Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар шагыйрьләре Меңьеллык паркында шигырьләр укыячак

Казанның Меңьеллык паркында бөек шагыйрь Кол Галигә куелган һәйкәл янында чираттагы шигырь кичәсе узачак. Ул 12 июль көнне кичке 17:00 үткәрелә.

«Мәйданнарда яңгыраган татар шигыренә сусаган тамашачылар өчен Идел буе Болгары дәүләте шагыйре Кол Галигә куелган һәйкәл янында шигъри перформанс узачак. «Нигә кирәк шигырь, тыңлаучысы булмаса?» дип исемләнгән чара — бүген шагыйрь укыган шигырьне тыңларга кеше юк дигән ялгыш фикергә җавап», дип хәбәр итә оештыручылар.

Чара перформанс рәвешендә үтә, шуңа күрә һәйкәл янында нотыклар укылмаячак. Яшь һәм урта буын татар шагыйрьләре үз шигырьләрен гади мегафон ярдәмендә халыкка яңгыратачак.

Шигъри перформанс Кол Галинең 790 ел элек язылган «Кыйсса-и Йосыф» поэмасыннан өзекләр уку белән башлана. Чарада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Булат Гатауллин белән Эльдар Гатауллин, музыкант Ильяс Фәрхуллин һәм татар шагыйрьләре Луиза Янсуар, Ләйлә Фаяз, Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Алинә Хәбибуллина, Лилия Низамова һ.б. катнаша.

Перформансны «Идел» журналы һәм Татар китабы йорты оештыра, махсус партнер – Татарстан Язучылар берлеге.

Чыганак: tatar-inform


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров