Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Җидегән чишмә»дә – шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин

20 февральдә 18.30 сәгатьтә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе кысаларында «Чичәннәр җыры» исемле әдәби-музыкаль кичә узачак. Ул шагыйрь, публицист, журналист, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшинга багышланачак.

Легендар “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе – Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Аның сәхнәсенең кунаклары – республиканың танылган әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, төрле өлкәләрдә үзенең тырыш хезмәтен куйган данлыклы хезмәтчәннәр.

Шагыйрь үзе һәм үзенең күпкырлы әдәби эшчәнлеге турында сөйләячәк. Шулай ук кичәдә шәһәребез җитәкчеләре, Рүзәл Мөхәммәтшинның иҗатташ дуслары шагыйрьләр Йолдыз Миңнуллина, Фәнил Гыйләҗев, җырчылар катнаша, диелә хәбәрдә.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров