Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тукай музеенда Нурихан Фәттахның 95 еллыгына багышлаган әдәби-музыкаль кичә узачак

25 октябрь, 12.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нурихан Фәттахның 95 еллыгына багышлаган әдәби-музыкаль кичә үткәрелә.

Г. Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең даирәсе – замандашлары һәм фикердәшләренә багышланган әдәби-музыкаль кичәләр, китап тәкъдим итү чаралары, күргәзмәләр еш уздырыла. Шулай ук Тукай традицияләрен дәвам итүче татар әдәбияты һәм сәнгатенең күренекле шәхесләре белән бәйле чаралар да уза. Танылган халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Н. Фәттахның тууына 95 ел тулуга багышланган кичә әнә шундыйлардан.

Чара “Нурихан Фәттах Казаны” музыкаль пластик композициясе белән башланып китәчәк. Казан театр училищесының 3 татар курсы студентлары (остазлары – Татарстанның атказанган артистлары Илнар һәм Лилия Назамиевлар) һәм К.Тинчурин, Г.Кариев театры артистлары катнашында авторның әсәрләреннән өзекләр күрсәтеләчәк. “Нурихан Фәттах – 95” кичәсенең режиссеры – Александр Далматов, хореографы – Г. Камал театры актеры Артур Шәйдуллин.

25 октябрь көнне Тукай музеенда рәссам Руслан Ибраһимның Нурихан Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романына багышланган күргәзмәсе дә ачылачак.

“Нурихан Фәттах – 95” кичәсендә күренекле шагыйрьләр, язучылар, әдәбият галимнәре, тарихчылар чыгыш ясаячак. Шулай ук Резедә Төхфәтуллина, Муса Камалов халык җырлары башкарачак. Искә алу чарасын К.Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәлахова алып барачак.

Күренекле язучы, татар әдәбиятында беренче тарихи романнар авторы Нурихан Фәттахны искә алу кичәсен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Габдулла Тукай әдәби музее, Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге, Казан театр училищесы оештыра.

25 октябрьдә 12.00 сәгатьтә музейда татар әдәбияты, мәдәнияте һәм тарихы белән кызыксынучыларны көтеп калабыз.

● Нурихан Фәттах 1928 елның 25 октябрендә Башкортстанның  Яңавыл районындагы Күчтавыл авылында туа. 1946 елда беренче Яңавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң,  Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1953 елдан профессиональ язучылык эшенә күчә.

Нурихан Фәттах 1955 елда студент тормышын чагылдырган “Сезнеңчә ничек?” романын тәмамлый. 1962 елда язучы “Бала күңеле далада” исемле зур романын яза, һәм берничә елдан соң аның “Мөдир Саҗидә” исемле повесте дөнья күрә. Алтмышынчы еллардан башлап Нурихан Фәттах үзенең төп игътибарын тарихи әсәрләр язуга юнәлтә. Әдип “Ител суы ака торур”, “Сызгыра торган уклар” романнарын, “Кол Гали”, “Сармат кызы Сәринә” сәхнә әсәрләрен, “Ерак гасырлар авазы”, “Шәҗәрә” исемле фәнни хезмәтләрен язып, татар әдәбиятында күтәрелмәгән тарих темасын яктырта. Нурихан Фәттах 2004 елның 18 февралендә Казанда вафат була.

Г.Тукай әдәби музее: +7(843) 590-86-67


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров