Балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар Әлмәт интернат мәктәбендә булып, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар күңелен күреп кайтты. Сабыйларны китаплары белән таныштырды. Үзләренә шигырь укып, табышмакларга җавап эзләтеп, 2нче мәктәбенең физкультура укытучысы Боробова Наталья Георгиевна һәм ” Яшь техниклар станциясе ” каршысында эшләп килүче “ЮИД ” берләшмәсе әгъзасы Владик белән берлектә кече Сабантуй үткәреп, балаларга бәйрәм ясадылар. Ахырдан һәр балага татлы күчтәнәч – шоколад белән китаплар бүләк иттеләр.
Яңа комментарий өстәргә