Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар Әлмәт физкультура көллиятендә очрашуда булды

Балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар Әлмәт физкультура көллиятендә Россиядәге Укытучылар һәм остазлар елы һәм Татарстандагы милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Әлмәт шәһәренең 70 еллыгы, Татарстан язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең 60 еллыгы уңаеннан уздырылган чарада кунак булып кайттылар. Чара аларның иҗатларына багышланган иде. Заманында Лилия Фәрхетдинова шул уку йортында белем бирсә, Резеда Фәрхетдинова шул уку йортында белем алган. Чарада күп кенә истәлекләре белән Миңнур Латыйпова бүлеште. Ул Резеданың сыйныф җитәкчесе иде. Язучылар үз әсәрләрен укып студентларны таныштырдылар. Көллият укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рамилә Хәмидуллина оештырган очрашу чарасы файдалы да, тәрбияви дә, шул ук вакытта бик җылы да узды. Актив катнашкан студентларга, укытучыларга һәм көллият китапханәсенә язучылар үз китапларын бүләк иттеләр. Ахырдан истәлеккә фотога төштеләр.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров