Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы урта мәктәбендә әдәби очрашу булды

Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы урта мәктәбендә Тукай көннәре уңаеннан “Талантлы син, Балык Бистәм” дип аталган әдәби очрашу узды. Очрашуда Балык Бистәсендә туып үскән талантлы шәхесләр катнашты. Язучылар берлеге әгъзалары, Халык язучысы Тәлгат Галиуллин, шагыйрә, тәнкыйтьче, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Фәүзия Солтан (Галиуллина), шагыйрә, журналист, популяр җырлар авторы Рәсимә Гарифуллина, шагыйрь, күп санлы җырлар авторы Вазыйх Фатыйхов, тарихчы Нурулла Гариф, журналист Гүзәл Хәбибуллина, шулай ук районда туып үскән күп санлы шәхесләр катнашты. Балалар үз иҗатлары белән таныштырдылар, өлкән иҗат әһелләренең чыгышларын алкышлар белән кабул итеп, сорауларын бирделәр.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова