Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар язучылары Свердловск өлкәсенең 7 авылында очрашу уздырды

Татарстаннан Свердловск өлкәсенә килгән язучылар – Тукай премиясе лауреатлары Камил Кәримов һәм Ләбиб Лерон ике көндә өлкәнең 7 авылында һәм Красноуфимск шәһәрендә халык белән очрашты. Болар – 4 районда урнашкан Әҗегол, Арый, Шәкүр, Акбаш, Уфа Шигере, Үрмәкәй, Аракай (Әрәкәй) авыллары. Очрашулар башлыча мәктәпләрдә узды.

Һәр мәктәптә диярлек балалар очрашуларда татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыды, җырлар җырлады, татарча биеп күрсәтте. Чыгыш ясаучы укучылар һәр мәктәптә дә милли киемнәрдән килгән иде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров