Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Разил абыйга

Ни сөйләр безгә гөлләре җирнең,
“Бар иде” диеп уфтанган чакта? –
Башларын борып тибрәрләр бары
Кояш караган, караган якка.

Һәм китәр сере тагын берәүнең
Бер үзе белән – яшерен… моңлы…
Кемдер юатыр арыган җанын –
Оныту иңәр, сыйпагач кулы:

Еллар кереннән чистарып калыр…
Ялантәпиләп и ул йөгерер!
Тугайлар буйлап…
Тугайлар буйлап…
Шундый кечкенә булып күренер…

Әйтерсең, аннан калмаган алып
Уйлар, хыяллар…
Җирдә кылганнар…
Яңгыр, бураннар…
“Өмет югында,
Сабыр бар,
Шуны җуймыйк, оланнар…”

“Бар идең” диеп елмаям,
Күкне
Кичкән чагымда, болытлар аша.
…син дә елмаеп карыйсың кебек,
Карыйсың, куеп кулыңны кашка…

– Моңайма башка!

Луиза Янсуар

20-21 октябрь 2023,  Питер-Казан


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров