Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Түбән Каманың Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу узды

29 ноябрьдә Түбән Каманың Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә күренекле язучы ТРның Г.Тукай исемендәге дәүләт, М.Шолохов исемендәге, Төркиянең халыкара әдәби премияләре иясе РИНАТ МӨХӘММӘДИЕВ белән очрашу булып узды. Очрашуны Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Тукай исемендәге Үзәк китапханә оештырды.

Җылы шартларда узган чара зыялы шәхеснең истәлекләре, телебезгә, мәдәниятебезгә битараф булмаган укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, аксакаллар һәм язучылар тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде. Милләтебез язмышы өчен бик тә мөһим булган һәр проблемага үз фикере-карашы булган Ринат әфәндене зал 2 сәгать буена тын да алмыйча тыңлады, һәр сүзен күңеленә йотып барды. Чараны Илһам Хисматуллинның матур җырлары, Флер Гайнемөхәммәтовның тальян көйләре бизәде.

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров