Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чираттагы «Яңа татар пьесасы-2024» конкурсы игълан ителә

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2024» премиясенә конкурс игълан итәләр.

Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә алалар. Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.

Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә. Моннан тыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә.

Текстларны почта буенча түбәндәге адреска җибәрүегез сорала: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Яңа татар пьесасы-2024» конкурсы.

Пьесалар конкурска 2024 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә.

Җиңүче әсәрләр 2024 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк.

«Яңа татар пьесасы-2024» конкурсы Комиссиясе рәисе – Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров