Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шагыйрь Рәмис Аймәтнең «Мәңгелек сагыш» шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе була

21 мартта 15.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәмис Аймәтнең «Мәңгелек сагыш» дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе үткәрелә.

«Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән әлеге җыентыкта авторның соңгы елларда иҗат ителгән лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган. Аларның күбесендә ул тел, милләт, вазгыять турындагы гамьнәре-уйланулары, шәхси күзәтүләре белән уртаклаша, заман, җәмгыять проблемаларын калкыта. Шәхси-сентименталь эчтәлекле шигырьләр шулай ук җыентыкның бизәге булып тора. Югары эстетик дәрәҗәдә иҗат ителгән шигырьләрдә эмоциональ-психологик кичерешләр фәлсәфә белән үрелеп килә», – диелә хәбәрдә.

Аның әйтүенчә, әдәби-музыкаль кичәдә Рәмис Аймәтнең шигырьләрен Галиәсгар Камал театры артистлары Дания Нуруллина, Илнур Закиров, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, Казан театр училищесы студентлары һәм авторның үз укуында ишетергә мөмкин булачак. Чарага танылган әдәбият галимнәре Нурфия Юсупова, Ләйсән Надыршина, китапның мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех, рәссамы Диләрә Нәүрүзова һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре чакырулы.

Китап тәкъдим итү кичәсендә Халыкара конкурслар лауреатлары Рәфинә Ганиуллина, Илгиз Мөхетдинов, Динар Шәрәфетдинов, Рөстәм Хөсәенов һәм Айзилә Зиннәтуллина башкаруында Рәмис Аймәт сүзләренә иҗат ителгән романслар, эстрада җырлары да яңгыраячак. Кичәгә килүчеләр шулай ук Рәмис Аймәт иҗатына багышланган күргәзмә белән дә таныша алачак. Чарага керү ирекле.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин