Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Лаеш районы Имәнкискә авылында «Китаплы юл» дип исемләнгән әдәби-тематик кичә үтте

11 апрельдә, Лаеш районы Имәнкискә авылында, Районкүләм “Китаплы юл” дип исемләнгән әдәби-тематик кичә булып үтте. Язучыларны, танылган журналистларны, мөхтәрәм шәхесләрне берләштергән бу чара 3,5 сәгать бер сулышта үткән сыман булды. Вакытларын минутлап бүлеп тыгыз көн тәртибе белән хезмәт иткән  танылган шәхесләрнең, шулай ук, дин әһелләре, күп кенә намаз ияләренең дә ахыргача тамашачы залында утыруыннан, тамашачының, рухи азык бирердәй кичәләргә сусаган булуы  аңлашылды.

Кеше китап укымый дип зарланган  заманада, тулы залга карап: “Әлхәмдуллилләһ, ничаклы татар китаплы юлда”, – дип  уйлап, сөенми мөмкин түгел иде. Казаннан гына түгел, Татарстанның читеннән (Баулыдан),  ерак шәһәрләрдән (Әлмәттән) килүчеләр булуы галиҗәнап китапка булган хөрмәтне тормыш мәшәкате алыштырмавын  – китапның халык күңелендә булуын ачык күрсәтүче мисал иде бу! Язучылар берлегеннән Гүзәл Галләмова оештырган бу чарага кунак булып килүчеләр: Булат Ибраһимның шигъриятле, Рәсимә Гарифуллинаның – җырлы; Рәхимә Арсланованың, мөмкинлектән файдаланып, I Республикакүләм “Шигърият бакчасында” дип исемләнгән бәйгедә балаларны бүләкләве, Раил Гатауллинның әдәби марафонда финалга чыккан Лаеш әдәби марафончыларына дипломнар тапшыруы  кичәне гаять эчтәлекле итте. Шулай ук, кичәгә төрле районнардан килгән әдәби әйдаманнар чыгышы, танылган журналистларның мәгънәле сүз алуы, Дәүләт советы депутаты Раил Шәмсетдиновның зирәк фикере, җырчы Асылъярның моңлы тавышы, җирле шагыйрәләрнең чыгышы әдәбият сөючеләр өчен кабатланмас кичә ләззәтен бирде.

Гүзәл Галләмова


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн