Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Казан утлары» Нәзифә Кәримованың «Изге ат» дип аталган кесә китабын чыгарды

«Казан утлары» журналы редакциясе китапханәсендә егерме беренче китап чыкты. «Изге ат» дип исемләнгән әлеге китапның авторы – язучы, журналист Нәзифә Кәримова.

«Нәзифә Кәримова – татар укучыларына да, тыңлаучыларына да яхшы таныш автор. Әдәби иҗат белән актив шөгыльләнә. «Казан утлары» журналының даими авторы. Китаплары Татарстан китап нәшриятында да басылганы бар», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе, китапның мөхәррире Ландыш Әбүдәрова.

Аның әйтүенчә, Нәзифә Кәримова үзенең әсәрләрендә туган ягы Мамадыш районы Артыш авылы кешеләрен сурәтли.

«Гади авыл кешеләренең гади тормышын сурәтләү аша милли яшәеш фәлсәфәсе яссылыгына чыга, татар кешеләренең милли характер үзенчәлекләрен ачып бирә. Аның әсәрләренең образларга бай, йөгерек теле укучыны үзенә җәлеп итеп, укып бетергәннән соң да күңелдә моңлы бер җыр кебек яңгырап тора», – диде Ландыш Әбүдәрова.

Китап тышлыгында «Изге ат» әсәреннән өзек тәкъдим ителә: «Изгеләр чишмәсеннән су эчкән безнең халык. Халыкны әйтәм, шуңа да сау – таза булган, акыллы да булган. Без бит хәзер дә туганнан бирле шул чишмә суын эчәбез! Әй, син бит әле безнең авыл кешесе түгел, онытып торам. Килен кеше, барсын да белеп тә бетермисең. Тик тарихны белергә кирәк. Бер бәрәңге белән генә яшәргә тиеш түгел бит инде кеше».

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров