Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тукай музеенда Габдулла Тукай әсәрләрен тәрҗемә итүдәге проблемалар турында сөйләшәчәкләр

26 июльдә 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрә, эссеист, тәрҗемәче, Төркиядәге Эрджиэс университетының рус әдәбияты укытучысы Лилия Газизова (Жанти) катнашында «Габдулла Тукай, татар һәм төрки телле әдәбиятчылар әсәрләрен тәрҗемә итүнең актуаль проблемалары һәм перспективалары» дигән түгәрәк өстәл узачак.

«Габдулла Тукайның мирасын төрле телләргә тәрҗемә итеп иҗатын тагын да популярлаштырып була. Киләсе түгәрәк өстәл темасы тәрҗемәче, әдәбиятчы, галимнәр, музейга килүчеләр өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Чараны Лилия Газизова алып бара», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Аның әйтүенчә, Лилия Газизовага Казан, Иске Татар бистәсе, Тукай темалары бик якын «Ул Казанда туып үскән, монда үзенең иҗат юлын башлаган. Лилия Газизова – 16 шигырь китап авторы. Лилия Ривкатовна рус һәм татар шигърияте антологияләрен төзүчесе. Аның шигырьләре инглиз, француз, немец, поляк, румын, төрек, гарәп, әрмән, латыш һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән. Ул татар һәм төрек шигъриятен рус теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә», – диде музей мөдире.

«Лилия Газизова 2019 елдан Төркиядә яши, Кайсери шәһәрендәге Эрджиэс университетында рус әдәбияты укыта. 2022 елда «Габдулла Тукайның рус теленә тәрҗемәләрдәге лирикасы: тарих һәм поэтика» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган. Түгәрәк өстәл утырышында тәрҗемәчеләр, галимнәр, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, журналистлар фикер алышачак һәм чыгыш ясаячак», – диде Гүзәл Төхвәтова.

Чараны шагыйрь, тәрҗемәче, эссеист, Халыкара ПЕН-клуб (ПЭН-Мәскәү), Россия Язучылар берлеге һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күп кенә халыкара һәм Россия әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе – Лилия Газизова (Dr. Janti) алып бара.

/tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров