Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тинчурин театры «Язга хәтле яз» төбәкара драматургия конкурсы игълан итә

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Идел» журналы белән берлектә «Язга хәтле яз» дип аталган төбәкара драматургия конкурсын игълан итә. Бәйгедә җиңгән авторның әсәре 2024 елда Тинчурин театры сәхнәсендә куелачак.

Проектның максаты – драматургиядә яшьләр арасында яңа исемнәрне ачу, татар театры өчен яңа әсәрләр иҗат итү, яшьләр арасында драматургларны үстерү, тәрбияләү. Бәйгедә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр (35 яшь тулганнарны да кертеп) булган авторлар катнаша. Гаризаларны 2023 елның 15 декабренә кадәр tinchurinteatr1933@gmail.com һәм Idel-kazan@mail.ru адреслары буенча җибәрергә кирәк, дип хәбәр итә Тинчурин театры матбугат хезмәте.

Конкурска татар телендә язылган оригиналь пьесалар кабул ителә. Һәр автор, күп дигәндә, өч пьеса җибәрә ала. Бәйгенең укыту программасы 2023 елның 20 декабрендә узачак. Әзер эшләр 2024 елның 15 мартына кадәр кабул ителә. Озын исемлек (лонг-лист) 30 мартка кадәр билгеле була. Кыска исемлек (шорт-лист) 15 апрельгә кадәр игълан ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2024 елның 30 апрелендә үткәрелә, диелә хәбәрдә. Җиңүче авторның пьесасы буенча спектакль Тинчурин театры сәхнәсендә куелачак. Пьесаның өзекләре «Идел» журналында басылачак.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров