 2022» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциянең нәтиҗәсе буларак фәнни-тикшеренү эшләре тупланган җыентык чыгарылачак.
tatar-inform.tatar
Сентябрь ахырында Сочи шәһәрендә Россия журналистларының чираттагы халыкара форумы булып узды. Анда чит илләрдән вәкилләрне дә кертеп, 1000 гә якын күренекле журналистлар катнашты. Татарстан делегациясен “Татмедиа” һәм Журналистлар берлеге башлыклары җитәкләде. Форумда, төп рәсми программа кысаларында, халык шагыйре Равил Фәйзуллинның Татарстан китап нәшрияты татар һәм рус телләрендә бастырып чыгарган “Гомер калейдоскобы” китабын тәкъдим итү – презентацияләү чарасы булды. Мәртәбәле җыенда Бөтенроссия каләм осталарының игътибарын юнәлткән шагыйрьне язучы-журналист дип тәкъдим иттеләр.
Әдипне яңа уңышы белән ихлас котлыйбыз!
matbugat.ru
«Мәйдан» журналы редакциясе ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән берлектә «Бу заман шундый заман ул…» дигән әдәби конкурс игълан итә. Иң яхшы әсәрләр «Мәйдан» журналында басылып чыгачак.
Конкурс татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, язучыларны иҗат итүгә кызыксындыру, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны барлау максатында үткәрелә, диелгән журнал хәбәрендә.
Конкурсның приз фонды – 95 мең сум. «Повесть» номинациясе: I урын – 30 мең; II урын – 20 мең; III урын – 15 мең. «Хикәя» номинациясе: I урын – 15 мең; II урын – 10 мең; III урын – 5 мең.
Конкурс 2022 елның 1 октябреннән 2023 елның 1 февраленә кадәр үтә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү – 2023 елның 21 февралендә булачак,
Конкурска бүгенге заман һәм аның геройларын тасвирлаган, татар дөньясы мохитен чагылдырган проза әсәрләре кабул ителә. Алар моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында, аерым җыентыкларда басылмаган булырга тиеш. Бер автордан килгән әсәрләр саны чикләнми.
Конкурста катнашучылар үзләренең эшләрен электрон почта аша юллый яки «Мәйдан» журналы редакциясенә электрон рәвештә китереп бирә ала. Әсәр компьютерда Times New Roman шрифтында 14 нче кегль белән җыела, юл арасы 1,5 интервал булырга тиеш.
Конкурска килгән әсәрләрне бәяләгәндә, сюжет яңалыгы, авторның үзенә генә хас булган стиль үзенчәлеге, зәвыгы, тел-сурәтләү чаралары, теманың заманчалыгы исәпкә алына.
tatar-inform.tatar
1 октябрьдә, Өлкәннәр көнендә танылган язучылар Хәбир Ибраһим һәм Рәдиф Сәгъди “Васильево” санаториясендә иҗади кичә уздырдылар. Кичәдә лирик җырлар, шигырьләр, мәзәкләр яңгырады. Ихлас кичәләргә сусаган халык әдипләрнең чыгышын бик тә җылы кабул итте.
28 сентябрьдә Татарстан Язучылар берлегендә «Ак Бүре» клубы дусларының беренче очрашуы булды. «Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез» проекты кысаларында очрашуларның уникаль форматы “Мирас” (автоном коммерцияле булмаган оешма) һәм Мәскәү татарлары автономиясе тарафыннан эшләнде. Очрашуда аларның вәкилләре Римма Шакирова һәм Тимур Сабиров катнашты.
Казан шәһәренең 18нче мәктәбе укучылары күренекле язучы Вакыйф Нуриев белән очрашты. Биредә балалар татар телендә аралашты һәм язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады.
«Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә дәгъва итүчеләрдән гаризалар 19 декабрьгә кадәр сайт аша кабул ителә», диелгән ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәрендә.
Муса Җәлил исемендәге республика премиясе ике елга бер мәртәбә дүрт номинантка бирелә. Премия сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, яшьләр программаларын тормышка ашыру буенча 35 яшькә җитмәгән авторларга һәм яшьләр коллективларына, иҗат берләшмәләренә бирелә.
Премия лауреатларга 15 февральдә – Җәлилнең туган көнендә тапшырыла.
Гаризага өстәмә материаллар 420021, Казан ш., Г.Тукай ур.,113а йорты, 2 нче бина адресы буенча кабул ителә.
tatar-inform
Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова Татарстан Республикасы дәүләт бүләгенә – “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды. Әлеге Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 28 сентябрьдә имзалаган.
Котлыйбыз! 👏
1 октябрь көнне Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә язучы Рафис Сәлимҗановның 70 яшьлек юбилее уңаеннан шигърият, сатира-юмор, җыр һәм иҗат бәйрәме була. Башлана 13 сәгатьтә.
Шагыйрь Газинур Моратка «Татарстан Республикасының халык шагыйре» исеме бирелде. Әлеге Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә имзалаган.
«Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм купьеллык иҗади эшчәнлеге өчен шагыйрь, «Татарстан китап нәшрияты» дәүләт унитар предприятиесенең матур әдәбият редакциясе мөдире, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Моратов Газинур Васикъ улына «Татарстан Республикасы халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирергә», диелгән Указда.
Котлыйбыз!
27 сентябрьдә «Мәйдан» журналы хезмәткәрләре Лилия Фәттахова, Лилия Гыйбадуллина, Гөлнар Караева Чаллы шәһәренең «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашты.
«Ләйсән» берләшмәсе әдәби активлыгы белән дан алган Чаллы каласында 1963 елда оештырыла. Төрле һөнәр ияләре салкын, кысан вагончикларда яшәп, КАМАЗ төзелешендә эшләгән чорларда да әдәби берләшмә үзенең эшчәнлеген туктатмый. Хәниф Хөснуллин, Мөдәррис Әгъләмов, Разил Вәлиев, Мәхмүт Газизов, Ямаш Игәнәй, Мансур Сафин, Альберт Сафин, Рәшит Бәшәр, Айдар Хәлим, Факил Сафин, Вахит Имамов – тагын бик күп шагыйрьләр һәм язучылар шул чорларда нәкъ менә «Ләйсән» иҗат берләшмәсендә әдәби чыныгу алган, берләшмәне җитәкләгән әдипләр.
2007 елдан «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина җитәкли. Очрашуда ул берләшмәнең оешу тарихына тукталды, бүгенге каләм ияләренең иҗатлары белән таныштырды. «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары гармунда уйнап, җырлар җырлап күрсәттеләр. Соңгы араларда шактый гына китаплары чыккан икән, алар турында да телгә алып үттеләр. Берләшмәнең актив әгъзасы язучы Рәкит Алларбирде «Мәйдан» журналын татарлар яшәгән төбәкләрдә яздырту буенча ярдәм тәкъдим итте.
«Мәйдан» журналы моңа кадәр дә берләшмә әгъзаларының әсәрләре белән даими таныштырып килде. Эшлекле һәм дустанә рухта үткән очрашуда «Ләйсән» берләшмәсенең юбилее уңаеннан «Мәйдан» журналы белән уртак проектлар турында сөйләшенде. Журнал битләрендә «Ләйсән»леләр белән бәйле яңа сәхифә, «АудиоМәйдан» проекты, «Бу заман шундый заман ул…» әдәби әсәрләр бәйгесе – укучыларны киләсе елда бик күп кызыклы яңалыклар көтә.
24 сентябрь көнне Пермь өлкәсенең Лысьва шәһәрендә “Ике Туфан йолдызлыгы” дип исемләнгән фестиваль үтте. Бөтендөнья татар конгрессы һәм Пермь өлкәсе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уздырылган әлеге төбәкара фестивальдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, шагыйрьләр Газинур Морат, Идият Әширов катнашты һәм чыгыш ясады.
Татарстанда “Татар сүзе” Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар тапшыру башланган. Конкурсны оештыручы – Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, “Яңа гасыр” Татарстан телерадиокомпаниясе” акционерлык җәмгыяте.
Бәйге татар теле һәм әдәбиятен популярлаштыру, татарча нәфис сүзгә кызыксындыру тудыру, татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә ярдәм итү, халыкның бай тарихи-мәдәни байлыгы буларак, татар классик әдәбиятын саклау максатында үткәрелә.
Бәйгедә катнашу өчен рус яки татар телендә тутырылган анкета, шулай ук видеоформат рәвешендәге хезмәтне рәсми почтага (tnvtatarsuze@mail.ru) җибәрергә кирәк. Гаризалар 31 октябрьгә кадәр кабул ителә. Анда теләгендә булган барча кеше катнаша ала. “Татар сүзе” берничә категория буенча: 10 яшькә кадәр, 11 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 яшьтән зурраклар арасында үткәрелә.
Конкурста катнашу турында тулырак нигезләмәне https://cloud.mail.ru/public/zfdD/YR84PHCJT укып белә аласыз.
Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.
Мәрхүм иртәгә туган җирендә – Арча районының Сикертән авылында җирләнәчәк.
Илсур Гайнетдин улы Хөснетдинов 1946 елның 2 октябрендә Татарстанның Арча районы Сикертән авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында җидееллык мәктәпне, аннары Үрнәк авыл хуҗалыгы училищесын (хәзер — агротехника лицее) тәмамлагач, Казакъстанга чирәм җирләрне эшкәртергә җибәрелә. Аннан кайткач, берникадәр вакыт Арча район газетасында хәбәрче, әдәби хезмәткәр булып эшли, 1965-1968 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1968 елдан И.Хөснетдинов Казанда: әүвәл ун ел чамасы шәһәрнең трамвай-троллейбус идарәсендә эшли, аннары 1988-1994 елларда «Казан» совхозында директор. 1995-2000 елларда ул — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 2000-2002 елларда «Салмачы» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры хезмәтендә була.
И.Хөснетдинов узган гасырның туксанынчы елларыннан иҗат активлыгын аеруча көчәйтеп җибәрә һәм тиз арада популяр җыр текстлары авторы булып кына түгел, үз шигырьләренә көйләр язучы үзешчән композитор һәм аларны үзе башкаручы җырчы булып та таныла.
1998 елда И.Хөснетдиновка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ул 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
15 сентябрь көнне шагыйрь Абдулла Алишның туган көне уңаеннан, Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә Алиш бюсты янында тантаналы митинг узды. Укучылар каһарман -шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, каләм иясенең җырлары яңгырады. Чарада Алиш премиясе лауреатлары Вакыйф Нуриев, Галимҗан Гыйльманов, Дания Гайнетдинова, Равил Рахмани, Йолдыз Шәрәпова, Рифат Сәләх, Равилә Шәйдуллина, Нурия Сәйяр, Алишның туганнары катнашты.
Казанның 20 нче гимназиясендә Абдулла Алишның музее эшли, конференцияләр оештырыла. Узган ел гимназия мәйданында А.Алишка бюст куелды. Гимназия боерыгы нигезендә быел А.Алиш премиясе 11 нче сыйныф укучысы Климова Светланага бирелде. Аны Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал тапшырды.
2022 елның 26 сентябрендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевкә 75 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Кичәдә Татарстанның күренекле әдипләре, сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, республикабыз җитәкчеләре һәм атаклы җырчылар катнашачак. Билетлар театр кассасында һәм www.kamalteatr.ru сайтында сатыла. Башлана 19.00 сәгатьтә.
Кичәнең сценарий авторы – Илсөяр Иксанова, режиссеры – Илдар Хәйруллин.
Азнакайның «Тарсус» паркында татар иҗтимагый тормышында һәм аның мәдәнияте тарихында зур роль уйнаган шәхесләр хакында мәгълүмат такталары куелды. Бу хакта «Азнакай» газетасы яза.
Әлеге такталарда татар зыялылары Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Кол Шәриф, Кол Гали, Шиһабетдин Мәрҗәни, Ризаэтдин Фәхретдин, Гаяз Исхакый, Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев, Хәсән Туфан, Муса Җәлил, Галиәсгар Камал һәм якташларыбыз Әзһәр Шакиров һәм Нәҗибә Ихсанова кебек шәхесләр турында татар һәм рус телендә мәгълүматләр белән танышырга мөмкин, диелә хәбәрдә.
http://aznakaevo-rt.ru
Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылына керү юлында күренекле татар шагыйре Равил Фәйзуллинның шигырь юллары язылган стела куелды.
Республика көнендә, Мөслим район Советы сессиясендә, район башлыгы Альберт Роберт улы Хуҗин язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафинга «Мөслим районының мактаулы гражданины» дигән таныклык һәм күкрәк билгесе тапшырды.
Факил абыйны әлеге мәртәбәле исемгә лаек булуы белән ихластан котлыйбыз!
26 август көнне Саба районында Әдәби Сабан туе үтте. Монда әдәби марафон җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Милли чарада дүрт әдәби марафонга нәтиҗә ясалды. Беренче урынны Саба районы алды, икенче урында – Арча районы, өченче урында – Әлмәт һәм Апас районнары.
Җиңүчеләрне Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова бүләкләде.
Бәйрәмгә күренекле язучылар, шагыйрьләр, Татарстаннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән әдәбият сөючеләр җыелды.
25 август көнне Чаллы шәһәрендә бер төркем каләм әһелләре Җәлилчеләрне искә алу чарасында катнаштылар. Чарага җыелган китапханәчеләр, мөгаллимнәр һәм укытучылар, киң җәмәгатьчелек алдында чыгышлар ясадылар.
Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре бара, кичә шул уңайдан татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бөек шагыйрьне искә алырга дип дистәләрчә кеше җыелды.
Шуннан соң Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә башка татар иҗатчысы – Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылды. Кунакларга шагыйрьнең тормышыннан сирәк күрсәтелгән фоторәсемнәр, үзе язган журнал һәм газеталардан өзекләр тәкъдим иттеләр.
Кичә татар иҗат коллективлары катнашындагы матур концерт белән тәмамланды. Анда татар халкының мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калуга һәм популярлаштыруга өлеш керткән татар мәдәният эшлеклеләрен дә бүләкләделәр. Шулай итеп, Габдулла Тукайның 135 еллыгына әзерләнгән истәлекле билгеләргә язучылар Вера Хәмидуллина, Ленар Шәех, Йолдыз Шәрәпова, фотограф Расыйх Фәсхетдинов һәм башкалар лаек булды.
tatar-inform.tatar
18 август көнне Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, Р.Төхфәтуллин премиясе лауреатлары, балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәге алдында уза торган “Городская гостиная” проектында катнашты. Шигырьләрен укып, әкиятләрен сәхнәләштереп, актив катнашкан балаларга китапларын бүләк иттеләр алар. Яшьләр үзәге директоры Айдар Нияз улына язучыларны чарага чакыруы өчен чиксез рәхмәт. Иң куандырганы - балалар теләп катнашалар, татарча да, русча да матур сөйләшүче балалар күп булды. Тамашачы арасында Лилия һәм Резеда Фәрхетдинова иҗатын яратучылар күплеге сөендерде. Таныйлар, беләләр, яраталар икән үзләрен. Аллаһының рәхмәтләре яусын андый тамашачыга!
Бүген, 2022 елның 19 августында, без талантлы каләмдәшебезне югалттык. Озакка сузылган каты авырудан соң, Түбән Камада яшәп иҗат итүче язучы Илдар Шәмсулла улы Хәйруллинның гомере өзелде.
Илдар Шәмсулла улы нинди генә катлаулы хәлдә дә тормышка юмор белән карап яши алган көчле шәхес иде. Күпсанлы укучылары күңелендә дә ул җылы юморы, якты елмаюы белән сакланыр.
Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Мәрхүм иртәгә туган төбәге Кукмарада җирләнәчәк.
Илдар Шәмсулла улы Хәйруллин 1958 елның 5 сентябрендә Кукмара поселогында дөньяга килә. 1975 елда Кукмараның 1 нче урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Икенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчә һәм армия сафларына алына. Армиядән кайтып «Түбәнкамашин» берләшмәсендә эшли, ләкин рәхимсез авыру аны аяктан ега.
И.Хәйруллин беренче хикәяләрен мәктәп елларында ук яза һәм бастыра башлый. Әдәбият сөючеләргә ул «Бүген 1 апрель!», «Юмористик хикәяләр», «Алай түгел, болай ул…» китаплары һәм матбугатта — «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан» газеталарында, «Чаян», «Сөембикә», «Мәйдан», «Казан утлары» журналларында басылган юмористик хикәяләре аша таныш.
И.Хәйруллин 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, С. Сөләйманова, Ш. Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
24 августта Мәскәүдә Россия дәүләт балалар китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга (1948-2020) багышланган иҗат кичәсе узачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Татарстан шагыйрьләре һәм язучылары, Роберт Миңнуллинның туганнары һәм якыннары катнаша. Иҗат кичәсе Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте һәм Татар балалар әдәбияты көннәре кысаларында үтәчәк.
Шагыйрь балалар белән күп аралашкан һәм сабый күңелен яхшы белгән. Роберт Миңнуллин балаларга багышланган шигырьләрендә сабыйларның әйләнә-тирә дөньяны ничек кабул итүен нечкә юмор белән сурәтли, диелә хәбәрдә.
Иҗат кичәсе Россия дәүләт балалар китапханәсендә (Калуга мәйданы, 1, «Октябрьская» метро станциясе) 16.30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
tatar-inform.tatar
24 августта Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре кысаларында республика язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашу була. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәскәүгә Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла; Татарстанның халык шагыйре, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин; шагыйрь һәм галим, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты Рифат Җамал; шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Газинур Морат; шагыйрь, драматург, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин барачак.
Очрашу Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә (Кече Татар тыкрыгы, 8) була.
Башлана – 19.00 сәгатьтә.
Керү ирекле.
tatar-inform.tatar
Авторның чираттагы иҗат җимеше тумышы белән Нурлат районының Кәкре Атау авылыннан булган Минталип Исмәгыйль улы Минехановның тормышы һәм данлыклы хезмәт юлы турында сөйли.
Татарстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, дистәдән артыграк китап авторы Илдус Гали улы Диндаровның яңа гына табадан төшкән китабы Минталип Минехановка багышланган.
Минталип Исмәгыйль улы – республикабызда танылган фермер, Тукай районы фермерлары берләшмәсе рәисе, “Бердәмлек” кооперативы җитәкчесе, үзенең тырыш хезмәте белән бик зур уңышларга ирешкән шәхес. Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров, Тукай, Нурлат һәм Аксубай муниципаль районнары башлыклары Фаил Камаев, Алмаз Әхмәтшин, Камил Гыйльмановның Минталип Минеханов турындагы җылы фикерләре китапка кереш сүз итеп бирелгән. Автор якташының нәсел тамырлары, гомер юлы хакында сөйләгәндә бай архив мәгълүматларына таяна, герой тормышындагы төрле вакыйгалар, хәлләр аша аны төрле яклап ача.
Китап Яр Чаллының “Ислам нуры” типографиясендә 240 битле булып 200 данәдә дөнья күргән.
Татарстан Язучылар берлегендә “Әдәби марафон” кысаларында үткән әдәби көрәшнең беренче нәтиҗәләре ясалды. Раил Гатауллин, Илсөяр Иксанова, Фирүзә Җамалетдинова, Марат Закир, Йолдыз Миңнуллина составындагы жюри әгъзалары әдәби көрәшчеләрнең эшләрен бәяләде. Финалистлар 26 август көнне Саба районында үтәчәк Әдәби Сабантуйда көч сынашачак.
Татар матбугаты һәм татар әдәбияты зур югалту кичерә.
Озакка сузылган каты авырудан соң матбугат ветераны, “Әлмәт таңнары” газетасының беренче баш мөхәррире, язучы, Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Әсгать Сәхап улы Салаховның бүген, 4 августта йөрәге тибүдән туктады.
Гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагың җиңел, урының җәннәттә булсын, Әсгать абый.
Болгарда ll Халыкара этномәдәни «Ага-Базар» фестивале кысаларында «Аулак өй – баттл» Республикакүләм проектының финал ярышлары узды. Уеннарда Зәй, Апас, Чувашиянең Батыр районнары, Татарстан Язучылар берлеге командалары катнашты.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Чувашиядә узган дин әһеле Хәсән хәзрәт Измаиловның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнашты.
Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре шагыйрә Илсөяр Иксанова һәм шагыйрь Марат Закир, хастаханәгә барып, Фәнис Яруллинның хәләл җефете Нурсөя ханымның, күренекле әдип Вакыйф Нуруллинның хәл-әхвәлен белеп кайтты.
3 июль көнне “Росинка” лагеренда урнашкан балалар “Сәләт” аланында “Без Тукай оныклары” җыенында ял итүче төрле төбәкләрдән килгән балалар Чаллы язучылары белән очрашты. Алар алдында Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, прозаик, шагыйрь, Тукай премиясе лауреаты Факил Сафин һәм язучы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова чыгыш ясадылар. Язучылар үзләренең иҗат үрнәкләре белән таныштырдылар. Очрашуда туган як, туган тел, әдәбият, шигърият, милләт киләчәге хакында фикер алышулар булды.
Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге бу елны XXII тапкыр уздырылучы «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә старт бирде. Әлеге бәйге татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматургларны барлау, аларны берләштерү һәм иҗатларын активлаштыру миаксатыннан оештырыла.
Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.
Бәйге өч этаптан тора:
1 этап – бәйгегә әдәби әсәрләрне кабул итү;
2 этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү.
3 этап – йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен иҗат мәктәбе оештыру.
Бәйгегә килгән эшләрне шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглардан торган мәртәбәле жюри бәяли. Жюри бәяләренә нигезләнеп, 3 нче этапка катнашучылар чакырыла. Монда катнашучылар өчен жюри тарафыннан мастер-класслар, алдагы елларда «Иделем акчарлагы» бәйгесендә Гран-при алган яшьләр, каләм ияләре һәм татар телендә чыгучы матбугат чаралары вәкилләре белән очрашулар, әңгәмәләр оештырылачак. Әлеге турда катнашкан егетләр-кызларның әсәрләре «Иделем акчарлагы» дип исемләнгән ел саен чыгып килүче җыентыкка керәчәк.
Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр. Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
– поэзия;
– проза;
– драматургия;
– балалар әдәбияты (төрле жанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтези). Әлеге номинациядәге әсәрләр балалар аудиториясенә юнәлдерелгән булырга тиеш.
Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресы буенча 2022 елның 30 сентябренә 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Өстәмә мәгълүмат:
8 (843) 231-81-54
mc-idel@yandex.ru
Тәтеш районы Олы Шәмәк (Большое Шемякино) авылында былтыр вафат булган чуваш язучысы, журналист Николай Сорокин иҗатына багышланган искә алу кичәсе узды. Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал катнашты.
Бартын университеты әдәбият факультетының төрек теле һәм әдәбияты бүлеге аспиранты Миһрия Челик язучының барлык ун романын да төрекчәгә тәрҗемә итеп тикшергән.
Хезмәтнең җитәкчесе татар кызы, Бартын университетының әдәбият факультеты заманча төрки телләр һәм әдәбиятлар бүлеге мөдире, профессор Алсу Камалиева.
Якыннарына сабырлык телибез. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын.
Фатих Сибагатуллин 1950 елда ТАССРның Арча районы Апаз авылында туа. Казан ветеринария институтын тәмамлаган. Казан дәүләт финанс-икътисад институты, Саратов югары партия мәктәбе һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институты.
1990-1995 елларда республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын җитәкли, 1995-1996 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры була.
1996 елдан 2007 елга кадәр Нурлат районы җитәкчесе булып эшли, 2007 елның декабрендә V чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлана. Ул алтынчы (2011 елдан) һәм җиденче чакырылыш (2016 елдан) РФ Дәүләт Думасы составына керә.
Кукмара районы Үзәк китапханәсендә «Сөембикә» хатын-кызлар клубында катнашучылар өчен шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың 60 еллыгына багышланган «Язмышлар такыясы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Клуб җитәкчесе Сәлимова Т.Х. компьютер презентациясе ярдәмендә кунакларны шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, катнашучылар үзләре шигырьләр укыдылар, танылган җырларын җырладылар. Чара ахырында «Тезим әле шигырь-гәрәбәне, Ямен-ямьгә туры китереп…» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү булды.
Татар әдәбиятын сөюче һәм уңышка ирешергә омтылучы яшь дуслар! Аларның әти-әниләре!
1 нче июль көнне #әдәбимарафон 📚 проектының яшь китап укучылар өчен генә оештырылган чираттагы XX бәйгесе башлана!
Проектның максаты: кешеләрдә яхшы гадәт – әдәби китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру, шул рәвешле, үзеңне камилләштерү, тел байлыгын арттыру, туган телне саклау һәм үстерү. Проектта катнашкан һәркем татарча сөйләмен камилләштерәчәк, белемнәрен арттырачак, яңа дуслар табачак! Сез татарча хатасыз аралашырга өйрәнерсез һәм, рухыгызны ныгытып, киләчәктә укуда һәм эштә яңа уңышларга ирешерсез!
Проектның төп оештыручылары: Татарстан язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды. Рәсми партнерлары: Татарстан китап нәшрияты һәм “Китап” радиосы, Татмедиа, Таттелеком.
2022 ЕЛДА ПРОЕКТ “ФОНД КУЛЬТУРНЫХ ИНИЦИАТИВ” ГРАНТЫ/ЯРДӘМЕ БЕЛӘН ОЕШТЫРЫЛА!
Марафонда Татарстанлылар гына түгел, 18 яшькә кадәр (18 яшьне дә кертеп) Россиянең теләсә кайсы өлкәсендә яшәп белем алган 1-11 нче сыйныф укучылары, балалар бакчаларының мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары һәм I-II курс студентлары катнаша ала. Марафон барышында 1 нче июльдән 21 нче июльгә кадәр 21 көн дәвамында көн саен татарча файдалы китап укырга һәм әлеге китаплардан иң матур өзекләрне ВКонтакте яисә Инстаграмда (чит илдән катнашучылар өчен) үзегезнең аккаунтта #әдәбимарафон, #татнетныүстерүфонды, #татарстанязучыларберлеге, #китапнәшрияты һәм #фондкультурныхинициатив хэштеглары белән урнаштырырга кирәк! Әкият укыганда – #әкият, хикәя укыганда – #хикәя, шигырь укыганда – #шигырь хэштегларын да өстәргә киңәш итәбез (бу татарча файдалы мәгълүматны тизрәк эзләп табу мөмкинлеген булдыру һәм Татнетны үстерү өчен шулай кирәк). Ә инде китап авторларын аларның исем-фамилияләре кергән хэштеглар белән популярлаштырырга була (мәсәлән: #АбдуллаАлиш, #ФәнисЯруллин, #РобертМиңнуллин, #Батулла).
ИГЪТИБАР!!! XX #ӘДӘБИМАРАФОН кысаларында катнашучылар китаптан өзекне аудио яисә видео форматларда урнаштыра алалар. Укыган әсәрегездән өзекне матур итеп, интонацияле укырга тырышыгыз, медиа язманы сыйфатлы яздырырырга тырышыгыз!
Финалистларны ачыкланган вакытта шулай ук язмаларыгызның башка кулланучылар өчен никадәр кызыклы булуы, сезгә ияреп никадәр күп кешенең татарча китап укуы, хэштегларның дөрес кулланылуы (язмаларны татар хәрефләре белән хатасыз язу таләп ителә!) һ.б. параметрлар игътибарга алыначак.
Марафонда катнашып татар телендәге балалар әдәбиятының чынбарлыкта никадәр бай икәнен күрерсез, яңа фикердәш дуслар табарсыз, финал тантанасында (Әдәби Сабан туенда) күп кенә язучылар белән күрешерсез, алар белән бергә фотоларга төшәрсез!
Ә инде көз көне мәктәпкә укырга баргач, әдәбияттан иң беренче “бишле”ләр нәкъ Сезнеке булачагына иманыбыз камил!
📌PS. Социаль челтәрләрдә аккаунтлары булмаган яшь (нәни) китап укучыларның язмалары әти-әниләренең аккаунтында дөнья күреп бара ала. Бу очракта яшь китап укучыга укыган әсәреннән өзекне аудио/видеоформатта урнаштырырга; яисә чиста кәгазь битенә матур итеп язып, аны матур итеп фотога төшерергә һәм, социаль челтәрдә урнаштыру өчен әти-әнисенә тапшырырга кирәк. Игътибар!!! Катнашырга теләгән кулланучылар рәсми төркемгә (https://vk.com/adabimarathon) һәм Телеграм-каналга (https://t.me/adabimarathon) кушылырга, төркемдә урнаштырылган әлеге беркетелгән язмага комментарийларда “+” тамгасын, укучының исем-фамилиясен, гариза тапшырган моментта үзенә ничә яшь булуын һәм кайсы районнан икәнен язарга, кайсы социаль челтәрдә катнашуын күрсәтеп “гариза” урнаштырырга тиешләр (Инстаграмнан катнашкан очракта Инстаграм-аккаунтына сылтама мәҗбүри!).
ИГЪТИБАР!!! Катнашучыларның аккаунтлары марафон башланганнан алып финалистлар исемлеге урнаштырылганчы ачык булырга тиеш!
Гаризалар “Әдәби марафонның” ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемендә урнаштырылган әлеге пост астында гына – комментарийларда 01.07.2022 22:00 кадәр кабул ителә. Кайсы аккаунтта катнашсагыз (марафон барышында язмаларыгыз кайсы аккаунтта урнаштырылып барылса), гаризаны шул аккаунттан калдырырга кирәк!
Катнашырга теләк белдерү өчен гариза үрнәге (мисал):
+ Данил Гатауллин, 16 яшь, Казан шәһәре, ВКонтакте
БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ:
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан «Батырлар Аллеясы» китабын тәкъдим итте. Китап Татарстан Дәүләт Советы «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә батырларны мәңгеләштерү уңаеннан нәшер ителгән.
«Батырлар Аллеясы» китабының проект авторы – Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева, автор-төзүче – Флюра Абдуллина, мөхәррире Нәфисә Габдрахманова. Рамилә Мансурова Россиянең Саклау министрлыгының «Халык хәтере» сайтыннан документлар туплаган.
«Казан кооператив институтының «Батырлар Аллеясы»нда татар генераллары, Советлар Союзы геройлары, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, язучы, композитор исемнәре куелды. Рейстахгка Җиңү байрагын беренче булып кадаган Гази Заһитов, ике тапкыр Советлар Союзы Герое булган Муса Гәрәев һәм Әмәтхан Солтан фотосурәтләре, алар турында мәгълүмат урнаштырылды», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Флюра Абдуллина.
Шулай ук чарага Советлар Союзы Герое Зәки Хәбибуллинның кызы Әлфия Хәбибуллина, Советлар Союзы Герое Зәки Шәймардановның кызы Рушания Шәймарданова, Абдулла Алиш туганнары – Гөлшат һәм Азат Сөнкешевлар, Абдулла Батталның туганы Фәрит Батталов, Зиннәт Хәсәновның туганы Зина Якупова, Барый Шәвәлиев туганы Фәрит Шәвәлиев, Шәйхи Маннурның оныгы Камилә Тимпакова да килгән.
«Алар күңел хатирәләрен яңартты. Китапны нәшер итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде һәм «Батырлар Аллеясы» китабын татарлар яшәгән төбәкләрдә тәкъдим итү кирәклеге турында әйттеләр», – диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.
Кичәдә «Хәтерләрне яңартып» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Әлки, Буа, Кукмара районнары, Казан мәктәп укучылары батырлар тарафыннан язылган шигырьләрне сөйләгән. «Әлки районыннан Лилия Әһлиуллина җитәкчелегендә укучылар килгән иде. Шулай ук мәктәп укытучылары, мәдрәсә мөгаллимәләре, ата-аналар катнашты», – диде ул.
Кичәдә Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйматдинов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, язучы Марат Закир, Татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры Фәрит Уразаев, Казанның Абдулла Алиш исемендәге гимназия директоры, шагыйрә Рәхимә Арсланова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филисә Арсланова һ.б. катнашты. Кичә Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын башкару белән төгәлләнде.
tatar-inform.tatar
Биредә 22-25нче июньдә Татарстан көннәре уза.
29 июньдә «Казан утлары» журналы «Әдәби кафе»да Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» китабын тәкъдим итә. “Кыргый атауга сәяхәт” – “Казан утлары” китапханәсе” сериясендә чыккан унөченче китап, дип хәбәр итте оештыручылар.
«Әдәби кафе» Казанның Декабристлар урамындагы 2 йортта урнашкан. Кичә 14:00 сәгатьтә башлана.
Күренекле язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиевнең “Кыргый атауга сәяхәт” китабына кергән повесть һәм хикәяләре сәяхәтнамәләр жанрында язылган. Дөньяның кайсы гына почмагына барып чыкмасын, хәтта кеше аягы басмаган атауда да язучы татар эзләренә тап була. Җәннәт почмагына тиң кыргый утраулар, цивилизацияле илләр турында язганда, язучы сурәтләү чараларын мулдан куллана. Шуңа да әсәрләрне укыганда, укучының күз алдында гүзәл манзаралы картиналар җанлана, ә инде алардагы милли рух халык язмышы турында уйлануларга этәрә, диелә хәбәрдә.
tatar-inform.tatar
Милли китапханәдә оештырылган «Шагыйрьләр урамы» шигърият кичәсен халык шагыйре Равил Фәйзуллин башлап җибәрде. Ул Казансуга багышлап яңа гына язылган шигырен укыды.
Милли китапханәнең Күргәзмәләр залында шигърият кичәсе башланып китте. Ул «Интертат» электрон газетасы инициативасы белән аның 20 еллыгы уңаеннан оештырылды.
Шигырь тыңларга килгән бер зал тамашачыны «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Шамил Садыйков сәламләде. Ул әлеге кичәнең дәвамлы буласына ышаныч белдерде.
«Шагыйрьләр урамы» шигърият кичәсен Йолдыз Миңнуллина алып бара.
Кичәнең хедлайнерлары – халык шагыйрьләре Зиннур Мансуров, Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллин.
Кичәне «Татар-информ» онлайн күрсәтә.
tatar-inform.tatar
Татарстан китап нәшриятында күренекле язучы Вакыйф Нуруллинның «Әгәр син булмасаң…» дип исемләнгән яңа китабы дөнья күрде. Басмада язучының 1966-1991 елларда язылган популяр повестьлары урын алган.
Фото: tatar-inform.tatar
Мөһаҗирлек дулкыннары үз теләге белән яки мәҗбүри рәвештә читкә киткән авторлар тарафыннан иҗат ителә торган үзгә әдәбият барлыкка китерә. Алманиядә моны Exilliteratur, Россиядә — сөргенлек әдәбияты, татарларда мөһаҗирлек әдәбияты дип атыйлар. Татарларда мөһаҗирлек китабы традицияләре вакыйгаларга бай булган ХХ йөзъеллыкка кадәр үк, борынгы чорларда башланып, урта гасырларда дәвам иткән.
Кабан күле ярында бу җәйдә Татар китабы йорты уздырачак татар китабы һәм әдәбияты турындагы ачык әңгәмәләр сериясе мөһаҗирлек әдәбияты турында сөйләшүдән башлана. Татарлар газета-журналларны үзләре яшәгән бөтен җирдә дә ничек бастырганнар? Онытылган һәм тыелган исемнәр ничек әйләнеп кайткан? Хәзерге көндә татар телендә эмигрантлык әдәбиятын тудыручы бармы?
Бу һәм башка сораулар турында беренче ачык әңгәмәдә фикер алышачаклар. Дискуссия катнашучылары – шагыйрә, Кариев театры директоры Луиза Янсуар, тәрҗемәче, Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин, тәрҗемәче, мөхәррир, әдәбият укытучысы Эльза Нәбиуллина.
Әңгәмәләр сериясе Татар китабы йорты, Ачык университет, КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә оештырыла.
Чара барышында Кабан күле буенда Татар китабы йортының күчмә китапханәсе эшләячәк.
Вакыты: 10 июнь, 18:00
Урыны: Кабан күле яры, Мәрҗани һәйкәле
Чарага сылтама буенча теркәлү сорала: https://tatbookhouse.timepad.ru/event/2063676/
2 июнь көнне Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә язучылар Әлфия Ситдыйкова һәм Лилия Фәттахова белән очрашу кичәсе узды. Чарада Бакый Урманче исемендәге гимназия укучылары, китапханәчеләр, шәһәр җәмәгатьчелеге катнашты. Язучылар әдәби әсәр язу буенча киңәшләрен бирделәр, үз әсәрләрен укып ишеттерделәр, яшь каләм ияләре белән танышып, фикер алыштылар.
6 июнь көнне Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе була.
Яңа басманы «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Казан утлары» журналы редакциясе нәшер иткән.
«Элеккечә түгел без генә» китабын тәкъдим итү чарасы Казан шәһәренең Декабристлар урамында 2нче йортта урнашкан «Әдәби кафе»да була. Кичә 15.00 сәгатьтә башлана.
Чарада катнашучылар өчен автордан автограф-сессия оештырылачак.
tatar-inform.tatar
Казан шәһәренең 13 нче китапханәсендә Гөлшат Зәйнәшеваның яңартылган музеен ачу тантанасы булды.Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, Казан шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Резеда Исмәгыйлева, Гөлшат Зәйнәшеваның кызы Асия һәм кияве Рафаэль Шакирҗановлар, китапханә хезмәткәрләре катнашты.
Кәрим Тинчурин театры Габдулла Тукайның әдәби музее белән берлектә драматурглар өчен “Соф(т) татарча” театр лабораториясен башлап җибәрә. Лабораториянең максаты – татарча сөйләшүче робот катнашкан пьеса иҗат итү.
Лаборатория барышында драматурглар Тукай музеенда экскурсияләр алып баручы Апуш исемле робот белән танышачак һәм шушы робот катнашкан пьеса язачаклар.
Лабораториянең темасы – өлкән буын татар кешеләренең цифрлы техника һәм яңа технологияләр белән эш итү үзенчәлекләре һәм мөнәсәбәтләре.
Лабораториянең кураторы – режиссер Туфан Имаметдинов.
Пьесаны Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерәчәк. Спектакльнең премьерасы Тинчурин театрында аның яңа сезонында чыгачак. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Цифрлаштыру елына багышлана.
Катнашучылардан гаризалар 30 майга кадәр tinchurinteatr1933@gmail.com электрон почтасына кабул ителә. Катнашучыдан бу проектның үзенә ни өчен кызык булуы турында хат булу һәм портфолио җибәрү аеруча хуплана.
Драматургларның беренче очрашуы һәм робот белән танышуы 31 май көнне Габдулла Тукайның әдәби музеенда узачак. Шул ук очрашуда лабораториянең шартлары әйтеләчәк.
Проект нәтиҗәләре 15 сентябрьдә – Тинчурин театрының яңа сезоны ачылган көнне игълан ителәчәк.
25 май көнне Советлар Союзы герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәбендә белем алучыларны бәйрәм белән котларга ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Берлекнең Чаллы бүлеге җитәкчесе язучы Факил Сафин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Әлфия Ситдыйкова, журналист, яшь каләм иясе Айзирә Бадикова кайттылар. Укучыларга һәм мөгаллимнәргә матур теләкләрен җиткереп, чыгышлар ясадылар.
Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Казан шәһәренең Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәбендә Сабантуй бәйрәме гөрләде. Бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал да катнашты.
Казан шәһәренең 11 нче татар гимназиясендә Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов исемендәге “Дөньяда сүзебез бар…” дип исемләнгән III Бөтенроссия конференциясе узды. Аның эшендә Хатыйп Миңнегулов, Тәлгат Галиуллин, Рәдиф Гаташ, Әлфәт Закирҗанов, Фәүзия Солтан, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, КФУ галимнәре, Мәгариф министрлыгы вәкилләре, укытучылар, журналистлар катнашты.
26 май көнне 11 сәгать 30 минутта Уфада әдип, дин әһеле Ризаэддин Фәхретдин истәлегенә багышланган мемориаль комплекс ачылачак.
«Ризаэддин Фәхретдин Уфада мөселман зиратында җирләнгән. Янәшәсендә генә өч улының да кабере урнашкан. Бу Риза Фәхретдин кабер ташын гына яңарту түгел, ә аны мемориал комплекс дип тә атап була. Монда Риза Фәхретдин һәм аның өч улының да ташлары яңартылды. Элек куелган, иске ташлар заманча ысуллар белән яңартылып эшләнде. Проектның скульпторы Искәндәр Биишев һәм аның ярдәмчеләре», – диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан вәкиллеге башлыгы, Уфадагы «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин.
Ачылыш тантанасына Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Башкортстанның Диния нәзарәте башлыгы Айнур хәзрәт Биргалин һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чакырылган. Дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар һәм фәнни институтлардан да кунаклар көтелә.
«Канун буенча иске каберләргә үзгәрешләрне нәсел дәвамчылары гына кертә ала. Бу Риза Фәхретдиннең Уфада яшәүче нәсел дәвамчысы булган бер ханым инициативасы иде. Әлеге эшкә Әлмәт районы Кичүчат авылындагы Риза Фәхретдин музее мөдире Диләрә Гыймранова да үзеннән зур өлеш кертте. Тиздән бу изге эшнең нәтиҗәсен дә күрәчәкбез», – дип сөйләде Альфред хәзрәт Дәүләтшин.
tatar-inform.tatar
Татарстан Кинематографистлар союзында иҗат берлекләренең җитәкчеләре очрашты. Әлеге очрашуда алга таба бергә хезмәттәшлек итү һәм уртак проектлар булдыру турында сөйләштеләр.
Апас районы Борнаш авылында язучы Хәбир Ибраһим һәм тәрҗемәче Фатиһ Кутлу авыл халкы белән очрашты. Әлеге очрашу Болгарда ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылды. Очрашуны Борнаш авылы музее директоры Искәндәр Минһаҗев һәм китапханә хезмәткәре Фирая Сәлимуллиналар оештырды. Кичә фикерле чыгышлардан соң күңелле әдәби концерт белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Актаныш муниципаль районы гамәлгә куйган Гамил Афзал премиясенә яшь шагыйрә Ләйсән Мөгътәсимова лаек булды. Премияне аңа Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал тапшырды.
Ихлас күңелдән котлыйбыз. Алга таба да зур уңышлар телибез!
Фото: “Актаныш-информ”
19 майда, Лениногорск шәһәренең Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаровның 2021 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Җырчы чикерткәләр” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Әлеге чарага 11 гимназиянең 3 сыйныф укучылары чакырылды. Балалар әлеге җыентыкка кергән шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр, иҗатка кагылышлы сораулар бирделәр. Шулай ук Ләйсән Шәмсуарова башкаруындагы Таһир Шәмсуаров сүзләренә талантлы шагыйрә, композитор Людмила Аланлы иҗат иткән “Кояшлы Татарстан” җыры да очрашуның бизәген тәшкил итте.
Журналист Сәрия Закирова инициативасы белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге гамәлгә куйган, инде башкалабыз Казанның байтак кына мәктәпләрендә, Татарстанның берничә районында, хәтта чит төбәкләрдә дә булырга өлгергән “Аулак өй-баттл” бәйгесенең чираттагы Мамадышның Яшьләр үзәгендә үтте. Анда Зәй районының “Адымнар” татар мәгарифе клубы һәм Мамадышның “Урагай” халык фольклор ансамбле көч сынаштылар.
Бәйге бик киеренке узды, биремнәр дә кызыклы иде. Командалар, үзләрен тәкъдим иткәннән соң, татар әдәбияте классикларының шигырьләреннән өзекләрне белүләре буенча да көч сынаштылар, аерым сүзләрдән җыр текстлары да җыйдылар, үзара такмаклар чыгарып та әйтештеләр, йөзек салыш уенында “җәза да үтәделәр”, аулак өйдән күренешләр дә тәкъдим иттеләр. Ахырдан ике команда да тигез очколар җыйганлыктан, икесен дә финалда катнаштыру турында карар ителде.
13 май көнне Алабуга педагогика институтында “Россиядә ислам: тарих, мәдәният, икътисад” XI халыкара тюркологик конференциясе узды. Әлеге зур чарада галим, язучы Әнвәр Шәрипов та катнашып, “Борынгы татар әдәбияты әсәрләрендә гомумкешелек әхлакъ сыйфатлары чагылышы” темасына доклад укыды. Әлеге доклад белән галим Чаллының 52нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, укучылар һәм мөгаллимнәр алдында да чыгыш ясады.
Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы һәм әдәбият галиме Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» дип аталган бу әсәрендә катлаулы тормыш юлы үткән, бөтен авырлыкларны да Коръәннең илаһи көченә булган бөек ышанычы ярдәмендә җиңеп чыга алган, туган иленнән читкә китеп тә гади, тырыш һәм эшчән татар хатыны булып калган Гайшә ханымның гыйбрәтле язмышы тасвирлана.
tatar-inform.tatar
25 майда 19:00 сәгатьтә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Зур залында “Аһ, туган каумем газиз” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узачак.
Чара татар шагыйре, алтын чыгаручы, меценат, Русиянең 1нче чакырылыш Дәүләт Думасы әгъзасы Дәрдмәндкә (Закир Рәмиевка) багышлана. Кичәдә Башкортстанның һәм Татарстанның танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән театр артистлары катнашачак. Чара барышында тамашачылар Дәрдмәнднең бай иҗади һәм тормыш юлы белән танышачак. Театр музеенда шагыйрь һәм эшкуарның шәхси әйберләреннән, эш коралларыннан, Дәрдмәнд турындагы басма-язмалардан тупланган күргәзмә эшләячәк.
Ул күргәзмәнең кайбер экспонатлары музейда алданрак урнаштырылды һәм киң җәмәгатьчелек игътибарына чыгарылды.
14 май көнне КФУның Алабуга институтында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм әдәбият галиме Тәлгат Галиуллин татар бүлеге студентлары белән очрашты. Бу очрашуда хәзерге татар әдәбияты, аның үсеш проблемалары турында сөйләшү булды. Студентлар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
12 майда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында күренекле этномузыколог Илгиз Кадыйровның “Татар халкының туй җырлары. Себер ареалы” китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Китапның фәнни редакторы филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова.
Очрашуга галимнәр, сәнгать белгечләре, студентлар, журналистлар җыелган иде. Татарстан Язучылар берлегеннән Берлекнең рәис урынбасары Илсөяр Иксанова катнашты һәм чыгыш ясады.
24 майда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында күренекле татар шагыйре Зөлфәтнең тууына 75 ел тулуга багышланган “Чытырманда былбыл сайрый” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була. Башлана 19.00 сәгатьтә. Керү чакыру билетлары буенча. Чакыру билетларын Язучылар берлегеннән һәм Камал театры кассасыннан алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 236-97-71.
Мөслим районының Түреш авылында туган шагыйрь Ләбиб Леронга Тукай скверында элмә такта куелды. Ул быел Г.Тукай бүләгенә ия булды.
Районның горурлыгы булган олпат әдипләр – Зөлфәт, Фоат Садриев, Факил Сафин фотосурәтләре арасында Ләбиб аганың портреты да лаеклы урын алды. Тантанага ул үзе дә кайткан иде. Бу турыда «Мөслим-информ» сайтында хәбәр ителә.
“Тукай премиясен Мөслимнең әле тагын кимендә өч кешесе – Зифа Басыйрова, Харрас Әюп, Флүс Латыйфи алган булыр иде. Алар аңа бик лаек иде. Монда җыелган яшьләр, балалар нинди дә булса сәнгать өлкәсендә зур бүләкләргә лаек булырлар дип ышанам”, – диде Ләбиб Лерон.
Район башлыгы Альберт Хуҗин котлавыннан соң, Мөслимдә яшәп иҗат итүче язучы-шагыйрьләр дә үзләренең җылы теләкләрен җиткерде.
“Ләбибнең бу исемне алуын бик тә теләгән идек, чөнки иҗаты белән ул аңа лаек”, – диде Фоат ага үзенең чыгышында.
Чарада район мәктәбе укучылары концерт программасын тәкъдим итте.
5 май көнне Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә әдип, язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова белән күрешү булды. Фәүзия ханым Бүлеккә үз китапларын бүләк итте. Чаллы төбәгендә яшәп иҗат итүче язучылар катнашында бүгенге татар әдәбияты турында җанлы әңгәмә-мәҗлес корылды, уртак проектлар тәгаенләнде.
17 май көнне Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы-тарихчы Мирсәй Гарифның иҗатына 25 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була. “Китаплы гомер” дип аталган кичә 17.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
Татар җәмәгатьчелеге тирән югалту кичерә.
Кичә, 3 май көнне, 73 яшендә, язучы, драматург Эсфир Яһудин вафат булды.
Эсфир Яһудин (Хәмис Шәмсегали улы Яһудин) 1949 елның 4 гыйнварында Башкортстанның Кызыл Кама (Краснокама) районы Яңа Хаҗи авылында туа. Читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. 1978 елда Казан дәүләт курчак театрына эшкә урнаша, бер үк вакытта республика көндәлек матбугатында языша, беренче сәхнә әсәрләрен иҗат итә. 1979-1984 елларда Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүдә СССР Язучылар берлегенең М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлагач, Әлмәт драма театрында хезмәт куя. 1989-1991 елларда Нефтекама шәһәрендә (Башкортстан) үзе оештырган «Прометей» яшьләр театрының директоры вазифаларын башкара. Бу вакытта үзе язган пьесаларны сәхнәгә куя, күп районнарга гастрольләр оештыра.
Э Яһудинның «Мәхәббәткә мәдхия» исемле мелодрамасы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында озак еллар сәхнәдән төшми. Пьеслары Әлмәт, Минзәлә, Оренбург, Яр Чаллы театрында куела. 1992 елда ул Татарстан кинокомитеты юлламасы белән Мәскәүгә кинодраматургларның Югары курсларына укырга җибәрелә. Аннан кайткач, «Оҗмах газабында өч төн», «Әсфәндияр» исемле киносценарийлар яза. Проза өлкәсендә дә актив иҗат итә. 1996-2006 еллар эчендә аның сигез повесте басылып чыга. Э.ЯҺудин Бөек Ватан сугышы каһарманнары М.Җәлил һәм Г.Кормашка багышлап язган сонетлар авторы буларак та билгеле.
1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Эсфир Яһудин туган авылы зиратында җирләнәчәк.
Яз йокысыннан күптән уянган. Юллар такыр. Басу-бакчаларда яшел төс – тереклек төсе хөкем сөрә. Сәрия Минмөхәхммәт кызы Закирова оештырган “Аулак-өй – баттл” проекты белән бер төркем казанлылар Лаеш районының Имәнкискә урта мәктәбенә юл алды. Мәктәп директоры Алия Мөхәммәтҗанованың тәбрикләү һәм балаларның милли ризыкларыбыз белән каршы алу хөрмәтеннән соң, гөлләргә чумган класс бүлмәләренә уздык. Бөтен җирдә тәртип, чисталык, милли мохит, кунакчыллык… Китапханәләрен талантлы якташларының хезмәт җимешләре бизи. Коридорда ук вакытлы матбугат байлыклары. Кызыгып уйнарлык итеп тезеп куелган шахмат атлары, корольләре көтеп тора… Ә сәхнәле тамаша залы, гомүмән дә, чыгып китәсең килмәслек итеп бизәлгән. Чыгырлы кое, ап-ак итеп агартылган авыл миче янында фотоларга төшеп, юл киемнәрен алмаштырганнан соң, мәктәп каршында ук урнашкан мәдәният йортына юнәлдек. Ә анда, Лаеш һәм Яңа Чишмә районнарыннан килгән, бәйрәмчә киенгән, мәктәп укучылары, укытучылары, авыл активистлары командалары – барысы да ярышка әзерләр.
Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, шагыйрәнә дөреслек белән хисләнеп әйтсәк, киләчәгебезнең бу “энҗе бөртекләре” (Балык бистәсе һәм Имәнкискә укучылары) шулкадәр зур әзерлек белән чыгыш ясадылар ки, хәтта жюриның шактый саллы әгъзалары да җиңүчеләрне, балларны кат-кат санап, кат-кат киңәшкәннән соң гына билгели алдылар.
“Аулак-өй” программаның җитдилеген; Туган телебез, гореф-гадәтләребезнең алга таба да киң сулыш белән яшәвен; балаларыбызны: китаплы, иманлы, милли горурлык хисләре белән тәрбия ителүнең кичектергесез максат икәнлеген, мондый ярыш-очрашуларның алга таба да дәвам итәргә тиешлеген Лаеш районы хакимияте вәкиле Азат Әнәс улы Нурмөхәммәтов (“кызыл” сүзләргә төрмичә генә) бик үтемле итеп әйтте. Рәхмәт аңа!
Тагын бер зур рәхмәтебезне, казанлыларга аерым хөрмәт күрсәтеп, Лаеш районының Г.Р. Державин исемендәге этнография музеен һәм “Зөләйха күзләрен ача” исемле кинофильм төшерелгән урыннарны ихласлык белән таныштырган тирән белемле экскурсия җитәкчесе Фәридә Мортазинага әйтәбез.
Эльмира Шәрифуллина
“Тукайга мәхәббәт илә…” дип исемләнгән Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсына бәһа бирүче жюри әгъзалары – Илдар Мингәрәев, Наилә Яхина, Марат Закир, Ирек Нигъмәти.
Татарстан китап нәшрияты Горно-Алтайскта «Книжный Горный Алтай» Беренче Бөтенроссия китап күргәзмә-ярминкәсендә үз басмаларын тәкъдим итте. Ассортиментта: балалар китаплары, тарихи әдәбият, татар әдәбияты классикларының һәм бүгенге көндә иҗат итүче авторларның басмалары.
Күргәзмәнең беренче көнендә нәшриятның стенды янында Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин кунак булды. Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин нәшрият тарихы, нәшер ителүче китаплар белән таныштырды һәм төбәк белән хезмәттәшлек итү вариантлары турында фикер алышты. Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин, үз чиратында, тәкъдим ителгән китапларны уңай бәяләде һәм, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кебек үк, төрки дөньяның килеп чыгышы Алтайда башлана, дип уйлавын белдерде.
Бөтенроссия китап күргәзмә-ярминкәсе М.В. Чевалков исемендәге Милли китапханәдә (28-29 апрель) Россия китап басучылары Ассоциациясе ярдәмендә үткәрелә һәм ул шәһәрнең барлык китап сөючеләре өчен зур вакыйгага әйләнде. Ярминкәдә Россиянең төрле төбәкләреннән 30дан артык нәшрият катнаша. Әлеге чара кысаларында түгәрәк өстәлләр, нәширләр, язучылар һәм китап сатучыларның мастер-класслары узачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Түбән Каманың мактаулы гражданины Разил Вәлиевкә «Дуслык» орденын тапшырды.
Разил Вәлиев Татарстан Республикасында әдәбият һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертте. Ул – халыкара һәм милли премияләр лауреаты, татар теле һәм мәдәнияте тарафдары. Түбән Камада Вәлиев әдәби эшчәнлектә үз сәләтләрен күрсәткән талантлы татар балалары өчен премия булдырды.
Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2022 елны быел 75 яшен тутырган Разил Вәлиев елы дип игълан итте.
«Дуслык» ордены Татарстанның әһәмияте ягыннан икенче урында торган дәүләт бүләге санала.
tatar-inform.tatar
26 апрель көнне Чулман аръягы төбәгенең һәр районында бөегебез Габдулла Тукайны искә алу һәм Туган тел көне уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Күркәм традиция буенча, Чаллы шәһәрендә мондый тантана Г.Тукай һәйкәле янында гөрләде. Әдәби-музыкаль тантана шәһәр хакимияте, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге һәм “Эврика” мәдәният үзәге тарафыннан әзерләнгән, оештырылган иде. Бәйрәмне укучы балалар, мөгаллимнәр, шәһәрнең мәдәният-сәнгать әһелләре, киң җәмәгатьчелек тамаша кылды. Тантанада Чаллы төбәге каләм әһелләре катнашып, шигъри чыгышлар ясадылар. Бәйрәм Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую һәм “Туган тел” җырын күмәк башкару белән төгәлләнде.
26 апрель көнне Тукай районы Мәләкәс авылы мәдәният йортында “Без – Тукай оныклары”дип исемләнгән балалар һәм яшьләр арасында үткәрелгән иҗади бәйге җиңүчеләрен бүләкләү чарасы узды.
Бәйрәм Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Рафак улы Хәбибуллин катнашында Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр салу һәм бәйрәм тәбрикләүләре белән башланып китте. Айдар Рафак улы Тукай районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаевның котлау сүзләрен җиткерде. Бәйрәмдә ТР Язучылар берлеге Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин һәм аның урынбасары Лилия Гыйбадуллина катнаштылар.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнне азнакайлылар быел да зур бәйрәм итеп билгеләп уздылар.
Шигърият кичәсе Тарсус паркындагы Тукай һәйкәле янында театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Муниципаль район башлыгы урынбасары Роза Галеева Тукай иҗатының мәңгелек икәнен, үзеннән соң килгән буыннарга илһам чыганыгы булып торуын билгеләп үтте һәм туган телебезне, әдәбиятыбызны үстерүгә лаеклы өлеш керткән “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзаларына бүләкләр тапшырды.
Бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Марсель Гарипов, Резеда Шәрипова, гөлстанчылар, укучылар, сәнгатькәрләребез чыгыш ясады.
Бөек шагыйребезнең туган көненә багышланган әдәби чара Мәдәният йортында җырлар һәм шигырьләр белән дәвам итте. Республика һәм халыкара әдәби бәйгеләрдә җиңгән укучыларны район башлыгы урынбасары Роза Галеева һәм Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлеге җитәкчесе Зөлхия Миннеханова бүләкләде.
Шулай ук “Маяк” газетасы Г.Тукай туган көнгә багышлап aznakaevo-rt.ru сайтында видеобәйге үткәргән иде. Аның җиңүчеләренә дә Роза Галиеева белән газетаның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов дипломнар һәм партнер “Бэби маркет” кибетеннән сертификатлар, бүләкләр тапшырды.
Соңыннан Казан мәдәният институтының хореография сәнгате факультеты студентлары Г.Тукайның “Су анасы” әкияте буенча заманча бию күрсәттеләр.
Әлмәт язучылары Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган Шигырь бәйрәмендә катнашты.
«Казан утлары» журналын 100 еллыгы белән Камал театры сәхнәсеннән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Əхмәтов котлады.
Ул журналның туган телебез сагында торуын ассызыклады. «Казан утлары» журналының алга таба да әдәби мирасны халыкка җиткерүен, әдәбият, журнал һәм укучы чылбырының өзелмәвен теләде.
Марат Əхмәтов «Казан утлары» журналына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды. Котлауларны журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин кабул итеп алды.
Əдәби журнал юбилеена кунак булып төрки әдәби журналларның баш мөхәррирләре килгән иде.
Кичә «Казан утлары» журналы тарихы аша татар әдәбияты тарихын күз алдыннан үткәрә. Шигырьләрне Камал театры артистлары укый.
Сәхнәдә «Казан нуры» оркестры. Җырчылар Рузилә Бәдретдинова, Рөстәм Асаев, Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар.
tatar-inform.tatar/Рузилә Мөхәммәтова
Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында “Тукай минем йөрәгемдә!” дип исемләнгән әдәби очрашу булды. Республика балалар китапханәсе белән Язучылар берлеге оештырган, Туган тел көне һәм Г.Тукайның туган көненә багышланган бу чарада мәктәп укучылары бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, танылган каләм ияләренең иҗатлары белән таныштылар. Очрашуда Рабит Батулла, Йолдыз Шәрәпова, Ленар Шәех катнашты һәм чыгыш ясады.
20 апрель көнне Чаллы дәүләт педагогика институтында «Галимҗан Ибраһимов иҗатында тел, әдәбият һәм тарих” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Чара Галимҗан Ибраһимов тууга 135 ел тулу уңаеннан оештырылган иде. Конференциядә әдипнең иҗат һәм тормыш юлын өйрәнгән галимнәр, фән эшлеклеләре, язучылар, мәдәният хезмәткәрләре, төрле оешмалар җитәкчеләре катнашты. Шул җөмләдән ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин һәм профессор, филология фәннәре докторы Әнвәр Шәрипов та чыгыш ясадылар. Конференциядә Үзбәкстаннан, Казахстаннан, Кырымнан һәм Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан катнашучыларның фәнни хезмәтләре тупланган “Төрки филология мәсьәләләре. Тарих һәм хәзерге чор.” дип аталган җыентык дөнья күрде.
2022 нче елның 21 апрель көнендә Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре “Баланың сәләтен үстерү үзәге 35-нче “Әкият иле” балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә балалар язучылары, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреатлары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар белән “Шигырь илендә” исемле очрашу узды.
6-7 яшьлек сабыйлар саф татар телендә җырлар җырладылар, биеделәр, Лилия апаларының әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр, Резеда апаларының шигырьләрен яттан сөйләделәр. Балалар язучы апаларыннан интервью алдылар. Искиткеч җылы очрашуны ана телен өйрәтүче тәрбияче Шәйгарданова Рамилә Харис кызы музыкант һәм башка тәрбиячеләр белән бергә әзерләгән. Бакча мөдире Киршина Альбина Равиловна кунакларны бик җылы кабул итте. Бу балалар бакчасында татар төркемнәре эшләп килүе, балаларның ана телен белүләре, әдәбият- сәнгатькә тартылуы чын-чынлап сокландырды.
20 апрельдә Чуашия Республикасының Урмай авылында “Аулак өй-баттл” узды. Республикабыздан читтә уздырылган бу чарада Шыгырдан, Урмай, Татарстаннан Тәтеш, Урмай балалар командалары Татарстаннан килгән шагыйрәләр белән көч сынашты. Соңыннан ифтар мәҗлесе булды.
19 апрельдә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Чуашстан Республикасының Кызыл Чишмә авылы мәктәбе (бер үк вакытта биредә “Сәләт” үзәге дә булачак) төзелешенә ярдәм йөзеннән “Яктылык марафоны” дип исемләнгән хәйрия концерты узды.
Концерт алдыннан ифтар мәҗлесен Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Чуашстан мөфтие Альбир Крганов алып барды. Анда тумышы белән Чуашстаннан булган Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, әлеге проект авторы Җәлил Сөләйманов, Татарстан мөфтие урынбасары Ришат Хәмидуллин да катнашты. Мөфти Ркаил Зәйдуллага, юбилее уңаеннан, чапан бүләк итте.
26 апрель көнне 15.30 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрь, тәрҗемәче, язучы Рафис Корбанга 65 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә була. Анда аның яңа китаплары тәкъдим ителә. Кичәдә Әзербәйҗан, Казахстан, Кыргызстан һәм башка төрки җөмһүриятләрдән килгән язучылар да катнаша.
Керү ирекле, рәхим итегез!
18 апрель көнне Мөслим районы Үзәк китапханәсендә әдәби иҗат белән шөгыльләнүче мәктәп укучыларының әсәрләре тупланган “Талантлы син, туган җирем!” исемле шигъри җыентыкны тәкъдим итү бәйрәме узды. Бу – Мөслим төбәге яшь иҗатчыларының икенче китабы. Анда кырыкка якын баланың әсәрләре урын алган. Чарада мәктәп укучылары арасында уздырылган әдәби бәйге җиңүчеләре бүләкләнде, җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Бәйрәмдә ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, Лилия Гыйбадуллина һ.б каләм әһелләре, шулай ук Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бадретдинова, районның «Үзәкләштерелгән китапханә» учреждениесе директоры Айсылу Мадьярова, укучылар, укытучылар, китапханәчеләр катнашты.
Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын пропагандалау максатыннан Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында ХI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.
15 нче апрель көнне Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән килгән 76 укучының, 52 укытучының эше тыңланды. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Камаева Алия Габделфәртовна, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, фән докторы, профессор, шагыйрь Рифат Җамал ,ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Фатих Хөсни һәм Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты Камил Әдһәм улы Кәримов,“Мәгариф” журналы җаваплы сәркатибе Сабиров Альберт Загир улы, “Мәгариф” журналы редактор урынбасары Лотфуллина Фәния Альбертовна, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Ганиева Айгөл Фирдинатовна, Г.Тукай әдәби музее өлкән хезмәткәре Нагимуллина Резеда Вагизовна,“Безнең мирас” журналының җаваплы мөхәррире Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы катнашында төзелгән жюри укучыларның һәм укытучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде. Укучыларга һәм укытучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Татар китабы йортында шагыйрь, язучы Ленар Шәехнең халыкара мөнәсәбәтләр белгече, дипломат Йолдыз Хәлиуллинга багышланган биографик китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Китапның татарчасы – 300, русчасы 500 данә белән «Ак бүре» нәшриятында чыккан.
tatar-inform.tatar
11 апрель көнне Актаныш районы Такталачык авылы мәдәният йортында шагыйрь Лилия Гыйбадуллинага багышланган “Талантларга бай син, туган җирем!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, “Мәйдан” журналының баш мөхәррире Лилия Фәттахова, “Көмеш кыңгырау” газетының баш мөхәррире Резидә Гасыймова, шагыйрь Мөхәммәт Мирза, Фәнәвис Дәүләтбаев, тарихчы Йосыф Хуҗин, Такталачык авыл советы җитәкчесе Марс Мансуров, районның “Агыйдел дулкыннары” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары Рәмзия Әхмәтова, Лилия Гыйлем, Лилиянең туганнары, укытучылары, мәктәп укучылары һ.б. катнашты. Бәйрәмне китапханәче Диләрия Гайсина алып барды.
Мәскәү шәһәре Татар мәдәни үзәгендә Башкортстанның халык шагыйре, драматург, РСФСРның һәм Башҡорт АССРының атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортостан комсомолының Галимов Сәләм исемендәге премия лауреаты Әнгам Атнабаевка багышланган «Мин бу җирне матурларга тудым» исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Кичәне Татар мәдәни үзәк китапханәсе җитәкчесе Розалия Хәнәфиева әзерләде һәм алып барды. Кичәдә артистлар Атнабаев сүзләренә язылган популяр җырларны яңгыратты, шигырьләрен укыды. Катнашучы артистлар барысы да Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе «Ак калфак» оешмасы әгъзаләре.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм язучы Хәбир Ибраһим Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева һәм аның урынбасары Ирина Овсепян белән очрашты.
Очрашуда ТР Язучылар берлеге белән китапханә арасында хезмәттәшлек турында сөйләштеләр, китапханә бинасында татар язучылары белән балаларның очрашуы даими булырга тиеш дип килештеләр. Ә беренче очрашу 22 апрельдә Язучылар берлегенең Тукай клубында узачак.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күренекле татар шагыйре Ләис Зөлкарнәйгә 60 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды.
Кичәнең инсценировка авторы – драматург Рәдиф Сәгъди, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов.
25 апрель сәгать 19.00 да Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Казан утлары” журналының 100 еллыгына багышланган әдәби – музыкаль кичә үтәчәк. Керү чакыру билетлары буенча, белешмәләр өчен телефон номерлары – (843) 222-09-83 (өстәмә 16-18).
9 апрельдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның “Сөрән” дип аталган иҗади перформансы булды.
Кичәдә Казаннан Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәмәтшин, Фәнил Гыйләҗев, Эльмира Җәлилова, Йолдыз Миңнуллина, Гөлчәчәк Шәйхетдинова, Эльвира Һадиева, Миләүшә Гафурова катнашты.
“Глаголица” – 10-17 яшьлек яшүсмерләр өчен конкурс. Бу бәйге – рус һәм татар телләрендәге теләсә нинди жанр һәм форматтагы иҗат, үз-үзеңне күрсәтү иреге, шигърият, проза, эссе, сәнгать тәрҗемәләре һәм башкалар.
«Глаголица» премиясе жюри әгъзалары составына Россиянең танылган язучылары: Андрей Усачев, Наринэ Абгарян, Нина Дашевская, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Ольга Варшавер һ.б. кергән. Татар телендәге эшләрне Татарстан язучылары Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Рифат Сәлах бәяли.
Конкурста катнашу – танылган авторлар үткәргән мастер-классларда катнашу, биш көнлек әдәби сменада булу, үз әсәрләреңне әдәби альманахта бастырып чыгару һәм әдәбият белән мавыгучы, уңышлы, талантлы һәм максатчан кешеләрне, фикердәшләрне, яшьтәшләрен очрату мөмкинлеге.
Проект барышында бәйгедә дөньяның 28 иленнән барлыгы 6000нән артык яшь язучы катнашкан, финалистларның эшләре ел саен федераль һәм республика басмаларында басыла.
Яңа IX сезонда «НеФормат» номинациясе кертелгән, ул башка номинацияләрнең берсенә дә туры килми торган эшләр, шул исәптән график романнар өчен дә булачак.
2020 елдан «Глаголица» бәйгесе «Билингвалар» номинациясендә чит илләрдә яшәүче рус телле балаларның конкурс эшләрен кабул итә. Яңа сезонда номинациянең чикләре киңәйтелде, анда рус телен чит тел буларак өйрәнүче яшь язучылар катнаша ала. Ә номинациянең исеме «Мультилингва»га үзгәртелгән.
Бәйгедә катнашу бушлай. Эшләр 2022 елның 19нчы сентябренә кадәр кабул ителә. Катнашу өчен гаризаны сайтта бирергә мөмкин https://www.glagolitsa-rt.ru/
E-mail: glagolitsa-rt@yandex.ru
7 апрельдә Чирмешән районы мәдәният йортында “Аулак өй баттл”ның чираттагы зона ярышлары узды. Яңа Чишмә, Әлки, Нурлат, Аксубай, Чирмешәннән иҗат төркемнәре, Чирмешән укучылар командасы Казан шагыйрәләре белән көч алышты. Үзенә күрә тел бәйрәме булды бу ярыш. Проект җитәкчесе Сәрия Закирова, Казаннан шагыйрәләр, жюри рәисе, Фәүзия Солтан (Галиуллина), Рәсимә Гарифуллина, Галия Гайнетдинова, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев, баянчы Рафинат Сәләхов бу проектның актив катнашучылары. Командалар бик әзерлекле. Көрәш кызу булды. Чирмешән районы администрациясе, мәдәният бүлеге, мәгариф бүлекләре катнашучыларны чын милләт рухында каршы алдылар. Оештыру эшендә гел ярдәм итеп торган Язучылар берлегенә, Мәгариф, Мәдәният министрлыгына, Татар Конгрессына рәхмәтебез зур. Иң зур рәхмәтебез катнашучыларга. Чын йөрәктән ярыш рухы сөрде. Афәрин.
Фәүзия Солтан
Шушы көннәрдә Аксубай районының Яңа Дума урта мәктәбендә язучы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Диндаров белән очрашу булды. Авылдашлары Нәҗип Думави исемен йөртә торган уку йортында аның бөек замандашы, каләмдәше Габдулла Тукайның 26 апрельдәге туган көненә әзерлекне сынау рәвешендә үтте кебек ул.
Мәһабәт ташпулатның беренче катында урнашкан балалар бакчасындагы сабыйлар белән күңелле аралашудан башланып китте әлеге шигьрият кичәсе. Үзләренең саны әллә ни ишле булмаса да, сыйфат белән, һәр эштә өлгерлек, зирәклек белән алдыралар икән болар. Ут чаткысы кебек 4-5 яшьлек Рианалар, Рамирлар, Ризатлар, Рәзиләләр ул истәлекле дата көнне башкарачак шигырьләре белән Илдус абыйсын бик теләп таныштырдылар, сорауларына чатнатып җавап бирделәр. Үз куллары белән эшләгән әйберләрне, рәсемнәрне күрсәткәндә исә, тәрбияче Алсу Вәлиуллина апаларына булышканда, кем әйтмешли, телләре телгә йокмады .
Аннары кичә бинаның югарырак катында, өлкән сыйныф укучылары белән дәвам итте. Мәктәп директоры Энҗе Хәйретдинова, очрашу кунагының иҗатын кыскача гына тасвирлаганнан соң, үзенә сүз бирде. Язучы үз чиратында исә даһи Тукайга багышланган шигырьләрен, яңа әсәрләрен укыды. Әңгәмә барышында Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе эшчәнлеген яктыртты. Җөмләдән, әдәби ярышта җиңү яулаган үз әсәре уңаеннан кызыксынучыларга төпле җавап бирде. “Мондый конкурслар хәзергә билгесез халык талантларын тиз ачыкларга, аларны үсендерергә ярдәм итә”, диде ул. Тукай көненә үрнәк хәстәрлек белән бергә, ул балалар һәм үсмерләр өчен оештырылган шуңа охшаш бәйгеләрдә шәхсән катнашырга чакырды.
Р.Мәрдиева.
Бу китапта авторның, нигездә, 2020-2021 елларда кәгазьгә төшерелгән язмалары урнаштырылган. Аларның шактый өлешен мөһаҗәрәттәге татар басма сүзен тикшерү тәшкил итә. Аннан тыш, әлеге җыентыкта аерым иҗат әһелләре (С.Сараи, Котб, Мәүлә Колый, Ш.Зәки, Р.Гаташ. Ф.Галимуллин…) хакында мәкаләләре, язма мирасыбызның аерым мәсьәләләрен яктырткан материаллар урнаштырылган. Ахырда автор хезмәтләренең исемлеге, аның турындагы язмаларның биобиблиографиясе дә бирелә.
20 апрельдә 18.00 сәгатьтә Әлмәт татар дәүләт драма театрында композитор Рәис Нәгыймов һәм шагыйрь Нур Әхмәдиев истәлегенә багышланган «Без икебез бер җыр языйк әле» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак.
Чарада Асаф Вәлиев, Фәридә-Алсу дуэты, Валентина һәм Илфат Исламовлар, Инсаф Исламов, Раилә Маннанова, Роберт Андреев, Әлмәт драма театры артистлары, Р. Нәгыймов исемендәге 1 нче музыка мәктәбе укучылары, «Яшьлек» вокаль-инструменталь ансамбле катнаша.
Кукмара районы Зур Сәрдек урта мәктәбендә Газинур Моратның шигырьләрен сәнгатьле уку буенча район мәктәпләре укучыларының ярышы узды.
11 апрельдә 18.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күренекле татар шагыйре Ләис Зөлкарнәйгә 60 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә була. Чакыру билетларын Язучылар берлегеннән һәм театр кассасыннан алырга мөмкин. Кичәгә рәхим итегез!
«Казан утлары» китапханәсе» сериясеннән унберенче китап дөнья күрде. Ул – Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың «Соң түгел!» китабы.
Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында “Язучылар елмая яки Казанның күңелле кичләре” тамаша һәм юмор кичәсе узды. Кичәдә Ркаил Зәйдулла, Хәбир Ибраһимов, Алмаз Хәмзин, Наилә Яхина, Альберт Гадел, Газинур Морат, Фәнил Гыйләҗев, Рәдиф Сәгъди, Фатих Котлы, Гүзәл Әдһәм һәм башкалар катнашты.
Татарстан Язучылар берлеге, әнисе Әнүзә Әмирҗан кызы Солтанованың бакый дөньяга күчүе сәбәпле, язучы Марат Кәбировның, аның туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.
31 мартта 14.00 сәгатьтә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда 2022 елда Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар белән «Әйдә халыкка хезмәткә!» дип аталган очрашу кичәсе уздырыла.
«Габдулла Тукай әдәби музеендагы очрашуга кандидатларның барысы да чакырулы. Тамашачылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, әдәби әсәрләр тыңлый, рәссамнарның картиналарын бәяли алачак. Дәүләт бүләгенә кандидатлар белән шагыйрьнең әдәби музеенда очрашулар инде традициягә әйләнде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.
Тукай премиясенә 2022 елда кандидатлар итеп «Яну дәверләрендә», «Вөҗдан үре — йөрәк түре» китаплары өчен Флера Гыйззәтуллина; «Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен Ләбиб Лерон; тәрҗемәләре һәм «Жизнь моя», избранное: стихотворения, поэмы» , «Дальние луга», избранная лирика, «Мои поэмы», «Причастие», избранная лирика әсәрләр циклы өчен Николай Алешков; Бердәнбер һәм кабатланмас», «Китап» китаплары өчен Марат Кәбиров;
«Уч төбендә-яшен» («На ладонях-молния»), «Татар моңының өч йолдызы» («Созвездие татарских композиторов») китаплары өчен Рашат Низамиев; «Китаплы кич», «Каен алмасы», «Колаклы коймаклар» китаплары өчен Йолдыз Шәрапова; Чаллы театрының «Абага алмасы ачы була» спектакле (Фаил Ибраһимов, Рафил Сәгъдуллин, Равил Сабыр);
Чаллы театрының «Шәһәр.Нокта. Брежнев» спектакле (Шамил Идиатуллин, Олег Кинҗәгулов, Гүзәл Әхмәтгәрәева һәм дүрт актер): Әлмәт театрының «Кибет» спектакле (Мәдинә Гайнуллина, Диләрә Ибәтуллина, Олжас Жанайдаров, Эдуард Шахов); «Әллүки», «Дәрдемәнд», «ОТУКАН», «hava», «sak-sok», «Әлиф» спектакльләре өчен «Әлиф» берләшмәсе (Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Марсель Нуриев);
«Над Казанью луна» гобеленнар циклы өчен Анатолий Егоров; татар шәхесләренә скульптур портретлар өчен Кадим Җәмитов; «Весенний Кырлай», «В ожидании утра», «Тулпар», «Зилант» симфоник әсәрләре өчен Илһам Байтирәк; музыкаль җыентыклары өчен Риф Гатауллин; тарихи-мәдәни мирасны популярлаштырган фәнни хезмәтләре өчен Фаяз Хуҗин; татар милли хореографиясен пропагандалаган өчен Раилә Гарипова; милли фото сәнгатенә керткән өлеше өчен Рифхәт Якупов; «Казань. Кинематограф. Из века в век китабы өчен Елена Алексеева; Түбән Камадагы архитектура проектлары өчен Фирдәвес Ханов тәкъдим ителә.
Чарага керү ирекле.
tatar-inform.tatar
30 март көнне 14:00 сәгатьтә «Татмедиа»ның конференцияләр залында (Декабристлар урамы, 2) «Әхсән хатлары» китабы презентациясе узачак. Китапның авторы-төзүчесе – Равил Фәйзуллин.
Китапта Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатлары тупланган. Бу язмаларда үткән гасырның соңгы чирегендәге рухи яшәешебез, әдәбият-сәнгать дөньясындагы хәят һәм конкрет шәхесләр турында бәян ителә. Интернет заманында күләмле хатлар язышу, рәссам һәм шагыйрь арасындагы ихлас иҗади дуслык – яңа буын иҗатчылар өчен бик матур үрнәк.
Әхсән Фәтхетдинов – Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты. Ул Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылында 1939 елда туа. Түбән Кама шәһәрендә яши. 2012 елда вафат була.
Хөрмәтле интернет-кулланучы!
Сезне шәхесегезне камилләштерү, тел байлыгын һәм рухыгызны ныгыту, дус-фикердәшләрегез санын арттыру максатыннан XIX Дөньякүләм #әдәбимарафон проектында катнашырга чакырабыз!
#ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу һәм финалга үтү өчен:
1. рәсми берләшмә/каналга язылыгыз: vk.com/adabimarathon, https://t.me/adabimarathon;
2. проектның асылын аңлау өчен бәйге нигезләмәсе белән танышыгыз: http://tat-i.net/tt/adabimarafon;
3. телефоныгызга/компьютерга татар клавиатурасы урнаштырыгыз: http://tat-i.net/tt/node/12;
4. ВКонтакте’дагы рәсми аккаунттагы рәсми игълан комментарийларында «+» тамгасын, исем-фамилиягезне, тулы яшьне, ил/төбәк/шәһәр/районыгызны хәбәр итеп катнашырга теләк белдерегез һәм бу язма белән үзегездә уртаклашыгыз;
5. 21 көн дәвамында (1-21 апрель) татарча китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укыгыз һәм әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекне үз сәхифәгездә башкаларны кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр/видеоязмалар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге, #татнетныүстерүфонды һәм партнерларның хэштеглары белән урнаштырып барыгыз (профилегез ачык булсын!).
ИГЪТИБАР! Татнетны үстерү фонды Белем.ру компаниясе белән берлектә яңа татар социаль челтәрен төзи. Әдәби марафончылар тест режимында бу социаль челтәрдә дә әдәби марафонда катнаша алырлар, дип ышанып калабыз. Яңа социаль челтәрдә марафонда катнашу өчен анкетаны тутырыгыз: https://forms.yandex.ru/cloud/623e122683…
Барыгызга да уңышлар теләп калабыз! Хәерле сәгатьтә!!!
Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында күренекле татар классик язучысы, галим, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә башланды. Кичәнең сценарий авторы – Хәбир Ибраһимов.
Балык Бистәсе районының Балалар сәнгать мәктәбендә “Гаффар дәвамчылары” иҗади бәйгесе узды. Чарада Тукай бүләге иясе Тәлгат Галиуллин, шагыйрьләр Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Фәүзия Солтан, Рәсимә Гарифуллина, Вазыйх Фатыйхов, Алинә Бикмуллина, Әхәт Гаффарның кызы Сөмбел Гаффарова катнашты. Укучылар иҗат җимешләре белән сөендерделәр. Килгән кунаклар үз иҗатлары белән таныштырдылар.
Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәгендә керәшеннәрнең беренче шагыйре Яков Емельяновның туган көненә багышланган әдәби-шигъри кичә узды. Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал катнашты һәм чыгыш ясады.
Гимназиядә кызлар гына укый. Төрек, инглиз, татар телләрендә илнең төрле төбәкләреннән килгән кызлар белем ала. “Аулак өй – баттл”да шагыйрәләребез, жюри рәисе Фәүзия Солтан, Рәсимә Гарифуллина, Эльмира Шәрифуллина, Галия Гайнетдинова катнашты.
24 март көнне Тукай районы Түбән Суыксу авылы урта мәктәбендә шагыйрә Лилия Гыйбадуллина белән әдәби очрашу узды. Чарада укучылар, укытучылар, китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Татарстанда «Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар бөтенроссия конкурсының зона этабына старт бирелде. Конкурсның зона этаплары 17-23 мартта узды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге вәкилләре Чаллыда, Чистайда һәм Казанда булдылар. 22 мартта Арчага, ә 23 мартта Әлмәткә бардылар. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Зона этабында дистанцион этапта сайлап алынган 300 укучы катнаша. Быел катнашучылар саны 747 кешегә җитте.
Күчмә эшләрдә Татарстанның танылган сәнгать эшлеклеләре, язучылары катнаша. Алар арасында — Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, Гөлзада Бәйрәмова, Данил Салихов, Факил Сафин, Минзифә Әхмәтшина.
Конкурска йомгаклар 2022 елның апрелендә туган тел форумы кысаларында ясалачак.
“Татар-информ”
22 март көнне, Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә “Яшьлек белән очрашу…” дип исемләнгән язучы, юмор остасы Алмаз Хәмзин иҗатына багышланган кичә булып узды. Әлеге кичә шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.
Кайбычның балалар сәнгать мәктәбендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрә, күп кенә җырлар авторы Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырган “Яшәүнең үзеннән көч алам” дип исемләнгән шигърият кичәсенә иҗатка гашыйк кайбычлылар, китапханәчеләр җыелды.
Камал театрында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан халык депутаты Ркаил Зәйдулланың 60 яшьлеге уңаеннан юбилей кичәсе узды.
Фото: “Татар-информ” нан алынды
“Сәләт” Яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова Сәләт дөньясын төзүдә актив катнашуы, сәләтле балалар һәм яшьләрне үстерүгә юнәлтелгән Сәләт проектларын тормышка ашыруга зур өлеш керткәне өчен Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага Рәхмәт хаты тапшырды.
Татарстанда яшь шагыйрьләр һәм язучылар «Илһам» («Вдохновение») бөтенроссия конкурсының зона этаплары башлана. Конкурс Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә уздырыла.
Зона этаплары 17-23 мартта Яр Чаллыда, Чистайда, Казанда, Арчада, Әлмәттә узачак. Конкурс «2014 — 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында уздырыла.
Конкурска барлыгы 747 эш тәкъдим ителгән, шуларның 19 ы – Россия Федерациясенең башка субъектларыннан.
Нәтиҗәләр ясау 2022 елның апрель аеның соңгы ункөнлегенә планлаштырылган.
Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров катнашты.

2022 елның 21 мартында Татарстан Язучылар берлеге Халыкара шигърият көне уңаеннан шигъри флешмоб уздыра. Язучылар берлегенең аккаунтларында, Вконтакте һәм инстаграм битләрендә шагыйрьләр-язучылар үзләренең шигырьләрен укый. Флешмоб көн дәвамында барачак.
Флешмобка теләгән һәркем кушыла ала. Моның өчен, #халыкара шигърияткөне хештегы белән шигырь укыган видео урнаштырырга кирәк. Барлык шигърият сөючеләрне катнашырга чакырабыз.
2022 елның 28 нче мартында 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри, 14) күренекле татар классик язучысы, галим, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Керү ирекле. Рәхим итегез!

15 мартта Буа шәһәре М.Вахитов исемендәге гимназиядә төбәкара “Аулак өй-баттл” бәйгесе узды. Баттлда Чүпрәле, Тәтеш, Буа, Кайбыч, Апас иҗат берләшмәләре бик нык әзерлекле булуларын күрсәттеләр.




«Казан утлары» журналы «Әдәби кафе» да Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабын тәкъдим итте. «Суслонгер» — «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә чыккан унынчы китап. Кичәдә язучылар, әдәбият белгечләре һ.б. катнашты.
Фирдәвес Хуҗин 1955 елның 21 маенда Алабуга районы Илмәт авылында туган һәм бүгенге көндә дә туган төбәгендә көн күреп яши. Юрашта урта мәктәпне тәмамлаганнаң соң, ул Алабугада укып, шофёр һөнәрен үзләштерә. Туган авылына эшкә кайта. Читтән торып, Васильево автотранспорт техникумында укый. Кичләрен, эштән бушаган араларда, кулына каләм алгалый. Әдәби эшчәнлеге 1976 елдан башлана, ә беренче шигырьләре район газетасында дөнья күрә. Соңрак әдип хикәяләр язу белән кызыксына башлый. Беренче хикәясе район газетасында 1981 елда басыла. Язучының иҗат офыгы киңәйгәннән-киңәя, яңа әсәрләре туа һәм ул инде район газетасы белән генә түгел, “Ватаным Татарстан”,“Шәһри Казан” газеталары, “Аргамак” җурналы белән хезмәттәштәшлек итә башлый. “Алабуга нуры”, “Мәдәни җомга”, “Безнең гәҗит” газеталарының үз хәбәрчесе булып эшли.
Марий Эл урманнары эчендә урнашкан Суслонгер учлагере турындагы коточкыч дөреслек, Бөек Ватан сугышы бетеп, бик күп еллар узгач кына ачылды. Аңа кадәр ул “Сер” дигән гриф астында саклана иде. Сугыш елларында Суслонгерда – 10 мең, Сурокта 20 мең яугир хезмәттә була. Анда күпме кешенең гомере өзелеп калуы төгәл билгеле түгел.
Фирдәвес Хуҗин үзенең “Суслонгер” әсәрендә лагерьда булган авылдашлары исеменнән вакыйгаларны тергезеп, укучыга андагы вәхшилекләр турында бәян итә.


22 мартта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың 60 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Башлана 19:00 сәгатьтә. Керү ирекле. Чакыру билетлары театр кассасында. Рәхим итегез!

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты. Алар татар әдәбиятының бүгенге хәле, киләчәктә аның җәмгыятебездәге ролен күтәрү хакында сөйләште.

Күренекле татар язучысы, галим, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан язучының Казан шәһәре Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясендә урнашкан бюстына чәчәкләр салдылар.

2022 елның 10 мартында Балык Бистәсе районы Биектау урта мәктәбендә “Аулак өй – баттл” республикакүләм проектның мәктәп укучылары арасында финалда катнашкан балаларны Язучылар берлеге дипломнары, сертификатлары белән бүләкләү булды. Шулай ук ул команданы әзерләгән татар теле укытучысы Гарипова Гүзәлия ТР Мәгариф министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Чарада Г.Тукай премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллин, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, проектның жюри рәисе, шагыйрә Фәүзия Солтан, шагыйрә, прозаик Рәсимә Гарифуллина, проект җитәкчесе Сәрия Закирова катнашты. Балык Бистәсе ягыннан район мәгариф бүлеге мөдире Илсур Садыков, мәктәп директоры Рәмзия Усмановна, мәктәп коллективы бик җылы каршылады. Туган телебез турында бик эчтәлекле сөйләшү булды.


2022 елның 12 мартында Бөек татар язучысы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тула. Шул уңайдан мәдәният учреждениеләре һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан күренекле язучының юбилеена багышланган төрле чаралар планлаштырыла.
Чыганак: ТР Мәдәният министрлыгы сайты
Казанда халык шагыйре Роберт Миңнуллинга истәлек тактасы куелачак. Документны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Истәлек тактасы куюны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге тәкъдим иткән.
Истәлек тактасы Казанның Толстой урамындагы 16а йорт диварына куелачак. Анда рус һәм татар телләрендә: «Бу йортта 2000 – 2020 елларда Татарстан Республикасының халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин яшәде», дип язылачак.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, танылган шагыйрь Рифкать Имаев вафат.
Туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын!

ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге Бөтендөнья Язучылар көнен Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәдә урнашкан Әдәбият тарихы музеенда бәйрәм итте. Бу чара бәйрәм генә түгел, каләмдәшләребезнең бергә җыелып эшлекле сөйләшүе дә булды. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь, публицист, филология фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Факил Сафин эшләнгән эшләргә йомгак ясап, киләчәктә башкарылачак эшләрнең планы белән таныштырды. Әдәбият тарихы музеен экспонатлар белән баету йөзеннән һәр язучы нинди дә булса истәлекле бүләк алып килгән иде. Чараны бизәп, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы-педагог Дания Сибгатуллина җырларын башкарды. Әлеге бәйрәмнең оештыручысы һәм алып баручысы музей җитәкчесе Роза Хәмидуллина.


Яр Чаллы шәһәренең “Адымнар” мәктәбендә язучылар Факил Сафин һәм Әлфия Ситдикова укучылар белән очрашты. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь, публицист, филология фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Факил Сафинның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Әлфия Ситдикова чыгышларын балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм аларның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Факил абый укучыларга үзенең китапларын бүләк итте. Татар җанлы балаларның каләм ияләренең сүзен ихлас кабул итүләре, киләчәктә дә телебезнең, милләтебезнең яшәячәгенә ышаныч уята. Очрашуны оештырган һәм алып барган татар теле укытучыларына, чыгыш ясаган кызларга, малайларга бик зур рәхмәт.

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә танылган драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган бәйгегә нәтиҗә ясалды. Әлеге бәйгедә мәктәп укучылары язучы турындагы шигырь-хикәяләре һәм мәкаләләре белән катнашты. Жюри рәисе Туфан аганың кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова иде. Кичәгә кунак булып ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да барды.

21 февральдә, Лениногорск шәһәренең 11 гимназиясендә, укучылар, мөгәллимәләр һәм Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары катнашында Туган тел бәйрәме узды.
Әлеге милли чарада Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Таһир Шәмсуаров, шагыйрә, үзешчән композитор Гөләндәм Кәбирова, әле яңа гына тәүге җыентыгы дөнья күргән Әлфия Сөләйманова һәм башка иҗат әһелләре чыгыш ясады. Бигрәк тә, гимназиянең “Айсылу” балалар театры җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова, өстәмә белем бирү педагогы Фәридә Әхмәтшиналар тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль чыгышлар, туган тел кичәсен тагын да ямьләндерде, милли төсмерләр өстәде.Туган тел бәйрәме Г. Тукаебыз сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән тәмамланды!

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Буада профессиональ театр сәнгате торгызылуның 20 еллыгы уңаеннан «Татарстан театрларының тактик һәм стратегик үсеше» темасына узган түгәрәк өстәл утырышында катнашты.

Казанда танылган журналист, филология фәннәре докторы, профессор Илдар Низамовны соңгы юлга озаттылар. Мәрхүм туган ягында — Әтнә районы Чишмәле Сап авылында җирләнде. Урыны оҗмахта булсын!


Фотолар “Матбугат.ру” сайтыннан алынды.
Бүген 85 яшендә язучы, публицист һәм тел галиме Илдар Низамов вафат булды. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын !
Хушлашу иртәгә, 28 февраль көнне 09.30 сәгатьтә Себер тракты, 31А адресы буенча урнашкан судмедэкспертиза бинасы янында булачак.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Чувашиянең халык шагыйре Петр Хузангайның тууына 115 ел тулуга багышланган кичә узды. Бу чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм шагыйрь Рифат Җамал катнашты.

25 февральдә Әлмәт шәһәренең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиядә “Аулак өй – баттл”ның төбәкара ярышлары булды. Мөслим, Азнакай, Лениногорск, Әлмәт шәһәре иҗат төркемнәре үзара, гимназиянең җыелма командасы Язучылар берлеге әгъзалары төркеме белән ярышты. Җиңүчеләргә Татарстан Язучылар берлеге исеменнән дипломнар, катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Казан шәһәренең Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәптә “Насыйри укулары” дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге чара К.Насыйрига багышланган скульптура композициясен ачу белән башланды.
Конференциядә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шагыйрь Рифат Җамал һ.б. күренекле кунаклар катнашты.

“Татмедиа» АҖ филиалы — «Казан утлары» журналы әзерләгән унынчы кесә китабы дөнья күрде. Ул — Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабы.
Марий Эл урманнары эчендә урнашкан Суслонгер учлагере турындагы коточкыч дөреслек, Бөек Ватан сугышы бетеп, бик күп еллар узгач кына ачылды. Аңа кадәр ул «Сер» дигән гриф астында саклана иде.
Сугыш елларында Суслонгерда — 10 мең, Сурокта 20 мең яугир хезмәттә була. Анда күпме кешенең гомере өзелеп калуы төгәл билгеле түгел, дип хәбәр итә журналның матбугат хезмәте.
Фирдәвес Хуҗин үзенең «Суслонгер» әсәрендә лагерьда булган авылдашлары исеменнән вакыйгаларны тергезеп, укучыга андагы вәхшилекләр турында бәян итә.

Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын…
Ел буе барган баттлда Балык Бистәсе районы, Биектау урта мәктәбе укучылары, Саба талантлы балалар командасы, Казанның 2 нче гимназия командасы ярымфиналга чыкты. Ярымфиналда шулай ук республика җыелма командасы да катнашты. Финал уены гимназия һәм Сабалылар арасында узды. Бик аз гына аерма белән Сабалылар җиңде.



Чара Муса Җәлил һәм Илһам Шакировның туган көненә багышланды. Мизгелләр…





Жюрида шагыйрә Фәүзия Солтан, профессор Нурфия Йосыпова һ.б. баттлда катнашучыларның чыгышларына бәя бирделәр. Студентлар җиңде.

Татар зыялылары, җәмәгатьчелек иң элек Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә чәчәкләр салды, соңыннан Муса Җәлил истәлегенә багышланган чара Татарстан Милли музеенда дәвам итте.



Яңа Савин районы 103 нче рус-татар урта мәктәбендә узган җыенда шагыйрьләр Марат Закир, Рифат Сәлах, Алмаз Мансуров катнашты һәм чыгыш ясады


Флешмобта теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен М.Җәлилнең әсәрләрен һәм И.Шакировка багышланган шигырьләрне укып, #җырларым хештегы белән видео урнаштырырга кирәк. Барлык шигърият сөючеләрне әлеге чарада катнашырга чакырабыз. Флешмоб 20 февральгә кадәр дәвам итә.
Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең беренче тапкыр кириллицада басылган әсәрләр җыентыгын тәкъдим итәчәкләр. Кичә 16 февральдә 14.00 сәгатьтә була.
Казан мэриясе сайты хәбәр иткәнчә, әлеге чара ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне алдыннан узачак.
Китапның тарихы 1913 елда башлана. Габдулла Тукай җыентыкка халыкка үзе калдырырга теләгән әсәрләр генә керәчәк дип хыяллана. Китап шагыйрьнең вафатыннан соң чыга, өч тапкыр (1914, 1918 елларда Казанда һәм 1933 елда Токиода) гарәп графикасында басыла.
Шунысы игътибарга лаек, җыентыкның бәясе полиграфия сыйфатына карап билгеләнгән. Китапны, финанс хәленә карамыйча, шагыйрь иҗатын яратучы һәркем сатып ала алган, дип сөйләде Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова.
«Габдулла Тукай әсәрләре җыентыгы» беренче мәртәбә кириллицада 2021 елның ахырында 2 мең тираж белән басылган. Аны әзерләүдә ике елдан артык эшләгәннәр, галимнәр, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, гарәп графикасын белүчеләр белән консультацияләр үткәрелгән.
«Бу бик зур, күп тырышлык таләп итә торган һәм мөһим эш булды», – дип искәртте Гүзәл Төхвәтова. Аның сүзләренчә, төп бурыч – китапны кулдан килгәнчә, 1914 елда чыгарылган рәвешендә саклап калу. «Җыентыкны әзерләү барышында без хаталар таптык, мәсәлән, 1914 елгы китапта бер шигырь ике тапкыр басылган. Шулай ук шагыйрь кыскарткан урыннарны, хәтта битләрдәге бизәкләрне дә саклап калдык», – дип хәбәр итте музей мөдире.
Китапта, шигырьләрдән тыш, Г.Тукай замандашларының истәлекләре, аның әсәрләренә иллюстрацияләр, шагыйрьнең һәм Казан артындагы Тукай белән бәйле урыннарның фотосурәтләре, ХХ гасыр башындагы татар газеталарында басылган реклама текстлары урын алган, дип хәбәр иттеләр музейның матбугат хезмәтендә.
“Татар-информ”
18 февраль көнне Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында Татарстан язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре, депутаты Ркаил Зәйдулланың 60 яшьлек юбилеена багышланган бәйрәм кичәсе була. Башлана 18:30 сәгатьтә.
Кичәдә Татарстанның күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнаша.

2022 елның 17 февралендә 15.00 сәгатьтә ТР Язучылар берлеге бинасында «Татар әдәбияты тарихы» 8 томлык академик басмасын тәкъдим итү чарасы узачак.
«Татар әдәбияты тарихы» 8 томлык академик басмасы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләнде һәм Татарстан китап нәшриятында (1-6 томнар), «Фолиант» нәшриятында (7-8 томнар) басылып чыкты. Әлеге фәнни хезмәт «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында нәшер ителде. Китаплар китапханәләргә, мәктәп-гимназияләргә, югары уку йортларына таратылды.
Сигезтомлыкта урын алган материаллар әдәбиятның тарихи үсеш этапларына бәйле рәвештә түбәндәгечә бүленде:
1 том – борынгы чорлардан XV гасырга кадәр;
2 том – XV-XVI гасырлардан XVIII гасыр ахырына кадәр;
3 том – XIX гасыр;
4 том – ХХ гасыр башы;
5 том – 1917-1956 еллар;
6 том – 1956-1985 еллар;
7 том – 1986 елдан гасыр ахырына кадәр;
8 том – XXI гасыр башы.
Сигезтомлык әдәбият тарихының методологик һәм концептуаль нигезе булып, рухи мирасны бөтен тулылыгында һәм бербөтен күренеш буларак, үзенең эчке закончалыкларына бәйле үсеп-үзгәреп торучы иҗтимагый күренеш итеп һәм әдәбият фәне казанышларына нигезләнеп өйрәнү торды. Хезмәттә республикадан читтә яшәүче (Башкортстан, Себер) әдипләр иҗаты да чагылыш тапты. Әлеге мәсьәлә буенча 6-8 томнарда махсус күзәтүләр урын алып, киң танылу алган язучы-шагыйрьләр иҗатына бәя бирелде.
Сигезтомлыкны эшләүгә әдәбият тарихының төрле чор-этапларын, аерым әдипләр иҗатын өйрәнүче галимнәр, шул исәптән Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә тартылды. Чарага язучылар, галимнәр, журналистлар, китапханәчеләр, югару уку йортлары укытучы-профессорлары, студентлар, әдәбият-сәнгать белән кызыксынучылар чакырыла.
Белешмәләр өчен телефон: 89061100730 (Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы).
Алар өлкән һәм авыру язучыларны сыйфатлы дәвалау мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла “Шифалы су – Ижминводы” шифаханәсе директоры Сәлим Хәбибуллин һәм аның урынбасары Рим Сафиуллин белән очрашты. Әлеге очрашуда үзара хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр.

Россиянең 20 төбәгеннән 155 укучы татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадада катнашты. Шагыйрь Рифат Җамал иҗади конкурста җиңүчеләрне котлады. Иҗади конкурс Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәре”нә Ленин премиясен бирүнең 65 еллыгына багышланды.
