Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Факил Сафинның иҗат сәхифәләре» I төбәкара иҗат бәйгесе

Чаллы шәһәренең 55 нче гомуми белем бирү мәктәбендә “Факил Сафинның иҗат сәхифәләре” исемендәге укытучылар, китапханә хезмәткәрләре, тәрбиячеләрнең I төбәкара иҗат бәйгесе узды. Мәктәп укучылары Чаллы мәктәпләреннән, Алабугадан, Мөслимнән килгән кунакларны сәнгатьле итеп шигырь сөйләп, җыр һәм бию башкарып сәламләделәр. Бәйгедә катнашучылар үзләре иҗат иткән шигырьләр, проза әсәрләре белән мәртәбәле жюри алдында чыгыш ясадылар. Аларның иҗатларына Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, күренекле әдип Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин һәм Саҗидә Сөләйманова, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләр лауреаты, язучы Әлфия Ситдыйкова бәя бирделәр. Җиңүчеләр төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн