Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Балалар дөньясы 100 ел элек» дип аталган күргәзмә ачылды

21 февральдә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Балалар дөньясы 100 ел элек» дип аталган күргәзмә ачылды.

«Күргәзмәдә Татарстан Милли музее фондларыннан XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башына караган уенчыклар һәм уеннар, өй һәм бәйрәм киемнәре, хатлар һәм фотосурәтләр, китаплар һәм балалар журналлары », – тәкъдим ителә диде Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова.

Мемориаль әйберләр арасында журналистлар Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр гаиләсеннән лото, Сәгыйть Сүнчәләй, Җәләл Мәҗитов, Әхмәтгәрәй Хәсәни, Фатих Әмирханның туганнары гаиләсендәге балаларның фотосурәтләре бар.

Күргәзмә ачылышында Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, әдәбият галиме Фоат Галимуллин, яшь шагыйрәләр Гөлназ Әхмәдиева, Дания Нәгыйм, Алинә Хәбибуллина чыгыш ясады. Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры артистлары спектакльләрдән өзекләр тәкъдим итте, Казан шәһәренең 5нче балалар музыка мәктәбе милли моңнар белән шатландырды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров