Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар китабы йортында «Шәриф Камал» фәнни-популяр басмасын тәкъдир итү чарасы була

Татар китабы йортында «Шәхесләребез» сериясендә дөнья күргән «Шәриф Камал» фәнни-популяр басмасын тәкъдир итү чарасы була. Бу – татар әдәбияты классигы Шәриф Камал турында 83 елга беренче тапкыр язылган монографик җыентык. Китап 2023 елда «Татнефть» компаниясенең Хәйрия фонды ярдәме белән «Җыен» фонды тарафыннан бастырылган.

Китапны 2021 елда әзерләнә башлады. Бу эштә татар әдәбияты тарихы музее һәм Милли музей хезмәткәрләре катнашты. Китапка Шәриф Камалның сирәк билгеле һәм моңарчы басылмаган әсәрләре, аның хатлары, көндәлекләре, гаилә архивыннан документлар һәм фотосурәтләр, шулай ук замандашларның язучы турында истәлекләре кертелгән. Китап материалларының күп өлешен беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелгән чыганаклар тәшкил итә.

Шәриф Камалның иң әүвәл иҗат иткән шигырьләре аеруча зур кызыксыну уята. Алар 1906 елда Санкт-Петербургта «Сада» җыентыгында басылып чыга. Шуннан бирле Ш.Камал шигырьләренә иҗатын өйрәнүче галимнәр генә мөрәҗәгать итә, ә гади укучылар татар классигының үзенчәкле, публицистик дип әйтерлек шигърияте белән танышу мөмкинлегеннән мәхрүм була.

Шәриф Камалның гаиләсе өчен җан атып яши торган әти кеше булуы хатларында ачык чагыла. Китапта Ш.Камалның бай эпистоляр мирасыннан сайланган хатлар бирелгән. Беренче тапкыр көндәлекләре һәм сәяхәтләрдә алып барылган язмалары да урнаштырылды.

Китапны әзерләүдә Милли музей хезмәткәрләре, Байгилдиевләр гаиләсе вәкилләре, әдәбият галимнәре һәм язучылар катнашты. Кереш сүзне филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Дания Заһидуллина язды. Басманың фәнни мөхәррире — шагыйрь һәм язучы Разил Вәлиев (1947 — 2023). Китапны төзүчеләр — Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин һәм музейның өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова.

Китапны тәкъдир итү 15 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә булачак. Керү ирекле.
Казан, Островский урамы, 15 йорт.
Элемтә өчен: 843 590-80-67


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров