Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әдәби фестивальдә – Татарстан язучылары

Каһарман шагыйрь Гадел Кутуйның 120 еллыгы уңаеннан оештырылган “Урталай бүленгән алма” әдәби фестивале кысаларында Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә Татарстан язучылары Рәдиф Сәгъди һәм Рифә Рахман булып киттеләр.

Татар әдипләре Төрекмән бистәсе “Нур” клубы хезмәткәрләре белән күрештеләр. Алар татар халкының батыр йөрәкле язучысы Мөҗәһит Хәйретдинов һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Түгәрәк өстәл артында дәвам иткән чарада каләм осталары бүгенге чорның мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә кагылышлы сораулар турында сөйләштеләр, иҗатлары белән таныштырдылар. 11нче татар гимназиясендә 7, 10 һәм 11 сыйныф укучылары, шулай ук шәһәрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән дә бик кызыклы очрашу уздырдылар.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров