Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Буада татар кызын сайладылар

Буа шәһәрендә һәр елны “Татар кызы” конкурсы гөрләп уза. Быелгы бәйгене дә  дистә еллар буена әлеге конкурсның жюри рәисе булган Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, язучы, шагыйрә Гөлнур Айзат ачты. Ул милли гореф-гадәтләрнең күп төрлелеген бүгенге көндә дә саклап калуга игътибар юнәлтеп чыгыш ясады.

Бәйгене оештыру эшләрен Буа “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Гайнуллова бик матур итеп башкарып чыккан. Бәйгедә 11 кыз катнашып, татар халкының тарихын, җыр-биюләрен, әдәбиятын,  аш-суларын, уеннарын белүләрен күрсәттеләр.

Кызлар  Буа район башлыгы Р.Р. Камартдинов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Буа җирле оешма җитәкчесе Г.Г.Камалетдинов имзалаган дипломнар, Рәхмәт хатларына, чәчәк бәйләмнәренә ия булдылар.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн