Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казахстанның Сәмәй шәһәрендә каһарман-шагыйрь Муса Җәлилгә бюст ачылды

Казахстанның Сәмәй шәһәрендә Советлар союзы герое, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилгә бюст ачылды. Бюст ачылышында Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

“Тарих турында сөйләгәндә Советлар союзын искә алабыз. Бөек җиңү барлык советлар халкын берләштерә. Бөек Ватан сугышында һәр халыкның максаты бер иде, җиңүгә бергә ирештек. Казахлар белән без бертуганнар кебек яшәдек, шулай дәвам итәр. Монда чәк-чәк, бавырсак, бишбармаклар барысы бергә бәйләнгән, сез монда рәхәтләнеп гөрләп яшисез”, – диде ул.

Абай өлкәсе җитәкчесе хакиме урынбарасы Шалкар Байбеков киләсе елда Татарстанда Абайга һәйкәл ачылачагын әйтте. “Татарстан белән сәүдә, икътисади мөнәсәбәтләр ныгый. Киләсе елда Казанда Абай бюстын ачарбыз дип өметләнәм, ел ахырына кадәр безнең делегация Татарстанга барачак”, – диде ул.

Озак еллар укытучы булып эшләгән Рәшидә Хәсәнова Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. “Сез безне ерак дип уйлыйсыз, әмма без бик якын. Без Татарстанга карап, аның нурын алып яшибез”, – диде ул.

Бюст артында наратлар утыртылды.

https://tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров