Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рәхимә Арсланова иҗатына багышланган республикакүләм әдәби-иҗат бәйгесенә йомгак ясалды

5 апрель көнне Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә шагыйрә, Абдулла Алиш, Каюм Насыйри премияләре лауреаты Рәхимә Арсланованың иҗатына багышланган “Шигърият бакчасында» исемле республикакүләм катнашу хокукы алган I шәһәр әдәби – иҗат бәйгесен йомгаклау тантанасы узды. Чарага 200 гә якын бала чакырылды. Аларга төрле дәрәҗәдәге Дипломнар һәм Рәхимә Арсланованың яңа гына басылып чыккан ” Бөтерчек” китабы, бүләкләр тапшырылды.

Ә гомумән, бу бәйгегә барлыгы 850 видеоязма һәм 121 баладан үзләре язган шигырьләр кабул ителгән иде. Яхшы дип табылган шигырьләр “Шигърият бакчасында” җыентыгына кертелде. Иң актив балалар башкалабыздан, республика район-шәһәрләреннән (Яр Чаллы, Түбән Кама, Кукмара, Арча, Апас, Югары Ослан, Норлат, Саба, Сарман, Мамадыш, Балык Бистәсе, Лаеш, Лениногорск, Биектау һ.б.) генә түгел, Төмән өлкәсеннән, Башкортстаннан да булды.

Чарада Язучылар берлегеннән шагыйрьләр Ленар Шәех, Рифат Сәлах катнашты. Алар балаларга үз теләкләрен җиткерделәр. Китап сөюче, иҗатка тартылган, туган телен яраткан, хөрмәт иткән балалар булганда гына телебезнең, илебезнең киләчәге өметле булыр.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн