Лаеш районында Державин исемендәге мәйданда Гавриил Романович Державин исемендәге Республика премиясе тапшырылды. Быел бүләкне шагыйрь, журналист, документаль телефильмнар авторы Айрат Бик-Булатов «Очерки истории казанской журналистики (1758-1918)» китабы өчен алды. Җиңүчене Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бүләкләде.
Яңа комментарий өстәргә