Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мөслимдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре уза

12-13 октябрь көннәрендә Мөслимдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үтә. Районга ике дистәдән артык язучы һәм шагыйрь кунак булып килде.

Кичә каләм ияләре якташ әдипләрне искә алдылар:

Бүләк авылында шагыйрь һәм әдәбият галиме Наис Гамбәр яшәгән йортка элмә такта куелды, аның каберенә зиярәт кылынды.

Советлар Союзы герое Илдар Маннанов бюстына чәчәкләр салынды.

Язучылар һәм шагыйрьләр Октябрь авылында язучы, “әкиятче бабай” Зариф Мөэминовны искә алып, каберенә зиярәт кылдылар.

Шулай ук Түреш авылында шагыйрь Харрас Әюпнең каберенә чәчәкләр салдылар.

Г. Тукай, “Хезмәткә – дан” һәм “Бәхет” скверларында булдылар.

Кичен З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында мәгърифәтче-педагог, фольклорчы, язучы Зариф Мөэминовның тууына 130 ел һәм Флүс Латыйфиның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте.

https://muslumirc.ru/news


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Фев
18
Ср
Фев
22
Вс
Рәҗәп Бәдретдинов
Рәҗәп Бәдретдинов
Фев
24
Вт
Ильмира Гыймаева