Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш урта мәктәбендә укучылар белән очрашты

Туган телләр көне бәйрәме уңаеннан Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш урта мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллин, якташлары, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрә, публицист Фәүзия Солтан (Галиуллина), шагыйрә, публицист Рәсимә Гарифуллина укучылар, укытучылар белән очрашуда булдылар. Укучылар кунакларның шигырьләрен, җырларын башкардылар. Мәктәп директоры Сәлахиев Нәкыйф, укытучылар Шакиров Наил, Гайсина Әнисә, Курмаева Рушания, Гайсина Гөлфия бик матур чаралар оештырып, телебезне саклау буенча тырыш хезмәтләрен куялар. Очрашуда шулай ук Балык Бистәсе районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Садыйков Илсур Мансурович катнашып, бик җылы чыгыш ясады.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров