Апасның үзәк ял паркында язучы-драматург, шагыйрь Хәбир Ибраһим белән очрашу кичәсе узды. “Минем таңнар әле үтмәгән” дип аталган очрашуда шагыйрьнең авылдашлары, классташлары, әдәбият сөючеләр катнашты. Хәбир Ибраһим үзенең тормыш юлы белән шигырьләре, әсәрләре аша таныштырды. Бигрәк тә җырлары белән барлык тамашачыны таң калдырды. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев изге теләкләрен ирештерде һәм бүләк тапшырды.
Яңа комментарий өстәргә