Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Онлайн-хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов Тукай премиясенең быелгы лауреатларын тәбрикләде

Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә рәссам Наилә Кумысникова, архитектор Фирдәвес Ханов, шагыйрь Шәүкәт Гаделша ия булды.

Лауреатларны Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсеннән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантана бара.

Түбән Кама шәһәреннән Фирдәвис Ханов Шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендә ватан һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен; Себердән татар шагыйре Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) «Аучы җыры»; «Чоңгыл»; «Иман капка ачканда»; «Себерем-үз җирем» шигырь җыентыклары өчен, Наилә Кумысникова рәсем сәнгате өлкәсендә милли темага багышланган һәм күн мозаикасы техникасында башкарылган декоратив паннолар сериясе өчен тәкъдим ителгән иде.

https://tatar-inform.tatar

 

Түбән Кама шәһәрендә Факил Сафин белән очрашу узды

24 нче апрель көнне Түбән Кама шәһәренең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Г.Тукай исемендәге Дәүләт, Г.Исхакый, Грибоедов исемендәге премияләр лауреаты Факил Сафин белән очрашу кичәсе булды. Очрашуда шәһәрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр катнашты.

 

Тукай премиясе ияләре билгеле?

2023 елда Тукай премиясе ияләре 26 апрельдә игълан ителәчәк. Бүген комиссия утырышы узды. «Телеграм» каналларда бүген булган киңәшмәдә кемнәрнең лауреат дип табылганы хакында язалар.

Болар – себер татары, шагыйрь Шәүкәт Гаделша, архитектор, Түбән Камадагы «Тукай паркы» авторы Фирдәвес Ханов, күн мозаикасы белән иҗат ителгән декоратив паннолар авторы Наилә Кумысникова.

Премияләр исемлеген республика Рәисе раслый һәм имзалый.

https://intertat.tatar

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе күләмен ике тапкыр арттырдылар

Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе күләмен ике тапкыр – 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр арттырдылар. Бу турыда карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«1 пунктның икенче абзацында «һәрберсе биш йөз мең сум» сүзләрен «һәрберсе бер миллион сум» сүзләренә алмаштырырга», диелә текстта.

Исегезгә төшерәбез, премия ел саен республиканың өч мәдәният хезмәткәренә яки коллективына бирелә. Бүләкләү тантанасы Габдулла Тукай туган көнендә – 26 апрельдә уза.

https://tatar-inform.tatar

 

Гаяз Исхакыйга багышланган фәнни җыен

24 апрель көнне Казанда, Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясендә, күренекле язучы, милли сәясәтче, милләт каһарманы Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни- гамәли семинар башланды. Ул ике көн дәвам итәчәк. Фәнни җыенда Татарстаннан, Россиядән, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Төркия һәм башка илләрдән галимнәр, язучылар, милли зыялылар катнаша. Семинарда пленар һәм секцияләрдә чыгышлар, Гаяз Исхакыйның яңа чыккан китапларын тәкъдим итү, түгәрәк өстәлләр уздыру да каралган.

«Рәссам китабы. Роберт Миңнуллинның шигъри балачак дөньясы» күргәзмәсе

Татар китабы йортында Башкортстан һәм Татарстанның яшь рәссамнары катнашында рәссам китаплары күргәзмәсе ачыла. Әсәрләр Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган.

«Рәссам китабы» — яшь авторлар үз иткән, әмма гадәти булмаган иҗат юнәлеше. Artists’ book жанры китап рәвешендә иҗат ителгән сәнгать әсәрләрен берләштерә. Гадәттә, мондый «китаплар» бердәнбер нөсхәдә ясала.

Рәссам китаплары шагыйрьнең иҗатына башка яктан карарга мөмкинлек бирә, чөнки мондый «китап» рәссам күзаллавын һәм автор текстын бербөтен итеп берләштерә һәм яңа формалар, текстура һәм материаллар аша Роберт Миңнуллин шигъриятеннән таныш мотивларны укучыга якынайта. Балачак хатирәләре, малай чактан таныш якын елга буйлары, дәү әнинең коймаклары һәм туган йорт бизәкләре — болар барысы да күргәзмәдәге рәссам китаплары аша күңелдәге иң нечкә тойгыларны яңадан уята.

Күргәзмәдә катнашучылар арасында Башкортстанның атказанган рәссамы Салават Гыйләҗетдинов, Россия рәссамнар берлеге әгъзалары Җәмил Әхмәтвәлиев, Дим Гобәйдуллин, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзалары Юлия Абызова, Ирина Хлюпова бар. Кызыклы иҗади эшләре белән Кама сәнгать һәм дизайн институты (җитәкчеләре Марина Залятдинова һәм Анна Фәйзрахманова) һәм Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты студентлары да (җитәкчеләре – графика бүлеге укытучысы Дим Гобәйдуллин һәм дизайн бүлеге мөдире, профессор Марс Әхмәдуллин) катнаша.

Күргәзмә 25 апрельдә 14:00 Татар китабы йортының медиаүзәгендә ачыла. Ачылу тантанасында рәссамнар һәм сәнгать белгечләре катнашачак. Чара кунакларына күргәзмә буенча экскурсия тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәне 30 августка кадәр тамаша итеп булачак.

Казан, Островский ур., 15
Белешмәләр өчен 8 (843) 590-80-67, 8 (843) 590-80-66

Кызлар гимназиясе республика укытучыларын Гәрәбә белән очраштырды

Казандагы Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясе Гәрәбә тәхәллүсен йөртүче шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың туган көненә матур бүләк әзерләде.

20 апрельдә Казандагы 12 нче гимназиядә республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан белем күтәрү курсларына килгән утыздан артык мөгаллимә шагыйрә Сания Әхмәтҗанова һәм гимназия укучылары белән очрашты. Әлеге әдәби очрашуны татар теле укытучысы Рузилә Хуҗина шагыйрәнең туган көненә багышлап, үз укучылары белән оештырды.

Кичәдә С.Әхмәтҗанованың “Татар кызлары” циклыннан өзекләр, шигырьләре яңгырады. Аларны тугызынчы сыйныф укучылары һәм курсларга килгән укытучылар да башкарды.

Очрашуда укучылар шагыйрә апаларына сораулар да бирделәр. Шулай итеп, бәйрәм җанлы әңгәмә рәвешендә дәвам итте.

Кунакларны гимназия директоры Зөммәрәт Нәгыймова сәламләде. Ул педагогларны гимназия тормышы, бурычлары, укучыларның уңышлары белән таныштырды.

Шагыйрә татар теле укытучысы Рузилә Хуҗинага, педагог-оештыручы Сөмбел Галимуллинага, гимназия коллективына, кичәдә катнашкан укучы кызларга, очрашуны яратып кабул иткән укытучыларга рәхмәт әйтте.

Шагыйрь Рифат Сәлах Муса Җәлил премиясенә лаек булды

19 апрель көнне Казанда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенең быелгы лауреатларын бүләкләү тантанасы булып узды. Әлеге мәртәбәле бүләккә әдәбият өлкәсендә зур өлеш керткәне һәм татар шигърияте өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен каләмдәшебез Рифат Сәлах лаек булды. Премияне ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков тапшырды. Чын күңелдән котлыйбыз!

Казанда Хатыйп Миңнегулов исемендәге IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды

Казанның 11 нче татар гимназиясендә әдәб­ият галиме, тәнкыйтьче, филология фәнн­әре докторы, професс­ор Хатыйп Миңнегулов­ның күпьеллык гыйльми һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышлап, “Дөньяда сүзебез бар” дип исемләнгән IV Бөтенроссия фәнни-га­мәли конференциясе булды. Анда әдәбият галимнәре һәм язучылар, филология фәннәре докторлары, профессорлар Тәлгат Галиуллин, Фоат Галимуллин, Тата­рстанның халык шаг­ыйрьләре Рәдиф Гаташ, Газинур Морат чыгыш ясады.

Сания Әхмәтҗанова Казанның 99нчы балалар бакчасында очрашуда булды

Татарстан Язучылар берлеге башлангычы белән, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә иҗади очрашулар дәвам итә. Чираттагы әдәби-музыкаль кичә Казанның катнаш төрдәге 99 нчы балалар бакчасында үткәрелде. Очрашу балаларга милли тәрбия бирүдә гаилә һәм балалар бакчасы хезмәттәшлеген күз алдында тотып оештырылды. Бәйрәм Сания Әхмәтҗанова катнашында узды һәм анда шагыйрәнең туган як, туган тел, гаилә, табигать, спорт темасына нәниләр өчен язылган шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

Шагыйрә белән очрашуга балаларның әти-әниләре дә килгән иде. Алар да, тәрбиячеләр дә сәхнәләштерелгән күренешләрдә катнаштылар. Мондый күмәк чара балаларда әти-әниләре, тәрбиячеләре өчен горурлык хисләре, туган телебез белән тагын да ныграк кызыксыну уятыр, дигән өмет тудыра. Тәрбиячеләр фикеренчә, балалар җыр, күмәк уеннар барышында туган телебезне җиңелрәк үзләштерә, шуңа күрә нәниләр өчен яңарак әсәрләргә ихтыяҗ зур.

Балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлназ Нәгыймова С.Әхмәтҗанованың “Камил белән Камилә” дигән шигъри уенына көй язган. Балалар аны уйнап та күрсәттеләр. Җырлы әйлән-бәйлән аерым темаларга сүзләр әйтүне күз алдында тоткан билгеле уенга нигезләнсә дә, ул җырлап башкарылуы белән балаларга тагын да кызыклы булды. Балалар бакчасы мөдире Рита Хәкимова кунакка килгәне өчен шагыйрә Сания Әхмәтҗановага һәм бәйрәмне оештырган өлкәннәргә рәхмәт әйтте. Рита Харис кызы, очрашулар планына 99 нчы балалар бакчасын да керткән өчен, Татарстан Язучылар берлегенә аерым рәхмәт белдерде.

Татар җәмәгатьчелеге Тукай каберенә чәчәкләр салды

Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның вафаты көнне бер төркем язучылар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре, әдәбият сөючеләр Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында шагыйрь рухына дога кылып, каберенә чәчәкләр салды.

Уфа «Нур» театры Казанга биш спектакль алып килә

Уфа «Нур» театры Казанга биш спектакль алып килә. Гастрольләр 25-28 апрель көннәрендә Камал театрының Зур һәм Кече залларында үтә.

Гастрольләр Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Фатыйма» драмасы белән 25 апрельдә башлана. 26 апрельдә Илгиз Зәйниев «Нур» театры өчен махсус язган «Хыял йорты» яшьләр комедиясе уйналачак. 27 апрельдә Уфа авторы Мөдәррис Багаевның «Бер мәл шәһәрдә» комедиясе күрсәтелә. 26, 27 апрель көннәрендә Кече залда Мансур Гыйләҗевның «Көлмәгез, мин үләм» комедиясе була. Гастрольләр 28 апрельдә Мирхәйдәр Фәйзинең легендар мелодрамасы «Галиябану» белән төгәлләнә.

Тукай клубында “Әдәби карта” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген Татарстан Язучылар берлеге һәм “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары оештырган “Әдәби карта” конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге матур, җылы очрашу Татарстан Язучылар берлеге бинасында узды.

Җиңүчеләрне жюри әгъзалары — Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, «Идел» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова, шулай ук Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, Бөтендөнья татар конгрессының Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһим котлады.

Бүләкләү тантанасы түгәрәк өстәл эшенә ялганды. Түгәрәк өстәл «Заман мәктәбе һәм китап» темасына багышланган иде.

Язучылар берлегендә “Мин дөньяга хисләрем һәм мәхәббәт аша карыйм” дип исемләнгән конференция узды

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Рәдиф Гаташ исемендәге Бөтенроссия фәнни-гамәли тикшеренү һәм иҗади эшләр конференциясе булып узды.

Марсель Галиев үзенең «Алтай сулышы» күргәзмәсенә чакыра

Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиевның «Алтай сулышы» фотокүргәзмәсе Әмир Мәҗитов музеенда ачыла.

«Алтайга дүрт мәртәбә барып кайттым. Шунда төшерелгән табигать күренешләрен кешеләргә күрсәтәсем килә. Илледән артык фоторәсем урнаштырдык», ди шагыйрь.

Ачылу тантанасы 14 апрельгә билгеләнгән. Башлана – 15.00 сәгатьтә. Тантанада беренче экскурсияне Марсель Галиев үзе үткәрәчәк.

Әмир Мәҗитов музееның адресы – Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 27 нче йорт.

https://tatar-inform.tatar

«Апуш» студиясе спектакльләре Камал театры сәхнәсендә!

Казан Мэры патронажы астында эшләүче «Апуш» студиясе тамашачыларны спектакльләренә чакыра.

Апрель аенда «Апуш» татар балалар театр студиясенең спектакльләре Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә күрсәтеләчәк.

10 апрель көнне драматург, «Әкият» Татар Дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Кечтүк» спектакле, 13 апрельдә «Апуш»ның тәүге эше, драматург Равил Бохараев пьесасы буенча куелган (Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсе) «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле, 14 апрель көнне танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре, Айгөл Әхмәтгалиева инсценировкасы буенча «Әбүгалисина» мюзиклы Г.Камал театрының кече сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Башлану вакыты: 18:00.

«Әбүгалисина» мюзиклын шулай ук 12 апрель көнне 16.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә карап булачак. Гыйнвар аенда булган премьерада спектакльне бер состав уйнаган булса, бу юлы рольләрне башка состав тәкъдим итәчәк. «Апуш» балалар театр студиясендә шөгыльләнүче һәр балага үзен сәхнәдә сынап карау мөмкинлеге бирелә. Шуңа күрә спектакльдәге рольләрне алар чиратлашып башкара.

Искәртеп узыйк, «Апуш» татар балалар театр студиясе 2022 нче елның март аенда эшли башлады. Хәзерге вакытта Казанның «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында эшләп килүче студияләрендә барлыгы 90га якын бала шөгыльләнә. Бер ел дәвамында 4 спектакль куелды. Күптән түгел, 13 мартта, «Апуш» 1 яшьлек туган көнен бәйрәм итте. Биредә 1 еллык эшчәнлекнең нәтиҗәләре күрсәтелде.

Исегезгә төшерәбез, татар балалар театр студиясенең беренче премьерасы – «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивалендә «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә беренче урын алды. Әлеге фестивальдә Татарстан беренче тапкыр җиңү яулый.

Тукай клубында Азат Тимершәехның юбилей концерты булды

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстанның халык артисты Азат Тимершәехның юбилей концерты узды.

Апаста “Бар дөнья – театр” дип исемләнгән фестиваль-бәйгегә йомгак ясалды

6 апрель көнне Апас мәдәният йортында танылган драматург, язучы, режиссер Әмир Камалиев исемендәге балалар театр коллективлары өчен тәүге тапкыр оештырылган I нче районкүләм “Бар дөнья – театр” фестиваль-бәйгесенә йомгак ясалды.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмеева, язучы, драматург Хәбир Ибраһим, Әмир Камалиевның бертуган энесе Дамир Камалиев катнашты. Район мәдәният йорты фойесында Әмир Камалиевның тормышын, иҗатын чагылдырган күргәзмә дә оештырылган иде.

Ркаил Зәйдулла Бакуда Хәйдәр Алиевның 100 еллыгы уңаеннан узган чараларда катнашты

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Бакуда Әзербәйҗанның элекке Президенты Хәйдәр Алиевның 100 еллыгы уңаеннан узган чараларда катнашты һәм чыгыш ясады.

Кайбычта Зариф Бәширинең 135 еллыгы уңаеннан төбәкара фәнни-гамәли конференция узды

Кайбыч районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбендә шагыйрь, язучы, публицист, журналист, тәрҗемәче Зариф Бәширинең 135 еллык юбилеена багышланган төбәкара фәнни- гамәли конференция узды. Чарада Кайбыч районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин, Чүти урта мәктәбе директоры Рәис Хөснетдинов, Чувашия Республикасы Комсомол районының татар теле укытучылары һәм укучылары катнашты.

«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этаплары башланды

Татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы Яр Чаллы шәһәренең 54 нче гимназиясе бинасында башланып китте. Бәйгедә Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Менделеев, Әгерҗе, Тукай, Алабуга районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән 50 дән артык укучы чыгыш ясады. Бәйгедә катнашучыларның хезмәтләрен Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Факил Сафин, Рәдиф Сәгъди, Гөлзада Бәйрәмова бәяләделәр.​

“Язучылар елмая яки язгы маҗаралы көннәр” кичәсеннән фоторепортаж

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында “Язучылар елмая яки язгы маҗаралы көннәр” дип исемләнгән юмор кичәсе узды. Кичәдә танылган язучылар, сәнгать әһелләре чыгыш ясады. Чараны сатирик язучы Хәбир Ибраһим ( Ахир) алып барды.

Роберт Миңнуллинның «Мәхәббәтле көзләрем» китабын тәкъдим итү кичәсе узачак

5 апрель көнне Роберт Миңнуллинның «Мәхәббәтле көзләрем» дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узачак. Чара «Китап club» рестораны (Бауман ур., 19) 15.00 сәгатьтә үтәчәк. Китапта Р.Миңнуллинның яңа шигырьләре һәм элегрәк язылган сайланма әсәрләре урын алган.

Бирегә авторның туганнары, дуслары, якыннары, танылган татар шагыйрьләре һәм язучылары чакырулы. Теркәлү өчен электрон адрес: venera.pr@tatkniga.ru . Керү ирекле.

«Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында Хәбир Ибраһимов белән очрашу булды

Түбән Кама шәһәренең Г.Тукай исемендәге китапханәсендә язучы-драматург, шагыйрь Хәбир Ибраһимов белән «Садә җанында – дөнья гаме» дип исемләнгән әдәби – музыкаль очрашу булып узды.

Сания Әхмәтҗанова “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде

Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Медальне 30 мартта Кремльдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин тапшырды.

Каләмдәшебезне югары дәүләт бүләгенә ия булуы белән котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар телибез.

Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәгендә шагыйрь Ямаш Игәнәйне искә алдылар

24 март көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәгендә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат иткән, татар шигъриятендә үзенчәлекле эз калдырган шагыйрь Ямаш Игәнәйгә 85 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Кичәдә Татарстанның халык артисты Виталий​ Агапов, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин, шагыйрь һәм тәрҗемәче Мансур Сафин, шагыйрә һәм җырчы Людмила Аланлы, Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе каршында эшләүче музей директоры Роза Хәмидуллина, Ямаш Игәнәй исемендәге Ләке авылының мәктәп вәкилләре чыгыш ясадылар. Кичәне мәдәният үзәге директор Людмила Белоусова оештырды.

Питрәчнең Ленино-Кокушкино авылында танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу булды

Питрәчнең Ленино-Кокушкино авылы китапханәсендә танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу кичәсе булып узды.

Очрашуга килгән кунакларны Яшьләр үзәгендә эшләп килүче балалар ансамбле каршы алды. Фойеда язучы иҗатына багышланган китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. Кичәне Питрәч районы үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Земфира Әхмәтшина язучы белән якыннан таныштырудан башлап җибәрде.

Айгөл ханым исә, үзенең тормыш юлы, иҗади эзләнүләре, уй-хыяллары турында сөйләп дәвам итте. Төрледән-төрле кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, фикерләре белән уртаклашты. Язучы үзенең укытучы гаиләсеннән булуы, әнисенең дә берара китапханәдә эшләп алуын искә алды, күңелле хатирәләре белән уртаклашты. Кичәбездә автор һәр басылып чыккан җыентыгына мәгълүмат бирергә тырышты. Айгөл ханымның бигрәк тә, “Синең өчен яшим”, “Ак читек”, “Баланнарда бал тәме”, “Кичке таң” китапларын халык аеруча бик җылы кабул итте. Шулай ук татар дөньясының бөек җырчысы Хәния Фәрхигә багышланган новеллалар җыентыгы да иң яратып укыла торган басмалардан санала.

Телевизор экраннары аша күрсәтелүче “Ак чәчәкләр”, “Мәхәббәт хакына”, “Җылы эзли җаннар” фильмнарының сценарий авторы да Айгөл Әхмәтгалиева икәнен белгәч, кунакларыбыз таң калды.

Кичәгә тагын да ямь өстәп, күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыбыз Зәринә Әскәрова авторның “Ак чәчәкләр” җырын башкарды. Шулай ук, районыбыз йолдызы Алинә Минһаҗева “Умырзая” җырын башкарып, тамашачыларыбызга күңелле бәйрәм кәефе бүләк итте. Шәле авылы мәдәният йорты үзешчән артистлары Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баш куям тезләреңә” спектакленнән өзек күрсәттеләр.

Очрашу барышын – да, кунаклар Айгөл ханымга изге теләкләрен дә җиткерергә ашыктылар. Кичәгә килгән авылдашыбыз Фатыйма Хәлимбаева Хәния Фәрхигә багышланган җыентыгын җентекләп укуы, вакыйгаларның матур итеп тасвирлануы турында бик матур фикерләрен җиткерде. Автор исә, әсәр үзәгендә торган геройларның уңай тасвирлануын янәшәдәге изге кешеләренең күплеге, геройларны ныклап өйрәнүе турында да ассызыклап үтте.

Бу очрашуда Айгөл ханым студент елларында бергә укыган Лилия ханым белән дә очрашып, әңгәмә корды.

Кичә һәрбер кешедә җылы тәэсирләр калдырды.

http://pestrecy-rt.ru

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова балалар бакчасында кунакта булды

Каләм әһелләренең Татарстан Язучылар берлеге гамәлгә куйган “Балалар бакчаларында нәниләр белән очрашулар циклы”н дәвам иттереп, 23 март көнне шагыйрә Сания Әхмәтҗанова Казандагы 393 нче балалар бакчасында кунакта булды.

Очрашуга бөтен бакча коллективы белән әзерләнгәннәр. Бәйрәмдә балалардан, бакча мөдиреннән башлап, тәрбиячеләр, аларның ярдәмчеләре, музыка тәрбиясе бирүче педагог, аш-су пешерүчеләр дә катнашты. Шагыйрә белән очрашу бакчаның гомуми бәйрәменә әйләнде.

Элегрәк балалар бакчасында эшләгәнен искә төшереп, шагыйрә үзе дә биеп тә, җырлап та, балаларга кушылып шигырь сөйләп, уйнап та алды.

Балалар татар шагыйрен күрде, татарча шигырьләр сөйләде, шагыйрә апаларына сорауларын бирде. Мондый җылы очрашудан алган хис-кичерешләр, һичшиксез, балалар һәм өлкәннәр күңелендә озак сакланыр.

XXIII Дөньякүләм «Әдәби марафон»га гаризалар кабул ителә башлады

Хөрмәтле әдәбият сөюче, туган телен хөрмәт итүче, алга максат куеп һәрвакыт уңышка ирешергә омтылучы дуслар!

Сезне татар милләте киләчәге өчен иң мөһим проектларның берсе #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашырга чакырабыз!

#ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу һәм финалга үтү өчен:

1. Проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсенә һәм Telegram’дагы рәсми каналы яңалыкларына язылыгыз: vk.com/adabimarathon, https://t.me/adabimarathon;
2. Проектның асылын аңлау өчен бәйге нигезләмәсе белән танышыгыз: http://tat-i.net/tt/adabimarafon;
3. Смартфоныгызга/компьютерга (моңарчы урнаштырылмаган булса) татар клавиатурасы урнаштырыгыз: инструкция – http://tat-i.net/tt/node/12;
4. Рәсми берләшмәдәге (https://vk.com/adabimarathon) беркетелгән игълан астында катнашуыгызны белдереп «+» тамгасын, исем-фамилиягезне, яшегезне, үзегез яшәгән ил/төбәк/шәһәр/районны хәбәр итеп комментарий урнаштырыгыз һәм әлеге игълан язмасы белән үз аккаунтыгызда уртаклашыгыз;
5. 21 көн дәвамында (1-21 апрель) татарча китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укы һәм укыган әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекләрне үз сәхифәгездә башкаларны кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр/видеоязмалар өстәп #әдәбимарафон хэштегы, оештыручыларның хэштеглары (#татарстанязучыларберлеге, #татнетныүстерүфонды #БелемРадиосы) һәм партнерларның хэштеглары (проектка финанс/материаль ярдәм күрсәтүче юридик яисә физик зат), әсәр исеме һәм әсәр авторы хэштеглары белән урнаштырып барыгыз (катнашучының профиле ачык булырга тиеш!).

XXIII #әдәбимарафонда катнашучылар өчен марафон барышында чат оештырылачак һәм төрле шәхесләр белән онлайн очрашулар, файдалы вебинарлар (үзүсеш, уңышка ирешү серләре һ.б.темалар буенча) үткәреләчәк. Һәр финалистның «Миллион татар» журналында үзе иҗат иткән әсәрләрне (шигырь, хикәя) бастырып чыгару мөмкинлеге булачак. Марафончыларның иҗат җимешләре, «Миллион татар» журналында урнаштырылу белән бергә, иң яхшы әсәрләрдән өзекләр Белем радиосында да урын алачак.

Шулай ук, финалистлар 2023 елның җәй айларында үткәреләчәк #ӘДӘБИКӨРӘШ проектында катнашу хокукына ия булачак. Ул ике этапта үткәрелә. I этап – онлайн форматта, II этап (финал) – #әдәбисабантуе’нда үткәрелер, дип көтелә. Финалга яшьләр арасыннан 16 финалист һәм өлкәннәр арасыннан 16 финалист сайлап алыначак.

Хәерле сәгатьтә! Финалистларны бүләкләү тантанасында очрашканга кадәр!

PS. Гаризалар 1 апрель 23:30 минутка кадәр кабул ителә.

Балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар белән очрашу

22 март көнне​ Әлмәт шәһәренең 17нче мәктәп укучылары​ Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреатлары,​ якташ шагыйрәләр, апалы-сеңелле балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар белән очрашты. Чарада язучы апалары укучылар белән җылы әңгәмә корды, балаларны татарча биетте, белгән шигырьләрен яттан сөйләтте, әкиятне пантомима рәвешендә уйнатты, табышмаклар укып җавап таптырды, җыеп әйткәндә, балаларга чын бәйрәм оештырды. Ахырдан күмәк фотога төшеп, тагын очрашырга вәгъдә бирештеләр.

Легендар җырчы Эмиль Җәләлетдинов вафат

Легендар җырчы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов вафат. Бу хакта Филармониянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хушлашу мәрасиме иртәгә, 20 мартта, 12:00 сәгатьтә Казанның Мәрҗани мәчетендә узачак.

Рухы шат, урыны җәннәттә булсын!

Казанда Г. Тукай исемендәге Халыкара шигырь укучылар конкурсы узачак

ТР Театр әһелләре берлегенең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Казанда Г. Тукай исемендәге XII Халыкара шигырь укучылар конкурсы узачак. Быел конкурс милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана. Конкурсның темасы: “Гасырлар аша…”

Конкурсның жюри әгъзалары – Татарстан Республикасының күренекле театр өлкәсе эшлеклеләре. Жюри рәисе – РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссёры — Фәрит Бикчәнтәев.

Сайлап алу турларында җиңүчеләр Казанда, М.Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йортында узачак конкурсның финал этабында катнашачак. 21 апрель көнне җиңүчеләр катнашында гала-концерт уздыру планлаштырыла.

Яр Чаллы шәһәренең 37 санлы гомуми белем бирү мәктәбендә Әлфия Ситдикованың иҗат кичәсе узды

16 март көнне Яр Чаллы шәһәренең 37 санлы гомуми белем бирү мәктәбендә Әлфия Ситдикованың иҗат кичәсе узды. Бәйрәмгә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр һәм өлкән сыйныф укучылары җыелган иде. Мәктәп директоры Ләйсән Фәритовна Әхмәтҗанова язучының​ мәктәп белән тыгыз иҗади элемтәдә булуын бәяләп “Рәхмәт хаты”​ тапшырды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен​ яттан сөйләделәр. 2022 нче елда Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби бәйгедә​ – иң яхшы чәчмә әсәр номинациясендә 3 урынга лаек булган “Канатлар ныгыганда” повестеннан өзекләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Саф татар телендә чыгыш ясаган укучыларның уеннары сокландырды. Укучылар һәм укытучылар рольләрне шулкадәр оста башкардылар. Тамашачыларның күбесенең керфекләре чыланды. Әсәрнең язылу тарихы, прототиплары бармы, юкмы икәне белән дә кызыксындылар. Яңа гына табадан төшкән “Ай йөгерә” китабы белән дә таныштырды, чыгыш ясаган балаларга китапны бүләк итте. Әлеге чараны татар теле һәм әдәбияты укытучылары, 17 санлы китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Фирая Гыйззатуллина, мәктәп китапханәчесе Әлфия Нурлыгаянова оештырдылар.

Әлмәтнең Яңа Кәшер санаторий-интернат мәктәбенә язучылар килде

16 март көнен Әлмәт районы дәүләт бюджет озак вакытлы дәвалануга мохтаҗ булган балалар өчен санатор тибындагы сәламәтләндерү гомум белем бирү учреждениесе “Яңа Кәшер санатор интернат- мәктәбе” укучылары түземсезлек белән көтте, чөнки алар янына очрашуга​ ​ танылган балалар язучылары,​ Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Р.Төхвәтуллин исемендәге премия лауреатлары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар килде. Балалар укытучылары һәм тәрбиячеләр белән бергә​ алдан ук бик күп​ китапларын укып әзерләнгәннәр. Очрашу вакытында​ Резеда Фәрхетдинованың шигырьләрен​ яттан сөйләделәр, җырларын җырдыдар, Лилия Фәрхетдинованың “Җырны сайлый белергә кирәк” әкиятен​ чын артистлар кебек сәхнәдә​ уйнап күрсәттеләр. Укучылар алдан әзерләп куйган сораулары белән беррәттән аралашу вакытында туган сорауларын да​ бирделәр. Язучы апаларыннан шигырь ничек туа, әкият ничек языла икән дип кызыксындылар.​ Лилия Фәрхетдинованың әкиятләренә төшерелгән мультфильмнарны карап узгач, киләсе очрашуга үзләре дә мультфильм төшерергә вәгъдә бирделәр. Ахырдан Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар​ санатор интернат- мәктәбе китапханәсенә үз китапларын бүләк иттеләр һәм нәни китап сөючеләр белән бергә күмәк фотога төштеләр.​ Очрашу​ бик матур узды, ул балалар күңелендә бик озак еллар дәвамында җылы хисләргә төренеп сакланыр.

Балалар язучылары Резеда һәм Лилия Фәрхетдиновалар мәктәп китапханәсенә китапларын бүләк иттеләр

15 март көнне Әлмәт шәһәренең​ муниципаль бюджет гомуми белем​ бирү ” Татарстан нефтенә 70 ел исемендәге 25енче гомуми урта белем бирү мәктәбе”​ укучылары янына танылган балалар язучылары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреатлары апалы- сеңелле Фәрхетдиновалар килде. Очрашуга башлангыч мәктәп укучылары бик нык әзерләнгән.​ Алар Лилия Фәрхетдинованың ” Аю баласы Аюкайның туган көне”- “День рождения Мишутки”-“Baby Bear’s Birthday” әкиятен өч телдә сәхнәләштереп күрсәттеләр,​ Резеда Фәрхетдинованың​ ел фасылларына​ багышланган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, “Балачак җыры”​ халыкара конкурсында җиңгән “Светофор” җырын җырладылар.​ Балалар язучы апаларының китапларын укып,​ әсәрләренә рәсемнәр дә ясап, күргәзмә оештырганнар.​ ​ Лилия​ һәм Резеда Фәрхетдиновалар китап сөюче нәни дусларының сорауларына җавап биргәч, үз әсәрләрен укыдылар, мәктәп китапханәсенә китапларын бүләк иттеләр. Мәктәп директоры Сәгъдиева Гөлнара Нил кызы,​ ​ китапханәче Гөлнара Низамова, башлангыч укытучылары, укучы балалар килгән язучыларга рәхмәт белдерде. Ахырдан барысы бергә истәлеккә күмәк фотога төштеләр.

Казанның 321нче балалар бакчасында шагыйрь Рифат Сәлах белән очрашу үтте

15 март көнне Татарстан язучылар берлеге оештырган иҗади очрашулар кысаларында Казанның 321 нче «Балалар аланы» балалар бакчасында шагыйрь, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Рифат Сәлах белән очрашу үтте. Кунакны балалар милли киемнәр киенеп, җыр-бию белән каршы алдылар. Шунысы игътибарга лаек, сәхнәгә чыккан кызлар-малайлар башкарган җырларга, залда утырган тамашачы балалар да кушылды.

Нәни «артистлар» авторның шигырьләрен ана телебездә камил рәвештә сәнгатьле итеп сөйләделәр, шигырьнең темасына карап, төрле костюмнар кигәннәр, уенчыклар тотканнар иде. Иң кызыгы: иң нәни балалар да шигырь сөйләде. Ике малай белән бер кызның ике яшьләре тулар-тулмас сәхнәгә чыгулары үзе бер батырлык. Рифат Сәлах та шигырьләрен укыды, сорауларга җавап бирде, шундый матур итеп ана телебездә аралашучы балаларга, алар белән шөгыльләнгән тәрбиячеләргә соклануын белдерде. Иң яхшы чыгыш ясаучыларга автор үзенең «Чәчәк яраткан песи» китабын бүләк итте.

Очрашу барышында бер көтелмәгән бүләк тә булды. Шул бакчада эшләүче татар теле тәрбиячесе Раушания ханым Захарова моннан алты ел элек интервьюлар конкурсында катнашу өчен яздырылган Рифат белән сөйләшүне дә күрсәтте.

Әлеге чара барышында балаларның әдәбиятыбызга бик якын торулары сизелеп торды. Ана телебезне кадерләгән бакчалар булганда киләчәккә дә өмет уяна. Рәхмәт аларга!

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова Казанның 18нче мәктәбе укучылары белән очрашты

14 мартта Казанның инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган 18 нче урта мәктәбендә шагыйрә Сания Әхмәтҗанова иҗатына багышланган “Гәрәбә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды. Бәйрәмдә шагыйрә үзе дә катнашты.

Кичәдә укучылар башкаруында яңгыраган шигырьләр, шагыйрә сүзләренә язылган җырлар, алып баручыларның югары әдәби телдәге нәфис сүзе Сания Әхмәтҗанова иҗатын һәрьяклап яктыртты.

Чыгышлар укучыларыбызга туган телебезнең камиллеген, дәрәҗәсен, аһәңлелеген тагын бер кат тоярга мөмкинлек бирде. Шагыйрә дә үз чыгышында татар теленең башка бер генә телдән дә ким түгеллеген, киресенчә, ана телебезнең безнең өчен аеруча мөһим, кирәкле тел булуын, аны гомер буе йөрәк түрендә сакларга кирәклеген әйтеп узды.

Программа шагыйрәнең башлангыч, урта, югары сыйныфта укучы балаларга туры килгән әсәрләреннән төзелгән булганга, очрашуда нәниләрдән башлап, югары сыйныф укучыларына кадәр катнашты. Кичә барышында экранда чыгышлар эчтәлеген яктырткан видеолар, фоторәсемнәр күрсәтелеп барды.

Программаны мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Рәшитова Нәзифә Мөхлисулла кызы төзегән. Очрашу директорның милли тәрбия эшләре буенча урынбасары Яруллина Альбина Наил кызы, туган тел һәм әдәбият укытучылары Гарәфиева Эльвира Вагыйз кызы, Билалова Лениона Рәшит кызы, Мәүлитова Регина Равил кызы катнашында оештырылган һәм уздырылды.

Мәктәп директоры Бәдриева Рина Ринат кызы, үзе дә шагыйрәнең якташы – Арча кызы булганга, Сания Әхмәтҗанова иҗаты аның өчен аеруча кадерле булуын билгеләп үтте, очрашу истәлеге итеп, кунакка Арча осталары чиккән энҗеле калфак кидерде. Шагыйрә укучыларга үз китапларын бүләк итте.

Язучы Рәфкать Шаһиев Әлмәт шәһәренең 2нче лицеенда очрашуда булды

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә 60 ел тулу уңаеннан, шәһәрнең 2 нче лицеенда Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты язуы Рәфкать Шаһиев белән очрашу булды. Очрашуныны лицейның милли эшләр буенча директор урынбасары Лилия Мирвәлиева, татар теле укытучысы Фәрит Шәйдуллин оештырган. Очрашуга шәһәр мәктәпләренең татар теле укытучылары, Р.Шаһиевның төрле елларда үзе укыткан һәм бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә эшләүче элеккеге студентлары килгән иде. Рәфкать әфәнде иҗат процессы, әсәрләренең язылу тарихы, аңа этәргән сәбәпләр турында сөйләде. Очрашуга килүчеләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары Илназ Гыймалетдинов, Резедә Хәертдинова, Алсу Сибгатуллиналарның дәртле дә, сагышлы да җырлары, Р.Шаһиевның артистлар авызыннан яңгыраган шигырьләре очрашуның зәвыклы бер аһәне булды.

 

Казанның 80 нче «Тамчылар» балалар бакчасында шагыйрь Рифат Сәлах белән очрашу үтте

13 нче март көнне Татарстан язучылар берлеге оештырган иҗади очрашулар кысаларында Казанның 80 нче «Тамчылар» балалар бакчасында шагыйрь, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Рифат Сәлах белән очрашу үтте.

Кичәдә балалар авторның шигырьләрен укыдылар, җырладылар, бик матур итеп татарча биеделәр, аулак өй йоласын күрсәттеләр. Балалар шулай ук Рифат Сәлах шигырьләре буенча рәсемнәр ясаганнар иде. Шагыйрь балалар өчен язылган шигырьләрен укыды, сорауларга җавап бирде, балалар бакчасына «Чәчәк яраткан песи» китабын бүләк итеп калдырды. Ахырдан балалар белән бергә Рифат Сәлах та балаларның әйлән-бәйлән уенына кушылды. Алар белән бергәләп биеп тә алды. Балалар шагыйрь белән фотога төштеләр. Очрашу бик күңелле узды.

Рафис Корбан бер-бер артлы дүрт балалар бакчасында очрашуларда булды

6 мартта ул Яшел Үзән районының Осиново бистәсендәге “Васильки” бакчасының алты-җиде яшьлек балалар төркеме белән очрашты. Бу бакчада Рафисның үз оныклары да тәрбияләнә. Алар аның кече кызы Зөлфия балалары – Роберт һәм Айза Галәветдиновлар. Алар башка балалар белән бергә дәү әтиләренең шигырьләрен яттан сөйләделәр.

9 мартта Рафис Корбан Казан шәһәренең 2 нче татар гимназиясе каршындагы бакча балалары янында булды.

10 мартта иртәнге якта Казан шәһәренең 105 номерлы бакчада тәрбияләнүчеләр белән, төштән соң Федсеевская урамында урнашкан Халыкара мәктәпнең бакча яшендәге балалар төркеме белән очрашты.

Һәр бакчада да балалар аның шигырьләрен сөйләделәр, шагыйрь абыйлары турында үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Барлык бакчаларда да шагыйрь балалар белән уртак телне тиз тапты, аларга шигырьләрен генә сөйләп калмады, үзе уйлап тапкан табышмаклар да әйтеп, дөрес җавап биргән балаларга китапларын бүләк итте. Халыкара мәктәп бакчасындагы очрашу инглиз рус һәм татар телләрендә барды. Рафис анда үзенең шигырьләрен татарча һәм русчага тәрҗемәдә сөйләде. Тәрбия нигездә инглиз телендә бара торган булганлыктан, тәрбиячеләр барысы да инглизчәне яхшы белгәнлектән, шагыйрьнең шигырьләрен турыдан туры инглиз теленә дә тәрҗемә итеп бардылар. Бу төркемдә тәрбияләнүче кызларның берсе “Туган тел” шигырен сөйләде.

Г. Тукай әдәби музеенда «Тукай хәятына чумып…» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырыла

17 март көнне 14.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда танылган татар язучысы, драматург, шагыйрь, публицист һәм әдәбият тәнкыйтьчесе Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел тулуга багышланган «Тукай хәятына чумып…» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырыла.

Г. Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең даирәсе – замандашлары һәм фикердәшләре, аның иҗатын өйрәнүче галимнәр, язучылар белән бәйле күп чаралар оештырыла. Әхмәт Фәйзи – Г. Тукайның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнгән шәхес, шуңа күрә бу чараның музейда узуы табигый.

Ә. Фәйзи ХХ гасырның 30 нчы елларында беренчеләрдән булып Г.Тукай образын драматургия жанрында «Тукай Җаекта» һәм «Тукай» пьесаларында гәүдәләндерә, «Тукай» кинолибреттосын яза. Гомеренең соңгы елларында «Тукай» романы өстендә эшли. Китап өчен материалларны Ленинград, Мәскәү, Алма-Ата архивларында эзли. Ике китап итеп уйланылган бу эпопеяны әдип 1947 елда яза башлый һәм беренче китабын 1950 елда тәмамлый. Кызганычка каршы, китапның икенче кисәге язылмыйча кала. 1952 елда дөнья күргән роман күп телләргә тәрҗемә ителә, татар телендә берничә тапкыр басыла. Халык шагыйре бөек Тукайның балалык һәм Җаек чоры биографиясен татар милләтенең язмышы белән тыгыз бәйләп, олы тарихи вакыйгалар фонында тасвирлаган әсәре өчен Ә.Фәйзи 1958 елда язучылардан беренче буларак Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.Ә.Фәйзи татар поэзиясендә интеллектуаль шигырь традицияләрен үстерүгә һәм баетуга күп хезмәт куя. Аның иҗатында юмор-сатира зур урын били, драматургия әсәрләре дә билгеле («Каеннар яфрак ярганда», «Беренче елмаю»). Театр сәнгатенең синтетик жанрларын берләштергән музыкаль комедия, опера һәм балет өчен либреттолары (Н. Җиһановның «Качкын», «Җәлил», М.Мозаффаровның «Зөлхәбирә» операларына, Ф.Яруллинның «Шүрәле», Р.Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балетларына) бар.

Татарстан Республикасы Милли музее фондында күренекле татар шәхесләре белән бәйле күп санлы тупланмалар саклана. Алар арасында Ә. Фәйзинең шәхси әйберләре, төрле фотосурәтләр, гаиләсе белән бәйле тормыш-көнкүреш предметлары да бар. Музей чарасы татар телендә югары сыйныф укучылары, студентлар һәм татар мәдәнияты белән кызыксынучылар өчен оештырыла.

Керү ирекле.

 

“Ком сәгате” тапшыруында кунакта танылган шагыйрь Сания Әхмәтҗанова

Танылган шагыйрь, мәгариф ветераны, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова – “Ком сәгате” тапшыруының кунагы. Журналист Данил Гыйниятов белән әңгәмәдә сүз укытучы, журналист, язучының тормышта, милләт язмышында тоткан урыны турында барачак.

Тапшыру 12 мартта ТНВ каналында – 16.00 сәг., “Планета” каналында – 19.05 сәг. башлана.

Язучылар берлегендә Башкортстан язучыларының китабын тәкъдим итү кичәсе була

13 мартта Татарстан Язучылар берлеге бинасында (Мөштәри урамы, 14) Марат Ибраһимов һәм Халисә Мөхәммәдиеваның  “Люди” китабының презентациясе була. Китап Галимҗан Ибраһимовның “Адәмнәр” повесте язылуның 100 еллыгына һәм Урал-Идел буендагы 1921-1923 еллардагы ачлык темасына багышланган. Повестьның беренче тапкыр рус теленә тәрҗемәсе тәкъдим ителә. Кичә 17 сәгатьтә башлана.

 

Ленино-Кокушкинода журналист Зимфира Гыйльметдинова истәлегенә кичә узачак

Искә алу кичәсе 12 мартта 14.00 сәгатьтә үтәчәк. Анда драматург Данил Салихов, ТР халык артисты Рәсим Низамов, ТР атказанган артисты Айгөл Бариева һ.б.артистлар катнашачак.

 

Апаста Гөлнур Айзатның​ “Баллы кирпеч” китабы тәкъдир ителде

Апас Үзәк китапханәсендә  талантлы шагыйрә, язучы Гөлнур Айзатның​ “Баллы кирпеч” китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды. Кичәгә район җитәкчеләре, Гөлнур Айзатның дуслары, туганнары, классташлары, иҗатын яратучылар, китап сөючеләр җыелды. Гөлнур Айзат “Баллы кирпеч” повестеның төп герое – әтисенең бабасы кирпеч сугу остасы, халык архитекторы Ибәтулла Рәхмәтуллинның тормыш вакыйгалары турында сөйләде, иҗат итү серләре белән уртаклашты, Автор башкаручы буларак оста итеп җырлады да, биеде дә. Китап бәйрәме матур хатирәләргә бай булды. Кичә Гөлнур Айзат сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды.Апас халык театры артистлары “Баллы кирпеч”әсәрен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр.

Очрашулар дәвам итә…

Язучылар бәйрәменә багышлап, Әлмәт шәһәренең 10ынчы мәктәп укучылары​ 31енче балалар бакчасы белән берлектә​ балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиноваларны очрашуга чакырдылар. Сабыйлар Лилия апаларының әкиятләренә төшкән мультфильмнарны карадылар, Резеда апаларының шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, аның “Балачак җыры ” халыкара конкурсында җиңүче дип табылган “Светофор”​ җырын башкардылар ,​ табышмакларына җавап эзләделәр.​ Шулай ук Лилия Фәрхетдинова укытучыларга әкиятләрне интерактив уку буенча мастер- класс күрсәтте. Ахырдан фотосессия узды. Чара​ бик җылы хисләр белән олылар һәм балалар күңелендә озак сакланыр.

Җәлилдә Соббух Рәфыйков белән Гөлшат Зәйнәшеваны искә алдылар

Сарман районы Җәлил икенче санлы урта мәктәбендә Соббух Рәфыйковның тууына – 110, Гөлшат Зәйнәшеваның тууына 95 ел тулуга багышланган республикакүләм әдәби укулар узды.

Казанда казах язучысы Мохтар Әүэзовның татарчага тәрҗемә ителгән китабын тәкъдим итәләр

1 мартта ТР Милли китапханәсендә Мохтар Әүэзовның татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләр җыентыгын тәкъдим итәчәкләр.

Мохтар Әүэзов (1897-1961) социалистик реализмны үстерүгә сизелерлек өлеш керткән. Ул казах телендәге беренче роман-эпопея авторы. Мохтар Әүэзов драматург, рус һәм Европа классикасын тәрҗемә итүче, галим буларак билгеле.

Чара Казахстан консуллыгы белән берлектә үткәрелә. Кичәдә язучының улы Морат Әүэзов, оныгы Эльдар Кунаев, шулай ук Казахстан генераль консулы Ерлан Искаков катнаша.

Тәкъдим итү кичәсе 11.00 сәгатьтә китапханәнең конференцияләр залында башлана. Чарада катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.

 

Язучы Галимҗан Гыйльмановның кайгысын уртаклашабыз

Татарстан Язучылар берлеге, әнисе Нәзилә ханымның вафат булуы сәбәпле, язучы Галимҗан Гыйльмановның авыр кайгысын уртаклаша.

Урыны җәннәттә булсын.

 

Үзәк китапханәдә шигърият кичәсе булды

Туган телләр көне уңаеннан Казан шәһәренең китапханәләр челтәре күптөрле чаралар уздырды. Вишневский урамындагы Үзәк китапханәдә 22 нче февральдә шигърият кичәсе булды. Анда язучылардан Рифә Рахман катнашты. Шигырьләрен укыды, татар телен саклауның мөһимлеге, шартлары, аның бүгенге хәле турындагы фикерләре белән уртаклашты. Кичәдә башка мәдәният оешмаларыннан да чыгыш ясаучылар булды: залда борынгы җырлар, мөнәҗәтләр, “Туган тел” яңгырады. Үзләре дә иҗат белән шөгыльләнгән китап сөючеләр шулай ук шигырь сөйләделәр, җыр җырлап күңел күтәрделәр.

Казанның 105нче балалар бакчасында Фирдәвес Әһлиянең иҗат кичәсе үтте

Халыкара туган тел көнендә Казанның Мәскәү районы татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 105нче балалар бакчасында үзенчәлекле семинар – язучы һәм шагыйрә Фирдәвес Әһлиянең иҗат кичәсе зур күтәренкелек белән үтте.

Чарага татар телендә тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчаларыннан 20-ләп тәрбияче җыелышкан иде. Методик берләшмәнең җитәкчесе Шәрәфиева Рәмзия Рафисовна да бар иде.

Балалар Фирдәвес Әһлиянең «Күбәләк һәм чәчәк», «Әбиләрдә кунакта» һәм «Алтын ачкыч» әсәрләре буенча куелган нәни спектакльләрне зур зәвык белән уйнап күрсәттеләр. Тәрбиячеләр исә аның шигыренә иҗат ителгән «Бишек җыры»н бик моңлы итеп җырладылар.

Фирдәвес Әһлия дә илһамланып үз шигырьләрен сөйләде, тәрбиячеләргә «Моңлы курай» һәм «Кояшлы Алиш» дигән китапларын бүләк итте.

Шушы күңелле очрашуда туган телебез – татар теленең байлыгы һәм камиллеге тагын бер кат калку итеп күрсәтелде.

Казанның 20 нче гимназиясендә «Алиш эзләреннән» фәнни конференциясе узды

22 нче февраль көнне Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә “Алиш эзләреннән” Бөтенроссия фәнни-эзләнү конференциясе узды. Конференция эшендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының телләр буенча идарә башлыгы Илгиз Халиков, ТР Мәгарифне үстерү институты доценты Рәсимә Шәмсетдинова, педагогика фәннәре докторы, академик, Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова, балалар язучысы, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе Йолдыз Шәрәпова, язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты Ләбиб Лерон, балалар шагыйре Рафис Корбан, танылган шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, Абдулла Алишның туганнары Гөлшат апа һәм Азат абый Сөнкишевлар катнашты. Чарада укучылар һәм укытучылар 5 юнәлеш буенча эзләнү һәм ижат эшләрен тәкъдим иттеләр. Шунысы куанычлы балалар Алиш премиясе лауреатлары: Р.Корбан, Л.Шәех, Г.Гыйлманов, Й.Шәрәпова, Н.Сәйяр иҗаты буенча да чыгышлар ясадылар. Ачылу тантанасында Р.Миннуллин, Р. Арсланова шигырьләре яңгырады. Конференция бик матур һәм оешкан төстә узды.

Разил Вәлиев Мәҗит Гафури медале белән бүләкләнде

Татарстанның Халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Разил Вәлиев Мәҗит Гафури медале белән бүләкләнде.

Медальне Татарстан Фәннәр академиясендә «Милли яңарышка юл күрсәтүчеләр» темасына узган түгәрәк өстәл утырышында «Мәҗит Гафури – XXI гасыр» мәдәният фонды советы рәисе Люция Камаева тапшырды.

Разил Вәлиевкә әлеге медаль Мәҗит Гафурига багышлап чыгарылган китап өчен бирелде. Китапны Разил Вәлиев җитәкчелек иткән «Җыен» фонды нәшер иткән. Бу басмага Мәҗит Гафуриның сайланма әсәрләре, моңарчы архивларда сакланган хатлары, публицистик язмалары кергән. Шулай ук китапта Мәҗит Гафури иҗатына Габдулла Тукай, Миркасыйм Госманов, Әмирхан Еники кебек шәхесләрнең рецензияләре дә урын алган.

Котлыйбыз!

tatar-inform.tatar

Ижауда Муса Җәлил һәм Рафис Корбан шигырьләрен яттан сөйләү конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

Удмуртиянең Ижау каласындагы Муса Җәлил исемендәге китапханә “ВКонтакте” социаль челтәрендә Муса Җәлил һәм Рафис Корбан шигырьләрен татар телендә яттан сөйләү буенча онлайн конкурс игълан иткән иде. Конкурста Удмуртияне Ижау, Сарапул, Можга, Водкинск шәһәрләре мәктәпләрендә, Татарстанның Әгерже районы мәктәпләрендә укучы балалар һәм ата-аналар, җәмгысе 90 кеше катнашкан. 15 февральдә, Муса Җәлил туган көнне Ижауның Халыклар дуслыгы йортында конкурста җиңүчеләргә Дипломнар тапшырылды һәм Рафис Корбан үзенең китапларын бүләк итте. Тантанада катнашучыларга Рафис Корбан һәм журналның поэзия бүлеге редакторы Фәнил Гыйләҗев шулай ук “Казан утлары” журналының узган елгы һәм быелгы беренче-икенче саннарын, 100 еллык юбилее уңаеннан чыккан фотоальбом бүләк иттеләр, “Казан утлары”ның тарихы турында сөйләделәр.

Әлмәттә мәктәп укучыларына Лилия һәм Ре­зеда Фәрхетдиновалар исемендәге​ әдәби премия тапшырылды

Халыкара Туган​ тел­ләр көнендә​ Әлмәт шәһәренең 2нче мәктә­бендә икеләтә бәйрәм узды – бүген беренче тапкыр мәктәп укуч­ыларына​ балалар яз­учылары Лилия һәм Ре­зеда Фәрхетдиновалар исемендәге​ әдәби премия тапшырылды.​ Язучы апаларыннан Премия алу бәхете​ ​ мәктәп укучылары ар­асында​ уздырылган “Нәни алтын каләм” әдәби конкурсында​ җиңүчеләргә елмайды.​ Аның максаты- бала­ларны туган телләреб­езгә карата мәхәббәт тәрбияләү белән бер­гә әдәби иҗатка тарт­у. Конкурска килгән әсәрләрнең иң яхшыла­ры дип табылганнары үзнәшер китапчыкка керде.​ Татар телендә язучылар арасында беренче урынны​ Хәс­әнова Элина 7а сыйныф укучысы, икенче ур­ынны Вәлитов Альберт 2а сыйныф укучысы, өченче урынны Зарипо­ва Сабина 7а сыйныф укучысы, рус телендә язучылар арасында​ беренче урынны​ Аю­пова Айлина​ 3б сый­ныф укучысы, икенче урынны Маланчев Дани­ил 3б сыйныф укучысы, өченче урынны Шилов Глеб 4в сыйныф уку­чысы алдылар, алар диплом белән бергә ак­чалата премиягә һәм үзләренең әсәрләре кергән күмәк китапчык­ка​ да ия булдылар. Катнашкан​ барлык балалар сертификат белән тәмле призлар​ белән бүләкләнде. Премия тапшыру тантанасы​ иртән ирт­үк башланып киткән Туган​ телләр​ бәйр­әмен тагын да ямьлән­дереп җибәрде.

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган “Туган телем” бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә драматург Туфан Миңнуллин истәлегенә атап уздырылган «Туган телем» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чарада шагыйрә Фәүзия Солтан катнашып, туган телгә багышланган шигырьләрен укыды.

Тукай клубында Туган тел бәйрәме

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Халыкара туган тел көненә багышланган “И туган тел…” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәне Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла ачып җибәрде. Чарада Татарстанның халык шагыйрьләре Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллин, Зиннур Мансуров, Газинур Морат һәм Казан театр училищесы студентлары катнашты. Берлекнең иҗат эшләре буенча рәис урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова алып барды.

Факил Сафин Чаллының «Сабантуй» балалар бакчасында кунакта булды

Чаллының 121нче «Сабантуй» балалар бакчасында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Факил Сафин белән очрашу узды. 7,8,9 төркеме балалары язучының шигырьләрен сөйләделәр, “Кулчатырым” җырына биеделәр, “Туган телдә җырыбыз” дигән җыр башкардылар. Факил абыйга кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Очрашу истәлеге итеп, язучы үзенең балалар өчен язылган китапларын бүләк итте.

Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында Каюм Насыйрига багышланган нәсер бәйгесе җиңүчеләрен котладылар

18 февраль көнне Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханәдә бөек татар галиме, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 198 еллыгына һәм аның әдәби-фәнни мирасына багышланган нәсер бәйгесе җиңүчеләрен котладылар. Чарада Татарстан Язучылар берлегеннән халык шагыйре Газинур Морат катнашты.

Казан сәүдә-икъдисат техникумы укучылары Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләп ярыштылар

Казан шәһәренең сәүдә-икъдисат техникумында Җәлил укулары кысасында нәфис уку ярышлары узды. Чарада техникум укучылары Муса Җәлил шигырьләрен татар, рус телләрендә яттан сөйләп ярыштылар. Барлыгы 32 укучы катнашкан ярышка бәяләрне жюри әгъзалары, шагыйрә Фәүзия Солтан, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев бирделәр. Соңыннан алар укучыларны үз иҗатлары белән таныштырдылар. Ярыш та, очрашу- әңгәмә дә бик җылы, нәтиҗәле үтте.

«Казан – Түбән Варта» видеокүперендә шагыйрә Эльмира Шәрифуллина белән очрашу

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Төмән өлкәсе Түбән Варта шәһәренең 5 нче номерлы китапханәсе китап сөючеләрен видеокүпер аша татар язучылары белән әледән-әле очраштырып тора. 16 февральдә видеокүпер аша чираттагы очрашу булды. Бу юлы ул шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова, Абдулла Алиш, Каюм Насыйри исемендәге әдәби премияләр лауреаты Эльмира Шәрифуллина белән, аның иҗатына багышлап үткәрелде.

Очрашу бик кызыклы узды. Укучыларның күпсанлы сорауларына җавап биреп, Эльмира ханым үзенең очрашудан бик канәгать калуын һәм Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең туган телләрен белүенә, татар әдәбиятын яратып укуларына шатлануын һәм үзенең иҗатына карата бирелгән төпле, мәгънәле сорауларга соклануын, белдерде.

Яшел Үзәндә Мәхмүт Хәсәновның тууына 95 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды

16 февральдә Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге мәдәни үзәгендә  язучы-прозаик, драматург Мәхмүт Хәсәновның тууына 95 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды. Язучыны искә алу кичәсендә әдәбият галиме Фоат Галимуллин, күренекле шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, язучының хатыны Мәрьям Хәсәнова, Яшел Үзән районы Габдулла Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Клара Филиппова, китапханәчеләр, мәктәп укучылары, укытучылар катнашты.

Әлмәттә Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулуны билгеләп үттеләр

Еллар узгач та исемнәре онытылмый, кылган гамәлләре тагын да бәһалерәк булган шәхесләр, эшләр була. Җәлил – һәр икесен берләштереп татар халкының данын гасырларга алып баручы милләт улы.

Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан җәмәгатьчелек аны искә алырга җыелды. Чараны Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Рамазан Йосыпов Җәлилнең «Кылыч» шигыре белән башлап җибәрде. Әлеге шигырь бүгенге көнгә бик аваздаш иде.

Тантанада шәһәр хакимияте башлыгы Тимур Нагуманов Муса Җәлил батырлыгының әһәмиятен, яшь буында патриотик тәрбиягә басым ясарга кирәклеген ассызыклады. «Моабит дәфтәрләре»ндәге юллар Совет халкының ныклыгын, батырлыгын, Бөек Җиңүнең нинди корбаннар бәрабәренә яулап алынуын күрсәтә, – диде Тимур Дмитриевич.

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев та Җәлил батырлыгының хәрби антка булган тугрылык һәм югары гражданлык үрнәге булуына тукталды.

Тарих кабатлана. Батырлык, сугыш яралары белән, үзен гел искәртеп тора. М.Җәлилне искә алу чарасында Украинадагы хәрбия операцияләрдә катнашкан якташыбыз, язучы Артур Салахов (язучы Әсгать Салаховның улы) үзенең шигырьләрен укыды. Яшь буында патриотизм хисләре тәрбияләү кирәгенә басым ясады. Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлге җитәкчесе Ландыш Зарипова бүгенге вәзгыятькә тукталып, нык булырга янәшәдәге батырларны күрә белергә өндәде.

Җәлилне искә алу шигырьсез, шагыйрьләрсез булу мөмкин түгел. Халык шагыйре К.Булатова, шагыйрьләр Н.Сабирҗанова, М.Әхмәтшина, балаалар язучылары Резеда һәм Лилия Фәрхетдиновалар, Р.Шаһиев Мусаны үз иҗатлары белән зурлады. Мәктәп укучылары да чарага буш кул белән килмәгәннәр иде. Алар чын йөрәктән татар һәм рус телләрендә М.Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр.

Герой-шагыйрь хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде, һәйкәленә чәчәкләр салында.Чара шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә, шәһәрнең Үзәк паркында урнашкан «Ассоль» кафесында дәвам итте.

Рәфкать Шаһиев

Чаллыда Муса Җәлилне искә алдылар

Яр Чаллы шәһәрендә Муса Җәлил һәйкәле янынд­агы мәйданда каһарман шагыйребезне искә алу чарасы узды. Чар­ада Язучылар берлеге­нең Чаллы бүлеге җит­әкчесе – Язучылар бе­рлеге рәисе урынбаса­ры Факил Сафин, шәһә­рнең Комсомол райо­ны башлыгы урынбасары Фидәрис Хәбибуллин, язучылар Мансур Са­фин, Лилия Гыйбадулл­ина һ.б. чыгыш ясады­лар. Бәйрәмдә Чаллы төбәгендә яшәп иҗат итүче каләм әһелләре, журналистлар, кита­пханәчеләр, укучылар, мөгаллимнәр, киң җәмәгатьчелек катнашт­ы.

Шагыйрә Илмира Гыймаева Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбе укучылары белән очрашуда булды

14 нче февраль көнне, Саба районында яшәп иҗат итүче шагыйрә Илмира Гыймаева Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбе укучылары белән очрашуда булды. Барлыгы 105 укучы катнашты. Очрашуда шагыйрәнең шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган балалар өчен җырларын башкардылар, ике җырына бию һәм вальс салынган иде. “Шигырь язу серләренә төшенү максатыннан мастер-класс үткәрелде. Инде укучылар яратып өлгергән хор белән шигырь сөйләү методы да кулланылды. Милләт, тел турында шагыйрә үзе генә сөйләмичә укучылар фикерен тыңлау үзе бер тәрбия алымы булды,”- ди, Илмира Гыймаева.

Яшь язучылар һәм шагыйрьләр өчен бәйге

2023 елның 1 мартынн­ан яшь язучылар һәм шагыйрьләр өчен (16 яшьтән 35 яшькә кадә­р) “Яшел сигналга сә­яхәт” Республика конкурсы башлана. Кон­курсны ТР Язучылар берлегенең ярдәме бел­ән “Тормыш иминлеге фәнни үзәге” үткәрә. Бәйге ике ай дәвам итәчәк.

1.”Яшь җәяүленең дус­лары” – мәктәп яшенә кадәр һәм башлангыч сыйныф балалары өчен әкият яки фэнтези жанрындагы проза әсәре.

2. “Могҗизалы юллар” – шул ук яшьтәгеләр­гә поэзия әсәре.

Әсәрләрне guncbgd@mail.ru электрон адресы бел­ән 1 марттан 4 апрел­ьгә кадәр җибәрерг­ә.

Бәйгедә өч җиңүче би­лгеләнә һәм алар акч­алата приз белән апр­ель ахырында бүләклә­нәчәк.

Тулырак мәгълүматны ncbgd.tatarstan.ru сайтыннан табарга мөм­кин. Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 5-333-776.

 

Казанда Мөхәммәт Мирзага 70 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак

27 февральдә 18.30 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында күренекле шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирзага 70 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үтәчәк. Чакыру билетлары буенча кичәгә керү бушлай. Чакыру билетын Язучылар берлегеннән алырга була. Рәхим итегез!

 

Халык язучысы Марсель Галиевнең Алтай сәяхәтләреннән фотокүргәзмә ачылды

Татмедиа» галереясында Марсель Галиевның «Алтай сулышы» фотокүргәзмәсе ачылды.

«Мин соңгы өч елда дүрт мәртәбә Алтайда булдым. Барган саен ул минем өчен күбрәк ачыла бара», – диде язучы фотокүргәзмәне тәкъдим итеп.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Марсель Галиевнең фоторәсемнәрендә фәлсәфә ятуын ассызыклады. «Уникаль күренеш – Марсель Галиев тагын бер профессиональ берлеккә – республиканың Фотографлар берлегенә дә керүен әйттеләр», дип хәбәр итте ул.

Фотографлар берлеге рәисе Рамил Галиев Марсель Галиевнең фотоэшләре профессиональ дәрәҗәдә булуына игътибар юнәлтте.

Фотокүргәзмә ачылу тантанасында халык шагыйрьләре Ркаил Зәйдулла, Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, халык язучысы Рабит Батулла һәм башкалар чыгышлар ясады.

tatar-inform.tatar

 

Әлмәттә Резеда Фәрхетдинованың​ “Урам керми уйга” исемле китабы тәкъдир ителде

Әлмәт шәһәренең 2нче китапханә-филиалы февраль аен​ балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиноваларны​ ​ очрашуга чакырып башлады.​ Алар иҗатына багышланган чарада Резеда Фәрхетдинованың​ Татарстан китап нәшриятында яңа чыккан “Урам керми уйга ” исемле китабын презентацияләү узды. Бәйрәмне китапханәчеләр үткәрде. Кунаклар булып​ 12нче мәктәп укучылары һәм укытучылары белән 44 енче балалар бакчасына йөрүче сабыйлар һәм тәрбиячеләр булдылар. Алар яңа китапка кергән берсеннән- берсе матур һәм кызык шигырьләрне яттан сөйләделәр. Ахырдан Резеда Фәрхетдинова мәктәп китапханәсенә балалар бакчасы китапханәсенә үз китапларын бүләк итте. Чарада катнашкан барлык кеше истәлеккә дип күмәк фотога төште.

Шагыйрь Ләис Зөлкарнәйгә мактаулы исем бирелде

Күренекле шагыйрь Ләис Зөлкарнәйгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде. Мактаулы бүләкне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән​ утырышында Татарстан Президенты​ Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Каләмдәшебезне чын күңелдән котлыйбыз!

Тукай клубында шагыйрә Йолдыз Шәрәпованың иҗатына багышланган балалар бәйгесе булды

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган шагыйрә, балалар әдибе, журналист Йолдыз Шәрәпованың иҗатына багышланган балалар бәйгесе булды.  4-6 яшьлек бакча балалары, 1-4, 5-7 сыйныф укучылары бүленеп Йолдызның шигырьләрен сөйләделәр.

Равил Сабыр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84нче лицеенда очрашуда булды

Нигә өч малай катнаша “Ак әби” әкиятендә, ике дә, биш тә түгел? Сез тормышта булган хәлләр турында язасызмы әллә уйлап чыгарылган вакыйгаларны тасвирлыйсызмы? Пьеса ничек языла? Ул спектакль булып сәхнәгә менгәч, сезгә ошамаган яклары буламы? Зур хыялыгыз бармы бүген?
Бу һәм башка күп төрле сораулар Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84нче лицеенда узган очрашуда яңгырады. “Җомга кунагы” проектында бу юлы драматург, журналист Равил Сабыр катнашты, 6нчы һәм 8нче сыйныфларда дәрес уздырды.

Кукмара үзәк китапханәсендә Заһид Мәхмүдине искә алдылар

25 гыйнвар көнне Кукмарада язучы, актёр, сценарист, шагыйрь, радиожурналист, нәшир Заһид Мәхмүдине искә алу кичәсе узды. Аның вафат булганына бер ел вакыт узып та киткән. Язучыны искә алырга, аның турында хатирәләрне барларга дуслары, якыннары, каләмдәшләре, шулай ук иҗатын үз итүчеләр район үзәк китапханәсенә җыйналды.

Шагыйрь Рифат Җамал Казан сәүдә-икътисад техникумы студентлары белән очрашты

24 декабрь көнне Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал Казан сәүдә-икътисад техникумында очрашуда булды.​”Мин – үз илемнең патриоты” дип исемләнгән чарада студентлар шагыйрьнең иҗаты белән танышты һәм үзләрен кызыксындырган күптөрле сорауларга җаваплар алдылар.

Мәскәүдә Илдар Юзеев истәлегенә әдәби-музыкаль кичә булды

Танылган татар шагыйре һәм драматургы Илдар Юзеев истәлегенә Мәскәүдә кичә узды. Әдәби очрашуда башкаланың татар мәдәни үзәге һәм «Мирас» ансамбле авторның җырларын башкарды.

Чарада Сара Садыйкова, Җәүдәт Фәйзи, Мирсәет Яруллин кебек танылган татар композиторлар көйләр иҗат иткән «Яшь наратлар», «Кыр казлары артыннан», «Мәтрушкәләр», «Хуш инде», «Кайтам инде» җырлары яңгырады.

Илдар Юзеев үз гомерендә кырыктан артык шигъри җыентык бастырып чыгарган. Алар арасында «Мәхәббәт китабы», «Таймас», «Соңгысы төн», «Очты дөнья читлегеннән», «Мәңгелек белән очрашу» кебек китаплар бар.

tatar-inform.tatar

Гали Акыш исемендәге 84нче лицейда язучылар белән очрашу узды

Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 лицее бу уку елында “Җомга кунагы” дигән проект башлап җибәрде. Һәр атнаның җомгасында лицей укучылары бер шәхес белән очраша. Гыйнвар аенда күренекле артист, драматург Булат Сәлахов һәм шагыйрь Лилия Гыйбадуллина укучылар белән очрашуда булып, берничә сыйныфка дәрес укыттылар.

Хөрмәтле җитәкчебезне туган көне белән котлыйбыз

Бүген Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулланың туган көне. Хөрмәтле җитәкчебезне ихлас котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер, сүрелмәс иҗат дәрте телибез!

“Адымнар-Әлмәт” күптелле гимназиясендә Рәфкать Шаһиев белән очрашу үтте

“Адымнар-Әлмәт” күптелле гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш һәм иҗат юлына багышланган түгәрәк өстәл утырышы уздырды.

Очрашуга язучы, әдәбият белгече, укытучы, филология фәннәре кандитаты, доцент, Татар язучылар берлеге әгъзасы, Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, “Әлмәт таңнары” газетасының баш мөхәррире Рәфкать Шириаздан улы Шаһиев килде. Ул Ризаэддин Фәхреддин кызы Әсма Шәраф белән, әле егет чагында ук, ничек танышып китүен, хатлар алышуын, аралашып яшәвен сөйләде.

Рәфкать Шаһиев: “Дөреслегенә үзең ышанмаганны сөйләмә дә, язма да”, – дигән сүзләрне инде ничә еллар элек Әсма Шәрафтан ишеткән идем. Әлеге сүзләргә мин һаман да таянып эшлим һәм биредә утырган укучыларга да нәсихәт итеп әйтәсем килә”, – дип ассызыклады. Укучылар исә аеруча кызыксынып тыңлады. Үзләренә матур тәэссирләр алып, хәтта мәкаләләр язырга да кызыгып калдылар. Рәфкать Шаһиев үзе белән җилпәзә дә алып килгән иде. Ул Ризаэддин Фәхреддиннең кече кызы кулланылышында булган. Җилпәзә бик иске булуына карамастан, әле дә яхшы хәләттә. Р.Фәхреддиннең гаиләсе, хезмәте буенча фотосурәт күргәзмәсе һәм Р.Фәхреддин китаплары, аның турында язылган башка авторлар китаплары күргәзмәләре әзерләнде.

Р.Фәхреддиннең тормыш юлы, яшәеше, хезмәте белән тулырак таныштыру өчен презентация һәм кинофильм күрсәтелде.

Алсу Салимҗанова, татар теле укытучысы

Башкортстанда халык шагыйре Наҗар Нәҗминең 105 еллыгына фестиваль-конкурс узачак

3 февральдә Башкортстанда республиканың халык шагыйре Наҗар Нәҗми исемендәге «Очыш өчен канатлар бар» шигъри фестиваль-конкурсы узачак. Шагыйрьнең тууына 105 ел тулуга багышланган чара аның кече ватаны Дүртөйледә оештырыла.

Катнашу өчен авторлар чакырыла. Теләсә кайсы темага рус, башкорт, татар телләрендә яңа һәм элегрәк басылып чыккан шигырьләр кабул ителә. Яшь чикләүләре юк. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Эшләрне 17 гыйнвардан 1 февральгә кадәр festivalnazarn@mail.ru электрон почтасына җибәрү сорала. Авторларның әсәрләрен тыңлау 3 февральдә үзәк район китапханәсендә Разил Мусин ур., 72 адресы буенча узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.

Фестиваль-конкурс программасы концерт һәм фестивальдә катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Дүртөйле мәдәният сараенда узачак. Һәр катнашучы грамота белән, ә конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Конкурста җиңүчеләрнең әсәрләре социаль челтәрләрдә басылып чыгачак һәм район, республика басмалары битләрендә бастырып чыгару өчен тәкъдим ителәчәк.

tatar-inform.tatar

 

Тинчурин театрында Нәкый Исәнбәткә багышланган китапның презентациясе узачак

“Җыен” фонды тарафыннан нәшер ителгән күренекле галим, Татарстанның халык язучысы, “Идегәй” дастанын беренче булып бастырып чыгаручы Нәкый Исәнбәткә багышланган китапны тәкъдим итү 20 гыйнвар көнне Тинчурин театры фойесында оештырыла. “Син сазыңны уйнадың” чарасы “Идегәй” татар халык дастаны буенча куелган спектакльгә багышлана.

“Җыен” фондының “Шәхесләребез” сериясендә басылып чыккан китапны тәкъдим итүдә язучылар, галимнәр, театр белгечләре, артистлар һәм К.Тинчурин театры актерлары катнашачак. Китапны басмага филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова әзерләгән. Чараны К.Тинчурин театры Татарстан мәдәният министрлыгы, “Җыен” фонды, Татарстан язучылар Берлеге һәм КФУның Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе белән оештыра.

Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдиновның “Идегәй” спектакле премьерасы 26-27 гыйнварда узачак. Режиссер Туфан Имаметдинов “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.

Нәкый Исәнбәткә багышланган китапны тәкъдим итү барышында әдипнең әсәрләреннән өзекләр уйналачак, шигырьләре һәм җырлары яңгыраячак. Чарада Казан театр училищесы студентлары, халыкара конкурслар лауреаты, Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе укытучысы Сөмбел Кыямова чыгыш ясаячак. Бәйрәмне Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәләхова алып барачак. Чара барышында Тинчурин театрының Ильяс Камал җитәкчелегендәге камера оркестры чыгышы көтелә.

“Идегәй” спектакле премьерасы уңаеннан, Тинчурин театры музее җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова дастанга һәм “Идегәй” әсәрен беренче булып бастырып чыгаручы әдип, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәткә, аның К.Тинчурин театры белән хезмәттәшлегенә багышланган күргәзмә әзерли.

“Идегәй” спектакленә әзерлек вакытында “Ачык университет” укыту платформасы К.Тинчурин театры белән берлектә татар дастаннарына багышланган “Татар дастаны ни сөйли?” дип аталган яңа курс оештырды. Шул уңайдан Тинчурин театрында язучы, “Идегәй” дастанының бер вариантының мөхәррие Галимҗан Гыйльманов, тарихчы Дамир Исхаков лекцияләр уздырды. Шулай ук «Ачык университет» белем бирү проекты кысаларында төрки сугыш сәнгате буенча мастер-класс үткәрелде.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

Камал театрында Рөстәм Галиуллинның «Көзге кайтаваз» пьесасы укылды

Камал театрында Рөстәм Галиуллинның «Көзге Кайтаваз» пьесасы укылды. Бу хакта Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Сергей Скоморохов. Пьеса «Яңа татар пьесасы – 2022» бәйгесендә ТР Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде.

Премьера 2023 елның апрелендә көтелә.

 

Мәшһүр сатирик язучы Фаил Шәфигуллинның «Сайланма әсәрләр»енең беренче томы дөнья күрде

Фаил Шәфигуллинның дүрт томлык «Сайланма әсәрләр»енең беренче томы дөнья күрде. Китапка язучының юмор-сатира әсәрләре тупланган, ул 30 табак күләмендә булып чыккан.

«Бу 40 ел көткән китап инде. Вафатына октябрьдә 40 ел булды бит. Әлеге китапны чыгару мөмкинлеге тудырган республика җитәкчелегенә рәхмәт. Бу эшне җиренә җиткерә алган Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың да казанышы», – диде Фаил Шәфигуллинның тормыш иптәше, танылган шагыйрә Эльмира Шәрифуллина.

«Китапны кызыбыз Раушания Шәфигуллина төзеде. Яңа ел алдыннан гына чыкты. Ел саен берәр том булып, дүрт ел дәвамында 2025 елга кадәр чыгачак. Бу китапка Фаилнең бөтен әсәрләре сыеп та бетмәс, бәлки», – диде ул.

Китапның тиражы 1000 данә. Ул нигездә республика китапханәләренә таратылачак.

Китап ТР Мәдәният министрлыгы заказы белән «Мәгариф-Вакыт» нәшриятында басылган.

  • Юмор һәм сатира остасы, шагыйрь, прозаик Фаил Шәфигуллин (1939-1982) 43 яшендә фаҗигале рәвештә һәлак була.

tatar-inform.tatar

 

Балык Бистәсе районы Юлсубино авылында Равил Фәйзуллинга багышланган салон-музей ачылачак

12 гыйнвар көнне Балык Бистәсе районы Юлсубино (Балтач) авылында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин салон-музее ачылачак. Дөресрәге, әлеге музей киңрәк даирәдә: якташ иҗатчыларга багышлана. Ул мәктәп бинасында урнашкан.

“Әлеге музей минем иҗатны гына түгел, шушы район җирлегеннән чыгып, татар дөньясында киң танылу алган әдәбият-сәнгать әһелләренең иҗатларын да колачлаячак, – диде Равил абый “Матбугат.ру” хәбәрчесенә, – 12 гыйнвар көнне ачылу тантанасы булачак. Бик күп мөхтәрәм кешеләр, исемле шәхесләр килүе көтелә. Авыл кешесе өчен дә бер бәйрәм булыр”.

Сүз уңаеннан, Юлсубино авылы мәктәбе инде 20 ел Равил Фәйзуллин исемен йөртә. Яңа ачыласы салон-музейда төрле чаралар үткәрелер дип көтелә. Алар әдәбиятка якынаерга, туган ягың белән горурланырга тагын бер сәбәп булыр.

Матбугат.ру

Әлмәттә Лилия һәм Резеда Фәр­хетдиновалар​ нәни китап сөюче дуслары белән очрашты

Кышкы каникул вакыт­ында Әлмәт мәктәпләр­енең ишекләре һәрчак ачык, чөнки​ барлык мәктәптә дә “Откры­тая гостиная” эшләп килә.​ Ел башы белән үк, ягъни 4 гыйнвар көнне,​ балалар язучылары​ бертуган Лилия һәм Резеда Фәр­хетдиновалар​ ​ шул проект кунаклары бу­лып, үзләренең нәни китап сөюче дуслары белән очрашты. Алар, икесенә​ ике дистә­гә якын​ китап авто­ры буларак, балаларны үз иҗатла­ры белән якыннанрак таныштырдылар, Татар­стан Язучылар берлег­енең Әлмәт оешмасына 60 ел уңаеннан Әлмәт язучылары турында сөйләделәр, балаларда әдәбиятка карата кызыксыну уятырга тыр­ыштылар. Килгән язуч­ыларны иң куандырган­ы- чарага килгән бал­алар Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар ки­тапларын беләләр, яр­атып укыйлар. Шулай ук очрашу вакытында китап уку оештырылды: һәр бала үзенә оша­ган китапны алып укы­рга кереште.​ Балал­ар китап укыгач, дим­әк, олы- олы романнар укырлык буын үсеп килә, дигән өмет бар­!​

Лилия Фәрхетди­нова

Язучы Фоат Садриевның хәләл җефете Сәйденур ханым вафат

Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмәнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.

Төркиядә Галимҗан Гыйльманов иҗатына багышланган фәнни диссертация якланды

Төркиянең Ататөрек исемендәге университетның төрки дөнья тикшеренүләре институтында татар язучысы Галимҗан Гыйльмановның иҗаты турында фәнни диссертация якланды. Бу хакта татар-төрек галимәсе Чулпан Зариф-Четин хәбәр итә.

«Галимҗан Гыйльмановның повестьләренә фәнни анализ» дип аталган хезмәт татар-төрек галимәсе Чулпан Зариф-Четинның элеккеге бакалавр студенты Фатих Экиҗи тарафыннан язылган.

Фәнни хезмәттә Галимҗан Гыйльмановның иң популяр саналган 18 повесте тикшерелгән, алар дөньякүләм танылган әдәбият белгече, профессор Шломит Риммон-Кенанның аңлату типологиясе теориясе нигезендә анализланган.

Беренче бүлектә Галимҗан Гыйльмановның тормышы, әдәби әсәрләре тикшерелгән. Язучы белән бәйле мәкаләләр, әңгәмәләр дә анализланган. Галим икенче бүлектә теманың фәнни методларын билгеләүгә тукталган.

Өченче бүлектә «Китек ай», «Бөкре», «Сагышың булса, суга сал», «Күрәзә», «Фәрештә», «Тимерче», «Эт елы», « Бала хакы», «Соңгы сугыш», «Җан җылысы», «Хак», «Язмышның туган көне», «Исемең ничек, Гадел», «Аллалар күктә яши», «Ходай бүләге» кебек повестьларның үзенчәлекләре фәнни яктан анализланган, алар барысы да төрекчәгә тәрҗемә ителгән.

 

Татар мәдәниятына багышланган әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә грант ияләре билгеле

Татар халкының мәдәниятына багышланган әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә мәдәният министрлыгы гранты ияләре билгеле. Исемлек Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы сайтында урын алган.

Грантның төп юнәлешләре – әдәбият, музыка, театр, рәсем сәнгате, халык сәнгать һөнәрләре, мәдәни тикшеренүләр, сынлы сәнгать, кино. Грантның гомуми суммасы 9 800 мең сум.

Грантлар татар телендә кече формалы әдәби әсәр, татар телендә зур формалы әдәби әсәр, балалар өчен әдәби әсәрләр, татар телендә драма әсәрләре, татар телендә тулы метражлы нәфис фильм киносценариесе, татар телендә кыска метражлы нәфис фильм киносценариесе, сәнгати тикшеренүләр, скульптура, сынлы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать, татар телендә музыкаль театр жанры, хореография, музыкаль әсәр жанрларында әсәр иҗат итү өчен бирелә.

Иң зур грант – 500 мең сум – проза яки поэзия жанрында зур әдәби әсәр өчен биреләчәк. Шундый өч грант каралган.

«Татар телендә кече формадагы әдәби әсәрләр (проза, поэзия)» номинациясе –100 мең сум:

1. Айзирәк Гәрәева – «Бирүзә йорт» повесте;

2. Амур Фәләхов – «Җан авазы» хикәясе;

3. Рифат Корбанов (Рифат Җамал) – «Яшим әле» поэтик цикл;

4. Фирүзә Фәтхетдинова – «Карга боткасы»шигырьләр циклы;

5. Фәнил Гыйләҗев – «Әдипләр йөзе» шигырьләр циклы;

6. Нәбирә Бикчурова (Гыйматдинвоа) – «Ике рәссам» («Карт һәм яшь)» повесте;

7. Лемон Леронов (Ләбиб Лерон) – «Мин дөньяны күрәм» повесте.

«Татар телендә эре формадагы әдәби әсәрләр (проза, поэзия)» номинациясе –500 мең сум:

1. Зиннур Хөснетдинов (Зиннур Хөснияр) – «Әллүки» романы;

2. Рәдиф Сәгъди – «Гасырга сузылган бер мизгел» романы;

3. Рөстәм Галиуллин – «Галимҗанов эше» повесте.

– «Балалар өчен әсәрләр (проза, поэзия, комиксы)» номинациясе – 100 мең сум:

1. Айсылу Шәехова (Айсылу Имамиева) «Путешествие на высоте» повесте;

2. Илсөяр Гарипова (Иксанова) – «Туган тел» шигырьләр циклы;

3. Алмаз Гыймадиев – «Сәер хат» повесте;

4. Лилия Тимербаева –Казанның кызыклы язмышлы матур йортлары турында комикслар;

5. Сәлимә Аскарова – «Гөлчәчәк.Кайту» комиксы;

6. Рифат Сәлахов – сборник стихотворений «Кошлар әлифбасы» шигырьләр җыентыгы.

– «Татар телендә драма әсәрләре (драма театрлары өчен, курчак театрлары өчен пьесалар, тәрҗемәләр)» номинациясе – 200 мең сум:

1. Гөлназ Нуретдинова – «Илдус белән Котдус маҗаралары» пьесасы;

2. Луиза Шарова (Луиза Янсуар) – «Кайту» циклы: Гөрләгән сулар башында…», «Бүзләрем маналмадым…». Видагь (драма театрлары өчен пьеса-эзләнү);

3. Айдар Әхмәдиев – «Кави-Сәрвәр» либреттосы;

4. Ркаил Зәйдуллин – «Картларга орден кирәк» пьесасы.

– «Татар телендә тулы метражлы нәфис фильм өчен киносценарийлар» номинациясе – 175 мең сум:

1. Азат Зарипов «Балакаем» сценариесе;

2. Мансур Гыйләҗев – «Тугызынчы дулкын» сценариесе.

«Татар телендә кыска метражлы нәфис фильм өчен киносценарийлар» номинациясе – 75 мең сум:

1. Салават Юзеев – Ркаил Зәйдулланың «Абага чәчәге» повесте мотивлары «Абага чәчәге» сценариесе;

2. Ренат Хәбибуллин – «Түбәтәй» фильмы сценариесе.

«Сәнгати эзләнүләр» номинациясе – 200 мең сум:

1. Риф Гатауллин – 1940-2010 елларда татар композиторлары «Антология»се;

2. Рөстәм Шәмсутов – «Урта Идел һәм Урал буе татарларының заманча гарәп графикасы сәнгате: традицияләр һәм новацияләр»;

3. Елена Шевченко – «Татар балалар театры яңа формалар эзләүдә».

– «Скульптура» номинациясе – 200 мең сум:

1. Александр Дресвянников –А.Х. Халиковка һәйкәл эскизы;

2. Динә Сергухина – «Әкият» курчак театры актерларына багышланган композиция.

– «Сынлы сәнгать» номинациясе – 200 мең сум:

1. Хәмит Латыйпов – «Кич» картинасы;

2. Равил Заһидуллин – «Ау станы» тематик картинасы;

3. Васил Заһретдинов – «Изге Дога» картинасы.

– «Декоратив-гамәли сәнгать» номинациясе – 300 мең сум:

1. Наилә Кумысникова – «Болгар хәзинәсе» панносы;

2. Әлфия Ильясова (Саргин) – «Татар әкияте келәме» декоратив-гамәл сәнгать әсәре;

3. Ринат Әхмәтов – «Минем гаилә» декоратив-гамәл сәнгать әсәре.

– «Татар телендә музыкаль-театр жанры (опера, балет, музыкаль комедия, мюзикл)»номинациясе – 500 мең сум:

1. Рәшит Кәлимуллин – «Ак аккош» балеты;

2. Луиза Батыр-Болгари – «И, Сабан туй-тамаша!» опереттасы.

– «Хореография» номинациясе – 200 мең сум:

1. Энҗе Дусаева – «Ха-Тын» пластик спектакле;

2. Алена Харисова – «Карга боткасы» хореографик куелыш;

3. Венера Галимова – «Кыз» пластик спектакле.

– «Музыкаль әсәрләр (симфония, хор әсәре, камера-инструменталь әсәрләр, камера-вокаль әсәрләр)» – 200 мең сум:

1. Миләүшә Хәйруллина – «Шагыйрь» симфоник хор поэмасы;

2. Зөлфия Кудоярова (Рәүпова)– «Алтын кәләш» симфоник әкияте;

3. Илфат Дәүләтшин – «Мырауҗан хәйләсе» балалар өчен компактлы хор циклы;

4. Елена Анисимова – «Идел буе әкиятләре» оркестр сюитасы;

5. Илһам Байтирәк – «Идел буе далиөл» симфониясе;

6. Эльмир Низамов – хор өчен «Баки Урманче» кантатасы;

7. Лилия Таһирова – камера оркестры һәм хор өчен«Сабантуй сөлгесе» поэмасы;

8. Рөстәм Зарипов – татар шагыйрьләре шигырьләренә «Кышкы маҗаралар» кантатасы.

Министрлык сәнгать әсәрләре иҗат итү нәтиҗәләренә ирешү өчен грант бәйгесе җиңүчеләре белән конференция үткәрергә планлаштыра, диелгән хәбәрдә.

Грант алучы әсәрен 2023 елның 10 декабреннән дә соңга калмыйча иҗат итеп бетерергә тиеш.

Конкурска барлыгы 120 гариза кабул ителгән.

tatar-inform.tatar

 

Әлмәттә Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш узды

26 декабрь көнне Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш узды. Бүлек җитәкчесе Рәфкать Шаһиев ел буена эшләнгән эшләргә йомгак ясады, киләсе елга планнар белән таныштырды.

Язучы Әхәт Мушинский Фазыл Искәндәр исемендәге премия лауреаты булды

Язучы Әхәт Мушинский «Тәрҗемәләр» номинациясендә Фазыл Искәндәр (1929 — 2016) исемендәге Халыкара премия лауреаты булды. Котлыйбыз!

• Халыкара премия 2016 елның августында Рус ПЕН-үзәге тарафыннан гамәлгә куелган.

Газинур Моратка Татарстанның халык шагыйре исеме бирелде

Шагыйрь Газинур Моратка “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мактаулы исем бирелде. Абруйлы бүләкне аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Чын күңелдән котлыйбыз!

Ркаил Зәйдулла Казан дәүләт мәдәният институты студентлары белән очрашты

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Казан дәүләт мәдәният институтында студентлар белән очрашты һәм библиоклуб ачуда катнашты.

Казанда Шәриф Камалның вафатына 80 ел тулуны искә алачаклар

Татар әдәбиятының классик язучысы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Шәриф Камалның вафатына 22 декабрьдә 80 ел тула. Бу уңайдан Татар китабы йорты язучыны искә алу чараларын уздыра.

Шәриф Камал 58 яшендә вафат була. Аны, ул чорның иң абруйлы әдипләренең берсе буларак, аеруча зур хөрмәт белән озаталар. Әдипнең каләме теркәп калдырган соңгы әсәр, ягъни «Без җиңәчәкбез!» очеркы исә җеназа көнендә басылып чыга.

Язучы исән вакытта ук аның исемен мәңгеләштерү эше башлана. 1940 елда аның иҗатының 30 еллык юбилее зур тантана итеп бәйрәм ителә. Казанда Шәриф Камал урамы, язучы исемен йөрткән мәктәп барлыкка килә. Муса Җәлил тырышлыгы белән Шәриф Камал премиясен оештыру проекты да туа.

1944 елда Ш.Камал әдәби музеен булдыру турында карар чыга. 1950 елның 29 гыйнварында Казанда татар язучысына багышланган беренче музей ачыла.

Язучыны искә алу чарасы 22 декабрь, 11:00 Яңа татар зиратында башланачак. Музей хезмәткәрләре, Байгилдиевләр нәселе вәкилләре, җәмәгатьчелек һәм хөкүмәт вәкилләре Шәриф Камалның каберен зиярәт итәчәк.

Татар китабы йорты – татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирында махсус лекторий узачак. Ш.Камал һәм аның замандашларына багышланган кыска лекцияләрне Милли музейның фәнни хезмәткәрләре укыячак. Лекторий эше 14:00 башлана.

Камал, Кариев һәм Тинчурин театрлары катнашында әзерләнгән «Бәхет елы» спектаклен тапшыру да шушы көнгә планлаштырыла. Эзләнүле спектакль рәвешендә уйланылган әлеге музей-театр проектының режиссеры – Әминә Миндияр. «Бәхет елы» — Шәриф Камал һәм аның якыннарының тормышында булган бер катлаулы ел турында эзләнү. Спектакль язучының архивында сакланган хатларга һәм күпсанлы документларга нигезләнгән. Күп кенә хатлар беренче тапкыр җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Спектакль тапшыруга театр һәм әдәбият белгечләре, журналистлар чакырыла. Башлана: 19:00.

Шәриф Камалга багышланган чараларның икенче зур циклы 2023 елның февралендә үтәчәк.

 

Татнетны үстерү фонды бәйгеләрнең финалистларын һәм җиңүчеләрен “Пирамида”да үткәреләчәк тантага чакыра

Хөрмәтле татар интернетчылары, татар программистлары, татар әдәбиятын сөючеләр һәм киләчәккә зур максатлар куйган татар яшьләре!

Татнетны үстерү фонды Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Татмедиа мәгълүмат агентлыгы, “Белем радиосы” билингваль балалар һәм яшүсмерләр радиосы, “Аксу” компанияләр берлеге һәм күп кенә башка оешмалар, юридик һәм физик затлар ярдәме белән оештырылган бәйгеләрнең җиңүчеләрен һәм финалистларын котлау тантанасына “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгенә (Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 3 йорт) чакыра!

Тантанага чакырулы:

• XIII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” татар интернет-проектлары бәйгесе финалистлары: http://konkurs.belem.ru/finalistlar-2022

• XXI #әдәбимарафон проекты финалистлары: http://tat-i.net/tt/finalistlar-21

• «Күңел түреннән» I Россиякүләм иҗади конкурсы җиңүчеләре: http://belem.ru/kunel-turennan-final-1

• «Пиксель һәм нокта» республикакүләм иҗади эшләр конкурсы җиңүчеләре: http://belem.ru/node/8547

Үткәрелү датасы: 18.12.2022 ел. Тантана 11:00 сәгатьтә башлана.

“Пирамида” ишекләре 10:00 сәгатьтә ачыла. 10:00 – 11:00 сәгатьтә язучылар белән фотосессия, автографлар алу, китап сату-күргәзмәсе планлаштырылган.

Балалар язучысы Резе­да Фәрхетдинованың яңа китабы чыкты

Балалар язучысы Резе­да Фәрхетдинованың Татарстан китап нәшри­ятында яңа китабы чыкты. Шигырьләрендә башлангыч сыйныфла­рда укыган малайлар-­кызлар белән булган маҗаралар бәян ителг­ән. Шагыйрәнең лирик геройлары шаян да,​ зирәк тә, хыялый да. Рәссам​ Айсылу Гар­ипова​ ​матур рәсе­мнәре белән шигырьлә­рне ямьләндергән. Ки­тап искиткеч матур һәм эчтәлекле булган.​ ​Китап редакто­ры – Рифат Сәлахов. Резеда Фәрхетдинова­ның “Урам керми уйга” китабы сабыйларга шәп бүләк!

 

Мәдәният министрлыгы татар халкы мәдәниятенә багышланган әсәрләргә грантлар бирә

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы татар халкының мәдәниятына багышланган грант игълан итә. Төп юнәлешләре – әдәбият, музыка, театр, рәсем сәнгате, халык сәнгать һөнәрләре, мәдәни тикшеренүләр, сынлы сәнгать, кино.

«Гаризалар 20 декабрьгә кадәр кабул ителә. Грантның гомуми суммасы 9 800 мең сум», дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге.

Грантлар татар телендә кече формалы әдәби әсәр, татар телендә зур формалы әдәби әсәр, балалар өчен әдәби әсәрләр, татар телендә драма әсәрләре, татар телендә тулы метражлы нәфис фильм киносценариесе, татар телендә кыска метражлы нәфис фильм киносценариесе, сәнгати тикшеренүләр, скульптура, сынлы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать, татар телендә музыкальтеатр жанры, Хореография, музыкаль әсәр жанрларында әсәр иҗат итү өчен гаризалар кабул ителә.

Иң зур грант – 500 мең сум – проза яки поэзия жанрында зур әдәби әсәр өчен биреләчәк. Шундый өч грант каралган.

Әсәр 2023 елның 10 декабреннән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш.

tatar-inform.tatar

 

Язучы Айгөл Әхмәтгалиева Чаллы шәһәренең 4 нче мәктәбендә укучы балалар белән очрашты

12 декабрь көнне​ Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Татарстан хәзинәләре» программасы кысаларында 4 нче мәктәпнең 6 А сыйныфы укучылары язучы, әдәби бүлек җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева белән очраштылар. Театр тормышы, әдәбият һәм сәнгать турында җанлы әңгәмә кордылар.​

Төркиядә Әлфия Ситдыйкoвaның «Дөнья тәгәрмәче» пoвeстe төрекчә китап булып басылды

Тәрҗемәче әсәргә «Дөнья тәкәрләгe» дигән исем куйган. 154 битлек төрекчә әсәр «Ыһлaмур академи» нәшриятында басылган. Пoвeстeн филологик һәм тeмaтик анализлау барышында А. Э. Демиркая язучының тормыш юлыннан алынган материалларга еш мөрәҗәгать итә.

Казанда Айдар Хәлимнең 80 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак

14 декабрьдә “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә күренекле язучы, шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең 80 яшьлек юбилеена багышланган “Мәхәббәттән язмыш башлана…” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була. Башлана 18.00 сәгатьтә.

 

Язучылар берлегендә “XXI гасыр татар хикәяләре антологиясе” тәкъдим ителде

Татарстан Язучылар берлегендә Мәскәүнең ОГИ нәшриятында рус телендә дөнья күргән “XXI гасыр татар хикәяләре антологиясе” тәкъдим ителде.

Мансур Шиһапов белән хушлашу Зур Концерт залында узачак

Шагыйрь, популяр җырлар авторы Мансур Шиһапов белән хушлашу иртәгә, 11 декабрьдә, 08.30 сәгатьтә Казанда, Зур Концертлар залында узачак.

Шагыйрь Мансур Шиһапов вафат

Танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, күпсанлы популяр җырлар авторы Мансур Шиһапов вафат.

Татарстан Язучылар берлеге якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.

Мансур Әхмәт улы Шиһапов 1940 елның 1 маенда ТАССРның Балык Бистәсе районы Яншык авылында туа.

Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казанга килә. 1957—1961 елларда В. И. Качалов исемендәге Зур театр каршында оешкан театр студиясендә белем ала, соңрак Казан театр училищесын һәм Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.

1969-1972 елларда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә нәфис сүз остасы булып эшли. 1974—1976 елларда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш администраторы, аннары Курчак театры һәм Күчмә театрның директоры була.  Күчмә театрның статус-дәрәҗәсен күтәрүгә өлеш кертә. Туксанынчы еллар башыннан ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары,  1996 елдан башлап Республиканың Дәүләт Зур концерт залы директоры булып эшли.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996).

Күпсанлы җырлар авторы: “Әйләнеп кайтыгыз”, “Аккош белән сөйләшү”, “Туй күлмәге”, “Яшьлегем эзләре”, “Өлешемә тигән көмешем” һәм башкалар.

 

“Дуслык” реабилитац­ия үзәгендә “Ак бүре” дуслар клубының чираттагы очрашуы булды

8 декабрьдә “Ак бүре белән татар телен өйрәнәбе­з” проекты кысаларын­да Казан шәһәренең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Дуслык” реабилитац­ия үзәгендә шагыйрь Рифат Сәлах һәм Тата­рстан китап нәшрияты­ның​ балалар һәм яш­үсмерләр бүлеге мөди­ре Айсылу Галиева белән очрашу булды.

​Оештыручылар –  “Мирас” (автоном коммерцияле булмаган оешма), Мәскәү татарлары автономиясе һәм Татарстан Язучылар берлеге.

«Казан утлары» журналы редакциясе Марий Элда яшәүче татарлар белән очрашты

Казан утлары» журналы редакциясе баш мөхәррир урынбасары, прозаик Вакыйф Нуриев, поэзия бүлеге мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев, драматург Рәдиф Сәгъди Марий Эл Республикасының Бәрәңге районында милләттәшләребез белән очрашты.

Рәзинә Мөхияр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 лицеенда очрашуда булды

8 декабрь көнне язучы, галимә, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Рәзинә Мөхияр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 лицеенда очрашуда булды. Әдәби очрашу кунагы укучыларга үз әсәрләрен укып, чыгышлар ясады һәм дәресләр дә укытты.

Ркаил Зәйдулла “Сәйяр” фестивале җиңүчеләрен бүләкләде

5 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Бөтен республикадан җыелган талантлы балаларны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан  Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров котладылар.

Фестивальнең Гран-приена Минзәлә гимназиясенең театр труппасы һәм Казан шәһәре Совет районы «181 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы» лаек булды.

Чаллы бүлеге язучылары картлар йортында яшәүче шагыйрә Салисә Гәрәеваның хәлен белде

Чаллы бүлеге язучылары Минзәлә картлар йортында гомер кичерүче күренекле шагыйрә Салисә Гәрәева янында булып, күчтәнәчләр, әдәби журналлар калдырып, өлкән язучының хәлен белеп кайттылар.

Габдулла Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабы тәкъдим ителде

Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Бу – Габдулла Тукай үзе исән вакытта нәшер ителгән китапның репринт вариантларын кулланып әзерләнгән яңа форматтагы басма. Китап өч мең данә тираж белән чыккан, аны Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә сатып алырга мөмкин.

Габдулла Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабы беренче тапкыр 1910 елда Казанда «Сабах» нәшрияты, «Милләт» типографиясендә гарәп графикасында нәшер ителә. Анда «Гали белән Кәҗә», «Безнең гаилә», «Шаян Песи», «Ак Бабай» һ. б. шигырьләре тәүге тапкыр басыла. 2022 елда Татарстан китап нәшриятында әлеге басма Татарстан Республикасы Милли музее фондларында, Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясендә тәкъдим ителгән нөсхәләренә нигезләнеп әзерләнгән.

Арчада VII районара Мәһдиев укулары үтте

1 нче декабрь көнне Арча районының Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевкә багышланган VII Районара Мәһдиев укулары үткәрелде.

Чарада язучы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов, язучы, прозаик, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире урынбасары Вакыйф Нуриев, Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина, Арча районы мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча җаваплы методисты Энҗе Мостафина, укытучылар, укучылар һ.б. катнашты.

«Ак Бүре» дуслар клубында очрашулар

15 ноябрь көнне “Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез” проекты кысаларында Казанның 61 нче мәктәп укучылары (сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар) “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары редакциясендә булдылар. Баш мөхәррир Зилә Фәйзуллина балаларга кызыклы экскурсия уздырды һәм журналларның әзерләнү процессы белән таныштырды.

28 ноябрьдә Казанда 321 нче балалар бакчасында «Ак Бүре»дуслар клубының күңелле бәйрәме булды. Очрашуда балалар шагыйре Рафис Корбанов катнашты.

Оештыручылар –  “Мирас” (автоном коммерцияле булмаган оешма), Мәскәү татарлары автономиясе һәм Татарстан Язучылар берлеге.

Ркаил Зәйдулла эш сәфәре белән Азәрбайҗанга килде

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла эшлекле сәфәр белән Азәрбайҗан Республикасының Баку шәһәренә килде. Фотода Азәрбайҗанның халык шагыйре, халык депутаты Сабир Рөстәмханлы белән. Шагыйрь “Татар теле” дигән шигырен укый.

Яшел Үзән районында “Тук­ай эзләре буйлап…” проекты кысаларында язучылар белән очрашу узды

“Тук­ай эзләре буйлап…” пр­оекты кысаларында Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында күренекле яз­учылар Фоат Галим­уллин, Зиннур Мансуров һәм Нәбирә Гыйматдин­ова белән очрашу узды.

Шагыйрь Ленар Шәех 20нче гимназия укучылары белән очрашты

18 ноябрьдә Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясендә танылган яшь шагыйрь Ленар Шәех белән очрашу кичәсе узды.Чара җыр-биюләр, курай моңнары белән үрелеп барды.

“Шәҗәрәләр-нәсел ага­чы”ның чишмә башы

Буа шәһәр­енең акад.Р.З.Сәгъди­ев исемендәге мәктәб­ендә 8нче ел рәттән шул исемдәге төбәкара фәнни-гамәли уку­лар уздырылып килә. Әлеге укулар ТР Мәга­риф һәм фән министрл­ыгы, Буа​ муниципаль районы мәгариф ида­рәсе ярдәме белән ое­штырыла.​ ​”Шә­җәрәләр-нәсел агачы”­ның чишмә башында яз­учы, шагыйрә-мөгалли­мә Гөлнур Айзат тора. Үзенең өч меңнән артык туганын барлап, нәсел шәҗәрәсен ясаган, район, респуб­ликакүләм мастер кла­сслар уздырган; кирп­еч сугу остасы, халык архитекторы ерак бабасы Ибәтулла турын­да “Баллы кирпеч”диг­ән китап язган хезмә­ттәшебез ул. Гамәли укуларның эш юнәлеше дә ел саен үзгәреп тора. Гөлнур Хәлил кызы үзе дә укуларда катнашып, музейда экскурсияләр уздыра. Әлеге фәнни укулар кысал­арында гаилә кыйммәт­ләре, шәҗәрәләр, нәс­елдәге бөек шәхесләр​ белән беррәттән бик күп язучыларның да иҗаты өйрәнелә. Бүген инде бу укуларда катнашуч­ыларның масштабы шул­кадәр киң: Башкортст­ан, Оренбург, Әстерх­ан, Киров өлкәсе, Ярославль, Чувашстан, Мариэль, Татарстан­ыбызның барлык район­нары! Фәнни–гамәли укуларда катнашкан һәркем милләтебез өчен бик кирәкле һәм фа­йдалы эшне башлап җи­бәрүче язучы Гөлнур Айзатка олы рәхмәт­ен белдерә.

​ Гүзәл Гиниятуллина, Буа шәһәре.

Әлмәттә яңа төрдәге китапханә ачылды

Әлмәт шәһәрендә модернизация «Мәдәният» милли проекты кысаларында һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән “Яңа буын китапханәсе” ачылды. Заманча һәм уңайлы киңлектә электрон китапханәләр, 3Д принтерда иҗади остаханәләр, лазер гравирование станогы, кулинария студиясе, кофе кибете, начар ишетүче һәм начар күрүче балалар өчен эш урыннары, сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән коляскалы балалар да керә алсын өчен махсус җайланма бар. Чарада район башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Ренат Мамин, язучылар, журналистлар катнашты.

Чаллыда Лилия Гыйбадуллинаның «Бишенче гомер» исемле повесте буенча укучылар конференциясе узды

17 ноябрь көнне А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында​ Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге каршында эшләп килүче Иҗат студиясе кысаларында Лилия Гыйбадуллинаның «Бишенче гомер» исемле повесте буенча укучылар конференциясе узды. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьләләре комиссиясе тарафыннан үткәрелгән әдәби конкурсның​ «Үсмерләр өчен повесть» номинациясендә беренче урын алган​ әлеге әсәр хакында Чаллының төрле мәктәпләреннән​ ​ укучылар, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы Факил Сафин,«Көмеш кыңгырау» гәзитенең баш мөхәррире Ризидә Гасыймова, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Лилия Хөснетдинова,​ язучылар Әлфия Ситдыйкова, Лилия Фәттахова, Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге 2 татар гимназиясе укытучысы Энҗе Нурисламова, 77 гимназия мөгаллиме Рәмзия Җиһаншина һ.б. чыгыш ясадылар. Шулай ук Казаннан, Мамадыш, Яңа Чишмә районнарыннан мәктәп​ укучылары, Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр бүлеге мөдире Айсылу Галиева, журналист Рузилә Мөхәммәтова да​ видеоязма рәвешендә үз фикерләрен җиткерделәр. Чаллының 2 гимназиясе укучылары әсәрдән өзек сәхнәләштерделәр, повесть буенча ясаган иллюстрация-рәсемнәрен​ авторга бүләк иттеләр. Чара​ «Бишенче гомер» повесте буенча укучылар арасында​ викторина белән тәмамланды. Актив балалар «Рухият» нәшриятында чыккан яңа китаплар белән бүләкләнде.​ ​ ​ ​

Казанда Татар мәдәнияте үзәкләренең халыкара фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Безнең кавем» III Татар мәдәнияте үзәкләренең халыкара фестивале узды. Татарстан Язучылар берлегеннән жюри эшендә шагыйрәләр Фәүзия Солтан, Рәхимә Арсланова катнашты. Жюри дүрт номинация буенча килгән эшләрне карап, җиңүчеләрне билгеләде. Барлыгы 80 авторга дипломнар тапшырылды.

“Эврика” мәдәният үзәгендә Лилия Фәттахова иҗатына багышланган кичә булды

15 ноябрь көнне Чаллы шәһәренең “Эврика” мәдәният үзәгендә язучы,​ “Мәйдан” журналының баш мөхәррире Лилия Фәттахова иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Чарада Лилия Фәттахованың хезмәттәшләре, каләмдәшләре, шәһәрнең танылган җырчылары һ.б. катнашты.

Рәдиф Гаташ һәм Роза Туфитуллова дәүләт бүләкләренә лаек булды

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале һәм язучы, җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитуллова Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкләрне Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Котлыйбыз!

Факил Сафинның Иҗат студиясендә чираттагы утырыш узды

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә Факил Сафинның Иҗат студиясе чираттагы утырышын уздырды. Бу юлы студиянең эше Түбән Кама каласында яшәп иҗат итүче яшь каләм әһеле Алия Зартдинованың әсәрләрен тикшерүгә багышланган иде.

 

Чаллыда Рка­ил Зәйдулланың иҗат кичәсе узачак

11 ноябрьдә Чаллы шә­һәрендә әдәбият көнн­әре узачак. Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелеге­ндә язучылар Зиннур Мансуров, Марсель Га­лиев, Газинур Морат, Рүзәл Мөхәмәтшин, Рөстәм Галиуллин һ.б. Чаллыга сәфәр тот­ачак. Язучылар берле­генең Чаллы бүлегенд­әге каләмдәшләре бел­ән берлектә алар шәһ­әрнең төрле мәктәплә­рендә очрашуларда бу­лачаклар. Әдәби-мәдә­ни чаралар 14:00 сәг­атьтә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театр­ында халык язучысы,​ Татарстан дәүләт советы депутаты Рка­ил Зәйдулланың “Син кара Шагыйрь күзенә.­..” дип исемләнгән иҗат кичәсе белән дәв­ам итәчәк.

Теләче үзәк китапханәсендә Язучылар берлегенең «Үлемсез әдәби полк» проекты командасы чыгыш ясады

8 ноябрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә ТР Язучылар берлегенең «Үлемсез әдәби полк» проекты командасы чыгыш ясады. Очрашуда район китапханәчеләре, Теләче урта мәктәбе укучылары һәм “Яшь әрмиячеләр” әгъзалары катнашты. Казан кунаклары рус телендә иҗат иткән фронтовик язучылар, аларның прозаик әсәрләреннән өзекләр укыдылар.

 

Татарстан Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул ителде

Алар – Мөнир Вафин, Гомәр Даутов һәм Людмила Уфимцева. Котлыйбыз!

Әтнә районында Рәдиф Сәгъдинең “Алло, кем әле бу?!” китабы тәкъдир ителде

Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылы мәдәният йортында күренекле язучы, драматург Рәдиф Сәгъдинең “Алло, кем әле бу?!” дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсе үтте.

 

“Хәзинә” галереясында Хәмит Латыйповның шәхси күргәзмәсе ачылды

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында танылган шагыйрь, рәссам Хәмит Латыйповның «Туган җирдә» дип аталган иҗат күргәзмәсе ачылды. Ачылу тантанасында күренекле әдәбият галиме Хатыйп ага Миңнегулов, шагыйрь Марат Закир, “Казан” журналының баш мөхәррире, шагыйрә Альбина Әпсәләмова, Татарстанның халык рәссамы Фәридә Хәсьянова чыгыш ясады.

Факил Сафин җитәкчелегендә Чаллы язучылары Уфада төрле очрашуларда булды

Рәсемдә “Шоңкар” журналы редакциясендә. Сулдан уңга: Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Гыйбадуллина һәм журналның баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов.

Факил Сафин Чаллы мәктәбендә төбәкара нәфис сүз бәйгесендә җиңүче балаларны бүләкләде

1 ноябрь көнне Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин Чаллы шәһәренең 21 урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның төбәкара нәфис сүз бәйгесендә жюри рәисе буларак катнашты һәм чыгыш ясады, җиңүче балаларны бүләкләде.

Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә багышланган иң яхшы сынлы композиция проектына ачык иҗат конкурсы игълан ителде

2022 елның 1 ноябреннән 2023 елның 31 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы белән берлектә Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә багышланган иң яхшы сынлы композиция проектына ачык иҗади конкурс үткәрә.

Сынлы композициясен Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасы янындагы Кремль яры ягыннан урнаштыру планлаштырыла.

Бәйгенең максаты – Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә багышланган сынлы композициясе образын концептуаль хәл итүне билгеләү.

Конкурсның бурычлары – сынлы композициясенең эскиз проектын эшләү; сынлы композициясен төзүнең оптималь күләмнәрен һәм смета бәясен билгеләү.

Конкурста Россия Федерациясе гражданнары һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче профессиональ эшләүче сынчылар һәм архитекторлар катнаша ала. Конкурста бер автор да, авторлар коллективы да катнаша ала.

Нигезләмә

Конкурста катнашучылар Нигезләмәгә кушымта нигезендә форма буенча конкурста катнашуга 2022 елның 1 ноябреннән 15 декабренә кадәрге чорда конкурс комиссиясенең җаваплы секретаренә кәгазь саклагычында 420015, Казан ш., Пушкин ур., 66/33, кабинет 113 адресы буенча, яисә Guzel.Kuteeva@tatar.ru электрон почта адресына гариза җибәрә алалар.

mincult.tatarstan.ru

Татарстанның халык артисты Наил Дунаев вафат

Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.  Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.

Наил Дунаевны соңгы юлга озату 1 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтәчәк.

 

Резеда Ганиеваны искә алу кичәсе узды

Габдулла Тукай әдәби музеенда әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Резеда Ганиеваны искә алу кичәсе булып узды.

Галим студентларга 60 елдан артык гарәп, фарсы, төрки татар әдәбиятлары тарихын укыта. Резеда Ганиева ике дистәгә якын фән кандидаты һәм докторант тәрбияләгән, күпсанлы фәнни мәкаләләр, китап-монографияләр авторы. Шулай ук укыту программалары, энциклопедияләр төзегән. Фәндә, тормышта, туганнары арасында – кайда гына булса да, ул иң беренче урынга кешелек сыйфатларын куеп яшәгән шәхес. Резеда Кадыйр кызын искә алырга иҗатташ дуслары, шәкертләре, туганнары килгән иде.

«Ак Бүре» дуслар клубында шагыйрә Йолдыз Шәрәпова белән очрашу узды

25 октябрь көнне Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Казан шәһәренең 273нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, тәрбиячеләре һәм әти-әниләре белән берлектә, танылган шагыйрә Йолдыз Шәрәпова белән очрашты. Биредә балалар татар телендә аралашты һәм Йолдыз апаларына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Очрашуларның уникаль форматы «Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез» проекты кысаларында “Мирас” (автоном коммерцияле булмаган оешма) һәм Мәскәү татарлары автономиясе тарафыннан эшләнде. Очрашуда аларның вәкилләре Римма Шакирова, Тимур Сабиров һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова катнашты.

 

Тукай клубын­да Камил Сә­гадәтнең иҗат кичәсе була

2022 елның 28 октябр­ендә ТР Язучылар бер­легенең Тукай клубын­да журналист, шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Бәллүр каләм” иясе, күп җы­рлар авторы Камил Сә­гадәтнең 70 яшьлек юбилеена багышланган “Яшик әле сөенеп” исемле иҗат кичәсе Спас районы Иске Рәҗәп авылына ба­гышланган “Болгар-Рә­җәп” дигән өр-яңа​ клип белән башланып китә. Авыл уртасында­гы “Ташбилге” изгеләр зиярәтендәге ташла­рда сакланып калган язулардан күренгәнчә, Бөек Болгар дәүләт­ен дошман яуларынн­ан саклап калуда шәһ­ит киткәннәрнең хәте­рен саклаучы “Болгар -Рәҗәп”леләр турынд­агы әлеге җырның көен танылган композитор Сафиян ага Ибраһим­ов, сүзләрен Камил Сәгадәт иҗат иткән. Җырны​ “Зиләйлүк” ба­лалар ансамбле башка­ра.

Кичәдә юбилярның күп санлы якташлары кат­наша. Алар арасында якташыбыз, каһарман язучы Абдулла Алишның якын туганы, Иске Рәҗәп авыл җирлеге хезмәткәре Флера ха­ным Алишева, ярты га­сырдан артык шушы ав­ылда хуҗалык җитәкче­се булып эшләүче, Та­тарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезм­әткәре Дамир Хәмидул­лин, авыл җирлеге ба­шлыгы Мансур Нугаев, район һәм республика күләмендәге күре­некле шәхесләр катна­ша.

Авторның күп җырлары халык арасында попу­лярлык казанды. Шунд­ыйлардан -“Зөләйлә” төркеме башкаруындагы “Җан ярам”, Сала­ват Фәтхетдиновның​ “Дисеңдер”, Лилия Хәмитованың (“Аңла шу­ны”), Рәсим Низамов, Нәфкать Нигъмәтулли­н, Илсия Бәдретдинов­а, Газинур Фарукшин, Нурзадә, ИлСаф һәм халкыбызның башка яр­аткан җырчылары бар. Аларның кайберләре кичәдә дә катнашырга җыена.

Камил Шәмгун улы Сәг­ъдәтшин утыз елдан артык “Ватаным Татарс­тан” газетасында хез­мәт куя. Бу елларда һәр санда диярлек газета битләрендә ан­ың мәкаләләре басылып бару өстенә, төрле жанрларда дистәгә якын китап бастырып чыгара.

Егерме ел дәвамында Спас районы якташлар җәмгыяте рәисе, мун­иципаль район депута­ты булып сайлана. “В­атаным Татарстан” газетасы һәм Татарст­ан китап нәшриятының уртак проекты нигез­ендә яңарак кына нәш­ер ителгән “Суд залы­ннан” китабы – шуның бер мисалы буларак кичә барышында укучы­ларга тәкъдир ителә.

Берничә ел элек юбил­яр булачак журналист­лар арасында иң сәлә­тлеләрен ачыклау мак­сатында үз премиясен булдыра. Казан Фе­дераль университетын­да белем алучы булач­ак журналистлар арас­ында​ ел дәвамында барган иҗади бәйгедә җиңгән өч студентка кичә барышында Камил Сәгъдәтшин исеменд­әге премияләр тапшыр­ыла.

​Кичә 17.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Әлфия Галимуллина Уфада узган “ЛиФФт-2022” әдәби фестивальдә җиңү яулады

Танылган әдәбият галиме Әлфия Галимуллина Уфада узган “ЛиФФт-2022” әдәби фестивальдә җиңү яулап алтын медальгә лаек булды. Аның күренекле татар язучысы иҗатына багышланган “Равил Бохараев галәме” китабы әдәби бәйгедә иң яхшысы дип табылды. Котлыйбыз!

Резеда Ганиеваның 90 еллыгына “Әдәбият фәне маягы” кичәсе була

6 октябрь, 14.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда танылган әдәбият галиме, Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән Резеда Кадыйр кызы Ганиеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Әдәбият фәне маягы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырыла.

Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Р.К. Ганиева 1962 елны Казан дәүләт университетының әдәбият кафедрасына ассистент булырак эшкә килә һәм, калган гомере әлеге уку йорты белән бәйле булып, профессор дәрәҗәсенә ирешә. Галимәнең фәнгә беренче адымы ХХ йөз башы татар әдәбиятының йөзек кашы булган Тукай иҗаты белән бәйле. Аның “Тукайның сатирик иҗаты” (1964) монографиясе үз вакытында ук җитди казаныш буларак бәяләнә. Тукай шәхесе һәм иҗаты белән кызыксыну алдагы елларда да дәвам итеп, газета-журналлардагы, “Шагыйрьнең рухи дөньясы” (2002) китабында, “Габдулла Тукай” энциклопедиясендә (2016) урын алган дистәләгән язмада чагылыш таба.

Р. Ганиева Г. Тукай тормышы һәм иҗатын өйрәнү өлкәсендә Г. Тукай әдәби музее белән тыгыз элемтәдә торды. Галимә музейда уздырыла торган фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясады, әдәби кичәләрнең даими кунагы булды, лекцияләр укыды, күргәзмәләр әзерләүдә фәнни консультант буларак катнашты.

Галимәнең тикшеренү өлкәсе булып Шәрык Яңарышының төрки дөньяга, шул исәптән Идел Болгарына үтеп керүе; татар әдәбиятын дөнья әдәбиятының бер өлеше буларак нигезләгән методологик концепциягә таянып, күпсанлы әдипләр иҗатын чор әдәби процессы контекстында бәяләве; әдәбиятларны үзара чагыштырып өйрәнүнең гаять перспективалы юл булуын дәлилләп, уңышлы үрнәкләр калдыруы; әдәбиятны өйрәнүнең юнәлеш-агымнарын, иҗат методларын аңлатучы күпсанлы теоретик төшенчәләрне тикшерүе һ.б. тора. Р.К. Ганиева меңләгән студентларның остазы буларак, аларга туган тел һәм әдәбиятның серләрен өйрәтеп, олы тормышка әзерли.

“Әдәбият фәне маягы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә татар теле һәм әдәбият укытучылары, белгечләр, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында оештырыла. Кичәгә артист, режиссер, Г.Тукай премиясе лауреаты, ТР халык артисты Рамил Төхфәтуллин, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов, музыкант, скрипкачы, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеров, артист, режиссер Алмаз Хамзин чакырулы. Тамашачыларны Р.Ганиеваның тормыш иптәше, тукайчы-галим, текстолог, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев белән дә очрашу көтә.

Кичәдә Р.К. Ганиева турында истәлекләр белән уртаклашу, галимәнең татар әдәбият фәнен үстерүгә керткән өлеше һәм аның дәвамчылары, әдәбият белеменең киләчәк перспективалары турында фикер алышу күздә тотыла.

Габдулла Тукай әдәби музее:+ 7 843 590-86-67

Татар язучылары танылган Татар Каргалысы авылының татарлыгын югалта баруына борчыла

20 октябрьдә Татарстан язучылары – Вахит ИмамовЛәбиб Лерон һәм Рөстәм Галиуллин Оренбург янәшәсендәге Татар Каргалысы авылы җәмәгатьчелеге белән очрашып, халыкны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты.

 

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә шагыйрә Людмила Аланлының иҗат кичәсе узды

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә күренекле яшь шагыйрә, автор-башкаручы Людмила Аланлының иҗатына багышланган “Күңелемә кояш элдем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова катнашты һәм чыгыш ясады.

 

Норлат шәһәрендә Рөстәм Галиевның “…Чаклар” китабы тәкъдим ителде

Кичә, 21 октябрьдә, Норлат шәһәренең  Мәдәният сараенда Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры, Татарстанның халык артисты Рөстәм Галиевның “…Чаклар” китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Чарада  Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, театр артистлары, җырчылар һәм театр белгечләре катнашты.

Татар җәмәгатьчелеге галим Нурмөхәммәт Хисамовны соңгы юлга озатты

Татар җәмәгатьчелеге әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамовны соңгы юлга озатты. Мәрхүм Казанның Шәмсир (Самосырово) торак пункты янындагы мөселман зиратына җирләнде. Урыны җәннәттә булсын!

Татар җәмәгатьчелеге шагыйрә Резеда Вәлиева белән хушлашты

Татар җәмәгатьчелеге күренекле шагыйрә Резеда Вәлиева белән хушлашты. Мәрхүмә Яна Татар бистәсе зиратына җирләнде. Урыны оҗмахта булсын!

 

Татарстан язучылары Оренбург китапханәсендә татар әдәбиятын сөючеләр белән очрашты

19 октябрь көнне Татарстан язучылары – «Мәдәни җомга» газетасы, «Безнең мирас», «Казан утлары» журналлары баш мөхәррирләре Вахит ИмамовЛәбиб Лерон һәм Рөстәм Галиуллин Оренбургның Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәсендә татар әдәбиятын сөючеләр белән очрашты.

Фото: “Татар-информ”

 

Мостай Кәрим скверында шигърият бәйрәме узды

Башкалабыз Казанның Мостай Кәрим скверында, олуг шагыйрьнең һәйкәле каршында беренче тапкыр шигърият бәйрәме узды. Аны Татарстанның “Халыклар дуслыгы йорты”оештырды. Әлеге күркәм чарада ТР Язучылар берлегенең әдәби консультанты, шагыйрь Марат Закир катнашты һәм чыгыш ясады.

Галим Нурмөхәммәт Хисамов белән хушлашу урыны һәм вакыты

Әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамовны соңгы юлга озату иртәгә,  21 октябрьдә,  сәгать 10.00 да Казанның  Рихард Зорге урамында урнашкан  57/29 йорты (69 нчы фатир) адресы  буенча узачак.

Нурмөхәммәт Хисамов Казанның Шәмсир (Самосырово) торак пункты янындагы мөселман зиратында җирләнәчәк.

Мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын.

 

Шагыйрә Резеда Вәлиеваны соңгы юлга озату урыны һәм вакыты

Күренекле шагыйрә Резеда Вәлиева белән хушлашу иртәгә, 21 октябрьдә, 9.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Шуртыгин урамы, 21 нче йорт адресы буенча була.

Мәрхүмә Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнәчәк.

 

 

Әдәбият галиме, шагыйрь Нурмөхәммәт Хисамов вафат

Озакка сузылган  авырудан соң әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамов вафат булды.

Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын, Ходай якыннарына сабырлык бирсен.

Хушлашу вакытын һәм урынын соңрак хәбәр итәрбез.

Күренекле шагыйрә Ре­зеда Вәлиева вафат

 Мәрхүмәнең якыннарының  һәм  ту­ганнарының тирән кай­гысын уртаклашабыз. Кал­әмдәшебезнең урыны җәннәттә булсын…

Хушлашу вакытын, уры­нын соңрак хәбәр итә­рбез.

Резеда Тәфкәлүн кызы Вәлиева 1930 елның 1 маенда Башкортстан Республикасының Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучылар гаиләсендә туа.

Резеданың бала чагы һәм мәктәп еллары Салават районының Лаклы, Михайловка һәм Каратаулы авылларында уза. 1947 елда Каратаулы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, тоташтан утыз дүрт ел (1952–1986) Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә мөхәррир хезмәтендә була.

Р.Вәлиева – нигездә, балалар язучысы. Аның нәниләр турында язган беренче шигырьләре республика көндәлек матбугатында узган гасырның илленче елларында күренә башлый, тәүге җыентыгы («Минем дусларым») 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле, 1960–2005 еллар арасында, балалар өчен аның тезмә һәм чәчмә әсәрләре – шигырьләре, поэмалары, җырлары, шигъри әкиятләре, табышмаклары, сәхнә өчен язылан әсәрләре һәм хикәяләре тупланган тагын ике дистәдән артык мөстәкыйль китабы дөнья күрә.

Балалар язучысы буларак, Р.Вәлиеваның иҗади уңышлары ватандарлык хисләрен чагылдырган, героик темаларны яктырткан поэмаларында («Пионерка Гөлназ», «Якты йолдызым», «Канатлы җайдак», «Шагыйрь гомере» һ.б.), шигъри әкиятләрендә һәм бигрәк тә кече яшьтәге балалар тормышына, хайваннар, кош-корт, җәнлекләр дөньясына багышланган лирик һәм юмористик шигырьләрендә ачык күренә. Бер үк вакытта аның иҗатында мәхәббәт лирикасы, җыр һәм проза жанрлары да лаеклы урын били («Язгы сулар», «Якты яр», «Китмә, сөю!» җыентыклары). Нинди генә укучылар аудиториясен күздә тотып язмасын, шагыйрә кешеләр күңелен югары, гуманлы идеаллар белән рухландырырга омтыла. «Минем иҗатымда кызыл җеп булып сузылып барган төп тема – Мәхәббәт. Туган җиргә, табигатькә, туган халкыбызга, телебезгә, хезмәткә һәм ата-анага, өлкәннәргә – гомумән, кешеләргә ихтирам, миһербанлык, игелеклелек хисләре», – дип билгели ул үзенең язучылык кыйбласын.

Р.Вәлиева – татар балалар әдәбиятын тәрҗемәләре белән дә баеткан каләм ияләренең берсе. Иҗат эшчәнлегенең башлангыч чорында, алтмышынчы-җитмешенче елларда, рус яшүсмерләр һәм балалар әдәбиятыннан ул Н.Верзилинның яшел табигать серләре турында фәнни-популяр эчтәлектәге «По следам робинзонов» исемле китабын («Робинзон эзләреннән», 1958, 1975), Н.Поповның тарихи-биографик «Юность Андрея» («Андрейнең яшьлеге», 1960), Л.Смилянскийның «Сашко» (1961), Л.Воронкованың «Старшая сестра» («Дәү апа», 1965) повестьларын, А.Бартоның «Наш праздник» («Безнең бәйрәм», 1972), С.Михалковның «Мы с приятелем» («Дустым белән икебез», 1981) исемле шигъри җыентыкларын татар теленә тәрҗемә итә.

Ул 1999 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.

Р.Вәлиева – 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

«Җәлил укулары» V Халыкара әдәби конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

«Җәлил укулары» V Халыкара әдәби бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризалар һәм конкурс материаллары 2022 елның 5 ноябренә кадәр кабул ителә.

Бәйге ел саен сөйләм үсеше һәм нәфис сүз белән кызыксыну, шигъри сүзнең матурлыгын һәм аһәңен тоя белү максатыннан үткәрелә.

Бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигьрият сөючеләр арасында үткәрелә.

Бәйге номинацияләре:

– «Җәлил татар телендә» номинациясе (барлык яшь төркемнәре)

– «Җәлил рус телендә» номинациясе (барлык яшь төркемнәре)

– «Җәлил дөнья халыклары телләрендә» номинациясе (барлык яшь төркемнәре)

– «Фронтовик язучылар» номинациясе (барлык яшь төркемнәре)

– «Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив белән башкару» номинациясе

Югарыда күрсәтелгән номинацияләрдә яшь төркемнәре:

– 3-6 яшькә кадәр (кертеп);

– 7-10 яшькә кадәр (кертеп);

– 11-15 яшькә кадәр (кертеп);

– 16-20 яшькә кадәр (кертеп);

– 21 яшьтән алып (кертеп);

– «Җәлилчеләр» номинациясе (9-13 яшькә кадәр (кертеп); 14-18 яшькә кадәр (кертеп); 19 яшьтән алып)

– «Профессиональ башкаручылар» номинациясе (18 яшьтән алып)

Конкурсның этаплары:

1 этап – 2022 елның 6 ноябреннән 17 ноябренә кадәр сайлап алу этабы: оештыру комитеты тәкъдим ителгән материалларның әлеге нигезләмәгә туры килү-килмәвенә беренчел бәя бирә (дистанцион);

2 этап – 2022 елның 18 ноябреннән 6 декабренә кадәр жюри катнашучыларның эшен бәяләү критерийлары буенча бәяли һәм конкурс финалистлары билгели (дистанцион рәвештә);

3 нче этап – финал: 2022 елның 12 декабреннән 16 декабренә кадәр жюри әгъзалары белән берлектә оештыру комитеты тарафыннан конкурсантларның видеоязмалары онлайн-режимда карала һәм критерийлар нигезендә бәяләнә.

Гаризалар һәм конкурс материаллары 2022 елның 5 ноябренә кадәр кабул ителә.

Катнашучылар Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында www.tatarcongress.org https://tatar-congress.org/forma/ сылтамасы буенча узып электрон гариза тутыралар.

Нигезләмә

Бәйгене уздыру турындагы мәгълүмат Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында www.tatar-congress.org һәм Бәйгенең социаль челтәрдәге рәсми битендә https://vk.com/jaliluku урнаштырыла.

Татар язучылары Муса Җәлил туып-үскән Мостафа авылында булды

Татар язучылары Вахит ИмамовЛәбиб Лерон һәм Рөстәм Галиуллин Муса Җәлилнең туган җире – Оренбург өлкәсе Мостафа авылында әдәбият сөючеләр белән очрашты. Очрашу герой-шагыйрьнең музеенда узды.

“Хәзинә” галереясында Хәмит Латыйповның шәхси күргәзмәсе ачыла

2022 елның 3 ноябрендә 16.00 сә­гатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее­ның “Хәзинә” милли сәнгать галереясында танылган шагыйрь, рәссам Хәмит Латыйпо­вның (Хәмит Латыйф) шәхси күргәзмәсе ачы­ла. 

Түбән Камада Разил Вәлиевнең иҗатына багышланган әдәби кичә узачак

22 октябрьдә Түбән Камада Татарстанның халык шагыйре, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиевка багышланган зур әдәби вакыйга булачак.

«Бу йомгаклау чарасы булачак. Ул шагыйрьнең туган авылы Ташлык авылыннан башлана, аннары программа буенча «Адымнар» мәктәбенә, Тукай исемендәге Үзәк китапханәгә «түгәрәк өстәл»дә катнашу планлаштырыла. Чара Халык иҗаты йортында «Еллар аша сөйләшү» дип аталган әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланачак.

Кичәдә Татарстанның танылган язучылары һәм артистлары чыгыш ясаячак, алар арасында Ркаил Зәйдулла, Марсель Галиев, Рәдиф Гаташ, Вахит Имамов, Газинур Морат, Алмаз Хәмзин, Факил Сафин һәм башкалар бар.

Китапханә системасы 2022 елны Разил Вәлиев елы дип игълан итте, чөнки ул Түбән Кама халкының якташы булып тора. 4 гыйнварда популяр шагыйрь һәм язучыга 75 яшь тулды. Агымдагы ел дәвамында Түбән Камада фәнни-гамәли конференция, Разил Вәлиев иҗаты буенча онлайн-акцияләр, эш дәфтәре эшләү һәм чыгару, Вәлиевнең «Яшисе килә» повесте буенча студентлар өчен конференция, әдәби десант, түгәрәк өстәл һәм башка күп кенә вакыйгалар узды.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Разил Вәлиевнең «Иске сәгатьләр дөрес йөри» хикәяләр җыентыгы белән «Ядкарь» китабы 2021 елда иң күп укыла торган дип танылды, шуның өчен ул Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алды.

https://tatar-inform.tatar

 

Актанышта Ленар Шәехның иҗатына багышланган чара булды

Актаныш үзәк китапханәсенең уку залында күренекле язучы һәм шагыйрь Ленар Шәехның юбилее уңаеннан “Татар шигъриятенең шәехе!” дип аталган әдәби сәгать узды. Әлеге чарада район техникумы студентлары катнашты. Китап күргәзмәсе һәм аңа күзәтү тәкъдим ителде. Китапханәчеләр һәм яшьләр шагыйрьнең яраткан шигырьләрен укыды. Бу чара һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды, әдипнең иҗатына тагы ныграк һәм көчле кызыксыну уятты.

15 октябрь – Хәтер көне

15 октябрь көнне, Казанда, Сөембикә манарасы янында, Хәтер көне билгеләп үтелде. Моннан 470 ел элек бәйсез дәүләтебез, милләтебез , динебез хакына соңгы тамчы каннарына кадәр көрәшеп, кяферләргә каршы сугышып шәһит киткән әби- бабаларыбыз рухына дога кылынды. Фәүзия Бәйрәмова Коръәннән ” Ясин” сүрәсен укыды. Дога- багышлавында ул каһарман татарларның азатлык хакына үлемгә баруларын, бу тиңсез көрәшнең бүген дә дәвам итүен, милләтебезнең бәйсез һәм бәхетле булырга лаек икәнлеген әйтте. Соңыннан Фәүзия Бәйрәмова моннан 33 ел элек, шушы урында, беренче Хәтер көнендә укыган “Казан бәете”н халыкка җиткерде. Шагыйрьләр Нәҗибә Сафина һәм Фәнил Гыйләҗев та үзләренең ялкынлы шигырьләрен укыдылар. Хәтер көнендә катнашучылар соңыннан Кол Шәриф мәчетендә бергәләп өйлә намазы укыдылар.

 

Татарстан Язучы­лар берлегенең Чаллы бүлегендә Факил Саф­инның Иҗат студиясе эшли башлады

Агымдагы елның окт­ябрь аеннан ТР Язучы­лар берлегенең Чаллы бүлегендә Факил Саф­инның Иҗат студиясе үз эшен башлап җибәр­де. Студия һәр атнан­ың чәршәмбе һәм пәнҗ­ешәмбе көннәрендә әд­әби иҗат белән кызык­сынучы яшүсмерләрне, яшьләрне, урта һәм өлкән яшьтәге каләм әһелләрен кабул ит­ә. Бу пәнҗешәмбедә студия эшендә укытучы­лары Гөлия Вәгыйзова җитәкчелегендә Чаллы шәһәренең 41 мәктә­бендә укучы балалар катнашты.

Тукай клубында Алмаз Хәмзинга 75 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды (фото)

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында юмор остасы, артист, композитор, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзинга 75 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды һәм Төркиядә чыккан “Татар​ хикәяләре антологиясе” китабы тәкъдим ителде.

 

Казанда «Җәлил укулары» конференциясе узачак

«Җәлил укулары – 2022» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция 13 һәм 14 октябрьдә Казанда өч мәйданчыкта узачак. Форум чаралары Муса Җәлил музей-фатирында (Горький ур., 17), Татар әдәбияты тарихы музеенда (Островский ур., 15) һәм Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (Татарстан ур., 2) узачак.

«Батырлык, патриотлык, гражданлык позициясе темалары турында Татарстан, Башкортстан, Мәскәү өлкәсе, Кырым, Кабарда-Балкар һәм Оренбург өлкәсе галимнәре фикер алышачак. Конференция ачылышында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында катнашучыларга видеоэлемтә буенча Мәскәүдә яшәүче Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова мөрәҗәгать итәчәк. Шәхсән ул Җәлил укуларында 2016 елда катнашты», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га ТР Милли музееның матбугат хезмәтендә. Җәлил Музей-фатиры һәм Татар әдәбияты тарихы музее Милли музейның филиаллары булып тора.

Җәлил укулары Казанда 1960 еллардан бирле уза, быел конференция Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрь Рәхим Саттарның тууына 110 ел тулуга һәм Муса Җәлил Музей-фатирына нигез салуга 40 ел тулуга багышлана. Конференция көннәрендә шагыйрьләрнең кулъязма дәфтәрләре күргәзмәсе оештырылачак, студентлар Җәлил һәм Саттар әсәрләрен дөнья халыклары телләрендә укыячак, КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында һәм Муса Җәлил музей-фатирында фәнни секцияләр эшләячәк, ә Татар әдәбияты тарихы музеенда татар фронтовик язучылары турында түгәрәк өстәл узачак.

«Җәлил укулары – 2022» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциянең нәтиҗәсе буларак фәнни-тикшеренү эшләре тупланган җыентык чыгарылачак.

tatar-inform.tatar

Россия журналистларының халыкара форумында Равил Фәйзуллинның “Гомер калейдоскобы” китабын тәкъдим иттеләр

Сентябрь ахырында Сочи шәһәрендә Россия журналистларының чираттагы халыкара форумы булып узды. Анда чит илләрдән вәкилләрне дә кертеп, 1000 гә якын күренекле журналистлар катнашты. Татарстан делегациясен “Татмедиа” һәм Журналистлар берлеге башлыклары җитәкләде. Форумда, төп рәсми программа кысаларында, халык шагыйре Равил Фәйзуллинның Татарстан китап нәшрияты татар һәм рус телләрендә бастырып чыгарган “Гомер калейдоскобы” китабын тәкъдим итү – презентацияләү чарасы булды. Мәртәбәле җыенда Бөтенроссия каләм осталарының игътибарын юнәлткән шагыйрьне язучы-журналист дип тәкъдим иттеләр.

Әдипне яңа уңышы белән ихлас котлыйбыз!

matbugat.ru

«Мәйдан» журналы әдәби әсәрләр конкурсы игълан итте

«Мәйдан» журналы редакциясе ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән берлектә «Бу заман шундый заман ул…» дигән әдәби конкурс игълан итә. Иң яхшы әсәрләр «Мәйдан» журналында басылып чыгачак.

Конкурс татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, язучыларны иҗат итүгә кызыксындыру, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны барлау максатында үткәрелә, диелгән журнал хәбәрендә.

Конкурсның приз фонды – 95 мең сум. «Повесть» номинациясе: I урын – 30 мең; II урын – 20 мең; III урын – 15 мең. «Хикәя» номинациясе: I урын – 15 мең; II урын – 10 мең; III урын – 5 мең.

Конкурс 2022 елның 1 октябреннән 2023 елның 1 февраленә кадәр үтә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү – 2023 елның 21 февралендә булачак,

Конкурска бүгенге заман һәм аның геройларын тасвирлаган, татар дөньясы мохитен чагылдырган проза әсәрләре кабул ителә. Алар моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында, аерым җыентыкларда басылмаган булырга тиеш. Бер автордан килгән әсәрләр саны чикләнми.

Конкурста катнашучылар үзләренең эшләрен электрон почта аша юллый яки «Мәйдан» журналы редакциясенә электрон рәвештә китереп бирә ала. Әсәр компьютерда Times New Roman шрифтында 14 нче кегль белән җыела, юл арасы 1,5 интервал булырга тиеш.

Конкурска килгән әсәрләрне бәяләгәндә, сюжет яңалыгы, авторның үзенә генә хас булган стиль үзенчәлеге, зәвыгы, тел-сурәтләү чаралары, теманың заманчалыгы исәпкә алына.

  • Конкурста катнашучылар үзләренең эшләре белән бергә «Мәйдан» журналына 2023 елның 1 яртыеллыгына язылу турындагы квитанция фотосын да беркетергә тиешләр.
  • Әсәрләр, автор турында мәгълүмат, квитанция күчермәсен түбәндәге электрон адреска җибәрергә: maydan06@mail.ru

tatar-inform.tatar

Өлкәннәр көнендә “Васильево” санаториясендә иҗади кичә үтте

1 октябрьдә, Өлкәннәр көнендә танылган язучылар Хәбир Ибраһим һәм Рәдиф Сәгъди “Васильево” санаториясендә иҗади кичә уздырдылар. Кичәдә лирик җырлар, шигырьләр, мәзәкләр яңгырады. Ихлас кичәләргә сусаган халык әдипләрнең чыгышын бик тә җылы кабул итте.

«Ак Бүре» дуслар клубында бер­енче очрашу

28 сентябрьдә Татарс­тан Язучылар берлеге­ндә «Ак Бүре» клубы дусларының бер­енче очрашуы булды. «Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез» пр­оекты кысаларында оч­рашуларның уникаль форматы “Мирас” (автоном коммерцияле булмаган оешма) һәм Мәскәү татарлары автономиясе тарафын­нан эшләнде. Очрашуда аларның вәкилләре Римма Шакирова һәм Тимур Сабиров катнашт­ы.

Казан шәһәренең 18нче мәктәбе укучылары күренекле язучы Вакы­йф Нуриев белән очра­шты. Биредә балалар татар телендә аралашты һәм язучыга үзләрен кызыксындырган сорау­ларны бирде.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады

Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады.

«Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә дәгъва итүчеләрдән гаризалар 19 декабрьгә кадәр сайт аша кабул ителә», диелгән ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәрендә.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе ике елга бер мәртәбә дүрт номинантка бирелә. Премия сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, яшьләр программаларын тормышка ашыру буенча 35 яшькә җитмәгән авторларга һәм яшьләр коллективларына, иҗат берләшмәләренә бирелә.

Премия лауреатларга 15 февральдә – Җәлилнең туган көнендә тапшырыла.

Гаризага өстәмә материаллар 420021, Казан ш., Г.Тукай ур.,113а йорты, 2 нче бина адресы буенча кабул ителә.

tatar-inform

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды

Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова Татарстан Республикасы дәүләт бүләгенә – “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды. Әлеге Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 28 сентябрьдә имзалаган.

Котлыйбыз! 👏

Чаллыда​ язучы Рафис Сәлимҗановның юбил­ее уңаеннан шигърият, сатира-юмор, җыр һәм иҗат бәйрәме була

1 октябрь көнне Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исеменд­әге үзәк китапханәсе­ндә язучы Рафис Сәли­мҗановның 70 яшьлек юбилее уңаеннан шигърият, сатира-юмор, җыр һәм иҗат бәйрәме була. Башлана 13 сәг­атьтә.

Газинур Моратка “Татарстан Республикасының халык шагыйре” исеме бирелде

Шагыйрь Газинур Моратка «Татарстан Республикасының халык шагыйре» исеме бирелде. Әлеге Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә имзалаган.

«Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм купьеллык иҗади эшчәнлеге өчен шагыйрь, «Татарстан китап нәшрияты» дәүләт унитар предприятиесенең матур әдәбият редакциясе мөдире, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Моратов Газинур Васикъ улына «Татарстан Республикасы халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирергә», диелгән Указда.

Котлыйбыз!

«Мәйдан» журналы – «Ләйсән» әдәби берләшмәсендә кунакта

27 сентябрьдә «Мәйдан» журналы хезмәткәрләре Лилия Фәттахова, Лилия Гыйбадуллина, Гөлнар Караева Чаллы шәһәренең «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашты.

«Ләйсән» берләшмәсе әдәби активлыгы белән дан алган Чаллы каласында 1963 елда оештырыла. Төрле һөнәр ияләре салкын, кысан вагончикларда яшәп, КАМАЗ төзелешендә эшләгән чорларда да әдәби берләшмә үзенең эшчәнлеген туктатмый. Хәниф Хөснуллин, Мөдәррис Әгъләмов, Разил Вәлиев, Мәхмүт Газизов, Ямаш Игәнәй, Мансур Сафин, Альберт Сафин, Рәшит Бәшәр, Айдар Хәлим, Факил Сафин, Вахит Имамов – тагын бик күп шагыйрьләр һәм язучылар шул чорларда нәкъ менә «Ләйсән» иҗат берләшмәсендә әдәби чыныгу алган, берләшмәне җитәкләгән әдипләр.

2007 елдан «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина җитәкли. Очрашуда ул берләшмәнең оешу тарихына тукталды, бүгенге каләм ияләренең иҗатлары белән таныштырды. «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары гармунда уйнап, җырлар җырлап күрсәттеләр. Соңгы араларда шактый гына китаплары чыккан икән, алар турында да телгә алып үттеләр. Берләшмәнең актив әгъзасы язучы Рәкит Алларбирде «Мәйдан» журналын татарлар яшәгән төбәкләрдә яздырту буенча ярдәм тәкъдим итте.

«Мәйдан» журналы моңа кадәр дә берләшмә әгъзаларының әсәрләре белән даими таныштырып килде. Эшлекле һәм дустанә рухта үткән очрашуда «Ләйсән» берләшмәсенең юбилее уңаеннан «Мәйдан» журналы белән уртак проектлар турында сөйләшенде. Журнал битләрендә «Ләйсән»леләр белән бәйле яңа сәхифә, «АудиоМәйдан» проекты, «Бу заман шундый заман ул…» әдәби әсәрләр бәйгесе – укучыларны киләсе елда бик күп кызыклы яңалыклар көтә.

Пермь өлкәсендә “Ике Туфан йолдызлыгы” дип исемләнгән фестиваль үтте

24 сентябрь көнне Пермь өлкәсенең Лысьва шәһәрендә “Ике Туфан йолдызлыгы” дип исемләнгән фестиваль үтте. Бөтендөнья татар конгрессы һәм Пермь өлкәсе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уздырылган әлеге төбәкара фестивальдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, шагыйрьләр Газинур Морат, Идият Әширов катнашты һәм чыгыш ясады.

“Татар сүзе” Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Татарстанда “Татар сүзе” Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар тапшыру башланган. Конкурсны оештыручы – Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, “Яңа гасыр” Татарстан телерадиокомпаниясе” акционерлык җәмгыяте.

Бәйге татар теле һәм әдәбиятен популярлаштыру, татарча нәфис сүзгә кызыксындыру тудыру, татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә ярдәм итү, халыкның бай тарихи-мәдәни байлыгы буларак, татар классик әдәбиятын саклау максатында үткәрелә.

Бәйгедә катнашу өчен рус яки татар телендә тутырылган анкета, шулай ук видеоформат рәвешендәге хезмәтне рәсми почтага (tnvtatarsuze@mail.ru) җибәрергә кирәк. Гаризалар 31 октябрьгә кадәр кабул ителә. Анда теләгендә булган барча кеше катнаша ала. “Татар сүзе” берничә категория буенча: 10 яшькә кадәр, 11 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 яшьтән зурраклар арасында үткәрелә.

Конкурста катнашу турында тулырак нигезләмәне https://cloud.mail.ru/public/zfdD/YR84PHCJT укып белә аласыз.

 

Җырчы-шагыйрь Илсур Хөснетдинов вафат…

Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.

Мәрхүм иртәгә туган җирендә – Арча районының Сикертән авылында җирләнәчәк.

Илсур Гайнетдин улы Хөснетдинов 1946 елның 2 октябрендә Татарстанның Арча районы Сикертән авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында җидееллык мәктәпне, аннары Үрнәк авыл хуҗалыгы училищесын (хәзер — агротехника лицее) тәмамлагач, Казакъстанга чирәм җирләрне эшкәртергә җибәрелә. Аннан кайткач, берникадәр вакыт Арча район газетасында хәбәрче, әдәби хезмәткәр булып эшли, 1965-1968 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1968 елдан И.Хөснетдинов Казанда: әүвәл ун ел чамасы шәһәрнең трамвай-троллейбус идарәсендә эшли, аннары 1988-1994 елларда «Казан» совхозында директор. 1995-2000 елларда ул — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 2000-2002 елларда «Салмачы» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры хезмәтендә була.

И.Хөснетдинов узган гасырның туксанынчы елларыннан иҗат активлыгын аеруча көчәйтеп җибәрә һәм тиз арада популяр җыр текстлары авторы булып кына түгел, үз шигырьләренә көйләр язучы үзешчән композитор һәм аларны үзе башкаручы җырчы булып та таныла.

1998 елда И.Хөснетдиновка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ул 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә Алиш бюсты янында митинг узды

15 сентябрь көнне шагыйрь Абдулла Алишның туган көне уңаеннан, Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә Алиш бюсты янында тантаналы митинг узды. Укучылар каһарман -шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, каләм иясенең җырлары яңгырады. Чарада Алиш премиясе лауреатлары Вакыйф Нуриев, Галимҗан Гыйльманов, Дания Гайнетдинова, Равил Рахмани, Йолдыз Шәрәпова, Рифат Сәләх, Равилә Шәйдуллина, Нурия Сәйяр, Алишның туганнары катнашты.

Казанның 20 нче гимназиясендә Абдулла Алишның музее эшли, конференцияләр оештырыла. Узган ел гимназия мәйданында А.Алишка бюст куелды. Гимназия боерыгы нигезендә быел А.Алиш премиясе 11 нче сыйныф укучысы Климова Светланага бирелде. Аны Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал тапшырды.

Камал театрында Разил Вәлиевкә 75 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була

2022 елның 26 сентябрендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевкә 75 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.​ Кичәдә Татарстанның күренекле әдипләре, сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, республикабыз җитәкчеләре һәм атаклы җырчылар катнашачак. Билетлар театр кассасында һәм www.kamalteatr.ru сайтында сатыла. Башлана 19.00 сәгатьтә.

Кичәнең сценарий авторы – Илсөяр Иксанова, режиссеры – Илдар Хәйруллин.

Азнакайда татар зыялылары турында язылган мәгълүмати такталар куелды

Азнакайның «Тарсус» паркында татар иҗтимагый тормышында һәм аның мәдәнияте тарихында зур роль уйнаган шәхесләр хакында мәгълүмат такталары куелды. Бу хакта «Азнакай» газетасы яза.

Әлеге такталарда татар зыялылары Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Кол Шәриф, Кол Гали, Шиһабетдин Мәрҗәни, Ризаэтдин Фәхретдин, Гаяз Исхакый, Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев, Хәсән Туфан, Муса Җәлил, Галиәсгар Камал һәм якташларыбыз Әзһәр Шакиров һәм Нәҗибә Ихсанова кебек шәхесләр турында татар һәм рус телендә мәгълүматләр белән танышырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

http://aznakaevo-rt.ru

Балык Бистәсе районының Балтач авылында Равил Фәйзуллинның шигырь юллары язылган стела куелды

Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылына керү юлында күренекле татар шагыйре Равил Фәйзуллинның шигырь юллары язылган стела куелды.

Факил Сафин “Мөслим районының мактаулы гражданины” исеменә лаек булды

Республика көнендә, Мөслим район Советы сессиясендә, район башлыгы Альберт Роберт улы Хуҗин язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафинга «Мөслим районының мактаулы гражданины» дигән таныклык һәм күкрәк билгесе тапшырды.

Факил абыйны әлеге мәртәбәле исемгә лаек булуы белән ихластан котлыйбыз!

Әдәби Сабан туенда әдәби марафон җиңүчеләрен бүләкләделәр

26 август көнне Саба районында Әдәби Сабан туе үтте. Монда әдәби марафон җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Милли чарада дүрт әдәби марафонга нәтиҗә ясалды. Беренче урынны Саба районы алды, икенче урында – Арча районы, өченче урында – Әлмәт һәм Апас районнары.

Җиңүчеләрне Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова бүләкләде.

Бәйрәмгә күренекле язучылар, шагыйрьләр, Татарстаннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән әдәбият сөючеләр җыелды.

Чаллыдагы Муса Җәлил һәйкәле янында җәлилчеләрне искә алдылар

25 август көнне Чаллы шәһәрендә бер төркем каләм әһелләре Җәлилчеләрне искә алу чарасында катнаштылар. Чарага җыелган китапханәчеләр, мөгаллимнәр һәм укытучылар, киң җәмәгатьчелек алдында чыгышлар ясадылар.

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән ачылды

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре бара, кичә шул уңайдан татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бөек шагыйрьне искә алырга дип дистәләрчә кеше җыелды.

Шуннан соң Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә башка татар иҗатчысы – Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылды. Кунакларга шагыйрьнең тормышыннан сирәк күрсәтелгән фоторәсемнәр, үзе язган журнал һәм газеталардан өзекләр тәкъдим иттеләр.

Кичә татар иҗат коллективлары катнашындагы матур концерт белән тәмамланды. Анда татар халкының мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калуга һәм популярлаштыруга өлеш керткән татар мәдәният эшлеклеләрен дә бүләкләделәр. Шулай итеп, Габдулла Тукайның 135 еллыгына әзерләнгән истәлекле билгеләргә язучылар Вера Хәмидуллина, Ленар Шәех, Йолдыз Шәрәпова, фотограф Расыйх Фәсхетдинов һәм башкалар лаек булды.

tatar-inform.tatar

Әлмәттә Лилия һәм Ре­зеда Фәрхетдиновалар “Городская гостиная” проектында катнашты

18 август көнне Тата­рстан язучылар берле­ге әгъзалары, Р.Төхф­әтуллин премиясе лау­реатлары, балалар яз­учылары Лилия һәм Ре­зеда Фәрхетдиновалар Әлмәт шәһәренең Яшь­ләр үзәге алдында уза торган “Городская гостиная” проектында катнашты. Шигырьләр­ен укып, әкиятләрен сәхнәләштереп, актив катнашкан балаларга китапларын бүләк ит­теләр алар. Яшьләр үзәге директоры Айдар Нияз улына язучылар­ны чарага чакыруы өч­ен чиксез рәхмәт.​ Иң куандырганы -​ балалар​ теләп катна­шалар, татарча да, русча да матур сөйләш­үче балалар күп булд­ы.​ Тамашачы арасын­да Лилия һәм Резеда Фәрхетдинова иҗатын яратучылар күплеге сөендерде. Таныйлар, беләләр, яраталар ик­ән үзләрен.​ Аллаһы­ның рәхмәтләре яусын андый тамашачыга!

Язучы Илдар Хәйруллин вафат…

Бүген, 2022 елның 19 августында, без талантлы каләмдәшебезне югалттык. Озакка сузылган каты авырудан соң, Түбән Камада яшәп иҗат итүче язучы Илдар Шәмсулла улы Хәйруллинның гомере өзелде.

Илдар Шәмсулла улы нинди генә катлаулы хәлдә дә тормышка юмор белән карап яши алган көчле шәхес иде. Күпсанлы укучылары күңелендә дә ул җылы юморы, якты елмаюы белән сакланыр.

Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Мәрхүм иртәгә туган төбәге Кукмарада җирләнәчәк.

Илдар Шәмсулла улы Хәйруллин 1958 елның 5 сентябрендә Кукмара поселогында дөньяга килә. 1975 елда Кукмараның 1 нче урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Икенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчә һәм армия сафларына алына. Армиядән кайтып «Түбәнкамашин» берләшмәсендә эшли, ләкин рәхимсез авыру аны аяктан ега.

И.Хәйруллин беренче хикәяләрен мәктәп елларында ук яза һәм бастыра башлый. Әдәбият сөючеләргә ул «Бүген 1 апрель!», «Юмористик хикәяләр», «Алай түгел, болай ул…» китаплары һәм матбугатта — «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан» газеталарында, «Чаян», «Сөембикә», «Мәйдан», «Казан утлары» журналларында басылган юмористик хикәяләре аша таныш.

И.Хәйруллин 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, С. Сөләйманова, Ш. Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

Мәскәүдә Роберт Миңнуллинны искә алачаклар

24 августта Мәскәүдә Россия дәүләт балалар китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга (1948-2020) багышланган иҗат кичәсе узачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Татарстан шагыйрьләре һәм язучылары, Роберт Миңнуллинның туганнары һәм якыннары катнаша. Иҗат кичәсе Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте һәм Татар балалар әдәбияты көннәре кысаларында үтәчәк.

Шагыйрь балалар белән күп аралашкан һәм сабый күңелен яхшы белгән. Роберт Миңнуллин балаларга багышланган шигырьләрендә сабыйларның әйләнә-тирә дөньяны ничек кабул итүен нечкә юмор белән сурәтли, диелә хәбәрдә.

Иҗат кичәсе Россия дәүләт балалар китапханәсендә (Калуга мәйданы, 1, «Октябрьская» метро станциясе) 16.30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

tatar-inform.tatar

Мәскәүдә Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашу була

24 августта Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре кысаларында республика язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашу була. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәүгә  Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла; Татарстанның халык шагыйре, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин; шагыйрь һәм галим, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты Рифат Җамал; шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Газинур Морат; шагыйрь, драматург, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин барачак.

Очрашу Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә (Кече Татар тыкрыгы, 8) була.

Башлана – 19.00 сәгатьтә.

Керү ирекле.

tatar-inform.tatar

Илдус Диндаровның яңа китабы дөнья күрде

Авторның чираттагы иҗат җимеше тумышы белән Нурлат районының Кәкре Атау авылыннан булган Минталип Исмәгыйль улы Минехановның тормышы һәм данлыклы хезмәт юлы турында сөйли.

Татарстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, дистәдән артыграк китап авторы Илдус Гали улы Диндаровның яңа гына табадан төшкән китабы Минталип Минехановка багышланган.

Минталип Исмәгыйль улы – республикабызда танылган фермер, Тукай районы фермерлары берләшмәсе рәисе, “Бердәмлек” кооперативы җитәкчесе, үзенең тырыш хезмәте белән бик зур уңышларга ирешкән шәхес. Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров, Тукай, Нурлат һәм Аксубай муниципаль районнары башлыклары Фаил Камаев, Алмаз Әхмәтшин, Камил Гыйльмановның Минталип Минеханов турындагы җылы фикерләре китапка кереш сүз итеп бирелгән. Автор якташының нәсел тамырлары, гомер юлы хакында сөйләгәндә бай архив мәгълүматларына таяна, герой тормышындагы төрле вакыйгалар, хәлләр аша аны төрле яклап ача. ​

Китап Яр Чаллының “Ислам нуры” типографиясендә 240 битле булып 200 данәдә дөнья күргән. ​

«Әдәби марафон» финалистлары Саба районында үтәчәк Әдәби Сабантуйда катнашачак

Татарстан Язучылар берлегендә “Әдәби марафон” кысаларында үткән әдәби көрәшнең беренче нәтиҗәләре ясалды. Раил Гатауллин, Илсөяр Иксанова, Фирүзә Җамалетдинова, Марат Закир, Йолдыз Миңнуллина составындагы жюри әгъзалары әдәби көрәшчеләрнең эшләрен бәяләде. Финалистлар 26 август көнне Саба районында үтәчәк Әдәби Сабантуйда көч сынашачак.

Язучы Әсгать Салахов вафат…

Татар матбугаты һәм татар әдәбияты зур югалту кичерә.

Озакка сузылган каты авырудан соң матбугат ветераны, “Әлмәт таңнары” газетасының беренче баш мөхәррире, язучы, Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Әсгать Сәхап улы Салаховның бүген, 4 августта йөрәге тибүдән туктады.

Гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагың җиңел, урының җәннәттә булсын, Әсгать абый.

Болгарда «Аулак өй – баттл» Республикакүләм проектының финал ярышлары узды

Болгарда ll Халыкара этномәдәни «Ага-Базар» фестивале кысаларында «Аулак өй – баттл» Республикакүләм проектының финал ярышлары узды. Уеннарда Зәй, Апас, Чувашиянең Батыр районнары, Татарстан Язучылар берлеге командалары катнашты.

Ркаил Зәйдулла Чувашиядә Хәсән хәзрәт Измаиловка багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнашты

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Чувашиядә узган дин әһеле Хәсән хәзрәт Измаиловның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнашты.

Язучылар берлеге вәкилләре хастаханәдә ятучы өлкәннәребезнең хәлен белеп кайтты

Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре шагыйрә Илсөяр Иксанова һәм шагыйрь Марат Закир, хастаханәгә барып, Фәнис Яруллинның хәләл җефете Нурсөя ханымның, күренекле әдип Вакыйф Нуруллинның хәл-әхвәлен белеп кайтты.

“Без Тукай оныклары” җыенында ял итүче балалар Чаллы язучылары белән очрашты

3 июль көнне “Росинка” лагеренда урнашкан балалар “Сәләт” аланында “Без Тукай оныклары” җыенында ял итүче төрле төбәкләрдән килгән балалар Чаллы язучылары белән очрашты. Алар алдында Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, прозаик, шагыйрь, Тукай премиясе лауреаты Факил Сафин һәм язучы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова чыгыш ясадылар. Язучылар үзләренең иҗат үрнәкләре белән таныштырдылар. Очрашуда туган як, туган тел, әдәбият, шигърият, милләт киләчәге хакында фикер алышулар булды.

XXII «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе

Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге бу елны XXII тапкыр уздырылучы «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә старт бирде. Әлеге бәйге татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматургларны барлау, аларны берләштерү һәм иҗатларын активлаштыру миаксатыннан оештырыла.

Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.

Бәйге өч этаптан тора:
1 этап – бәйгегә әдәби әсәрләрне кабул итү;
2 этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү.
3 этап – йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен иҗат мәктәбе оештыру.

Бәйгегә килгән эшләрне шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглардан торган мәртәбәле жюри бәяли. Жюри бәяләренә нигезләнеп, 3 нче этапка катнашучылар чакырыла. Монда катнашучылар өчен жюри тарафыннан мастер-класслар, алдагы елларда «Иделем акчарлагы» бәйгесендә Гран-при алган яшьләр, каләм ияләре һәм татар телендә чыгучы матбугат чаралары вәкилләре белән очрашулар, әңгәмәләр оештырылачак. Әлеге турда катнашкан егетләр-кызларның әсәрләре «Иделем акчарлагы» дип исемләнгән ел саен чыгып килүче җыентыкка керәчәк.

Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр. Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
– поэзия;
– проза;
– драматургия;
– балалар әдәбияты (төрле жанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтези). Әлеге номинациядәге әсәрләр балалар аудиториясенә юнәлдерелгән булырга тиеш.

Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресы буенча 2022 елның 30 сентябренә 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Өстәмә мәгълүмат:
8 (843) 231-81-54
mc-idel@yandex.ru

Тәтеш районында язучы Николай Сорокин иҗатына багышланган искә алу кичәсе узды

Тәтеш районы Олы Шәмәк (Большое Шемякино) авылында былтыр вафат булган чуваш язучысы, журналист Николай Сорокин иҗатына багышланган искә алу кичәсе узды. Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал катнашты.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина