1 декабрь көнне Минзәләнең С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт театры бинасында шагыйрә, танылган җырлар авторы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Гөлшат Зәйнашеваның 95 еллыгына багышланган тантаналы кичә узды. Чарада Г.Зәйнашева исемендәге фестиваль җиңүчеләре бүләкләнде. Бу фестиваль унынчы тапкыр үткәрелеп, республикакүләм уза. Тантанада Актаныш, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Тукай, Саба, Яр Чаллы төбәкләреннән нәфис сүз осталары һәм җырчылар катнашты. Шулай ук язучылар Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Гыйбадуллина да чыгыш ясадылар.
Яңа комментарий өстәргә