Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар әдәбиятын дөньяга танытуда күп хезмәт куйган тәрҗемәче Сурайя Гайнуллина вафат

Америкадан кайгылы хәбәр алдык. 2023 елның 22 августында, татар әдәбиятын дөньяга танытуда күп хезмәт куйган тәрҗемәче Сурайя Мәлик кызы Гайнуллина вафат.

Сурайя ханым белеме буенча биофизик, биология фәннәре кандидаты. Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган. 1997 елдан Нью-Йорк шәһәрендә яшәп, Стоуни-Брук университетында эшләде.

Хәсән Туфаннан алып, яшь буын шагыйрьләренә кадәр тәрҗемә итеп, ул китапларны үз хисабына нәшер итте. Шулай ук татар прозасын тәрҗемә итәргә дә өлгерде. Татар әдәбиятын пропагандалау максатында, Нью-Йорк, Мәскәү, Казан шәһәрләрендә әдәби очрашулар үткәрде.

Кылган изге гамәлләре савап булып барсын! Хөрмәтле каләмдәшебезнең урыны җәннәттә булсын! Кызы Ләйләнең, яраткан оныкларның, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Татарстан Язучылар берлеге.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров