Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

MOÑ мәйданчыгында «Остазлар турында остазлар» кичәсе Разил Вәлиевкә багышлана

14 декабрьдә, 19.00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә урнашкан MOÑ театр мәйданчыгында язучы, Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевкә багышланган кичә була. «Остазлар турында остазлар» дип исемләнгән кичәдә язучылар – Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Газинур Морат катнаша. Модератор – Баязит Зәйдуллин.

«Разил Вәлиев – кем булган? Нәрсә турында язган? Ни әйтергә теләгән? Йөрәкләрдә нинди эз калдырган? Бу сорауларга җавапларны «Остазлар турында остазлар» дип исемләнгән кичәдә бергә эзләрбез», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га MOÑ мәйданчыгы матбугат хезмәте.

«Урамда утлар кабынганчы, өстәлдә чәйләр суынганчы, рәхәтләнеп сөйләшеп утырганыгыз бармы сезнең? Кич утыру – халкыбызның бер гадәте генә түгел. Ул кышкы салкыннан өшегән күңелне җылытып, йөрәкнең бер почмагында кадерләп саклаган хатирәләрне уята торган очрашу. Бүгенге яшьләр кич утыруны «подкаст» форматына охшатыр иде. Чөнки мондый очрашулар вак-төяк хәлләрне сөйләшүдән башланып китә дә, бер-ике сәгатьтән инде адәм баласының башы җитмәс катлаулы мәсьәләләр турында бәхәсләр башлана… Сезне дә шундый ихлас әңгәмәдә катнашырга чакырабыз», – диелә хәбәрдә.

Проект мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә гамәлгә куела. Кичәдә катнашу өчен шушы сылтама буенча теркәлү сорала.

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров