Бартын университеты әдәбият факультетының төрек теле һәм әдәбияты бүлеге аспиранты Миһрия Челик язучының барлык ун романын да төрекчәгә тәрҗемә итеп тикшергән.
Хезмәтнең җитәкчесе татар кызы, Бартын университетының әдәбият факультеты заманча төрки телләр һәм әдәбиятлар бүлеге мөдире, профессор Алсу Камалиева.
Якыннарына сабырлык телибез. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын.
Фатих Сибагатуллин 1950 елда ТАССРның Арча районы Апаз авылында туа. Казан ветеринария институтын тәмамлаган. Казан дәүләт финанс-икътисад институты, Саратов югары партия мәктәбе һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институты.
1990-1995 елларда республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын җитәкли, 1995-1996 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры була.
1996 елдан 2007 елга кадәр Нурлат районы җитәкчесе булып эшли, 2007 елның декабрендә V чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлана. Ул алтынчы (2011 елдан) һәм җиденче чакырылыш (2016 елдан) РФ Дәүләт Думасы составына керә.
Кукмара районы Үзәк китапханәсендә «Сөембикә» хатын-кызлар клубында катнашучылар өчен шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың 60 еллыгына багышланган «Язмышлар такыясы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Клуб җитәкчесе Сәлимова Т.Х. компьютер презентациясе ярдәмендә кунакларны шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, катнашучылар үзләре шигырьләр укыдылар, танылган җырларын җырладылар. Чара ахырында «Тезим әле шигырь-гәрәбәне, Ямен-ямьгә туры китереп…» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү булды.
Татар әдәбиятын сөюче һәм уңышка ирешергә омтылучы яшь дуслар! Аларның әти-әниләре!
1 нче июль көнне #әдәбимарафон 📚 проектының яшь китап укучылар өчен генә оештырылган чираттагы XX бәйгесе башлана!
Проектның максаты: кешеләрдә яхшы гадәт – әдәби китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру, шул рәвешле, үзеңне камилләштерү, тел байлыгын арттыру, туган телне саклау һәм үстерү. Проектта катнашкан һәркем татарча сөйләмен камилләштерәчәк, белемнәрен арттырачак, яңа дуслар табачак! Сез татарча хатасыз аралашырга өйрәнерсез һәм, рухыгызны ныгытып, киләчәктә укуда һәм эштә яңа уңышларга ирешерсез!
Проектның төп оештыручылары: Татарстан язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды. Рәсми партнерлары: Татарстан китап нәшрияты һәм “Китап” радиосы, Татмедиа, Таттелеком.
2022 ЕЛДА ПРОЕКТ “ФОНД КУЛЬТУРНЫХ ИНИЦИАТИВ” ГРАНТЫ/ЯРДӘМЕ БЕЛӘН ОЕШТЫРЫЛА!
Марафонда Татарстанлылар гына түгел, 18 яшькә кадәр (18 яшьне дә кертеп) Россиянең теләсә кайсы өлкәсендә яшәп белем алган 1-11 нче сыйныф укучылары, балалар бакчаларының мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары һәм I-II курс студентлары катнаша ала. Марафон барышында 1 нче июльдән 21 нче июльгә кадәр 21 көн дәвамында көн саен татарча файдалы китап укырга һәм әлеге китаплардан иң матур өзекләрне ВКонтакте яисә Инстаграмда (чит илдән катнашучылар өчен) үзегезнең аккаунтта #әдәбимарафон, #татнетныүстерүфонды, #татарстанязучыларберлеге, #китапнәшрияты һәм #фондкультурныхинициатив хэштеглары белән урнаштырырга кирәк! Әкият укыганда – #әкият, хикәя укыганда – #хикәя, шигырь укыганда – #шигырь хэштегларын да өстәргә киңәш итәбез (бу татарча файдалы мәгълүматны тизрәк эзләп табу мөмкинлеген булдыру һәм Татнетны үстерү өчен шулай кирәк). Ә инде китап авторларын аларның исем-фамилияләре кергән хэштеглар белән популярлаштырырга була (мәсәлән: #АбдуллаАлиш, #ФәнисЯруллин, #РобертМиңнуллин, #Батулла).
ИГЪТИБАР!!! XX #ӘДӘБИМАРАФОН кысаларында катнашучылар китаптан өзекне аудио яисә видео форматларда урнаштыра алалар. Укыган әсәрегездән өзекне матур итеп, интонацияле укырга тырышыгыз, медиа язманы сыйфатлы яздырырырга тырышыгыз!
Финалистларны ачыкланган вакытта шулай ук язмаларыгызның башка кулланучылар өчен никадәр кызыклы булуы, сезгә ияреп никадәр күп кешенең татарча китап укуы, хэштегларның дөрес кулланылуы (язмаларны татар хәрефләре белән хатасыз язу таләп ителә!) һ.б. параметрлар игътибарга алыначак.
Марафонда катнашып татар телендәге балалар әдәбиятының чынбарлыкта никадәр бай икәнен күрерсез, яңа фикердәш дуслар табарсыз, финал тантанасында (Әдәби Сабан туенда) күп кенә язучылар белән күрешерсез, алар белән бергә фотоларга төшәрсез!
Ә инде көз көне мәктәпкә укырга баргач, әдәбияттан иң беренче “бишле”ләр нәкъ Сезнеке булачагына иманыбыз камил!
📌PS. Социаль челтәрләрдә аккаунтлары булмаган яшь (нәни) китап укучыларның язмалары әти-әниләренең аккаунтында дөнья күреп бара ала. Бу очракта яшь китап укучыга укыган әсәреннән өзекне аудио/видеоформатта урнаштырырга; яисә чиста кәгазь битенә матур итеп язып, аны матур итеп фотога төшерергә һәм, социаль челтәрдә урнаштыру өчен әти-әнисенә тапшырырга кирәк. Игътибар!!! Катнашырга теләгән кулланучылар рәсми төркемгә (https://vk.com/adabimarathon) һәм Телеграм-каналга (https://t.me/adabimarathon) кушылырга, төркемдә урнаштырылган әлеге беркетелгән язмага комментарийларда “+” тамгасын, укучының исем-фамилиясен, гариза тапшырган моментта үзенә ничә яшь булуын һәм кайсы районнан икәнен язарга, кайсы социаль челтәрдә катнашуын күрсәтеп “гариза” урнаштырырга тиешләр (Инстаграмнан катнашкан очракта Инстаграм-аккаунтына сылтама мәҗбүри!).
ИГЪТИБАР!!! Катнашучыларның аккаунтлары марафон башланганнан алып финалистлар исемлеге урнаштырылганчы ачык булырга тиеш!
Гаризалар “Әдәби марафонның” ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемендә урнаштырылган әлеге пост астында гына – комментарийларда 01.07.2022 22:00 кадәр кабул ителә. Кайсы аккаунтта катнашсагыз (марафон барышында язмаларыгыз кайсы аккаунтта урнаштырылып барылса), гаризаны шул аккаунттан калдырырга кирәк!
Катнашырга теләк белдерү өчен гариза үрнәге (мисал):
+ Данил Гатауллин, 16 яшь, Казан шәһәре, ВКонтакте
БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ:
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан «Батырлар Аллеясы» китабын тәкъдим итте. Китап Татарстан Дәүләт Советы «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә батырларны мәңгеләштерү уңаеннан нәшер ителгән.
«Батырлар Аллеясы» китабының проект авторы – Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева, автор-төзүче – Флюра Абдуллина, мөхәррире Нәфисә Габдрахманова. Рамилә Мансурова Россиянең Саклау министрлыгының «Халык хәтере» сайтыннан документлар туплаган.
«Казан кооператив институтының «Батырлар Аллеясы»нда татар генераллары, Советлар Союзы геройлары, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, язучы, композитор исемнәре куелды. Рейстахгка Җиңү байрагын беренче булып кадаган Гази Заһитов, ике тапкыр Советлар Союзы Герое булган Муса Гәрәев һәм Әмәтхан Солтан фотосурәтләре, алар турында мәгълүмат урнаштырылды», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Флюра Абдуллина.
Шулай ук чарага Советлар Союзы Герое Зәки Хәбибуллинның кызы Әлфия Хәбибуллина, Советлар Союзы Герое Зәки Шәймардановның кызы Рушания Шәймарданова, Абдулла Алиш туганнары – Гөлшат һәм Азат Сөнкешевлар, Абдулла Батталның туганы Фәрит Батталов, Зиннәт Хәсәновның туганы Зина Якупова, Барый Шәвәлиев туганы Фәрит Шәвәлиев, Шәйхи Маннурның оныгы Камилә Тимпакова да килгән.
«Алар күңел хатирәләрен яңартты. Китапны нәшер итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде һәм «Батырлар Аллеясы» китабын татарлар яшәгән төбәкләрдә тәкъдим итү кирәклеге турында әйттеләр», – диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.
Кичәдә «Хәтерләрне яңартып» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Әлки, Буа, Кукмара районнары, Казан мәктәп укучылары батырлар тарафыннан язылган шигырьләрне сөйләгән. «Әлки районыннан Лилия Әһлиуллина җитәкчелегендә укучылар килгән иде. Шулай ук мәктәп укытучылары, мәдрәсә мөгаллимәләре, ата-аналар катнашты», – диде ул.
Кичәдә Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйматдинов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, язучы Марат Закир, Татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры Фәрит Уразаев, Казанның Абдулла Алиш исемендәге гимназия директоры, шагыйрә Рәхимә Арсланова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филисә Арсланова һ.б. катнашты. Кичә Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын башкару белән төгәлләнде.
tatar-inform.tatar
Биредә 22-25нче июньдә Татарстан көннәре уза.
29 июньдә «Казан утлары» журналы «Әдәби кафе»да Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» китабын тәкъдим итә. “Кыргый атауга сәяхәт” – “Казан утлары” китапханәсе” сериясендә чыккан унөченче китап, дип хәбәр итте оештыручылар.
«Әдәби кафе» Казанның Декабристлар урамындагы 2 йортта урнашкан. Кичә 14:00 сәгатьтә башлана.
Күренекле язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиевнең “Кыргый атауга сәяхәт” китабына кергән повесть һәм хикәяләре сәяхәтнамәләр жанрында язылган. Дөньяның кайсы гына почмагына барып чыкмасын, хәтта кеше аягы басмаган атауда да язучы татар эзләренә тап була. Җәннәт почмагына тиң кыргый утраулар, цивилизацияле илләр турында язганда, язучы сурәтләү чараларын мулдан куллана. Шуңа да әсәрләрне укыганда, укучының күз алдында гүзәл манзаралы картиналар җанлана, ә инде алардагы милли рух халык язмышы турында уйлануларга этәрә, диелә хәбәрдә.
tatar-inform.tatar
Милли китапханәдә оештырылган «Шагыйрьләр урамы» шигърият кичәсен халык шагыйре Равил Фәйзуллин башлап җибәрде. Ул Казансуга багышлап яңа гына язылган шигырен укыды.
Милли китапханәнең Күргәзмәләр залында шигърият кичәсе башланып китте. Ул «Интертат» электрон газетасы инициативасы белән аның 20 еллыгы уңаеннан оештырылды.
Шигырь тыңларга килгән бер зал тамашачыны «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Шамил Садыйков сәламләде. Ул әлеге кичәнең дәвамлы буласына ышаныч белдерде.
«Шагыйрьләр урамы» шигърият кичәсен Йолдыз Миңнуллина алып бара.
Кичәнең хедлайнерлары – халык шагыйрьләре Зиннур Мансуров, Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллин.
Кичәне «Татар-информ» онлайн күрсәтә.
tatar-inform.tatar
Татарстан китап нәшриятында күренекле язучы Вакыйф Нуруллинның «Әгәр син булмасаң…» дип исемләнгән яңа китабы дөнья күрде. Басмада язучының 1966-1991 елларда язылган популяр повестьлары урын алган.
Фото: tatar-inform.tatar
Мөһаҗирлек дулкыннары үз теләге белән яки мәҗбүри рәвештә читкә киткән авторлар тарафыннан иҗат ителә торган үзгә әдәбият барлыкка китерә. Алманиядә моны Exilliteratur, Россиядә — сөргенлек әдәбияты, татарларда мөһаҗирлек әдәбияты дип атыйлар. Татарларда мөһаҗирлек китабы традицияләре вакыйгаларга бай булган ХХ йөзъеллыкка кадәр үк, борынгы чорларда башланып, урта гасырларда дәвам иткән.
Кабан күле ярында бу җәйдә Татар китабы йорты уздырачак татар китабы һәм әдәбияты турындагы ачык әңгәмәләр сериясе мөһаҗирлек әдәбияты турында сөйләшүдән башлана. Татарлар газета-журналларны үзләре яшәгән бөтен җирдә дә ничек бастырганнар? Онытылган һәм тыелган исемнәр ничек әйләнеп кайткан? Хәзерге көндә татар телендә эмигрантлык әдәбиятын тудыручы бармы?
Бу һәм башка сораулар турында беренче ачык әңгәмәдә фикер алышачаклар. Дискуссия катнашучылары – шагыйрә, Кариев театры директоры Луиза Янсуар, тәрҗемәче, Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин, тәрҗемәче, мөхәррир, әдәбият укытучысы Эльза Нәбиуллина.
Әңгәмәләр сериясе Татар китабы йорты, Ачык университет, КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә оештырыла.
Чара барышында Кабан күле буенда Татар китабы йортының күчмә китапханәсе эшләячәк.
Вакыты: 10 июнь, 18:00
Урыны: Кабан күле яры, Мәрҗани һәйкәле
Чарага сылтама буенча теркәлү сорала: https://tatbookhouse.timepad.ru/event/2063676/
2 июнь көнне Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә язучылар Әлфия Ситдыйкова һәм Лилия Фәттахова белән очрашу кичәсе узды. Чарада Бакый Урманче исемендәге гимназия укучылары, китапханәчеләр, шәһәр җәмәгатьчелеге катнашты. Язучылар әдәби әсәр язу буенча киңәшләрен бирделәр, үз әсәрләрен укып ишеттерделәр, яшь каләм ияләре белән танышып, фикер алыштылар.
6 июнь көнне Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе була.
Яңа басманы «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Казан утлары» журналы редакциясе нәшер иткән.
«Элеккечә түгел без генә» китабын тәкъдим итү чарасы Казан шәһәренең Декабристлар урамында 2нче йортта урнашкан «Әдәби кафе»да була. Кичә 15.00 сәгатьтә башлана.
Чарада катнашучылар өчен автордан автограф-сессия оештырылачак.
tatar-inform.tatar
Казан шәһәренең 13 нче китапханәсендә Гөлшат Зәйнәшеваның яңартылган музеен ачу тантанасы булды.Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, Казан шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Резеда Исмәгыйлева, Гөлшат Зәйнәшеваның кызы Асия һәм кияве Рафаэль Шакирҗановлар, китапханә хезмәткәрләре катнашты.
Кәрим Тинчурин театры Габдулла Тукайның әдәби музее белән берлектә драматурглар өчен “Соф(т) татарча” театр лабораториясен башлап җибәрә. Лабораториянең максаты – татарча сөйләшүче робот катнашкан пьеса иҗат итү.
Лаборатория барышында драматурглар Тукай музеенда экскурсияләр алып баручы Апуш исемле робот белән танышачак һәм шушы робот катнашкан пьеса язачаклар.
Лабораториянең темасы – өлкән буын татар кешеләренең цифрлы техника һәм яңа технологияләр белән эш итү үзенчәлекләре һәм мөнәсәбәтләре.
Лабораториянең кураторы – режиссер Туфан Имаметдинов.
Пьесаны Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерәчәк. Спектакльнең премьерасы Тинчурин театрында аның яңа сезонында чыгачак. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Цифрлаштыру елына багышлана.
Катнашучылардан гаризалар 30 майга кадәр tinchurinteatr1933@gmail.com электрон почтасына кабул ителә. Катнашучыдан бу проектның үзенә ни өчен кызык булуы турында хат булу һәм портфолио җибәрү аеруча хуплана.
Драматургларның беренче очрашуы һәм робот белән танышуы 31 май көнне Габдулла Тукайның әдәби музеенда узачак. Шул ук очрашуда лабораториянең шартлары әйтеләчәк.
Проект нәтиҗәләре 15 сентябрьдә – Тинчурин театрының яңа сезоны ачылган көнне игълан ителәчәк.
25 май көнне Советлар Союзы герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәбендә белем алучыларны бәйрәм белән котларга ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Берлекнең Чаллы бүлеге җитәкчесе язучы Факил Сафин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Әлфия Ситдыйкова, журналист, яшь каләм иясе Айзирә Бадикова кайттылар. Укучыларга һәм мөгаллимнәргә матур теләкләрен җиткереп, чыгышлар ясадылар.
Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Казан шәһәренең Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәбендә Сабантуй бәйрәме гөрләде. Бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал да катнашты.
Казан шәһәренең 11 нче татар гимназиясендә Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов исемендәге “Дөньяда сүзебез бар…” дип исемләнгән III Бөтенроссия конференциясе узды. Аның эшендә Хатыйп Миңнегулов, Тәлгат Галиуллин, Рәдиф Гаташ, Әлфәт Закирҗанов, Фәүзия Солтан, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, КФУ галимнәре, Мәгариф министрлыгы вәкилләре, укытучылар, журналистлар катнашты.
26 май көнне 11 сәгать 30 минутта Уфада әдип, дин әһеле Ризаэддин Фәхретдин истәлегенә багышланган мемориаль комплекс ачылачак.
«Ризаэддин Фәхретдин Уфада мөселман зиратында җирләнгән. Янәшәсендә генә өч улының да кабере урнашкан. Бу Риза Фәхретдин кабер ташын гына яңарту түгел, ә аны мемориал комплекс дип тә атап була. Монда Риза Фәхретдин һәм аның өч улының да ташлары яңартылды. Элек куелган, иске ташлар заманча ысуллар белән яңартылып эшләнде. Проектның скульпторы Искәндәр Биишев һәм аның ярдәмчеләре», – диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан вәкиллеге башлыгы, Уфадагы «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин.
Ачылыш тантанасына Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Башкортстанның Диния нәзарәте башлыгы Айнур хәзрәт Биргалин һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чакырылган. Дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар һәм фәнни институтлардан да кунаклар көтелә.
«Канун буенча иске каберләргә үзгәрешләрне нәсел дәвамчылары гына кертә ала. Бу Риза Фәхретдиннең Уфада яшәүче нәсел дәвамчысы булган бер ханым инициативасы иде. Әлеге эшкә Әлмәт районы Кичүчат авылындагы Риза Фәхретдин музее мөдире Диләрә Гыймранова да үзеннән зур өлеш кертте. Тиздән бу изге эшнең нәтиҗәсен дә күрәчәкбез», – дип сөйләде Альфред хәзрәт Дәүләтшин.
tatar-inform.tatar
Татарстан Кинематографистлар союзында иҗат берлекләренең җитәкчеләре очрашты. Әлеге очрашуда алга таба бергә хезмәттәшлек итү һәм уртак проектлар булдыру турында сөйләштеләр.
Апас районы Борнаш авылында язучы Хәбир Ибраһим һәм тәрҗемәче Фатиһ Кутлу авыл халкы белән очрашты. Әлеге очрашу Болгарда ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылды. Очрашуны Борнаш авылы музее директоры Искәндәр Минһаҗев һәм китапханә хезмәткәре Фирая Сәлимуллиналар оештырды. Кичә фикерле чыгышлардан соң күңелле әдәби концерт белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Актаныш муниципаль районы гамәлгә куйган Гамил Афзал премиясенә яшь шагыйрә Ләйсән Мөгътәсимова лаек булды. Премияне аңа Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал тапшырды.
Ихлас күңелдән котлыйбыз. Алга таба да зур уңышлар телибез!
Фото: “Актаныш-информ”
19 майда, Лениногорск шәһәренең Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаровның 2021 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Җырчы чикерткәләр” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Әлеге чарага 11 гимназиянең 3 сыйныф укучылары чакырылды. Балалар әлеге җыентыкка кергән шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр, иҗатка кагылышлы сораулар бирделәр. Шулай ук Ләйсән Шәмсуарова башкаруындагы Таһир Шәмсуаров сүзләренә талантлы шагыйрә, композитор Людмила Аланлы иҗат иткән “Кояшлы Татарстан” җыры да очрашуның бизәген тәшкил итте.
Журналист Сәрия Закирова инициативасы белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге гамәлгә куйган, инде башкалабыз Казанның байтак кына мәктәпләрендә, Татарстанның берничә районында, хәтта чит төбәкләрдә дә булырга өлгергән “Аулак өй-баттл” бәйгесенең чираттагы Мамадышның Яшьләр үзәгендә үтте. Анда Зәй районының “Адымнар” татар мәгарифе клубы һәм Мамадышның “Урагай” халык фольклор ансамбле көч сынаштылар.
Бәйге бик киеренке узды, биремнәр дә кызыклы иде. Командалар, үзләрен тәкъдим иткәннән соң, татар әдәбияте классикларының шигырьләреннән өзекләрне белүләре буенча да көч сынаштылар, аерым сүзләрдән җыр текстлары да җыйдылар, үзара такмаклар чыгарып та әйтештеләр, йөзек салыш уенында “җәза да үтәделәр”, аулак өйдән күренешләр дә тәкъдим иттеләр. Ахырдан ике команда да тигез очколар җыйганлыктан, икесен дә финалда катнаштыру турында карар ителде.
13 май көнне Алабуга педагогика институтында “Россиядә ислам: тарих, мәдәният, икътисад” XI халыкара тюркологик конференциясе узды. Әлеге зур чарада галим, язучы Әнвәр Шәрипов та катнашып, “Борынгы татар әдәбияты әсәрләрендә гомумкешелек әхлакъ сыйфатлары чагылышы” темасына доклад укыды. Әлеге доклад белән галим Чаллының 52нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, укучылар һәм мөгаллимнәр алдында да чыгыш ясады.
Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы һәм әдәбият галиме Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» дип аталган бу әсәрендә катлаулы тормыш юлы үткән, бөтен авырлыкларны да Коръәннең илаһи көченә булган бөек ышанычы ярдәмендә җиңеп чыга алган, туган иленнән читкә китеп тә гади, тырыш һәм эшчән татар хатыны булып калган Гайшә ханымның гыйбрәтле язмышы тасвирлана.
tatar-inform.tatar
25 майда 19:00 сәгатьтә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Зур залында “Аһ, туган каумем газиз” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узачак.
Чара татар шагыйре, алтын чыгаручы, меценат, Русиянең 1нче чакырылыш Дәүләт Думасы әгъзасы Дәрдмәндкә (Закир Рәмиевка) багышлана. Кичәдә Башкортстанның һәм Татарстанның танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән театр артистлары катнашачак. Чара барышында тамашачылар Дәрдмәнднең бай иҗади һәм тормыш юлы белән танышачак. Театр музеенда шагыйрь һәм эшкуарның шәхси әйберләреннән, эш коралларыннан, Дәрдмәнд турындагы басма-язмалардан тупланган күргәзмә эшләячәк.
Ул күргәзмәнең кайбер экспонатлары музейда алданрак урнаштырылды һәм киң җәмәгатьчелек игътибарына чыгарылды.
14 май көнне КФУның Алабуга институтында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм әдәбият галиме Тәлгат Галиуллин татар бүлеге студентлары белән очрашты. Бу очрашуда хәзерге татар әдәбияты, аның үсеш проблемалары турында сөйләшү булды. Студентлар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
12 майда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында күренекле этномузыколог Илгиз Кадыйровның “Татар халкының туй җырлары. Себер ареалы” китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Китапның фәнни редакторы филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова.
Очрашуга галимнәр, сәнгать белгечләре, студентлар, журналистлар җыелган иде. Татарстан Язучылар берлегеннән Берлекнең рәис урынбасары Илсөяр Иксанова катнашты һәм чыгыш ясады.
24 майда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында күренекле татар шагыйре Зөлфәтнең тууына 75 ел тулуга багышланган “Чытырманда былбыл сайрый” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була. Башлана 19.00 сәгатьтә. Керү чакыру билетлары буенча. Чакыру билетларын Язучылар берлегеннән һәм Камал театры кассасыннан алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 236-97-71.
Мөслим районының Түреш авылында туган шагыйрь Ләбиб Леронга Тукай скверында элмә такта куелды. Ул быел Г.Тукай бүләгенә ия булды.
Районның горурлыгы булган олпат әдипләр – Зөлфәт, Фоат Садриев, Факил Сафин фотосурәтләре арасында Ләбиб аганың портреты да лаеклы урын алды. Тантанага ул үзе дә кайткан иде. Бу турыда «Мөслим-информ» сайтында хәбәр ителә.
“Тукай премиясен Мөслимнең әле тагын кимендә өч кешесе – Зифа Басыйрова, Харрас Әюп, Флүс Латыйфи алган булыр иде. Алар аңа бик лаек иде. Монда җыелган яшьләр, балалар нинди дә булса сәнгать өлкәсендә зур бүләкләргә лаек булырлар дип ышанам”, – диде Ләбиб Лерон.
Район башлыгы Альберт Хуҗин котлавыннан соң, Мөслимдә яшәп иҗат итүче язучы-шагыйрьләр дә үзләренең җылы теләкләрен җиткерде.
“Ләбибнең бу исемне алуын бик тә теләгән идек, чөнки иҗаты белән ул аңа лаек”, – диде Фоат ага үзенең чыгышында.
Чарада район мәктәбе укучылары концерт программасын тәкъдим итте.
5 май көнне Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә әдип, язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова белән күрешү булды. Фәүзия ханым Бүлеккә үз китапларын бүләк итте. Чаллы төбәгендә яшәп иҗат итүче язучылар катнашында бүгенге татар әдәбияты турында җанлы әңгәмә-мәҗлес корылды, уртак проектлар тәгаенләнде.
17 май көнне Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы-тарихчы Мирсәй Гарифның иҗатына 25 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була. “Китаплы гомер” дип аталган кичә 17.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
Татар җәмәгатьчелеге тирән югалту кичерә.
Кичә, 3 май көнне, 73 яшендә, язучы, драматург Эсфир Яһудин вафат булды.
Эсфир Яһудин (Хәмис Шәмсегали улы Яһудин) 1949 елның 4 гыйнварында Башкортстанның Кызыл Кама (Краснокама) районы Яңа Хаҗи авылында туа. Читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. 1978 елда Казан дәүләт курчак театрына эшкә урнаша, бер үк вакытта республика көндәлек матбугатында языша, беренче сәхнә әсәрләрен иҗат итә. 1979-1984 елларда Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүдә СССР Язучылар берлегенең М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлагач, Әлмәт драма театрында хезмәт куя. 1989-1991 елларда Нефтекама шәһәрендә (Башкортстан) үзе оештырган «Прометей» яшьләр театрының директоры вазифаларын башкара. Бу вакытта үзе язган пьесаларны сәхнәгә куя, күп районнарга гастрольләр оештыра.
Э Яһудинның «Мәхәббәткә мәдхия» исемле мелодрамасы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында озак еллар сәхнәдән төшми. Пьеслары Әлмәт, Минзәлә, Оренбург, Яр Чаллы театрында куела. 1992 елда ул Татарстан кинокомитеты юлламасы белән Мәскәүгә кинодраматургларның Югары курсларына укырга җибәрелә. Аннан кайткач, «Оҗмах газабында өч төн», «Әсфәндияр» исемле киносценарийлар яза. Проза өлкәсендә дә актив иҗат итә. 1996-2006 еллар эчендә аның сигез повесте басылып чыга. Э.ЯҺудин Бөек Ватан сугышы каһарманнары М.Җәлил һәм Г.Кормашка багышлап язган сонетлар авторы буларак та билгеле.
1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Эсфир Яһудин туган авылы зиратында җирләнәчәк.
Яз йокысыннан күптән уянган. Юллар такыр. Басу-бакчаларда яшел төс – тереклек төсе хөкем сөрә. Сәрия Минмөхәхммәт кызы Закирова оештырган “Аулак-өй – баттл” проекты белән бер төркем казанлылар Лаеш районының Имәнкискә урта мәктәбенә юл алды. Мәктәп директоры Алия Мөхәммәтҗанованың тәбрикләү һәм балаларның милли ризыкларыбыз белән каршы алу хөрмәтеннән соң, гөлләргә чумган класс бүлмәләренә уздык. Бөтен җирдә тәртип, чисталык, милли мохит, кунакчыллык… Китапханәләрен талантлы якташларының хезмәт җимешләре бизи. Коридорда ук вакытлы матбугат байлыклары. Кызыгып уйнарлык итеп тезеп куелган шахмат атлары, корольләре көтеп тора… Ә сәхнәле тамаша залы, гомүмән дә, чыгып китәсең килмәслек итеп бизәлгән. Чыгырлы кое, ап-ак итеп агартылган авыл миче янында фотоларга төшеп, юл киемнәрен алмаштырганнан соң, мәктәп каршында ук урнашкан мәдәният йортына юнәлдек. Ә анда, Лаеш һәм Яңа Чишмә районнарыннан килгән, бәйрәмчә киенгән, мәктәп укучылары, укытучылары, авыл активистлары командалары – барысы да ярышка әзерләр.
Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, шагыйрәнә дөреслек белән хисләнеп әйтсәк, киләчәгебезнең бу “энҗе бөртекләре” (Балык бистәсе һәм Имәнкискә укучылары) шулкадәр зур әзерлек белән чыгыш ясадылар ки, хәтта жюриның шактый саллы әгъзалары да җиңүчеләрне, балларны кат-кат санап, кат-кат киңәшкәннән соң гына билгели алдылар.
“Аулак-өй” программаның җитдилеген; Туган телебез, гореф-гадәтләребезнең алга таба да киң сулыш белән яшәвен; балаларыбызны: китаплы, иманлы, милли горурлык хисләре белән тәрбия ителүнең кичектергесез максат икәнлеген, мондый ярыш-очрашуларның алга таба да дәвам итәргә тиешлеген Лаеш районы хакимияте вәкиле Азат Әнәс улы Нурмөхәммәтов (“кызыл” сүзләргә төрмичә генә) бик үтемле итеп әйтте. Рәхмәт аңа!
Тагын бер зур рәхмәтебезне, казанлыларга аерым хөрмәт күрсәтеп, Лаеш районының Г.Р. Державин исемендәге этнография музеен һәм “Зөләйха күзләрен ача” исемле кинофильм төшерелгән урыннарны ихласлык белән таныштырган тирән белемле экскурсия җитәкчесе Фәридә Мортазинага әйтәбез.
Эльмира Шәрифуллина
“Тукайга мәхәббәт илә…” дип исемләнгән Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсына бәһа бирүче жюри әгъзалары – Илдар Мингәрәев, Наилә Яхина, Марат Закир, Ирек Нигъмәти.
Татарстан китап нәшрияты Горно-Алтайскта «Книжный Горный Алтай» Беренче Бөтенроссия китап күргәзмә-ярминкәсендә үз басмаларын тәкъдим итте. Ассортиментта: балалар китаплары, тарихи әдәбият, татар әдәбияты классикларының һәм бүгенге көндә иҗат итүче авторларның басмалары.
Күргәзмәнең беренче көнендә нәшриятның стенды янында Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин кунак булды. Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин нәшрият тарихы, нәшер ителүче китаплар белән таныштырды һәм төбәк белән хезмәттәшлек итү вариантлары турында фикер алышты. Алтай Республикасы башлыгы Олег Хорохордин, үз чиратында, тәкъдим ителгән китапларны уңай бәяләде һәм, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кебек үк, төрки дөньяның килеп чыгышы Алтайда башлана, дип уйлавын белдерде.
Бөтенроссия китап күргәзмә-ярминкәсе М.В. Чевалков исемендәге Милли китапханәдә (28-29 апрель) Россия китап басучылары Ассоциациясе ярдәмендә үткәрелә һәм ул шәһәрнең барлык китап сөючеләре өчен зур вакыйгага әйләнде. Ярминкәдә Россиянең төрле төбәкләреннән 30дан артык нәшрият катнаша. Әлеге чара кысаларында түгәрәк өстәлләр, нәширләр, язучылар һәм китап сатучыларның мастер-класслары узачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Түбән Каманың мактаулы гражданины Разил Вәлиевкә «Дуслык» орденын тапшырды.
Разил Вәлиев Татарстан Республикасында әдәбият һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертте. Ул – халыкара һәм милли премияләр лауреаты, татар теле һәм мәдәнияте тарафдары. Түбән Камада Вәлиев әдәби эшчәнлектә үз сәләтләрен күрсәткән талантлы татар балалары өчен премия булдырды.
Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2022 елны быел 75 яшен тутырган Разил Вәлиев елы дип игълан итте.
«Дуслык» ордены Татарстанның әһәмияте ягыннан икенче урында торган дәүләт бүләге санала.
tatar-inform.tatar
26 апрель көнне Чулман аръягы төбәгенең һәр районында бөегебез Габдулла Тукайны искә алу һәм Туган тел көне уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Күркәм традиция буенча, Чаллы шәһәрендә мондый тантана Г.Тукай һәйкәле янында гөрләде. Әдәби-музыкаль тантана шәһәр хакимияте, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге һәм “Эврика” мәдәният үзәге тарафыннан әзерләнгән, оештырылган иде. Бәйрәмне укучы балалар, мөгаллимнәр, шәһәрнең мәдәният-сәнгать әһелләре, киң җәмәгатьчелек тамаша кылды. Тантанада Чаллы төбәге каләм әһелләре катнашып, шигъри чыгышлар ясадылар. Бәйрәм Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую һәм “Туган тел” җырын күмәк башкару белән төгәлләнде.
26 апрель көнне Тукай районы Мәләкәс авылы мәдәният йортында “Без – Тукай оныклары”дип исемләнгән балалар һәм яшьләр арасында үткәрелгән иҗади бәйге җиңүчеләрен бүләкләү чарасы узды.
Бәйрәм Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Рафак улы Хәбибуллин катнашында Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр салу һәм бәйрәм тәбрикләүләре белән башланып китте. Айдар Рафак улы Тукай районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаевның котлау сүзләрен җиткерде. Бәйрәмдә ТР Язучылар берлеге Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин һәм аның урынбасары Лилия Гыйбадуллина катнаштылар.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнне азнакайлылар быел да зур бәйрәм итеп билгеләп уздылар.
Шигърият кичәсе Тарсус паркындагы Тукай һәйкәле янында театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Муниципаль район башлыгы урынбасары Роза Галеева Тукай иҗатының мәңгелек икәнен, үзеннән соң килгән буыннарга илһам чыганыгы булып торуын билгеләп үтте һәм туган телебезне, әдәбиятыбызны үстерүгә лаеклы өлеш керткән “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзаларына бүләкләр тапшырды.
Бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Марсель Гарипов, Резеда Шәрипова, гөлстанчылар, укучылар, сәнгатькәрләребез чыгыш ясады.
Бөек шагыйребезнең туган көненә багышланган әдәби чара Мәдәният йортында җырлар һәм шигырьләр белән дәвам итте. Республика һәм халыкара әдәби бәйгеләрдә җиңгән укучыларны район башлыгы урынбасары Роза Галеева һәм Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлеге җитәкчесе Зөлхия Миннеханова бүләкләде.
Шулай ук “Маяк” газетасы Г.Тукай туган көнгә багышлап aznakaevo-rt.ru сайтында видеобәйге үткәргән иде. Аның җиңүчеләренә дә Роза Галиеева белән газетаның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов дипломнар һәм партнер “Бэби маркет” кибетеннән сертификатлар, бүләкләр тапшырды.
Соңыннан Казан мәдәният институтының хореография сәнгате факультеты студентлары Г.Тукайның “Су анасы” әкияте буенча заманча бию күрсәттеләр.
Әлмәт язучылары Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган Шигырь бәйрәмендә катнашты.
«Казан утлары» журналын 100 еллыгы белән Камал театры сәхнәсеннән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Əхмәтов котлады.
Ул журналның туган телебез сагында торуын ассызыклады. «Казан утлары» журналының алга таба да әдәби мирасны халыкка җиткерүен, әдәбият, журнал һәм укучы чылбырының өзелмәвен теләде.
Марат Əхмәтов «Казан утлары» журналына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды. Котлауларны журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин кабул итеп алды.
Əдәби журнал юбилеена кунак булып төрки әдәби журналларның баш мөхәррирләре килгән иде.
Кичә «Казан утлары» журналы тарихы аша татар әдәбияты тарихын күз алдыннан үткәрә. Шигырьләрне Камал театры артистлары укый.
Сәхнәдә «Казан нуры» оркестры. Җырчылар Рузилә Бәдретдинова, Рөстәм Асаев, Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар.
tatar-inform.tatar/Рузилә Мөхәммәтова
Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында “Тукай минем йөрәгемдә!” дип исемләнгән әдәби очрашу булды. Республика балалар китапханәсе белән Язучылар берлеге оештырган, Туган тел көне һәм Г.Тукайның туган көненә багышланган бу чарада мәктәп укучылары бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, танылган каләм ияләренең иҗатлары белән таныштылар. Очрашуда Рабит Батулла, Йолдыз Шәрәпова, Ленар Шәех катнашты һәм чыгыш ясады.
20 апрель көнне Чаллы дәүләт педагогика институтында «Галимҗан Ибраһимов иҗатында тел, әдәбият һәм тарих” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Чара Галимҗан Ибраһимов тууга 135 ел тулу уңаеннан оештырылган иде. Конференциядә әдипнең иҗат һәм тормыш юлын өйрәнгән галимнәр, фән эшлеклеләре, язучылар, мәдәният хезмәткәрләре, төрле оешмалар җитәкчеләре катнашты. Шул җөмләдән ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин һәм профессор, филология фәннәре докторы Әнвәр Шәрипов та чыгыш ясадылар. Конференциядә Үзбәкстаннан, Казахстаннан, Кырымнан һәм Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан катнашучыларның фәнни хезмәтләре тупланган “Төрки филология мәсьәләләре. Тарих һәм хәзерге чор.” дип аталган җыентык дөнья күрде.
2022 нче елның 21 апрель көнендә Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре “Баланың сәләтен үстерү үзәге 35-нче “Әкият иле” балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә балалар язучылары, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреатлары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар белән “Шигырь илендә” исемле очрашу узды.
6-7 яшьлек сабыйлар саф татар телендә җырлар җырладылар, биеделәр, Лилия апаларының әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр, Резеда апаларының шигырьләрен яттан сөйләделәр. Балалар язучы апаларыннан интервью алдылар. Искиткеч җылы очрашуны ана телен өйрәтүче тәрбияче Шәйгарданова Рамилә Харис кызы музыкант һәм башка тәрбиячеләр белән бергә әзерләгән. Бакча мөдире Киршина Альбина Равиловна кунакларны бик җылы кабул итте. Бу балалар бакчасында татар төркемнәре эшләп килүе, балаларның ана телен белүләре, әдәбият- сәнгатькә тартылуы чын-чынлап сокландырды.
20 апрельдә Чуашия Республикасының Урмай авылында “Аулак өй-баттл” узды. Республикабыздан читтә уздырылган бу чарада Шыгырдан, Урмай, Татарстаннан Тәтеш, Урмай балалар командалары Татарстаннан килгән шагыйрәләр белән көч сынашты. Соңыннан ифтар мәҗлесе булды.
19 апрельдә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Чуашстан Республикасының Кызыл Чишмә авылы мәктәбе (бер үк вакытта биредә “Сәләт” үзәге дә булачак) төзелешенә ярдәм йөзеннән “Яктылык марафоны” дип исемләнгән хәйрия концерты узды.
Концерт алдыннан ифтар мәҗлесен Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Чуашстан мөфтие Альбир Крганов алып барды. Анда тумышы белән Чуашстаннан булган Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, әлеге проект авторы Җәлил Сөләйманов, Татарстан мөфтие урынбасары Ришат Хәмидуллин да катнашты. Мөфти Ркаил Зәйдуллага, юбилее уңаеннан, чапан бүләк итте.
26 апрель көнне 15.30 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрь, тәрҗемәче, язучы Рафис Корбанга 65 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә була. Анда аның яңа китаплары тәкъдим ителә. Кичәдә Әзербәйҗан, Казахстан, Кыргызстан һәм башка төрки җөмһүриятләрдән килгән язучылар да катнаша.
Керү ирекле, рәхим итегез!
18 апрель көнне Мөслим районы Үзәк китапханәсендә әдәби иҗат белән шөгыльләнүче мәктәп укучыларының әсәрләре тупланган “Талантлы син, туган җирем!” исемле шигъри җыентыкны тәкъдим итү бәйрәме узды. Бу – Мөслим төбәге яшь иҗатчыларының икенче китабы. Анда кырыкка якын баланың әсәрләре урын алган. Чарада мәктәп укучылары арасында уздырылган әдәби бәйге җиңүчеләре бүләкләнде, җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Бәйрәмдә ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, Лилия Гыйбадуллина һ.б каләм әһелләре, шулай ук Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бадретдинова, районның «Үзәкләштерелгән китапханә» учреждениесе директоры Айсылу Мадьярова, укучылар, укытучылар, китапханәчеләр катнашты.
Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын пропагандалау максатыннан Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында ХI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.
15 нче апрель көнне Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән килгән 76 укучының, 52 укытучының эше тыңланды. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Камаева Алия Габделфәртовна, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, фән докторы, профессор, шагыйрь Рифат Җамал ,ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Фатих Хөсни һәм Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты Камил Әдһәм улы Кәримов,“Мәгариф” журналы җаваплы сәркатибе Сабиров Альберт Загир улы, “Мәгариф” журналы редактор урынбасары Лотфуллина Фәния Альбертовна, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Ганиева Айгөл Фирдинатовна, Г.Тукай әдәби музее өлкән хезмәткәре Нагимуллина Резеда Вагизовна,“Безнең мирас” журналының җаваплы мөхәррире Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы катнашында төзелгән жюри укучыларның һәм укытучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде. Укучыларга һәм укытучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Татар китабы йортында шагыйрь, язучы Ленар Шәехнең халыкара мөнәсәбәтләр белгече, дипломат Йолдыз Хәлиуллинга багышланган биографик китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Китапның татарчасы – 300, русчасы 500 данә белән «Ак бүре» нәшриятында чыккан.
tatar-inform.tatar
11 апрель көнне Актаныш районы Такталачык авылы мәдәният йортында шагыйрь Лилия Гыйбадуллинага багышланган “Талантларга бай син, туган җирем!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, “Мәйдан” журналының баш мөхәррире Лилия Фәттахова, “Көмеш кыңгырау” газетының баш мөхәррире Резидә Гасыймова, шагыйрь Мөхәммәт Мирза, Фәнәвис Дәүләтбаев, тарихчы Йосыф Хуҗин, Такталачык авыл советы җитәкчесе Марс Мансуров, районның “Агыйдел дулкыннары” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары Рәмзия Әхмәтова, Лилия Гыйлем, Лилиянең туганнары, укытучылары, мәктәп укучылары һ.б. катнашты. Бәйрәмне китапханәче Диләрия Гайсина алып барды.
Мәскәү шәһәре Татар мәдәни үзәгендә Башкортстанның халык шагыйре, драматург, РСФСРның һәм Башҡорт АССРының атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортостан комсомолының Галимов Сәләм исемендәге премия лауреаты Әнгам Атнабаевка багышланган «Мин бу җирне матурларга тудым» исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Кичәне Татар мәдәни үзәк китапханәсе җитәкчесе Розалия Хәнәфиева әзерләде һәм алып барды. Кичәдә артистлар Атнабаев сүзләренә язылган популяр җырларны яңгыратты, шигырьләрен укыды. Катнашучы артистлар барысы да Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе «Ак калфак» оешмасы әгъзаләре.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм язучы Хәбир Ибраһим Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева һәм аның урынбасары Ирина Овсепян белән очрашты.
Очрашуда ТР Язучылар берлеге белән китапханә арасында хезмәттәшлек турында сөйләштеләр, китапханә бинасында татар язучылары белән балаларның очрашуы даими булырга тиеш дип килештеләр. Ә беренче очрашу 22 апрельдә Язучылар берлегенең Тукай клубында узачак.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күренекле татар шагыйре Ләис Зөлкарнәйгә 60 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды.
Кичәнең инсценировка авторы – драматург Рәдиф Сәгъди, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов.
25 апрель сәгать 19.00 да Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Казан утлары” журналының 100 еллыгына багышланган әдәби – музыкаль кичә үтәчәк. Керү чакыру билетлары буенча, белешмәләр өчен телефон номерлары – (843) 222-09-83 (өстәмә 16-18).
9 апрельдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның “Сөрән” дип аталган иҗади перформансы булды.
Кичәдә Казаннан Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәмәтшин, Фәнил Гыйләҗев, Эльмира Җәлилова, Йолдыз Миңнуллина, Гөлчәчәк Шәйхетдинова, Эльвира Һадиева, Миләүшә Гафурова катнашты.
“Глаголица” – 10-17 яшьлек яшүсмерләр өчен конкурс. Бу бәйге – рус һәм татар телләрендәге теләсә нинди жанр һәм форматтагы иҗат, үз-үзеңне күрсәтү иреге, шигърият, проза, эссе, сәнгать тәрҗемәләре һәм башкалар.
«Глаголица» премиясе жюри әгъзалары составына Россиянең танылган язучылары: Андрей Усачев, Наринэ Абгарян, Нина Дашевская, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Ольга Варшавер һ.б. кергән. Татар телендәге эшләрне Татарстан язучылары Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Рифат Сәлах бәяли.
Конкурста катнашу – танылган авторлар үткәргән мастер-классларда катнашу, биш көнлек әдәби сменада булу, үз әсәрләреңне әдәби альманахта бастырып чыгару һәм әдәбият белән мавыгучы, уңышлы, талантлы һәм максатчан кешеләрне, фикердәшләрне, яшьтәшләрен очрату мөмкинлеге.
Проект барышында бәйгедә дөньяның 28 иленнән барлыгы 6000нән артык яшь язучы катнашкан, финалистларның эшләре ел саен федераль һәм республика басмаларында басыла.
Яңа IX сезонда «НеФормат» номинациясе кертелгән, ул башка номинацияләрнең берсенә дә туры килми торган эшләр, шул исәптән график романнар өчен дә булачак.
2020 елдан «Глаголица» бәйгесе «Билингвалар» номинациясендә чит илләрдә яшәүче рус телле балаларның конкурс эшләрен кабул итә. Яңа сезонда номинациянең чикләре киңәйтелде, анда рус телен чит тел буларак өйрәнүче яшь язучылар катнаша ала. Ә номинациянең исеме «Мультилингва»га үзгәртелгән.
Бәйгедә катнашу бушлай. Эшләр 2022 елның 19нчы сентябренә кадәр кабул ителә. Катнашу өчен гаризаны сайтта бирергә мөмкин https://www.glagolitsa-rt.ru/
E-mail: glagolitsa-rt@yandex.ru
7 апрельдә Чирмешән районы мәдәният йортында “Аулак өй баттл”ның чираттагы зона ярышлары узды. Яңа Чишмә, Әлки, Нурлат, Аксубай, Чирмешәннән иҗат төркемнәре, Чирмешән укучылар командасы Казан шагыйрәләре белән көч алышты. Үзенә күрә тел бәйрәме булды бу ярыш. Проект җитәкчесе Сәрия Закирова, Казаннан шагыйрәләр, жюри рәисе, Фәүзия Солтан (Галиуллина), Рәсимә Гарифуллина, Галия Гайнетдинова, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев, баянчы Рафинат Сәләхов бу проектның актив катнашучылары. Командалар бик әзерлекле. Көрәш кызу булды. Чирмешән районы администрациясе, мәдәният бүлеге, мәгариф бүлекләре катнашучыларны чын милләт рухында каршы алдылар. Оештыру эшендә гел ярдәм итеп торган Язучылар берлегенә, Мәгариф, Мәдәният министрлыгына, Татар Конгрессына рәхмәтебез зур. Иң зур рәхмәтебез катнашучыларга. Чын йөрәктән ярыш рухы сөрде. Афәрин.
Фәүзия Солтан
Шушы көннәрдә Аксубай районының Яңа Дума урта мәктәбендә язучы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Диндаров белән очрашу булды. Авылдашлары Нәҗип Думави исемен йөртә торган уку йортында аның бөек замандашы, каләмдәше Габдулла Тукайның 26 апрельдәге туган көненә әзерлекне сынау рәвешендә үтте кебек ул.
Мәһабәт ташпулатның беренче катында урнашкан балалар бакчасындагы сабыйлар белән күңелле аралашудан башланып китте әлеге шигьрият кичәсе. Үзләренең саны әллә ни ишле булмаса да, сыйфат белән, һәр эштә өлгерлек, зирәклек белән алдыралар икән болар. Ут чаткысы кебек 4-5 яшьлек Рианалар, Рамирлар, Ризатлар, Рәзиләләр ул истәлекле дата көнне башкарачак шигырьләре белән Илдус абыйсын бик теләп таныштырдылар, сорауларына чатнатып җавап бирделәр. Үз куллары белән эшләгән әйберләрне, рәсемнәрне күрсәткәндә исә, тәрбияче Алсу Вәлиуллина апаларына булышканда, кем әйтмешли, телләре телгә йокмады .
Аннары кичә бинаның югарырак катында, өлкән сыйныф укучылары белән дәвам итте. Мәктәп директоры Энҗе Хәйретдинова, очрашу кунагының иҗатын кыскача гына тасвирлаганнан соң, үзенә сүз бирде. Язучы үз чиратында исә даһи Тукайга багышланган шигырьләрен, яңа әсәрләрен укыды. Әңгәмә барышында Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе эшчәнлеген яктыртты. Җөмләдән, әдәби ярышта җиңү яулаган үз әсәре уңаеннан кызыксынучыларга төпле җавап бирде. “Мондый конкурслар хәзергә билгесез халык талантларын тиз ачыкларга, аларны үсендерергә ярдәм итә”, диде ул. Тукай көненә үрнәк хәстәрлек белән бергә, ул балалар һәм үсмерләр өчен оештырылган шуңа охшаш бәйгеләрдә шәхсән катнашырга чакырды.
Р.Мәрдиева.
Бу китапта авторның, нигездә, 2020-2021 елларда кәгазьгә төшерелгән язмалары урнаштырылган. Аларның шактый өлешен мөһаҗәрәттәге татар басма сүзен тикшерү тәшкил итә. Аннан тыш, әлеге җыентыкта аерым иҗат әһелләре (С.Сараи, Котб, Мәүлә Колый, Ш.Зәки, Р.Гаташ. Ф.Галимуллин…) хакында мәкаләләре, язма мирасыбызның аерым мәсьәләләрен яктырткан материаллар урнаштырылган. Ахырда автор хезмәтләренең исемлеге, аның турындагы язмаларның биобиблиографиясе дә бирелә.
20 апрельдә 18.00 сәгатьтә Әлмәт татар дәүләт драма театрында композитор Рәис Нәгыймов һәм шагыйрь Нур Әхмәдиев истәлегенә багышланган «Без икебез бер җыр языйк әле» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак.
Чарада Асаф Вәлиев, Фәридә-Алсу дуэты, Валентина һәм Илфат Исламовлар, Инсаф Исламов, Раилә Маннанова, Роберт Андреев, Әлмәт драма театры артистлары, Р. Нәгыймов исемендәге 1 нче музыка мәктәбе укучылары, «Яшьлек» вокаль-инструменталь ансамбле катнаша.
Кукмара районы Зур Сәрдек урта мәктәбендә Газинур Моратның шигырьләрен сәнгатьле уку буенча район мәктәпләре укучыларының ярышы узды.
11 апрельдә 18.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күренекле татар шагыйре Ләис Зөлкарнәйгә 60 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә була. Чакыру билетларын Язучылар берлегеннән һәм театр кассасыннан алырга мөмкин. Кичәгә рәхим итегез!
«Казан утлары» китапханәсе» сериясеннән унберенче китап дөнья күрде. Ул – Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың «Соң түгел!» китабы.
Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында “Язучылар елмая яки Казанның күңелле кичләре” тамаша һәм юмор кичәсе узды. Кичәдә Ркаил Зәйдулла, Хәбир Ибраһимов, Алмаз Хәмзин, Наилә Яхина, Альберт Гадел, Газинур Морат, Фәнил Гыйләҗев, Рәдиф Сәгъди, Фатих Котлы, Гүзәл Әдһәм һәм башкалар катнашты.
Татарстан Язучылар берлеге, әнисе Әнүзә Әмирҗан кызы Солтанованың бакый дөньяга күчүе сәбәпле, язучы Марат Кәбировның, аның туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.
31 мартта 14.00 сәгатьтә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда 2022 елда Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар белән «Әйдә халыкка хезмәткә!» дип аталган очрашу кичәсе уздырыла.
«Габдулла Тукай әдәби музеендагы очрашуга кандидатларның барысы да чакырулы. Тамашачылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, әдәби әсәрләр тыңлый, рәссамнарның картиналарын бәяли алачак. Дәүләт бүләгенә кандидатлар белән шагыйрьнең әдәби музеенда очрашулар инде традициягә әйләнде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.
Тукай премиясенә 2022 елда кандидатлар итеп «Яну дәверләрендә», «Вөҗдан үре — йөрәк түре» китаплары өчен Флера Гыйззәтуллина; «Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен Ләбиб Лерон; тәрҗемәләре һәм «Жизнь моя», избранное: стихотворения, поэмы» , «Дальние луга», избранная лирика, «Мои поэмы», «Причастие», избранная лирика әсәрләр циклы өчен Николай Алешков; Бердәнбер һәм кабатланмас», «Китап» китаплары өчен Марат Кәбиров;
«Уч төбендә-яшен» («На ладонях-молния»), «Татар моңының өч йолдызы» («Созвездие татарских композиторов») китаплары өчен Рашат Низамиев; «Китаплы кич», «Каен алмасы», «Колаклы коймаклар» китаплары өчен Йолдыз Шәрапова; Чаллы театрының «Абага алмасы ачы була» спектакле (Фаил Ибраһимов, Рафил Сәгъдуллин, Равил Сабыр);
Чаллы театрының «Шәһәр.Нокта. Брежнев» спектакле (Шамил Идиатуллин, Олег Кинҗәгулов, Гүзәл Әхмәтгәрәева һәм дүрт актер): Әлмәт театрының «Кибет» спектакле (Мәдинә Гайнуллина, Диләрә Ибәтуллина, Олжас Жанайдаров, Эдуард Шахов); «Әллүки», «Дәрдемәнд», «ОТУКАН», «hava», «sak-sok», «Әлиф» спектакльләре өчен «Әлиф» берләшмәсе (Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Марсель Нуриев);
«Над Казанью луна» гобеленнар циклы өчен Анатолий Егоров; татар шәхесләренә скульптур портретлар өчен Кадим Җәмитов; «Весенний Кырлай», «В ожидании утра», «Тулпар», «Зилант» симфоник әсәрләре өчен Илһам Байтирәк; музыкаль җыентыклары өчен Риф Гатауллин; тарихи-мәдәни мирасны популярлаштырган фәнни хезмәтләре өчен Фаяз Хуҗин; татар милли хореографиясен пропагандалаган өчен Раилә Гарипова; милли фото сәнгатенә керткән өлеше өчен Рифхәт Якупов; «Казань. Кинематограф. Из века в век китабы өчен Елена Алексеева; Түбән Камадагы архитектура проектлары өчен Фирдәвес Ханов тәкъдим ителә.
Чарага керү ирекле.
tatar-inform.tatar
30 март көнне 14:00 сәгатьтә «Татмедиа»ның конференцияләр залында (Декабристлар урамы, 2) «Әхсән хатлары» китабы презентациясе узачак. Китапның авторы-төзүчесе – Равил Фәйзуллин.
Китапта Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатлары тупланган. Бу язмаларда үткән гасырның соңгы чирегендәге рухи яшәешебез, әдәбият-сәнгать дөньясындагы хәят һәм конкрет шәхесләр турында бәян ителә. Интернет заманында күләмле хатлар язышу, рәссам һәм шагыйрь арасындагы ихлас иҗади дуслык – яңа буын иҗатчылар өчен бик матур үрнәк.
Әхсән Фәтхетдинов – Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты. Ул Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылында 1939 елда туа. Түбән Кама шәһәрендә яши. 2012 елда вафат була.
Хөрмәтле интернет-кулланучы!
Сезне шәхесегезне камилләштерү, тел байлыгын һәм рухыгызны ныгыту, дус-фикердәшләрегез санын арттыру максатыннан XIX Дөньякүләм #әдәбимарафон проектында катнашырга чакырабыз!
#ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу һәм финалга үтү өчен:
1. рәсми берләшмә/каналга язылыгыз: vk.com/adabimarathon, https://t.me/adabimarathon;
2. проектның асылын аңлау өчен бәйге нигезләмәсе белән танышыгыз: http://tat-i.net/tt/adabimarafon;
3. телефоныгызга/компьютерга татар клавиатурасы урнаштырыгыз: http://tat-i.net/tt/node/12;
4. ВКонтакте’дагы рәсми аккаунттагы рәсми игълан комментарийларында «+» тамгасын, исем-фамилиягезне, тулы яшьне, ил/төбәк/шәһәр/районыгызны хәбәр итеп катнашырга теләк белдерегез һәм бу язма белән үзегездә уртаклашыгыз;
5. 21 көн дәвамында (1-21 апрель) татарча китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укыгыз һәм әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекне үз сәхифәгездә башкаларны кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр/видеоязмалар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге, #татнетныүстерүфонды һәм партнерларның хэштеглары белән урнаштырып барыгыз (профилегез ачык булсын!).
ИГЪТИБАР! Татнетны үстерү фонды Белем.ру компаниясе белән берлектә яңа татар социаль челтәрен төзи. Әдәби марафончылар тест режимында бу социаль челтәрдә дә әдәби марафонда катнаша алырлар, дип ышанып калабыз. Яңа социаль челтәрдә марафонда катнашу өчен анкетаны тутырыгыз: https://forms.yandex.ru/cloud/623e122683…
Барыгызга да уңышлар теләп калабыз! Хәерле сәгатьтә!!!
Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында күренекле татар классик язучысы, галим, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә башланды. Кичәнең сценарий авторы – Хәбир Ибраһимов.
Балык Бистәсе районының Балалар сәнгать мәктәбендә “Гаффар дәвамчылары” иҗади бәйгесе узды. Чарада Тукай бүләге иясе Тәлгат Галиуллин, шагыйрьләр Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Фәүзия Солтан, Рәсимә Гарифуллина, Вазыйх Фатыйхов, Алинә Бикмуллина, Әхәт Гаффарның кызы Сөмбел Гаффарова катнашты. Укучылар иҗат җимешләре белән сөендерделәр. Килгән кунаклар үз иҗатлары белән таныштырдылар.
Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәгендә керәшеннәрнең беренче шагыйре Яков Емельяновның туган көненә багышланган әдәби-шигъри кичә узды. Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал катнашты һәм чыгыш ясады.
Гимназиядә кызлар гына укый. Төрек, инглиз, татар телләрендә илнең төрле төбәкләреннән килгән кызлар белем ала. “Аулак өй – баттл”да шагыйрәләребез, жюри рәисе Фәүзия Солтан, Рәсимә Гарифуллина, Эльмира Шәрифуллина, Галия Гайнетдинова катнашты.
24 март көнне Тукай районы Түбән Суыксу авылы урта мәктәбендә шагыйрә Лилия Гыйбадуллина белән әдәби очрашу узды. Чарада укучылар, укытучылар, китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Татарстанда «Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар бөтенроссия конкурсының зона этабына старт бирелде. Конкурсның зона этаплары 17-23 мартта узды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге вәкилләре Чаллыда, Чистайда һәм Казанда булдылар. 22 мартта Арчага, ә 23 мартта Әлмәткә бардылар. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Зона этабында дистанцион этапта сайлап алынган 300 укучы катнаша. Быел катнашучылар саны 747 кешегә җитте.
Күчмә эшләрдә Татарстанның танылган сәнгать эшлеклеләре, язучылары катнаша. Алар арасында — Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, Гөлзада Бәйрәмова, Данил Салихов, Факил Сафин, Минзифә Әхмәтшина.
Конкурска йомгаклар 2022 елның апрелендә туган тел форумы кысаларында ясалачак.
“Татар-информ”
22 март көнне, Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә “Яшьлек белән очрашу…” дип исемләнгән язучы, юмор остасы Алмаз Хәмзин иҗатына багышланган кичә булып узды. Әлеге кичә шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.
Кайбычның балалар сәнгать мәктәбендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрә, күп кенә җырлар авторы Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырган “Яшәүнең үзеннән көч алам” дип исемләнгән шигърият кичәсенә иҗатка гашыйк кайбычлылар, китапханәчеләр җыелды.
Камал театрында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан халык депутаты Ркаил Зәйдулланың 60 яшьлеге уңаеннан юбилей кичәсе узды.
Фото: “Татар-информ” нан алынды
“Сәләт” Яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова Сәләт дөньясын төзүдә актив катнашуы, сәләтле балалар һәм яшьләрне үстерүгә юнәлтелгән Сәләт проектларын тормышка ашыруга зур өлеш керткәне өчен Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага Рәхмәт хаты тапшырды.
Татарстанда яшь шагыйрьләр һәм язучылар «Илһам» («Вдохновение») бөтенроссия конкурсының зона этаплары башлана. Конкурс Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә уздырыла.
Зона этаплары 17-23 мартта Яр Чаллыда, Чистайда, Казанда, Арчада, Әлмәттә узачак. Конкурс «2014 — 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында уздырыла.
Конкурска барлыгы 747 эш тәкъдим ителгән, шуларның 19 ы – Россия Федерациясенең башка субъектларыннан.
Нәтиҗәләр ясау 2022 елның апрель аеның соңгы ункөнлегенә планлаштырылган.
Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров катнашты.
2022 елның 21 мартында Татарстан Язучылар берлеге Халыкара шигърият көне уңаеннан шигъри флешмоб уздыра. Язучылар берлегенең аккаунтларында, Вконтакте һәм инстаграм битләрендә шагыйрьләр-язучылар үзләренең шигырьләрен укый. Флешмоб көн дәвамында барачак.
Флешмобка теләгән һәркем кушыла ала. Моның өчен, #халыкара шигърияткөне хештегы белән шигырь укыган видео урнаштырырга кирәк. Барлык шигърият сөючеләрне катнашырга чакырабыз.
2022 елның 28 нче мартында 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри, 14) күренекле татар классик язучысы, галим, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Керү ирекле. Рәхим итегез!
15 мартта Буа шәһәре М.Вахитов исемендәге гимназиядә төбәкара “Аулак өй-баттл” бәйгесе узды. Баттлда Чүпрәле, Тәтеш, Буа, Кайбыч, Апас иҗат берләшмәләре бик нык әзерлекле булуларын күрсәттеләр.
«Казан утлары» журналы «Әдәби кафе» да Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабын тәкъдим итте. «Суслонгер» — «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә чыккан унынчы китап. Кичәдә язучылар, әдәбият белгечләре һ.б. катнашты.
Фирдәвес Хуҗин 1955 елның 21 маенда Алабуга районы Илмәт авылында туган һәм бүгенге көндә дә туган төбәгендә көн күреп яши. Юрашта урта мәктәпне тәмамлаганнаң соң, ул Алабугада укып, шофёр һөнәрен үзләштерә. Туган авылына эшкә кайта. Читтән торып, Васильево автотранспорт техникумында укый. Кичләрен, эштән бушаган араларда, кулына каләм алгалый. Әдәби эшчәнлеге 1976 елдан башлана, ә беренче шигырьләре район газетасында дөнья күрә. Соңрак әдип хикәяләр язу белән кызыксына башлый. Беренче хикәясе район газетасында 1981 елда басыла. Язучының иҗат офыгы киңәйгәннән-киңәя, яңа әсәрләре туа һәм ул инде район газетасы белән генә түгел, “Ватаным Татарстан”,“Шәһри Казан” газеталары, “Аргамак” җурналы белән хезмәттәштәшлек итә башлый. “Алабуга нуры”, “Мәдәни җомга”, “Безнең гәҗит” газеталарының үз хәбәрчесе булып эшли.
Марий Эл урманнары эчендә урнашкан Суслонгер учлагере турындагы коточкыч дөреслек, Бөек Ватан сугышы бетеп, бик күп еллар узгач кына ачылды. Аңа кадәр ул “Сер” дигән гриф астында саклана иде. Сугыш елларында Суслонгерда – 10 мең, Сурокта 20 мең яугир хезмәттә була. Анда күпме кешенең гомере өзелеп калуы төгәл билгеле түгел.
Фирдәвес Хуҗин үзенең “Суслонгер” әсәрендә лагерьда булган авылдашлары исеменнән вакыйгаларны тергезеп, укучыга андагы вәхшилекләр турында бәян итә.
22 мартта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың 60 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Башлана 19:00 сәгатьтә. Керү ирекле. Чакыру билетлары театр кассасында. Рәхим итегез!
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты. Алар татар әдәбиятының бүгенге хәле, киләчәктә аның җәмгыятебездәге ролен күтәрү хакында сөйләште.
Күренекле татар язучысы, галим, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан язучының Казан шәһәре Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясендә урнашкан бюстына чәчәкләр салдылар.
2022 елның 10 мартында Балык Бистәсе районы Биектау урта мәктәбендә “Аулак өй – баттл” республикакүләм проектның мәктәп укучылары арасында финалда катнашкан балаларны Язучылар берлеге дипломнары, сертификатлары белән бүләкләү булды. Шулай ук ул команданы әзерләгән татар теле укытучысы Гарипова Гүзәлия ТР Мәгариф министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Чарада Г.Тукай премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллин, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, проектның жюри рәисе, шагыйрә Фәүзия Солтан, шагыйрә, прозаик Рәсимә Гарифуллина, проект җитәкчесе Сәрия Закирова катнашты. Балык Бистәсе ягыннан район мәгариф бүлеге мөдире Илсур Садыков, мәктәп директоры Рәмзия Усмановна, мәктәп коллективы бик җылы каршылады. Туган телебез турында бик эчтәлекле сөйләшү булды.
2022 елның 12 мартында Бөек татар язучысы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тула. Шул уңайдан мәдәният учреждениеләре һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан күренекле язучының юбилеена багышланган төрле чаралар планлаштырыла.
Чыганак: ТР Мәдәният министрлыгы сайты
Казанда халык шагыйре Роберт Миңнуллинга истәлек тактасы куелачак. Документны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Истәлек тактасы куюны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге тәкъдим иткән.
Истәлек тактасы Казанның Толстой урамындагы 16а йорт диварына куелачак. Анда рус һәм татар телләрендә: «Бу йортта 2000 – 2020 елларда Татарстан Республикасының халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин яшәде», дип язылачак.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, танылган шагыйрь Рифкать Имаев вафат.
Туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын!
ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге Бөтендөнья Язучылар көнен Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәдә урнашкан Әдәбият тарихы музеенда бәйрәм итте. Бу чара бәйрәм генә түгел, каләмдәшләребезнең бергә җыелып эшлекле сөйләшүе дә булды. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь, публицист, филология фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Факил Сафин эшләнгән эшләргә йомгак ясап, киләчәктә башкарылачак эшләрнең планы белән таныштырды. Әдәбият тарихы музеен экспонатлар белән баету йөзеннән һәр язучы нинди дә булса истәлекле бүләк алып килгән иде. Чараны бизәп, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы-педагог Дания Сибгатуллина җырларын башкарды. Әлеге бәйрәмнең оештыручысы һәм алып баручысы музей җитәкчесе Роза Хәмидуллина.
Яр Чаллы шәһәренең “Адымнар” мәктәбендә язучылар Факил Сафин һәм Әлфия Ситдикова укучылар белән очрашты. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь, публицист, филология фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Факил Сафинның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Әлфия Ситдикова чыгышларын балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм аларның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Факил абый укучыларга үзенең китапларын бүләк итте. Татар җанлы балаларның каләм ияләренең сүзен ихлас кабул итүләре, киләчәктә дә телебезнең, милләтебезнең яшәячәгенә ышаныч уята. Очрашуны оештырган һәм алып барган татар теле укытучыларына, чыгыш ясаган кызларга, малайларга бик зур рәхмәт.
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә танылган драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган бәйгегә нәтиҗә ясалды. Әлеге бәйгедә мәктәп укучылары язучы турындагы шигырь-хикәяләре һәм мәкаләләре белән катнашты. Жюри рәисе Туфан аганың кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова иде. Кичәгә кунак булып ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да барды.
21 февральдә, Лениногорск шәһәренең 11 гимназиясендә, укучылар, мөгәллимәләр һәм Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары катнашында Туган тел бәйрәме узды.
Әлеге милли чарада Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Таһир Шәмсуаров, шагыйрә, үзешчән композитор Гөләндәм Кәбирова, әле яңа гына тәүге җыентыгы дөнья күргән Әлфия Сөләйманова һәм башка иҗат әһелләре чыгыш ясады. Бигрәк тә, гимназиянең “Айсылу” балалар театры җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова, өстәмә белем бирү педагогы Фәридә Әхмәтшиналар тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль чыгышлар, туган тел кичәсен тагын да ямьләндерде, милли төсмерләр өстәде.Туган тел бәйрәме Г. Тукаебыз сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән тәмамланды!
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Буада профессиональ театр сәнгате торгызылуның 20 еллыгы уңаеннан «Татарстан театрларының тактик һәм стратегик үсеше» темасына узган түгәрәк өстәл утырышында катнашты.
Казанда танылган журналист, филология фәннәре докторы, профессор Илдар Низамовны соңгы юлга озаттылар. Мәрхүм туган ягында — Әтнә районы Чишмәле Сап авылында җирләнде. Урыны оҗмахта булсын!
Фотолар “Матбугат.ру” сайтыннан алынды.
Бүген 85 яшендә язучы, публицист һәм тел галиме Илдар Низамов вафат булды. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын !
Хушлашу иртәгә, 28 февраль көнне 09.30 сәгатьтә Себер тракты, 31А адресы буенча урнашкан судмедэкспертиза бинасы янында булачак.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Чувашиянең халык шагыйре Петр Хузангайның тууына 115 ел тулуга багышланган кичә узды. Бу чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм шагыйрь Рифат Җамал катнашты.
25 февральдә Әлмәт шәһәренең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиядә “Аулак өй – баттл”ның төбәкара ярышлары булды. Мөслим, Азнакай, Лениногорск, Әлмәт шәһәре иҗат төркемнәре үзара, гимназиянең җыелма командасы Язучылар берлеге әгъзалары төркеме белән ярышты. Җиңүчеләргә Татарстан Язучылар берлеге исеменнән дипломнар, катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
Казан шәһәренең Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәптә “Насыйри укулары” дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге чара К.Насыйрига багышланган скульптура композициясен ачу белән башланды.
Конференциядә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шагыйрь Рифат Җамал һ.б. күренекле кунаклар катнашты.
“Татмедиа» АҖ филиалы — «Казан утлары» журналы әзерләгән унынчы кесә китабы дөнья күрде. Ул — Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабы.
Марий Эл урманнары эчендә урнашкан Суслонгер учлагере турындагы коточкыч дөреслек, Бөек Ватан сугышы бетеп, бик күп еллар узгач кына ачылды. Аңа кадәр ул «Сер» дигән гриф астында саклана иде.
Сугыш елларында Суслонгерда — 10 мең, Сурокта 20 мең яугир хезмәттә була. Анда күпме кешенең гомере өзелеп калуы төгәл билгеле түгел, дип хәбәр итә журналның матбугат хезмәте.
Фирдәвес Хуҗин үзенең «Суслонгер» әсәрендә лагерьда булган авылдашлары исеменнән вакыйгаларны тергезеп, укучыга андагы вәхшилекләр турында бәян итә.
Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын…
Ел буе барган баттлда Балык Бистәсе районы, Биектау урта мәктәбе укучылары, Саба талантлы балалар командасы, Казанның 2 нче гимназия командасы ярымфиналга чыкты. Ярымфиналда шулай ук республика җыелма командасы да катнашты. Финал уены гимназия һәм Сабалылар арасында узды. Бик аз гына аерма белән Сабалылар җиңде.
Чара Муса Җәлил һәм Илһам Шакировның туган көненә багышланды. Мизгелләр…
Жюрида шагыйрә Фәүзия Солтан, профессор Нурфия Йосыпова һ.б. баттлда катнашучыларның чыгышларына бәя бирделәр. Студентлар җиңде.
Татар зыялылары, җәмәгатьчелек иң элек Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә чәчәкләр салды, соңыннан Муса Җәлил истәлегенә багышланган чара Татарстан Милли музеенда дәвам итте.
Яңа Савин районы 103 нче рус-татар урта мәктәбендә узган җыенда шагыйрьләр Марат Закир, Рифат Сәлах, Алмаз Мансуров катнашты һәм чыгыш ясады
Флешмобта теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен М.Җәлилнең әсәрләрен һәм И.Шакировка багышланган шигырьләрне укып, #җырларым хештегы белән видео урнаштырырга кирәк. Барлык шигърият сөючеләрне әлеге чарада катнашырга чакырабыз. Флешмоб 20 февральгә кадәр дәвам итә.
Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең беренче тапкыр кириллицада басылган әсәрләр җыентыгын тәкъдим итәчәкләр. Кичә 16 февральдә 14.00 сәгатьтә була.
Казан мэриясе сайты хәбәр иткәнчә, әлеге чара ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне алдыннан узачак.
Китапның тарихы 1913 елда башлана. Габдулла Тукай җыентыкка халыкка үзе калдырырга теләгән әсәрләр генә керәчәк дип хыяллана. Китап шагыйрьнең вафатыннан соң чыга, өч тапкыр (1914, 1918 елларда Казанда һәм 1933 елда Токиода) гарәп графикасында басыла.
Шунысы игътибарга лаек, җыентыкның бәясе полиграфия сыйфатына карап билгеләнгән. Китапны, финанс хәленә карамыйча, шагыйрь иҗатын яратучы һәркем сатып ала алган, дип сөйләде Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова.
«Габдулла Тукай әсәрләре җыентыгы» беренче мәртәбә кириллицада 2021 елның ахырында 2 мең тираж белән басылган. Аны әзерләүдә ике елдан артык эшләгәннәр, галимнәр, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, гарәп графикасын белүчеләр белән консультацияләр үткәрелгән.
«Бу бик зур, күп тырышлык таләп итә торган һәм мөһим эш булды», – дип искәртте Гүзәл Төхвәтова. Аның сүзләренчә, төп бурыч – китапны кулдан килгәнчә, 1914 елда чыгарылган рәвешендә саклап калу. «Җыентыкны әзерләү барышында без хаталар таптык, мәсәлән, 1914 елгы китапта бер шигырь ике тапкыр басылган. Шулай ук шагыйрь кыскарткан урыннарны, хәтта битләрдәге бизәкләрне дә саклап калдык», – дип хәбәр итте музей мөдире.
Китапта, шигырьләрдән тыш, Г.Тукай замандашларының истәлекләре, аның әсәрләренә иллюстрацияләр, шагыйрьнең һәм Казан артындагы Тукай белән бәйле урыннарның фотосурәтләре, ХХ гасыр башындагы татар газеталарында басылган реклама текстлары урын алган, дип хәбәр иттеләр музейның матбугат хезмәтендә.
“Татар-информ”
18 февраль көнне Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында Татарстан язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре, депутаты Ркаил Зәйдулланың 60 яшьлек юбилеена багышланган бәйрәм кичәсе була. Башлана 18:30 сәгатьтә.
Кичәдә Татарстанның күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнаша.
2022 елның 17 февралендә 15.00 сәгатьтә ТР Язучылар берлеге бинасында «Татар әдәбияты тарихы» 8 томлык академик басмасын тәкъдим итү чарасы узачак.
«Татар әдәбияты тарихы» 8 томлык академик басмасы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләнде һәм Татарстан китап нәшриятында (1-6 томнар), «Фолиант» нәшриятында (7-8 томнар) басылып чыкты. Әлеге фәнни хезмәт «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында нәшер ителде. Китаплар китапханәләргә, мәктәп-гимназияләргә, югары уку йортларына таратылды.
Сигезтомлыкта урын алган материаллар әдәбиятның тарихи үсеш этапларына бәйле рәвештә түбәндәгечә бүленде:
1 том – борынгы чорлардан XV гасырга кадәр;
2 том – XV-XVI гасырлардан XVIII гасыр ахырына кадәр;
3 том – XIX гасыр;
4 том – ХХ гасыр башы;
5 том – 1917-1956 еллар;
6 том – 1956-1985 еллар;
7 том – 1986 елдан гасыр ахырына кадәр;
8 том – XXI гасыр башы.
Сигезтомлык әдәбият тарихының методологик һәм концептуаль нигезе булып, рухи мирасны бөтен тулылыгында һәм бербөтен күренеш буларак, үзенең эчке закончалыкларына бәйле үсеп-үзгәреп торучы иҗтимагый күренеш итеп һәм әдәбият фәне казанышларына нигезләнеп өйрәнү торды. Хезмәттә республикадан читтә яшәүче (Башкортстан, Себер) әдипләр иҗаты да чагылыш тапты. Әлеге мәсьәлә буенча 6-8 томнарда махсус күзәтүләр урын алып, киң танылу алган язучы-шагыйрьләр иҗатына бәя бирелде.
Сигезтомлыкны эшләүгә әдәбият тарихының төрле чор-этапларын, аерым әдипләр иҗатын өйрәнүче галимнәр, шул исәптән Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә тартылды. Чарага язучылар, галимнәр, журналистлар, китапханәчеләр, югару уку йортлары укытучы-профессорлары, студентлар, әдәбият-сәнгать белән кызыксынучылар чакырыла.
Белешмәләр өчен телефон: 89061100730 (Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы).
Алар өлкән һәм авыру язучыларны сыйфатлы дәвалау мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла “Шифалы су – Ижминводы” шифаханәсе директоры Сәлим Хәбибуллин һәм аның урынбасары Рим Сафиуллин белән очрашты. Әлеге очрашуда үзара хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр.
Россиянең 20 төбәгеннән 155 укучы татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадада катнашты. Шагыйрь Рифат Җамал иҗади конкурста җиңүчеләрне котлады. Иҗади конкурс Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәре”нә Ленин премиясен бирүнең 65 еллыгына багышланды.
14 февраль, 18:30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында шагыйрь Рифат Җамалның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Күңелем сүрәләре” әдәби-музыкаль кичәсе уздырыла.
Җырлы-моңлы, шигъри иҗат кичәсендә халкыбызның яраткан шагыйрьләре, җырчылары, артистлары, юмористлары Алмаз Хәмзин, Мирсәит Сөнгатуллин, Рамил Миндияр, Бәширә Насыйрова, Айдар Габдинов, Рәсимә Нигъмәтуллина, Фәрит Мирзануров, Илдус Әхмәтҗанов, Тинчурин театры артистлары һәм Арча ягы сәхнә йолдызлары чыгыш ясаячак.
Язучылар Берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал танылган шагыйрь генә түгел, күренекле галим дә. Ул – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Республиканың фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Шәйхи Маннур һәм Һади Такташ исемендәге әдәби бүләкләр иясе.
Рифат Җамалның иҗат кичәсенә рәхим итегез!
«Татар әдәбияты тарихы»ның сигезенче томы (Татар əдəбияты тарихы: сигез томда / [төз. Р. Ф. Рахмани]. 8 т.: 2001 – 2020 еллар / [фəнни мөх.: Д. Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов]. – Казан: Фолиант, 2021. – 739 б.) дөнья күрде, ул XXI гасыр башы татар әдәбиятын үз эченә ала.
Хезмәт Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан әзерләнде, иҗади хезмәттәшлеккә шулай ук республикабыз һәм Россиянең башка төбәкләреннән дә галимнәр җәлеп ителде. Сигезтомлык «Татар әдәбияты тарихы» «2014–2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча нәшер ителде.
Академик басманың сигезенче томында XXI гасыр башындагы татар әдәбиятының төп үзенчәлекләре анализлана, әдәби процессның нигезен тәшкил итүче проза, поэзия, драматургия юнәлешләренә күзәтү ясала. Китапта бай фактик материал тупланган һәм өйрәнелә торган чорның әйдәп баручы язучылары иҗатына бәя бирелгән. Авторлар тарафыннан әлеге чор татар әдәбиятының идея-эстетик кыйммәте һәм әдәби-иҗтимагый әһәмияте ачыла.
Язучылар иҗаты традицияләр һәм новаторлык синтезы буларак өйрәнелә, авторларның әсәрләре Көнчыгыш һәм Көнбатышның әдәби-фәлсәфи йогынтысы контекстында карала, бу әдәби күренешләрне объектив һәм аларның барлык эчке каршылыкларын исәпкә алып бәяләргә мөмкинлек бирә.
ТР Фәннәр академиясе
Татарстан Язучылар берлеге Казан шәһәренең 103 нче мәктәбе белән берлектә Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллинның туган көне хөрмәтенә әдәби марафон башлап җибәрә.
Марафонда катнашырга теләгән язучыларга 9 февральгә кадәр Фәнис абыйның берәр шигырен яки әсәреннән өзек укып, видеога яздырып аны WhatsApp мессенджерыннан + 7 (987) 000 12 38 номерына җибәрергә кирәк.
Казан шәһәренең Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәбендә күренекле язучы Шаһинур Мостафинны искә алу кичәсе булды. Чарада язучылар Ркаил Зәйдулла, Рифат Җамал, Ләбиб Лерон, Рифә Рахман, Газинур Морат, Галимҗан Гыйльманов, рәссам Нәҗип Нәккаш, публицист, табиб Зиннур Закиров һәм язучының хатыны Фирая ханым катнашты.
27 гыйнварда 13.00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатирында «Кызыл ромашка» клубының «Ерактагы моңлы бер көй булып, ишетелсәк иде һаман да…» дип исемләнгән чираттагы утырышы узачак. Ул Муса Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь Зөлфәтнең (Дөлфәт Госман улы Маликов) тууына 75 ел тулуга багышланган.
Шагыйрь халык күңеленә шигырьләре белән генә түгел, шигырьләренә язылган җырлары белән дә кереп калды. «Һаман яратам» (Ф.Хатипов музыкасы), «Төнге утлар», «Кара толым» (С. Шәмсина музыкасы), «Сагынуга дәва юк» (3.Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлар заманында халык арасында киң популярлык казанды һәм хәзер дә башкарыла, дип яза Татарстан Милли музееның матбугат үзәге.
Кичәгә шагыйрь турындагы истәлекләр белән уртаклашырга якыннары, туганнары, каләмдәшләре чакырылган, шулай ук шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага Илсур Метшин исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
21 гыйнварда Әлмәт язучылары Рәфкать Шаһиев һәм Миңзифа Әхмәтшина Түбән Кама шәһәренең Г.Тукай исемендәге китапханәсендә әдәби-музыкаль очрашуда катнашты.
Төркиянең Гази университеты галиме, язучы Искәндәр Өксүз татар –төрек сәясәтчесе, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди хакында мәкалә язган. Ул милләттәшебезне «шәкерт-остаз» мөнәсәбәтләре эчендә анализлаган.
Искәндәр Өксүзнең күләмле мәкаләсе төрки дәүләтләр һәм тугандаш халыклар дуслыгы, туганлыгы һәм хезмәттәшлек фондының матбугат органы — «Дәнгә» журналының соңгы санында һәм милли стратегия тикшеренүләр советының «Милли фикер» электрон басмасында дөнья күрде.
«Садри Максуди Арсал — Төркия Республикасына нигез салучы академикларның берсе. Ул хокукчы гына түгел, социолог, тарихчы, сәясәтче дә. Бу сыйфатларның барысына да бер юлы ия булган кешене табу җиңел түгел, шуңа күрә мин аның тормыш хикәясен „искиткеч“ дип бәялим», — дигән.
Мәкаләдә Садри Максуди Арсалның бөек шәхес булып җитешүендә татар халкының милли үзенчәлекләре, тәрбия һәм омтылышлары зур роль уйнавын белдерелгән.
«Татарлар 1552 елларга кадәр өстен кавем булып яшәгәннән соң басып алучы халык хакимлеге астында калганнар һәм алар, Джастин Маккарти әйткәнчә, үлем һәм сөргенгә дучар булган беренче төрки халык булганнар. Кинәт аска тәгәрәү һәм күп гасырларга сузылган җәберләнү татар күңелендә милли аңны тагын да тере тоткан һәм үзләрен бүгенге көнгә кадәр саклап калганнар», — дип, Садри Максудинең белем нигезе турында мәгълүматлар китерелгән.
Төрек галиме Садри Максудинең милли аңын үстерү һәм белем офыгын киңәйтүдә зур роль уйнаган абыйсы Һади Максуди, Исмәгыйль Гаспралы, Василий Радлов, Йосыф Акчура, Лев Толстой, Әхмәт Мидхәт, Габдерәшит Ибраһим, Муса Бигиев кебек остазлары белән мөнәсәбәтләрен анализлаган.
Язучы Искәндәр Өксүз Садри Максуди Арсалнең эшчәнлеге һәм хезмәтләренең бүгенге төрки дөнья белгечләренә юк күрсәтүче маяк буларак хезмәт итүен, аның дистә еллар буе бик күп сәясәтчеләргә, тарихчыларга, тюрклогларга, төрки милләтче һәркемгә, шул исәптән үзенә дә остаз булуын ассызыклаган.
«XIX гасырның икенче яртысында дөньяга килгән Ататөрек, Акчура, Максуди, Исхакый, Кәрими, Бигиләр төрки милләтчелеккә зур дулкын булып килеп кергәннәр һәм Төркия Республикасын гына түгел, бүгенге бәйсез төрки дәүләтләрне дә яшәтүче, биеклеккә күтәрүче идеялар чыганагы һәм сәясәт цунамие булып торалар», — дип язган Искәндәр Өксүз.
Рушания Алтай
Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында музыкант, композитор, педагог Рафинат Сәлаховның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә булды
Татарстан язучылар берлеге “Гомер чалымнары” дип исемләнгән әдәби очрашулар циклын башлап җибәрде. Беренче очрашу Татарстанның халык шагыйре, язучы, драматург Ркаил Зәйдулла белән Язучылар берлегенең Тукай клубында узды.
Шагыйрә, күренекле язучы Атилла Расихның кызы Фәридә Рәсүлова Ерак Көнчыгышта мөселманча җирләнгән
«Ниһаять, Ерак Көнчыгышның Артем шәһәреннән хәбәр килде — бүген, ягъни, 14 гыйнвар көнне язучы Фәридә Рәсүлованы Артём зиратының татар секторына мөселманча җирләгәннәр», дип яза язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова.
Ерак Көнчыгышның Артем шәһәре татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Фәния Хисамовадан килгән хәбәргә караганда, җеназага иллегә якын кеше килгән — татарлар, башкортлар, таҗиклар, үзбәкләр, дагыстанлылар… Җеназа намазын Раушан хәзрәт укыган.
Мөселманча җирләү турында соңгы сүзне Фәридәнең бертуган абыйсы Илдар Атилла улы Рәсүлов әйткән. Ул да Артём шәһәрендә яши икән, әмма ул соңрак кына табылган. Фәридә Рәсүлова бу якларга туганнарын эзләп барып чыккан булган.
«Бу изге эшне кешеләрчә башкарып чыккан өчен Ерак Көнчыгышның татар-башкорт оешмасына зур рәхмәтләремне әйтәм. Аерата Фәния ханымга зур рәхмәт — Ерак Көнчыгышта яшәүче татар- башкортларның Корт Анасы ул! Бөтенесен җыеп, берләштереп тора — туганын да, үлгәнен дә… Читтә шуннан башка мөмкин дә түгел», — дип яза Фәүзия Бәйрәмова.
Мәрхүмәнең урыны җәннәттә булсын. Якыннарына сабырлык телибез.
Фәридә Атилла кызы Рәсүлева 1948 елның 29 июлендә Казан шәһәрендә туа. Аның әтисе – танылган прозаик Атилла Расих, әнисе Зәкия ханым – шулай ук язучы, мөгаллимә.
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Фәридә Казан дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә, тик өч елдан гаиләсе белән бәйле рәвештә Ташкент шәһәренә китә һәм Ташкент дәүләт университетында «математик анализ» белгечлеге ала. Аннан соң Казанга кайта, СССР Фәннәр академиясенең Физика-механика институтында эшли.
1975 елда «Вечерняя Казань», «Советская Татария», «Комсомолец Татарии» газеталарында, «Хлеб и Розы» күмәк җыентыгында аның беренче шигырьләре дөнья күрә.
1979 елда Ф.Рәсүлева Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтына читтән торып укырга керә. Шигырьләр, хикәяләр, повестьлар яза. «Литературная учеба» һәм «Новый мир» журналларында, «Литературная Россия» газетасында басыла.
1984 елда Ф.Рәсүлеваның «Пролог» исемле тәүге шигырьләр китабы дөнья күрә.
1970–1980 елларда Ф.Рәсүлева Казандагы төрле оешмаларда эшли. Ул КХТИда (хәзерге КГТУ) җитештерүчәнлеккә өйрәтү остасы, реклама бюросында һәм телевидениедә мөхәррир; Пионерлар сараенда әдәби түгәрәк җитәкли. Аның шигырьләре республика матбугатында һәм «Стихи казанских студентов» күмәк җыентыгында басыла.
1989 елда Ф.Рәсүлеваның «Холодное утро» исемле икенче шигырьләр җыентыгы нәшер ителә.
Ф.Рәсүлева – 1991 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
«Ғабдулла Тоқай. Тәңдамалы шығармалары» дип исемләнгән бер томлы шигырьләр җыентыгының өченче басмасы басылып чыкты. Китап танылган казах шагыйре Жакан Сыздыков тәрҗемәләреннән тора. Басма Казахстан Республикасының Мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш министрлыгы заказы буенча нәшер ителде. Беренче басма 1952 елда басылган булган.
Бөтендөнья татар конгрессы язуынча, «Ғабдулла Тоқай. «Таңдамалы шығармалары» ны Казахстан Республикасының барлык дәүләт китапханәләрендә табарга мөмкин булачак.
«Шәрыкъ поэзиясе великаны»ныннан (Тукайны Сабит Муканов шулай атаган) күп кенә казах шагыйрьләре үрнәк алган: Г.Галимҗанов, Г. Кәшимов, Б. Үтәмелеуов, Б. Майлин, С. Сейфуллин, А. Мамаетов, И. Җансугуров һ. б. Патриотизм һәм лирика интернационализмы, үз чорының иҗтимагый мәсьәләләрендә киң эрудиция, нәфис сүз осталыгы — боларның барысын да Тукай чорында яшәгән башка төрки язучыларда очратуы кыен булган. Шуңа күрә алар Тукайдан өйрәнгән. Казах шагыйрьләренең күбесе революциягә кадәр Тукайныкына охшатып шигырьләр язган.
3 гыйнвар көнне балалар язучылары, Р. Төхвәтуллин премиясе ияләре, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар Әлмәт шәһәренең С. Сөләйманова исемендәге китапханәдә дөньякүләм әдәби марафонда катнашучылар белән очрашып, үз иҗатлары белән якыннанрак таныштырдылар. Әдәби марафончылар Лилия белән Резеда Фәрхетдиноваларның иҗатларын бик җылы кабул иттеләр. Язучылар гаилә белән бергәләп китап укуның туган телебезне саклауда әйтеп бетергесез әһәмияткә ия булуын ассызыклап уздылар. Ахырдан, гадәттәгечә, Лилия белән Резеда Фәрхетдиновалар очрашуга килгән һәр кешегә үз китапларын бүләк иттеләр. Очрашу бик җылы узды.
Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) дөньякүләм әдәби үзүсеш проекты 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә.
Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү. Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат – татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.
Проектның төп оештыручылары: Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге.
Проектның төп партнёрлары: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан китап нәшрияты, “Татмедиа” акционерлык оешмасы, «Китап» радиосы. Башка юридик һәм физик затлар да проектны оештыруда һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында партнер сыйфатында катнаша һәм ярдәм итә алалар.
Бәйгенең үткәрелү даталары: һәр квартал саен. Әдәби марафон 1 гыйнвар, 1 апрель, 1 июль (18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр өчен генә), 1 октябрь көннәрне башланып китә һәм 21 көн дәвамында бара; марафонда дөньяның төрле почмакларыннан татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала.
XVIII #әдәбимарафон үткәрелү вакыты: 2022 елның 1-21 гыйнвары.
Гадәт якынча 21 көн дәвамында формалаша дигән фикер бар. Проект кысаларында һәрбер марафончыга 21 көн дәвамында татарча китаплар/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрләрендә үз сәхифәсендә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән хатасыз язып урнаштырырга кирәк (!!!). Шулай ук, бу хэштегларга өстәп китап авторын, китап яисә журнал исемен, нәшриятны үз эченә алган башка татарча хэштегларны да кулланырга тәкъдим ителә (мәсәлән, #ХәсәнТуфан, #кайсыгызныңкулыҗылы, #идел, #казанутлары, #безнеңмирас, #татарстанкитапнәшрияты һ.б.).
XVIII #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу һәм финалга үтү өчен:
Бәйгегә нәтиҗәләр марафон тәмамлангач (21 көн узгач) ясала, нәтиҗәләрне проектны оештыру комитеты (Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге вәкилләре) ясый. Финал тантанасына 21 көн дәвамында онлайн-марафонда барлык таләпләрне үтәп катнашкан китап укучылар гына чакырулы.
XVII-XX #әдәбимарафоннарның финалистлары 2022 елның җәй айларында #әдәбисабантуеначакырылачак, дип планлаштырыла. Финал тантанасында, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән беррәттән, танылган татар язучылары, шагыйрьләр, драматурглар һәм башка күренекле татар шәхесләре белән очрашу, автограф-сессияләр үткәрелә, Татарстан китап нәшриятында һәм башка татар нәшриятларда яңа нәшер ителгән китаплар белән таныштыру, милли-әдәби уеннар, шул исәптән #әдәбикөрәш оештырыла. Әлеге “сезон”дагы һәр марафонда да актив катнашкан марафончыларга өстәмә бүләкләр тапшыру (яисә башкача хөрмәтләп билгеләп үтү, бонуслар) планлаштырылган.
2022 елда үткәреләчәк #ӘДӘБИКӨРӘШ проектында бары тик XVII-XX #әдәбимарафоннарның финалистлары гына катнаша ала. Ул ике этапта үткәрелә. I этап – онлайн форматта, Татнетны үстерү фондының Инстаграм-аккаунтында (https://instagram.com/tatnet.fond) оештырыла, II этап (финал) – #әдәбисабантуе’нда үткәрелә. Финалга нибары 24 финалист кына сайлап алына.
#ӘДӘБИСАБАНТУЕ’нда #ӘДӘБИМАРАФОН’да катнашкан, шул рәвешле татар телен һәм әдәбиятын үстерүдә өлеш керткән яисә атказанган җырчылар/артистлар гына чакырулы булуы ихтимал. Татар артисты/җырчысы исемен йөртеп тә, татар клавиатурасын кулланмаган, аккаунтын татарча хаталы алып барган шәхесләр әлеге дәрәҗәле тантанага чакырылмаячак. Тантанага чакырыла торган дәрәҗәле шәхесләр татар халкына бу яктан да үрнәк булырга тиеш!!!
Тугызынчы марафоннан башлап иң күп марафончы катнашкан районга бәйгенең кубогы тапшырыла, шулай ук иң актив мәктәп мини-кубок белән бүләкләнә, ә татар әдәбиятына карата иң нык кызыксыну уяткан (аеруча – балаларда!) һәм мәхәббәт тәрбияләгән, үзе артыннан бик күп кешене ияртә алган кешеләр #әдәбиәйдаман статусына ия булалар. Барлык әлеге бүләкләрне Татарстан Республикасы дәүләт/хөкүмәте вәкиле тапшыра. Унберенче марафоннан башлап марафонда катнашучыларның их яхшы иҗат җимешләре сайлап алып «Миллион татар» журналында урнаштырыла.
Марафон барышында #әдәбимарафон проектына карата тискәре фикерләр тудырган (мәсәлән, марафонда катнашуны танышларына көчләп таккан), накрутка ясаган, туган телгә карата тискәре караш тудырган һ.б. шундый тискәре гамәлләр башкарган марафончылар финал исемлегенә кертелмәячәк. Шулай ук, финалистлар исемлегенә кеше язмаларыннан файдаланган, үзе китап укымаган «ялган катнашучылар», әлеге факт ачылган очракта, кертелми.
Марафон барышында урнаштырылган татарча әдәби әсәрләрдән өзекләр белән ВКонтакте челтәрендә яисә Инстаграмда #әдәбимарафон хэштегы буенча күчеп танышырга мөмкин. Әдәби марафон (#әдәбимарафон) проекты, аның кагыйдәләре турында актуаль мәгълүмат Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында (tat-i.net/tt) “Эшчәнлек” бүлегендә урнаштырылган.
Һәр китап укучы марафон барышында үзе укып урнаштырган әсәрләрен #әдәбимарафон хэштегы белән башка социаль челтәрләрдә дә (Facebook, Одноклассники һ.б.) кабатлап урнаштыра, шул рәвешле проектны тагын да ныграк популярлаштыра ала, әмма андагы катнашулар финалистларны ачыклаган вакытта исәпкә алынмый.
Һәр кулланучы #әдәбимарафон кысаларында үз төбәгендә яисә үз милләте өчен франшиза буларак шундый ук таләпләргә буйсынган үз марафонын оештыра һәм Татнетны үстерү фонды ярдәменнән файдалана ала. Әлеге франшизадан (ярдәмнән) файдалану өчен оештырыла торган яңа марафонның хэштегы #әдәбимарафон хэштегына үз төбәгеңнең (ил, район, шәһәр, авыл, …) исемен өстәп ясала. Мәсәлән: #әдәбимарафонОмск, #әдәбимарафонКукмара, #әдәбимарафонИжау #әдәбимарафонАвстралия, … .
Бу уңайдан Апас мәдәният йортында “Үткәне һәм бүгенгесе” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Аларны күркәм юбилее белән язучы, драматург Хәбир Ибраһим тәбрикләде.
Буа медицина көллиятенә гадәти булмаган ачык дәрескә “Бүгенге көн татар матбугатына күзәтү” дигән тема сайладык. Безнең көллият 1936 елда ачыла. Шул вакыттан бирле биредә барлыгы 11 мең шәфкать туташы һәм фельдшер әзерләнә. Алар Татарстанның төрле шәһәрләрендә урнашкан хастаханәләрдә хезмәт куялар. Араларында галимнәр, табиблар да байтак. Йөзгә кызыллык китергәннәре юк диярлек,”- диде көллият директоры Рамил Федорович Гыймадиев.
Дәрескә күп китаплар авторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, бик күп җырлар иҗат итүче шагыйрә, Татарстанның атказанган укытучысы Айзетуллова Гөлнур Хәлил кызы чакырылды.
Гөлнур Айзат табиблар, шәфкать туташлары турында повесть һәм хикәяләр язган якташыбыз . Дәрес студентларның әдәби әсәрләргә анализ ясаулары, Гөлнур Айзатның шигырьләрен уку һәм җырларын башкару белән үрелеп барды. Шагыйрәгә атап дивар газетасы чыгарылды. Бүгенге дәреснең кунагы студентларга үзенең тормышыннан бик күп кызыклы фактлар сөйләде. Иҗат итү серләре белән уртаклашты, туган телебез турында шигырьләрен укыды, автор башкаручы буларак оста итеп җырлады да. Дәреснең тәрбияви моментлары әңгәмә үзәгендә торды.
201-202 төркем студентлары дәрестә зур активлык күрсәттеләр. Дәрес татар телен пропагандалауга зур өлеш кертте һәм көллиятнең музеенда гамьле әңгәмә белән тәмамланды.
Шәрәфетдинова Гөлсинә Әюп кызы, Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы. Училище тарихы музее җитәкчесе.
Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында күренекле шагыйрь, язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Кави Нәҗминең тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.
Кави Нәҗми татар укучысына иң элек үзенең «Язгы җилләр» исемле тарихи-революцион романы аша таныш. Шулай ук аны Татарстан Язучылар берлегенең беренче рәисе буларак белүчеләр бар. Әмма бу шәхеснең катлаулы тормыш юлы, киңкырлы иҗаты, шәхси фаҗигасе турында бүгенге укучы ни белә соң? Әлеге кичә тамашачыга Кави Нәҗмине нәкъ фаҗигале, каршылыклы һәм, һичшиксез, талантлы шәхес буларак яңа бер күзлектән ачты.
Сәхнәдән аның иҗатының башлангыч чорында язылган шигырьләре, әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Тормыш юлының кайбер сәхифәләре театральләштерелгән тамаша рәвешендә тәкъдим ителде.
Быел Кави Нәҗминең тормыш иптәше, язучы Сәрвәр Әдһәмованың да 120 еллык юбилее булды. Әлбәттә, бу ике шәхесне аерып карау мөмкин түгел. Тормышларының иң фаҗигале елларында ике арада йөргән гаҗәеп җылы, кешелекле хатлар (аларны Сәрвәр Әдһәмова Сталин лагерьларыннан яза) тамашачыны чын мәгънәсендә тетрәндерде.
Кичәдә артистлар Альбина Кинҗәлиева, Эльвира Гыйматдинова, Фәнис Кәлимуллин, Энҗе Яруллина һәм Кариев театры актерлары катнашты. Баян партиясен Кирам Сатиев алып барды.
Тамашаның сценарий авторы – Хәбир Ибраһимов, режиссеры – Азат Закиров.
21 декбрьдә, Лениногорск шәһәренең 11 гимназиясендә, Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе белән берлектә, Туган телләр елына багышланган йомгаклау чарасы узды. Әлеге очрашуга Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе, язучы Рәфкать Шаһиев, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Таһир Шәмсуаров, шулай ук “Чишмә” иҗат берләшмәсенең шагыйрь-шагыйрәләре, үзешчән композитор-музыкантлары җыелды.
Ел дәвамында, “Чишмә” иҗат берләшмәсе, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә белән берлектә, төбәгебездәге шагыйрь-шагыйрәләрнең иҗатын халыкка таныту максатыннан байтак кына чаралар үткәрде. Шулай ук, шәһәр һәм район мәктәпләрендә, анда эшләп килүче әдәби иҗат түгәрәкләрен барлау, укучыларда туган телгә, әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләү ниятеннән шактый гына очрашулар оештырылды. “Чишмә” җитәкчесе шагыйрь Таһир Шәмсуаров Казан шәһәренең “Адымнар” мәктәбендә укучылар белән очрашуда катнашты.
Бүгенге көндә “Чишмә“ иҗат берләшмәсендә 22 иҗатташыбыз каләмен чарлый. Алар арасында танылып килүче яшь шагыйрәбез Гүзәл Талипова да бар. Очрашу барышында каләмдәшләр аның иҗатына бәя бирде. Шулай ук, очрашу дәвамында алда узачак чаралар турында сүз барды.
Район һәм шәһәр мәктәпләре укучылары арасында Бөек шагыйребез Г. Тукайга багышланган шигъри бәйге игълан ителде, җиңүчеләр исә Лениногорсктагы Тукай һәйкәле янында узачак Шигырь бәйрәмендә чыгыш ясаячаклар!
Гимназиядә өлкән абый – апаларыннан үрнәк алып, иҗат белән шөгыльләнүче балалардан торган, Сәмигуллина Венера Минсәгыйт кызы җитәкләгән “Чишмәкәй” иҗат түгәрәге эшләп килә. Алар бүгенге очрашуда үзләре иҗат иткән әкиятләр белән таныштырдылар. “Чишмәкәй”леләр әле яңа гына башкалабыз Казанда узган иҗади бәйгедә җиңү яуладылар.
Әдәби-мәдәни чараны гимназия укучыларының шигырь, җыр-бию, сәхнә күренешләре бизәде.
Таһир Шәмсуаров,
Ш.Бикчурин исемендәге
“Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчсе
Җыентык күренекле татар шагыйре Җәвад Тәрҗемановның тууына 100 ел тулу уңаеннан бастырылган.
20 декабрь көнне 15.00 сәгатьтә Татарстан китап нәшриятының Әдәби кафесында Зиннур Хөсниярның «Хур кызлары» романын тәкъдим итү чарасы узачак. Программада авторның үзе белән аралашу, автограф-сессия һәм мәртәбәле кунаклар чыгышы каралган.
«Хур кызлары» романы «Сәхнә» журналында аудиокитап рәвешендә дә дөнья күрде.
«Романда сүз эстрада артисты булырга хыялланучы яшь кызлар хакында, аларны төрле юллар белән алдап-йолдап, яшь язмышларны һәлакәткә илтүче кара көчләр турында бара. Яшь кызларны телләрен, диннәрен, әти-әниләрен онытып, кәкре сукмакка басарга ниләр этәрә? Романны тәкъдим итү чарасына килгән кунаклар нәкъ шушы темаларга фикер алышачак», – ди оештыручылар.
Татарстан Язучылар берлеге һәм Балык Бистәсе мәгариф бүлеге мәктәп укучылары арасында район күләмендә әкият һәм хикәяләргә II «Гаффар дәвамчылары» дип аталган иҗади бәйге игълан итә. Бәйге күренекле язучы-прозаик, драматург, шагыйрь һәм публицист Әхәт Гаффарның иҗатын пропагандалауга, районыбыздагы яшь каләм тибрәтүчеләрне барлауга һәм аларга иҗади яктан ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Бәйгене үткәрү шартлары:
● Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр матур әдәби телдә язылырга тиеш. Әхәт Гаффар традицияләрен дәвам итүчеләргә, абсурдистик элементлар һәм психологизм белән сугарылган әсәрләргә өстенлек биреләчәк.
● Хикәяләр һәм әкиятләр «5-6 сыйныф укучылары», «7-8 сыйныф укучылары», «9-11 сыйныф укучылары» номинацияләрендә кабул ителә.
● Әсәрләр нәшер ителмәгән, иҗади бәйгеләрдә катнашмаган булырга тиеш.
● Конкурска татар телендә иҗат ителгән әсәрләр кабул ителә.
● Әсәрләр 14 кегльдә, Word форматында җыелырга тиеш.
● Әсәрләр Балык Бистәсе районы мәгариф бүлегенә – Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсе, 422650, Ленин урамы, 52 адресына тапшырылырга яисә электрон почта аша (bikalina@mail.ru) «Конкурска!» тамгасы белән җибәрелергә тиеш.
● 1, 2, 3 урыннарга ирешкән яшь иҗатчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
● Уңышлы дип табылган әсәрләр республика матбугатына тәкъдим ителәчәк.
Әсәрләрне тапшыруның соңгы көне – 2022 елның 1 феврале.
Җиңүчеләрне игълан итү көне һәм бүләкләү тантанасы – 2022 елның марты.
Катнашучы турында белешмә
1. Тулы исеме
2. Кайсы мәктәптән, ничәнче сыйныф
3. Кайсы номинациядә катнаша
4. Укытучысының тулы исеме
5. Элемтә өчен кесә һәм өй телефоны, e-mail
Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган “Халыклар дуслыгы” фестивале узды. Әлеге чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал һәм язучы Рәдиф Сәгъди катнашты.
Якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын…
Мәрхүмә белән бәхилләшү мәрасиме иртәгә, 16 декабрьдә, сәгать 9 да “Татмедиа” бинасында “Идел-пресс” полиграфия-нәшрият комплексы фойесында була.
Зимфира Гыйльметдинова Теләче районының Балыклы (Байкал) авылында җирләнәчәк.
15 декабрьдә Татар китабы йортында (Шәриф Камалның мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее) «Аларның сүнмәс уты…» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Күргәзмә язучы Кави Нәҗминең 120 еллыгына һәм аның тормыш иптәше-тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмовага багышлана.
Музей хезмәткәрләре аны гадәти булмаган форматта әзерлиләр: тамашачыларны Кариев театры актерлары һәм музыкантлар катнашында перфоманс көтә. Шәриф Камал һәм Кави Нәҗми яхшы мөнәсәбәтләрдә була. Кави Нәҗми кулга алынгач, Шәриф Камал аны яклап чыгыш ясаган, дуслыкларына тугры калган, дип хәбәр итте оештыручылар.
Хәзер Татар китабы йортында Кави Нәҗми һәм Әдһәмованың китапханәсе саклана. Күргәзмәдә Кави Нәҗминең документлары, фотосурәтләре, күпсанлы хатлары тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә ачылганнан соң, «Совет чорыннан соң вакытта мемориаль мәдәният: Кави-Сәрвәр, яки йөзләр аша тарих» дигән панель дискуссия узачак. Аның темасы — Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова иҗатының актуальлеге, аларның әдәби процесска йогынтысы; аларның кешеләр өчен үрнәк булырлык язмышлары, хәзерге Россиядә мемориаль мәдәниятне аңлау омтылышы.
Күргәзмә кысаларында «Мәңгелек хатлар: Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова хатлары нигезендә чорның мәдәни йөзен һәм үзара мөнәсәбәтләрне торгызу» дигән лекторий планлаштырылган.
Ачылу тантанасы 14.00 сәгатьтә башлана. Күргәзмәгә 25 декабрьгә кадәр музей билетлары буенча кереп була.
8 декабрь көнне Әлмәт шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә танылган балалар язучысы, шагыйрә, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты Резеда Фәрхетдинова белән очрашу узды.
Укучылар һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын йомгаклау уңаеннан семинарга җыелган татар теле укытучылары Резеда Фәрхетдинова белән аралашты, аның шигырьләрен тыңладылар, “Балачак җыры” конкурсында җиңгән “Светофор” җырына Шаян ТВ тарафыннан төшерелгән клип белән танышты.
Шулай ук семинар вакытында “Туган телем- иркә гөлем ” исемле чара күрсәтелде. Анда балалар язучысы, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты Лилия Фәрхетдинова иҗаты яктыртылды. Укучылар аның шигырьләрен бик сәнгатьле итеп укыдылар, әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Ахырдан, гадәттәгечә, балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар килгән кунакларга үз китапларын бүләк иттеләр.
2021 елның 10 декабрендә 14.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Мөдәррис Әгъләмов тууына 75 ел тулуга багышланган “Тукайдан хатлар” дип исемләнгән әдәби кичә оештырыла.
Г.Тукайның әдәби музеенда “Тукай премиясе лауреатлары” циклыннан төрле чаралар еш уздырыла: бу әдәби-музыкаль кичәләр, очрашу һәм хәтер кичәләре, концерт һәм лекцияләр. Татарстанның халык шагыйре, трибун-шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовка багышланган әдәби-музыкаль кичәнең Тукай елына туры килүе аерым мәгънәгә ия. Кичәнең исеме дә, ике шагыйрь рухын хат-шигырь аша бәйләп, бүгенге тамашачы күңелендә озакка калыр.
Музейда Мөдәррис Әгъләмов исеме һәр экскурсия саен яңгырый. Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларына багышланган “Тукайның рухи дөньясы” залында М. Әгъләмовның китабы куелган. Лауреатлар турында сөйләгәндә экскурсовод китапның авторы – Мөдәррис Әгъләмов исемен атый һәм авторның “Тукайга эндәшү” шигыреннән соңгы юлларны укый: “…Хәзергә хуш әле, Тукай, Сүнмәгән әле утың…”.
Мөдәррис Әгъләмов 1946 елда Зәй районы Биш Субашы авылында колхозчы гаиләсендә туа, яшьли ятим калып, апасы Рәсимә кулында тәрбияләнә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, 1968-73 елларда Тукай районы Яңа Гәрдәле мәктәбендә тарих укыта, Чаллы шәһәре халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1974 елдан Казанда яши һәм, газета-журнал редакцияләрендә вакытлыча эшләп алуын исәпләмәгәндә, профессионал язучы булып бары иҗат белән генә шөгыльләнә.
Шигырьләрне Мөдәррис Әгъләмов мәктәп елларында яза башлый, 1959 елдан башта район газетасы битләрендә, аннары Татарстан һәм Башкортстан балалар матбугатында даими басыла. 1968 елда “Казан утлары” журналында дөнья күргән “Еракка китеп кара” исемле шигырьләр бәйләме Х.Туфан, С.Хәким кебек шагыйрьләрнең мактавына лаек була. 1970 елда “Кыңгырау” дигән китабы басыла. Китап укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан җылы каршы алына, шагыйрь исеме шул вакыттан рецензия, әдәби мәкалә, докладларда еш ишетелә. 70-80 елларда публицистик яңгырашлы озын шигырь, баллада һәм поэмалар, шул исәптән “Тукайдан хатлар” поэмасын, иҗат итә.
1991 елда шагыйргә “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. “Киләчәккә кайту” һәм “Мин әйттем…” шигъри китаплары өчен 1992 елда Г.Тукай премиясенә лаек була. 2006 елда вафат була.
Кичәдә галимнәр Фоат Галимуллин, Әлфәт Закирҗанов, шагыйрә Нәҗибә Сафина, Г. Камал ис. Татар Дәүләт академия театры артистлары Илнур Закиров, Динә Закирова чыгыш ясаячак.
Г. Тукай әдәби музее: 843 590 86 67
9 нчы декабрь көнне 15.00 сәгатьтә «Әдәби кафе»да (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт) Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу була. Анда аның «Һәркемгә бер кояш» дигән унөченче китабы тәкъдим ителә. Ул — «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясеннән чыккан сигезенче китап.
Моңа кадәр авторның «Болытта җиләк үсә», «Синең өчен яшим», «Таллы күлдә былбыл бар», «Ак читек», «Туташ», «Хәния» һ.б. китаплары укучылар кулына барып ирешкән иде. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Китапка кергән повесть заманча стильдә — геройларның инстаграм битләре аша аралашуы рәвешендә язылган. Әсәрдә аерым бер геройның язмыш сынаулары алдында нык булып калуы да, бүгенге татар авылы һәм татар мәктәбенең катлаулы язмышы да, авыру бала тәрбияләүче гаиләләр каршында пәйда булган авырлыклар да, кеше һәм җәмгыять арасындагы проблемалар да чагылыш таба, диелә хәбәрдә.
Уфа шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге 2021 ел нәтиҗәләрен ясады. Әлеге җыенны конгрессның Башкортстан бүлеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин ачып җибәрде. Чарада татар конгрессы җитәкчелеге, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, “Мәдәни Җомга” газетасының баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов, Татарстанның Башкортстандагы вәкаләтле вәкиле Йосыф Якубов катнашты.
Питрәч районы халык театрлары катнашында атна дәвамында Айдар Хафиз исемендәге театраль фестиваль үтте. Фестивальне йомгаклау көнендә Питрәчнең ‘Балкыш” халык театры Наил Гаетбаевның ‘Үз хатыныма өйләнәм” пьесасы буенча спектакль куйдылар.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Хөсәен Ягъфәр вафат… Туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын.
Хушлашу мәрәсиме иртәгә – 29 ноябрьдә сәгать 9 да Түбән Каманың Җәмигъ мәчетендә була.
Чаллы театрының кече залында шагыйрә Сирень Якупова иҗатына багышланган шигъри перформанс була.
Әлеге кичәне Чаллы Язучылар берлеге һәм театрның коворкинг үзәге оештыра. Чараның инсценировкасын язучы, Чаллы драма театрының әдәби бүлеге мөдире Айгөл Әхмәтгалиева әзерләгән.
«Чатта» шигъри перформансы шагыйрәнең шигырьләренә нигезләнеп куела. Биредә юл образы ул — авыл халкының ностальгияле үткәне, шәһәрнең пошаманлы бүгенгесе һәм билгесез киләчәкнең катлаулы синтезы.
Сирень Якупова иҗаты тамашачыга пластика, тавыш һәм генератив графика ярдәмендә яңа күзлектән тәкъдим ителәчәк. Перформанста Чаллы театры артистлары Физәлия Габидуллина, Фердинант Насретдинов, Зәринә Шәвәлиева һәм театр өлкәсендә тәҗрибәсе булган Айрат Бәшәров катнаша.
Кичә 27 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә башлана. Билетларны «Билетон.ру» сайтында алырга мөмкин. QR-код булу мәҗбүри. Урыннар саны чикләнгән.
Алабуга шәһәренең “Адымнар” мәктәбе укучылары татар язучылары – Рифат Җамал, Факил Сафин, Йолдыз Шәрәпова, Алмаз Хәмзин, Фәүзия Солтан, Газинур Морат, Лилия Фәттахова һәм Фәнил Гыйләҗев белән очраштылар.
Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә, “Якташлар туры эфирда” циклы кысаларында, танылган шәхесләр белән туры эфирлар үткәрү матур традициягә әйләнде. 2021 елда Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары шагыйрь, Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, язучы, шагыйрә Рәмзия Габделхакова, Миңзифа Әхмәтшина һәм башка каләм ияләре белән туры эфирда очрашулар узды. Мондый онлайн-очрашулар укучыларның күзаллавын киңәйтә, милли үзаңны арттыруга уңай йогынты ясый.
Иҗади очрашуларның дәвамы рәвешендә, 18 ноябрьдә китапханәнең инстаграм челтәрендә Лениногорск районының Федотовка авылында туып үскән танылган шагыйрә, композитор, музыкант, җырчы, Р.Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе, «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, хәзерге вакытта Татарстанның нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә яшәп иҗат итүче Людмила Аланлы белән туры эфир үткәрелде.
Людмила Аланлы – туган ягыбызның горурлыгы, искиткеч талант иясе. Ул Лирик шагыйрә. Үзе дә җыр һәм музыка текстлары иҗат итә, автор-башкаручы буларак та бик популяр. Людмила Аланлы халкыбызның мәдәниятен, музыкасын, шигъриятен үстерүгә зур өлеш кертә. Аның җырларында керәшеннәрнең борынгы гореф-гадәтләре чагыла. Бу җырларны танылган җырчылар зур сәхнәләрдән башкара. Алар арасында Салават Миннеханов, Гүзәлем, Эльмира Сөләйманова, Алсу Абелханова, «Казан егетләре» төркеме һәм башкалар бар.
Очрашуда язучының тормыш юлы, иҗаты, дөнья күргән шигъри әсәрләре турында сүз барды. Автор шигырьләрен укыды, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Туры эфирдан караучы әдәбият сөючеләргә туган телне яратырга, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен сакларга һәм хөрмәт итәргә кирәклеген асызыклап үтте.
Онытылмас, җылы очрашу өчен Людмила Аланлыга барлык китапханә хезмәткәрләре, якташлары, төбәктәшләре, киң кырлы иҗатын яратучылар исеменнән тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә ныклы сәламәтлек, яңа иҗат үрләре теләп калабыз!
Ләйсән Шәмсуарова
Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең
милли әдәбият бүлеге мөдире
XXI «Иделем акчарлагы» бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрик итәбез!
20 ноябрь көнне Татарстан Республикасының Язучылар берлеге бинасында«Иделем акчарлагы» бәйгесенең лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.
Жюри куйган баллар нигезендә җиңүчеләр билгеләнде:
🟢«Поэзия» номинациясендә Гран-при иясе – Хөсәенова Энҗе Ирек кызы
(Әтнә районы)
🟢«Поэзия» номинациясе:
I урын – Газизова Альбина Альмир кызы (Актаныш районы)
II урын – Әхмәтҗанова Адилә Роберт кызы (Арча районы)
III урын – Мөхәммәтҗанова Резеда Разил кызы (Актаныш районы)
III урын – Миңнуллина Эльвина Марат кызы (Саба районы)
Кызыксындыру бүләге – Билалова Айзилә Ренат кызы (Балык Бистәсе районы)
🟢«Проза» номинациясе:
I урын – Галимҗанова Рәфидә Илшат кызы (Саба районы)
II урын – Хуҗина Зәринә Рамил кызы (Әгерҗе районы)
III урын – Миңнуллина Эльвина Марат кызы (Саба районы)
III урын – Гаянова Айсылу Ибәтулла кызы (Ютазы районы)
Кызыксындыру бүләге – Фархуллина Гөлинә Раиф кызы (Мамадыш районы)
🟢«Балалар әдәбияты» номинациясе:
I урын – Хаҗиева Айлия Айдар кызы (Саба районы)
II урын – Мозаффарова Язилә Рамил кызы (Казан шәһәре)
III урын – Галимҗанова Рәфидә Илшат кызы (Саба районы)
III урын – Хәмидуллина Айсылу Хасибулла кызы (Нурлат районы)
🟢«Драма» номинациясе:
II урын – Бәширова Нурия Илдус кызы (Теләче районы)
19 ноябрьдә «Казан утлары» журналы «Әдәби кафе»да Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» китабын тәкъдир итә.
«Тауда язылган язмыш» — «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә чыккан җиденче китап.
Аның авторы Илшат Винзел улы Билалов 1967 елның 22 апрелендә Казанда туган. 1984 елда 83нче мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, ул Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. 1990 елда аны кызыл диплом белән тәмамлап, башта хирургия кафедрасында ординатурада, аннары аспирантурада укып чыга. Казанның 6нчы хастаханәсендә эшли башлый.
Кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, медицина институтының йөрәк-кан тамырлары һәм эндоваскуляр хирургия кафедрасында студентларга белем бирә, бер үк вакытта МКДЦ хастаханәсендә табиб булып эшли. Гамәлдәге табиб Илшат Билалов әнисе вафат булганнан соң кулына каләм алып, күңел кичерешләрен кәгазь битләренә төшерә башлый. Аның беренче язмалары 2014 елда «Шәһри Казан» газетасы битләрендә дөнья күрә. Бүгенге көндә ул табиблар хезмәтен сурәтләгән берничә повесть һәм хикәя авторы.
Авыл табиблары тормышына багышланган «Тауда язылган язмыш» әсәрендә гомерен авыл халкының сәламәтлеге сагына багышларга карар кылган яшь табибә Гөлшат Равилевнаның, югары уку йортын тәмамлаганнан соң үз теләге белән авыл хастаханәсенә килеп, әле эшли генә башлаган беренче елында башыннан кичкән гыйбрәтле хәлләр һәм эчкерсез мәхәббәт тарихлары тасвирлана.
«19 ноябрьдә әдәбият сөючеләрне „Әдәби кафе“да (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт) узачак китап тәкъдир итү кичәсенә — авторыбыз белән якыннанрак танышырга, аның әсәрләре турында сөйләшергә чакырып калабыз», дип яза «Казан утлары» журналының матбугат хезмәте.
Башлана: 14.00 сәгатьтә.
2022 нче елда Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 30 ел тулачак. Шул уңайдан, 3 ноябрь көнне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев юбилей датасына әзерлек буенча беренче утырышны уздырды.
Чарада конгрессның башында торган шәхесләр – Бөтендөнья татар конгрессының беренче җитәкчесе Индус Таһиров, шулай ук Римзил Вәлиев, Камәрия Хәмидуллина, Дания Заһидуллина, Дамир Исхаков, Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов һ.б. катнашты.
Утырышта сүз 2022 нче елның август аенда съезд уздыру, анда делегатлар чакыру, Бөтендөнья татар конгрессының тарихын, аның оешуында һәм эшчәнлегендә катнашкан шәхесләрне барлау, юбилей уңаеннар уздырылачак чаралар, 30 еллыкка китап әзерләү хакында барды. Катнашучылар үз тәкъдим, фикерләрен җиткерде.
“Бөтендөнья татар конгрессы”
4-5 декабрь көннәрендә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Конференциянең максаты:
– Биләр каласы тарихын фәнни өйрәнүгә һәм Биләрне дөньяга танытуга зур өлеш кертүче, татар дөньясы тарихында җуелмас эз калдыручы галим, сәлкешләрнең Дусты һәм Остазы Әнвәр Хәйри исемен мәңгеләштерү;
– фәнни, иҗтимагый эшчәнлек алып барган галимнең фәнни-практик эшләренә карата укучыларда кызыксыну уяту;
– яшьләргә һәм мәктәп укучыларына тарихи-археологик өлкәгә кагылышлы фәнни-практик эшләрендә ярдәм итү.
Конференция программасы түбәндәге темаларны үз эченә ала:
1. «Бөек Биләр каласы: тарих, бүген һәм киләчәк».
2. Бөек Биләр тирәсендәге авыллар тарихы (тарихи язмалар, истәлекләр, риваятьләр).
3. «Әнвәр Хәйри мирасы».
4. «Мин яратам сине, туган җирем» (мисал өчен, мәктәбең тарихы, авылың тарихы, яшәгән урамың тарихы һ.б.ш.).
5. «Гаиләм тарихы» (мисал өчен, минем шәҗәрәм, гаиләм белән бәйле булган истәлекләр).
6. Әнвәр Хайринең «Шәһре Бану – Шәрбән кыйссасы» исемле китабы нигезендә язылган докладлар.
Катнашучылар: Татарстан Республикасынннан, Рәсәй төбәкләреннән һәм чит илләрдән 7-11-нче сыйныф укучылары һәм югары уку йортлары һәм көллиятләрдән 1-2 курс студентлары. Фәнни эшләр бер кеше тарафыннан да, күмәк эш (3 кеше) буларак та тәкъдим ителергә мөмкин. Проект фәнни җитәкче белән эшләнергә тиеш.
Конференциядә катнашу өчен 2021 нче елның 21 нче октябрь – 25 нче ноябрь арасында махсус төймәгә басып гариза калдырып, fansar@selet.biz электрон адресына фәнни-тикшеренү эшенең тезисларын җибәрергә кирәк.
“Бөтендөнья татар конгрессы”
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе игълан иткән Әдәби бәйгегә «Роман» номинациясе буенча эшләр 1 декабрьгә кадәр кабул ителә.
Әлеге бәйге татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче авторларны барлау максатында үткәрелә.
Барлык шартлар турында бәйге нигезләмәсеннән укып белергә мөмкин.
Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында автор-башкаручы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган артисты, шагыйрә Флора Вафинаның иҗат кичәсе узды
«Калеб» яңа буын җыены 26 октябрь көнне 18:30 сәгатьтә узачак «Өчәү» спектакленең премьерасына чакыра. «Өчәү» – яшь прозаиклар Алинә Бикмуллина, Айгөл Абдрахманова һәм Райнур Әгъләметдинов әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән фрагментлар.
Режиссер Әминә Миндиярованың әлеге премьерасында тамашачы һәр өч иҗатчының әсәрләре һәм фәлсәфәсе белән якыннан таныша алачак. Блогерлык җене кагылган үсмер малай. Каһвәдән башын югалткан яшь кыз. Язмышына оттырган карт. Алар безгә танышмы? Әллә бөтенләй читме? Тамашаны карап, уйланырга һәм геройлардан гыйбрәт алырга мөмкинлекне ычкындырма.
20 октябрьдә сәгать 12:00дә Татар китабы йортында татар әдәбиятының классик шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, сәнәгатьче һәм хәйрияче Закир Рәмиевнең (Дәрдмәнд) тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмә ачыла. Бу хакта Татар китабы йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
2021 елда татар халкының иҗтимагый-мәдәни тормышында зур урын алып торган бу шәхеснең вафат булуына 100 ел тулды.
Тарихи һәм билгеле бер дәрәҗәдә географик шартлар бу уникаль шәхеснең матди мирасын саклауны шактый катлауландырган. Дәрдмәнд белән бәйле булган Татарстанда бик аз күләмдә тупланган документаль чыганаклар, фото һәм шәхси әйберләрнең күбесе хәзерге көндә Милли музей фондларында саклана. Күргәзмәдә аларны күрергә мөмкин булачак.
Шул ук вакытта башка мирасханәләрдә сакланган материаллар да урын алачак.
Күргәзмә эшләү дәверендә музейда Дәрдмәнднең тормышы һәм иҗатына багышланган лекцияләр, очрашулар, түгәрәк өстәл оештыру күздә тотыла. Шагыйрьнең иҗаты танылган сәнгать осталары, музыкантлар һәм артистлар башкаруында әдәби-музыкаль кичәдә яңгыраячак.
Казанда Россия язучылар берлеге делегациясе булып китте.
Россия язучылар берлеге идарәсе рәисе Николай Иванов җитәкчелегендәге делегациянең визит максаты — мәдәни багланышлары ныгыту, җәмәгатьчелек һәм иҗади интеллигенция белән очрашу.
Россия язучылар берлеге (Союз писателей России) идарәсе әгъзаларын ТР мәдәният министры Ирада Әюпова кабул итте. Министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, дүрт юнәлеш буенча хезмәттәшлек турында сүз барган.
Болар — Татарстанның әдәби маршруты, әдәби тел тармагындагы актуаль вакыйгалар буенча арадашлык, республикада зур әдәби басмаларны тәкъдим итү, мультимеда киңлекләрендә остазлык.
Кунаклар Казанның Пушкин исемендәге мәдәният үзәгенең тамаша залында иҗат кичәсе ясадылар. Иҗади очрашу кысаларында алты Казан язучысына Россия язучылар берлеге таныклыклары тапшырылды.
Шул ук Үзәктә заманча әдәбият проблемалары буенча фикер алышу өчен түгәрәк өстәл утырышы узды. Төп доклад белән КФУ профессоры, рус теле әдәбияты белгече Әлфия Галимуллина чыгыш ясады. Ул кунакларны Татарстанда рус телле әдәбият торышы белән таныштырды.
Рузилә Мөхәммәтова
Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек кысаларында язучы, драматург Рәдиф Сәгъди Тубыл һәм Төмән калаларында яшәүче милләттәшләребез белән очрашты. (далее…)
Казанда 12 октябрьдә «„Тын Дон“ сәхифәләре» күргәзмәсе ачыла. Шолохов исемендәге Ростов музей-тыюлыгыннан китерелгән экспонатлар вакытлыча Горький һәм Шаляпин исемендәге музейда урнашачак. Экспозиция язучының һәм аның катлаулы язмышы турында сөйләячәк.
«”Тын Дон” сәхифәләре» күргәзмәсендә Михаил Шолоховның һәм аның гаилә әгъзаларының мемориаль әйберләрен, төрле еллардагы фотосурәтләрен, кулъязмаларын, хатларын, кулъязмаларын, хатларын күреп булачак.
Күргәзмә Казанга килгәнче Ульяновскида Гончаров исемендәге төбәк туган якны өйрәнү музеенда һәм Саратовта Константин Федин музеенда булды. Казанда күргәзмә өчен Татарстанның иң борынгы әдәби музее очраклы сайланмаган. Горький һәм Шолохов язмышлары кисешә.
Күргәзмәне ачу 16:00 сәгатьтә планлаштырылган. Казанда ул 6 декабрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.
Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова — күпсанлы җырлар, шигырьләр авторы, язучы, мөгаллимә. Тумышы белән ул Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылыннан. Аннан соң Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфасын башкарган. Соңгы елларда ул Буада яшәп иҗат итте.
Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмәнең урыны җәннәттә булсын…
20 октябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында Саҗидә Сөләйманова исемендәге XVI әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы булачак.
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары:
Фәтхулла Абдуллин “Кемгә сөйлим серләремне” повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы өчен;
Галина Булатова “Сильнее меня” шигырьләр җыентыгы өчен (татар теленнән тәрҗемәләр);
Лилия Гыйбадуллина “Кайту” шигырьләр җыентыгы өчен.
Кызыксындыру премиясе лауреатлары:
Галия Гайнетдинова “Күңел бакча” шигырьләр җыентыгы өчен;
Лилия Фәттахова “Ишет мине!” шигырьләр җыентыгы өчен;
Идият Әширов “Көзләр балкышы” шигырьләр җыентыгы өчен.
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби стипендиягә лаек булган студентлар:
КФУ студентлары – Алембикова Ләйлә Фәнис кызы, Хәбибуллина Алинә Айдар кызы, Хаҗиев Ильяс Фәнил улы, Шәрифуллина Фирүзә Рифат кызы, Фәрхуллина Гөлинә Рәиф кызы.
Сайтыбызда олпат әдибебез Аяз Гыйләҗевнең легендар әсәре “Өч аршын җир” повестенең Татарстан Язучылар берлегенең тәрҗемә үзәге эшчәнлеге кысаларында инглиз телендә Американың “Амазон” нәшриятында дөнья күрүе турында хәбәр иткән идек инде.
30 сентябрь “Халыкара тәрҗемәчеләр көнендә” инглиз телендәге (“Three Yards Of Land”) “Өч аршын җир” әсәре Америкадан ук берлегебезгә килеп җитте!!!
“Амазон” нәшрияты инглиз телендә сөйләшә торган 13 илдәге интернет-кибетләрендә китапларын басып тарата. Димәк Америка, Бөекбритания, Алмания (Германия), Франция, Испания, Италия, Нидерланд (Һолландия), Япония, Һиндистан, Канада, Бразилия, Мексика, Австралиядә яшәүчеләр интернет аша турыдан-туры үзләре яшәгән илләрдә басылган “Three Yards Of Land” әсәренә ия була ала.
Хөрмәтле китап сөючеләр! Әлеге илләрдә инглиз телендә сөйләшүче дусларыгызга, җирле халыкка үзегезнең инстаграм, фейсбук, ютуб каналларыгыз аша бу хакта хәбәр итсәгез, әдәбиятыбызның дөньяга таралуына зур өлеш керткән булырсыз!!!
Amazon.com USA(Америка)
Amazon.co.uk UNITED KINGDOM (Бөекбритания)
Amazon.de GERMANY(Алмния)
Amazon.fr FRANCE(Франция)
Amazon.es SPAIN (Испания)
Amazon.it ITALY(Италия)
Amazon.nl NETHERLAND(Нидерланд)
Amazon.co.jp JAPAN(Япония)
Amazon.in INDIA(Һиндистан)
Amazon.ca CANADA(Канада)
Amazon.com.br BRAZIL(Бразилия)
Amazon.com.mx MEXICO (Мексика)
Amazon.com.au AUSTRALIA(Австралия)
1-4 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының төбәкләр белән эшләү бүлеге рәисе Марс Тукаев, язучылар берлеге әгъзалары Галимҗан Гыйльманов, Гөлзадә Бәйрәмова, Фәнил Гыйләҗев, тарих институтыннан галим Шамил Садыйков, шулай ук җырчылар Ләйсән Мәхмүтова, Гөлшат Имамиева, Сөмбел Билалова, Алсу Галиуллина, баянчы Зиннур Садыйков Башкортстанның Туймазы, Чакмагыш районнарында һәм Магнитогорск шәһәрендә гомер итүче милләттәшләребез белән очрашырга сәфәр чыкты.
Беренче көн Габдулла Тукайның Туймазы шәһәре Татар үзәге каршына куелган бюстына чәчәк салудан башланды. Аннан делегатлар Төмәнәк авылының “Бабай утары” этнотарихи-мәдәни музей комплексына җыелган татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Бирегә Туймазы, Шаран, Ярмәкәй, Бакалы, Бүздәк районнарыннан җыелган милләттәшләребез үзләренең җырга, моңга, сәнгатьле сүзгә булган осталыкларын да күрсәтте. Татар мәдәниятын үстерүдә аеруча зур өлеш керткән милләттәшләребезгә Марс Тукаев БТКның рәхмәт хатларын һәм медальләрен тапшырды. Сәфәрләр дәвам итә.
29 сентябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең студентлары Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткәрелә торган татар әдәбияты көннәре атналыгы кысаларында шагыйрә, ТР Язучылар берлегенең рәис урынбасары Илсөяр Иксанова белән очрашты.
Очрашуда шагыйрә үзенең иҗаты белән таныштырды. Әдәбият, яшьләр иҗаты һәм, әлбәттә, барыбызны да борчыган туган тел һәм җанисәп мәсьәләсе хакында да сөйләшүләр булды. Кичәдә филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинованың катнашуы аны тагын да җанландырып җибәрде.
Кичә азагында студентлар шагыйрә Илсөяр Иксановага иҗади уңышлар теләде, һәм, мәгънәле очрашу оештырган өчен татар әдәбияты кафедрасы профессоры Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗевага рәхмәтләрен җиткерде.
Татарстан Язучылар берлегендә халыкара тәрҗемәчеләр көне уңаеннан әдәби тәрҗемә мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. (далее…)
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының “Мирасханә” Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Ачык ишекләр көне булды. Әлеге чара кысаларында кунаклар язучыларның “Мирасханә” фондларында сакланган шәхси архивлары белән таныштылар. Шулай ук күренекле язучы Гариф Ахунов, язучы, журналист Җәмит Рәхимов һәм танылган әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловның шәхси архивларын рәсми рәвештә тапшыру һәм “Мирасханә” тарафыннан аларны кабул итү булды. Чарада Татарстан Язучылар берлегеннән Ркаил Зәйдулла, Илсөяр Иксанова, Дания Заһидуллина, Хатыйп Миңнегулов, Әлфәт Закирҗанов, Наилә Ахуновалар катнашты.