Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шагыйрь Госман Садәнең тууына 75 ел

Шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы  Госман Садә (Госман Мохтасар улы Зәйнетдинов) 1949 елның 23 февралендә Башкортстанның Аскын районындагы Әмир авылында туган.

1967-1972 елларда Уфада Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Аны тәмамлаганнан соң, Казанга күчеп килә. 1972-1979 нчы елларда республиканың сәяси-иҗтимагый журналы «Татарстан коммунисты» журналында – тәрҗемәче, ә 1979 елның февраленнән «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.

Г.Садә «Мәхәббәт елы» (1985), «Җиләкле тәрәзәләр» (1987) һәм «Тайфун күзе» (1990), “Ярату ява” (2009) китаплары авторы. Халык арасында популярлык казанган милли рухлы «Әссәламегаләйкем», «Рамазан», «Җомга азаны» кебек җыр текстлары авторы буларак та билгеле.

Г.Садә 2014 елның 14 гыйнварында вафат булды.

 

Мөдәррис белән Зөлфәткә

И Мөдәррис дустым! И Зөлфәтем!
Уйлансам да күпме сез булып,
Сезне куып җитә алмас җырым,
Юлларымда ята сузылып…

Егермем дә әле тулмаганда
Кузгаттыгыз мине Уфамда…
Зөлфәт дускай, синең янда мине
Кочаклады килеп Туфан да…

Нәни генә ике шигыремә
Тамды аның яшел карасы…
Якынаер өчен Казаныма
Кирәк икән йөрәк ярасы…

И Мөдәррис, Зөлфәт – дускайларым!
Сез еракта миннән, еракта.
Сезнең белән уртак сер бүлешә
Күбәләкләр генә… зиратта.

Сез ятасыз Тукай кочагында,
Ерак түгел сездән Туфан да…
Егермем дә әле тулмаганда
Кузгаттыгыз мине Уфамда.

Китү юлын иртә сайладыгыз,
Өч мәртәбә тулгач егерме.
…Учак итеп татар инсаннары
Мең кабызыр сезнең гомерне…

Агымсулар

Кемгә талгын, кемгә ярсу –
Агымнарның төрлесе бар.
Агымнарга ыргылып бер,
Бөтерелеп йөрисе бар.

Гомер үзе мең ярсыган
Агымсудай түгелмени?
Ярларыннан ашкан сулар –
Аның юлы түгелмени?!

Ләкин барлык гомерләр дә
Агым булып акмый икән;
Аргамактай ару белми,
Ярсып алга чапмый икән.

Тынчу күлдәй гомерләр бар –
Анда аккош бер ямь тапмый.
Анда чишмә җыры белән
Чыңлап торган таңнар атмый.

Кемгә талгын, кемгә ярсу –
Агымнарның төрлесе бар.
Агымнарга ыргылып бер,
Бөтерелеп йөрисе бар.

Коштан төшкән күләгә

“Кеше барыбер кошлар нәселеннән…”
Саҗидә Сөләйманова
Әверелә калса канат булып
Кешеләрнең әгәр куллары,
Якынаер иде… якынаер
Кош юлына кеше юллары.

Җирне күккә кошлар тоташтра,
Җир белән күк – якын күршеләр.
Өйрәнәләр очыш серләренә,
Очкан кошка карап кешеләр.

Кош булганбыз без дә кайчандыр бер…
Кош юллары керә төш булып.
…Зәңгәр күкне иңләп бер кош оча,
Күләгәсе төшә кош булып.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров