Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

20 декабрьдә ТР  Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән «Татмедиа» АҖ филиалы «Казан утлары» журналы редакциясе берлектә оештырган «Сез иң гүзәл  кеше икәнсез!»  дигән татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды.

Бәйгегә укытучы, мөгәллим, татар мәгарифе, мәктәп тормышына багышланган текстлар кабул ителгән. Аның географисе шактый киң: конкурска Төркия, Сирия, шулай ук Татарстан, Удмуртия, Башкортстан, Чуваш Республикаларыннан һәм Ульян өлкәсеннән авторлар катнашкан.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Гөлүсә Батталованың «Чыра» хикәясеннән өзек укылды. Хикәя тулы күләмдә «Казан утлары» журналының гыйнвар санында басылып чыгачак.

Җиңүчеләр

Хикәя» номинациясе:

  • 1 урын – Ркаил Зәйдулла, Казан, «Кани калды Нишапур».
  • 2 урын – Гөлүсә Батталова, Әтнә, Күәм, «Чыра».
  • 3 урын – Әнисә Зәйнуллина, Казан, «Очрашу».

Кызыксындыру бүләге:

  • Алия Мөбарәкшина, Казан, «Таң сызылганда».
  • Айзилә Сабирова, Казан, «Минем яраткан усал укытучым».
  • Наил Шәрифуллин, Лениногорск, «Шагалиев шәүләсе».

«Повесть» номинациясе:

  • 1 урын – Әлфирә Галиева, Аксубай, Яңа Дума, «Сары атым алтын нукталы».
  • 2 урын – Асия Юнысова, Казан, «Сылукай».
  • 3 урын – Гөлинә Гыймадова-Хисаметдинова, Казан, «Усал».

Кызыксындыру бүләге:

  • Нурания Гыйльметдинова, Теләче, Олы Нырсы, «Мөнбәрле мөгаллим».
  • Гөлназ Нуриева, «Бәзәкә тавы», Чаллы.
  • Сания Әхмәтҗанова, Казан, «Чын кешеләр».

«Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесенең мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр:

  • 1 урын. Назлыгөл Гайнетдинова. «Укытучыма мәдхия». Теләче, Баландыш мәктәбе, 9 нчы сыйныф.
  • 2 урын. Рәдиф Миңнеханов. «Сез иң гүзәл кеше икәнсез». Мамадыш, Усәли, 5 нче сыйныф.
  • 3 урын. Әмир Фәрхуллин. «Укучының хәлен аңлыйсың». Мамадыш җәнлек совхозы, 11 нче сыйныф.

Кызыксындыру бүләге:

  • Раил Мәрданов. «Укытучыма». Балтач районы, Норма, 5 нче сыйныф.
  • Камилә Демидова. «Укытучыма». Яр Чаллы, 37 нче мәктәп, 9 нчы сыйныф.
  • Аяз Батталов. «Телимме мин укытучы булырга?». Әтнә районы, Күәм, 5 нче сыйныф.

Җиңүчеләргә акчалата премияләр тапшырылды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров