Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кооператив институтында Муса Җәлил, Илһам Шакиров һәм Кадыйр Сибгатуллинны искә алдылар

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияты үзәгендә татар халкының бөек уллары, герой-шагыйрь Муса Җәлил, җырчы Илһам Шакиров, шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның туган көне уңаеннан, искә алу чарасы булды. Ачык ишекләр көнендә Казанның 3, 15 гимназияләре, 149 лицей укучылары катнашты. Алар шигырьләр укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чарада Кадыйр Сибгатуллинның якташы, шагыйрә, публицист, тәнкыйтьче Фәүзия Солтан катнашып, шагыйрьнең иҗаты турында сөйләде, шигырьләр укыды. Олуг шәхесләргә багышлап оештырылган искә алу чарасын Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина алып барды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров