Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Факил Сафин Яр Чаллы шәһәренең 39нчы балалар бакчасында очрашуда булды

28 март көнне Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин Яр Чаллы шәһәрендәге 39нчы санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән очрашты. Чара Балалар китаплары атналыгына багышланган иде. Сабыйлар күренекле балалар әдибе Факил Сафин килүгә ныклап әзерләнгәннәр. Аның әсәрләренә рәсемнәр ясап күргәзмә оештырганнар, шигырьләрен ятлаганнар. Бигрәк тә рус төркемендәге балалар актив булдылар. Аларның авазларны дөрес әйтеп татарча шигырь сөйләүләренә шагыйрь абыйлары да сокланды. Факил Сафин балалар өчен күп җырлар язган композитор да бит. Чарада аның җырларын яратып башкардылар Факил абыйлары балаларга үзенең китапларын бүләк итте. Очрашу вакытында шагыйрь балаларның күп сорауларына җавап та бирде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров