Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлегендә Факил Сафинның “Иҗат” студиясе утырышы узды

9 ноябрь көнне Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлегендә Факил Сафинның “Иҗат” студиясе утырышы булды. Студия утырышында язучылардан Сирень Якупова, Әлфия Ситдикова, Лилия Гыйбадуллина, Айзирә Имамова, Гөлназ Нуриева, “Мәйдан” җурналы баш редакторы Ризидә Гасыймова, “Ләйсән” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина, “Ак каурыйлар” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлия Вагыйзова, яшь язучылар, иҗатка тартылучы Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга югары уку йортлары студентлары, югары сыйныф укучылары һәм татар теле, әдәбият укытучылары катнашты.

Факил Сафин студия эшчәнлеге хакында сөйләде. Яр Чаллы Башкарма комитеты Яшьләр эшләре бүлеге белгече Надежда Гәрәева яшь талантларга шәһәр хакимияте һәм Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан грантлар, бәйгеләр турында аңлатты. Шагыйрь Лилия Гыйбадуллина мастер-класс үткәрде. Яшь иҗатчылар үзләренең әсәрләре белән таныштырдылар, күп санлы сорауларына җентекле җаваплар алдылар. Мондый очрашулар ай саен булачак.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров