Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәттә «Татнефть» хәйрия фонды нәшер иткән китапларны тәкъдим иттеләр

12 декабрь көнне “Әлмәт” иҗтимагый-мәдәни үзәгендә «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы кысаларында чыккан китапларны тәкъдим иттеләр.

Быел программа ярдәмендә дөнья күргән җиде китап тәкъдим ителде:

Әлфәт Закирҗановның (Казан) «Театр – серле дөнья: әңгәмәләр, очерклар, бәяләмәләр» китабы (татар телендә);

Александр Маловның (Казан) «Из глубин памяти» повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы (рус телендә);

Мөнҗия Хәлимованың (Нижнекамск) «Тылсымлы таяк» балалар өчен шигырьләр җыентыгы (татар телендә);

Ризаэтдин Фәхретдиннең «Мәшһүр хатыннар» библиографик җыентыгы (татар телендә);

Зинаида Захарованың (Әлмәт) «Маҗаралы хәлләр» балалар өчен хикәяләр җыентыгы (татар телендә);

«Әдәби офыклар» Татарстанның көньяк-көнчыгыш шагыйрь һәм язучыларының әсәрләре җыентыгы (татар һәм рус телләрендә);

«Бакый Урманче. Шәхес һәм иҗат» мәкаләләр, истәлекләр, шигырьләр, хатлар, документлар һәм көндәлек язмалары җыентыгы (татар телендә).

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров