Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә шагыйрә Фәүзия Солтанның иҗат кичәсе үтте

27 ноябрьдә Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрә, публицист Фәүзия Солтанның (Галиуллина) иҗат кичәсе узды. Кичәдә Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал, Татарстанның халык язучысы Тәлгат Галиуллин, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина, Татарстанның атказанган артисты Азат Тимершәех катнашты. Шагыйрәне район администрациясе башлыгы исеменнән мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина, Татар конгрессының Балык Бистәсе бүлеге җитәкчесе Эльвира Касыймова, Үзәк китапханә мөдире Рәхимә Рәшитова, районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары исеменнән Рәмзия Мингалиева тәбрикләде. Юбилярның җырларын якташлары Индира Илалова, Рәмилә Сөнгатуллина башкардылар. Кичәне Күгәрчен авылыннан Лилия Кәримуллина һәм Гөлфирә Кәлиева алып барды.

 


Комментарийлар

  1. Чулпан:

    искиткеч җылы кичә булды.Фәүзия ханымның иҗатын яратабыз

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров