Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Милли китапханәдә кыш көне иң күп укылган татар китаплары исемлеге билгеле

Татарстан Милли китапханәсенә йөрүчеләр иң күбе Ринат Мөхәммәдиев, Зифа Кадыйрова, Фәүзия Бәйрәмова, Гаяз Исхакый китапларын өйләренә алып укыганнар.

«Кыш эчендә сез 71 247 китапны өйгә алгансыз. Сез яраткан һәм еш алган китаплардан топ-10 исемлеген әзерләдек», дип яза Милли китапханәнең матбугат үзәге һәм кыш айларында өйгә алып иң күп укылган китаплар исемлеген тәкъдим итә.

Топ-10 татар китабы исемлеге Ринат Мөхәммәдиевның «Ак кәгазь нидән саргая» китабы белән башлана. 2 нче һәм 6 нчы урыннарда Зифа Кадыйрованың «Урланган яшьлек» һәм «Бәхеткә юл кайдан?» китаплары. 3 нче һәм 5 нче урыннарда Галия Сафиуллинаның «Заһидә» һәм «Сыналган мәхәббәт» китаплары. 4 нче урында – Әмирхан Еникиның «Матурлык» китабы.

Исемлек Фәүзия Бәйрәмованың «Һиҗрәт», Гүзәл Галләмованың «Зәңгәр кыңгыраулар», Рифкать Имаевның «Уйла көнем» китаплары белән дәвам итә һәм Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан слоң инкыйраз»ы белән төгәлләнә.

Китапханә шулай ук нәфис әдәбият китапларының топ унлыгын, нон-фикшн һәм научпоп китаплары унлыгын, үсмерләр китаплары унлыгын, балалар китаплары унлыгын һәи иң нәниләр өчен китаплар унлыгын төзегән. Ул исемлекләрдә татар китаплары юк.

Чыганак: tatar-inform


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин