Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Яңалыклар

Язучылар татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында катнаштылар

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган Татарстан Республикасы Президенты (далее…)

“Илһамлы җанда иҗат ялкыны”

Арча районы үзәк китапханәсенең виртуаль залында язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән “Илһамлы җанда иҗат ялкыны” дигән очрашу үткәрелде.
Анда язучының иҗатын хөрмәт иткән ветеран укытучылар, (далее…)

“Ак кәгазьдә күңел нуры”

Питрәч районы үзәк китапханәсендә язучы, М.Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева белән “Ак кәгазьдә күңел нуры” дип исемләнгән әдәби очрашу узды. (далее…)

Шыгай авылында драматург Әмир Камалиев истәлегенә музей ачылды

Исән булса, якташыбыз, танылган драматург, язучы, артист Әмир Камалиевка 60 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, узган елның 29нчы июнендә (далее…)

Туган җире Малаяз Нәкый Исәнбәтне искә алды…

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Нәкый Исәнбәт иҗатын өйрәнүче галимә Миләүшә Хәбетдинова Нәкый аганың туган ягында, күренекле шәхеснең тууына 120 ел тулуга багышланган чараларда катнаштылар. Миләүшә Хәбетдинованың шәхси аккаунтыннан: “Без Малаязда булдык…

(далее…)

Татарстан язучылары Мөслимдә Әдәбият көннәрендә катнашалар

2020 елның 21, 22 сентябрендә  Татарстанның Мөслим районында традицион Әдәбият көннәре уза. Әдәбият, дин, әхлак темаларын күтәргән күпсанлы чараларда Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов,язучылар Шәмсия Җиһангирова, Ләбиб Лерон, (далее…)

Шәфыйк Иматдиновны 70 яшьлек юбилее белән котладылар

2020 елның 20 сентябрендә  Сембер шәһәрендә Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Шәфыйк Иматдиновның 70 яшьлек юбилеена багышланган чаралар узды. Бәйрәм чараларында драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге (далее…)

Төркиләр “Гөлсем” романын тәрҗемә итә

Евразия язучылар берлегенең “Бәнгү” нәшриятендә төрек телендә Роза Туфитуллованың “Гөлсем” романы дөнья күргән иде. Әлеге әсәр төрек әдәбиятчылары һәм укучылары тарафыннан бик җылы кабул ителде. Роман хакында матбугатта бер-бер артлы дөнья күргән язмалар (далее…)

Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиянең беренче лауреатлары билгеле!

 Бүген Чаллы шәһәренең М.Җәлил исемендәге китапханәсендә Шәүкәт Галиев премияләрен тапшырдылар. Тантанада Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, (далее…)

Алабуга Үзәк китапханәсендә «Гыйззәт көне»

15 сентябрь Алабуга Үзәк китапханәсендә «Китапханәдә Гыйззәт көне» дип игълан ителде. Шул уңайдан, китапханәнең уку залында күренекле драматург Т.Гыйззәтнең тууына 125 ел тулуга багышланган «Театрга багышланган тормыш/ Жизнь, посвященная театру» дип аталган (далее…)

Экспертлар: Стратегия төгәл һәм аңлаешлы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Гамәл стратегиясендә гуманитар фәннәр киләчәге» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.

Һәркемгә аңлашыла торган документ

Фикер алышуның (далее…)

Ленар Шәех Евразия Иҗат Гильдиясенең күренекле шәхесләре исемлегенә керде

Британиянең инде 11 ел чыгучы  OCA Magazine журналы,   үз тарихында беренче тапкыр, Евразия Иҗат Гильдиясенә (Лондон) кергән күренекле шәхесләр белән әңгәмәләрне туплап  чыгарды. Журналның әлеге  чыгарылышында төрле илләрнең

(далее…)

«Моабит дәфтәрләре» китабы Мәскәүдә туган якны өйрәнү әдәбияты конкурсында җиңде!

Татарстан китап нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән «Моабит дәфтәрләре» китабы «Кече Ватан-2020» XVI бөтенроссия төбәк һәм туган якны өйрәнү әдәбияты конкурсында «Бу көнне без мөмкин кадәр якынайттык…» номинациясендә җиңүче булды. (далее…)

Үзешчән театрлар өчен «Яшь талантлар» конкурсы игълан ителде

Конкурсны татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе иҗади проект кысаларында үткәрә. Конкурста җиңүчегә Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыра торган коммерцияле булмаган оешмаларга каралган субсидия бирелә.

(далее…)

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре тапшырды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасы артында Казансу яр буенда мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре тапшырды. Тантана рәсми затлар Милли китапханә белән (далее…)

Рөстәм Миңнеханов: «Бүгенге вакыйга хезмәттәшлекне һәм дуслыкны ныгытуга ярдәм итәчәк»

Башкаланың Даурия урамы белән Оренбург тракты киселешендәге скверда шагыйрь Мостай Кәримгә һәйкәл куелды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Әлеге тантанага Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

(далее…)

Чаллыда җәлилчеләрне искә алдылар

Республикабызда һәр ел августның егерме бишенче числосында җәлилчеләрне искә алу чаралары һәм акцияләре уза. Бу көнне Чаллыда быел да Муса Җәлилгә куелган һәйкәл янында шәһәр зыялылары җыелды. Язучылар, шәһәр советы депутатлары, мәктәп укытучылары халкыбыз батырлары (далее…)

Туган төбәгендә Туфан Миңнуллин истәлегенә чаралар узачак

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов Татарстанның Кама Тамагы муниципаль  районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов белән очрашты. Очрашуда сүз танылган драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның (далее…)

Туфан Миңнуллинга 85 яшь тулыр иде…

Кадерле дуслар!

2020 елның 25 августында күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына  85 ел тула. Бу көнне татар язучылары, дин әһелләре, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре, әдәбият сөючеләр Туфан аганың  Яңа Татар (далее…)

Татар шагыйрьләре “Балачак җыры”нда җиңү яуладылар

Казанда «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. 3 турда узган бәйгегә барлыгы 18 яшьтән 70 яшькә кадәр 46 гариза килде. Алар арасында профессиональ

(далее…)

“Бәллүр күл”әдәбият-сәнгать фестивале нәтиҗәләре билгеле

Балык Бистәсе районы администрациясе, Татарстан Язучылар берлеге, “Бәллүр күл” балык тоту ял базасы август ае башында “Бәллүр күл” дип аталган Беренче республика әдәбият-сәнгать фестивале уздырдылар. (далее…)

Язучылар берлеге һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы бергә үткәргән әдәби конкурска йомгак ясалды!

Хикәя номинациясе:

I урын –  «Гарасаттан соң».  Гыйльметдинова Фатыйма Гомәр кызы.(Башкортстан, Борай районы, Искебикмәт авылы) (далее…)

Ркаил Зәйдулла: «Президент мәкаләсе – татар дөньясында бик мөһим вакыйга»

“Ватаным Татарстан” газетасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч” дигән мәкаләсе чыкты. (далее…)

Рөстәм Миңнеханов — милли үзаң, традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч турында

Кешелек тарихында күп кенә дәүләтләрнең гөрләп үсеп тә, тора-бара юкка чыгуы, югары казанышларга ирешкән бөтен бер халыкның югалу мисаллары мәгълүм. Бүген, гомуми глобальләшү, биләмә чикләре җуелу һәм күчеш агымнары көчәю, тоташ бердәйлек һәм цифрлаштыру шартларында халыкның милли тәңгәллеген саклау мәсьәләсе кискенләшә бара. Ел саен дистәләгән тел бөтенләйгә югала. Бу проблемалар иҗат интеллигенциясен генә түгел, гади кешеләрне дә борчый. (далее…)

Державин исемендәге Бөтенроссия шигърият фестивале быел флешмоб форматында узачак

14 июльдә бөек шагыйрь, дәүләт эшлеклесе Гавриил Державин исемендәге Бөтенроссия шигърият фестивале онлайн узачак. Быел ул әдипнең тууына 277 ел

(далее…)

«Китап» онлайн-радиосының мобиль кушымтасын 5000 тапкыр йөкләгәннәр

 Татар әдәбиятын, татарча иҗатны таныту максатыннан ачылган «Китап» радиосының мобиль кушымтасын AppStore һәм GooglePlay сервисларында 5 меңнән артык тапкыр йөкләгәннәр.

(далее…)

Безне берләштергән Хәтер көне

22 июнь Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан Казан шәһәренең Х.Ямашев урамындагы Җиңү паркында урнашкан “Хәтер китабы” Мемориалында (далее…)

Державин исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул ителә

Державин исемендәге республика премиясе киң җәмәгатьчелек тарафыннан уңай кабул ителгән, рус һәм (яки) татар телләрендә язылган,

(далее…)

Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле укучылар онлайн-бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулуга багышланган шигырь бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Сәнгатьле укучылар өчен

(далее…)

Шаһинур Мостафинны котлыйбыз!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов  бүген – 8 майда күренекле  язучы Шаһинур Мостафинны (далее…)

Котлыйбыз! Горурланабыз!

Бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган көн тәмамланып килә. Интернетта гаҗәеп актив, әдәбиятле көн булды ул. Көн дәвамында берлекнең барлык аккаунтларында (далее…)

Язучы Лирон Хәмидуллин – Тукай премиясе лауреаты!

Язучы, тәрҗемәче Лирон Хәмидуллин Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Әдипне

(далее…)

КФУ абитуриентлары «Минем Тукай» флешмобында катнаша

Казан шәһәре «Татар телендә белем бирүче 27 гимназия» укучылары КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (далее…)

Төркиядә Дәрдмәнд турында документаль тапшыру күрсәтелде

 «TRT AVAZ» Төркия дәүләт телевидение каналы татар шагыйре Дәрдмәнд турында документаль тапшыру күрсәтте. Ул «Тамырлар эзендә. Дәрдмәнд» дип исемләнгән. Тапшыруда Дәрдмәнднең тормышы,

(далее…)

15 апрель – Габдулла Тукайны искә алу көне…

Тукаев үлем көткәндә

Шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев белән беркадәр танышлыгым булганга күрә, мин ара-тирә аның белән күрешеп, кайбер вакыт утырышкалый да идем. (далее…)

Язучылар берлеге үз-үзеңне изоляцияләү вакытында #әдәбикич флешмобын башлый

 Бүген (14 апрель)  Татарстан Язучылар берлеге #әдәбикич флешмобын башлап җибәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Язучылар берлеге рәисе урынбасары,

(далее…)

Төркиянең «Тәмрин» журналының яңа саны тулысынча Аяз Гыйләҗевка багышланган

 Төркиянең абруйлы журналларыннан берсе булган, Истанбулда чыгып килә торган «Тәмрин» журналы 2020 елның дүртенче санын (102 номер)

(далее…)

Минтимер Шәймиев: «Безгә маяклар кирәк!»

“Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинның Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән әңгәмәсе. (далее…)

Татарстан Язучылар берлеге рәисе: Конституциядәге төзәтмәләргә өмет белән карыйм

 Россия Конституциясенә төзәтмәләр мәдәният һәм туган телләрнең әһәмиятен бик яхшы чагылдыра. Әлеге нигезләмәләрне инде

(далее…)

Рабит Батулла Милли китапханәгә тарихи фоторәсемнәр бүләк итте

Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм

(далее…)

Булат Ханов «Радуга» Россия-Италия әдәби премиясе финалына чыкты!

«Радуга» әдәби премиясенең Россия ягы хөкемдарлары фикере буенча иң яхшы  прозаиклар дип Маргарита Каткова, Антонина Малышева, Александр (далее…)

2020 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва итүчеләр

Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре

(далее…)

Шагыйрә Клара Булатова туган көнен үзе ачкан музейда үткәргән

 Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай премиясе иясе Клара Булатова туган көнен үзенең өендә ачылган музеенда уздырган. Бу хакта ул «Татар-информ»

(далее…)

Равил Фәйзуллин сынчы Әхсән Фәтхетдинов хатларын нәшер итәргә тели

Равиль Фәйзуллин сынчы Әхсән Фәтхетдинов тапшырып калдырган хатларны нәшер итәргә тели. Бу хакта ул «Казан Кремле» (далее…)

Мәскәүдә татар һәм башкорт язучыларын искә алдылар

Мәскәү Татар мәдәни үзәге китапханәсендә XX гасыр татар мәдәният эшлеклеләренең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

(далее…)

Мәдинә Маликова иҗаты эзләнүләргә этәрде,  иҗатка рухландырды

Каһарман шагыйребез туган февраль аенда Сарман районы Җәлил бистәсенең икенче санлы урта мәктәбендә республикакүләм (далее…)

Татар зыялылары милләтнең исән калу юлларын барладылар

Чаллы шәһәренең 12-нче татар китапханәсендә, Халыкара туган телләр көне уңаеннан, «Милли дәүләтсез һәм милли мәктәпсез шартларда милләтне саклап калу юллары» (далее…)

«Бөек якташыбызның авылы мирас буларак яшәргә тиеш»

Яшел Үзәндә  соңгы атналарда, дөнья бәясенә торырлык мәгърифәтче якташыбыз Каюм Насыйриның 195 еллыгына багышланган чаралар еш оештырылды. (далее…)

Тәлгат Нәҗмиевны искә алу кичәсенә чакырабыз!

28 февраль көнне 10.00 сәгатьтә Саба район мәдәният йортында язучы-публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика журналистларының Хөсәен Ямашев (далее…)

«Гомер юлын җырлап узсам иде»

Буада һәм Апаста яшәүче иҗатташ дусларын җыеп, 60 яшьлек юбилеен үткәрде шагыйрә-мөгаллимә, язучы Гөлнур Айзетуллова. Казаннан кайтучы мәртәбәле кунаклар да (далее…)

Тукай клубында Туган тел бәйрәме

Бүген Татарстан Язучылар берлегенең Г.Тукай клубында алма төшәрлек тә  урын юк иде. Бертөркем язучылар, укытучылар, мәктәп укучылары, студентлар бирегә Халыкара туган тел (далее…)

Туган тел көненә багышлап

Туган тел көненә багышланган чаралар кысаларында балалар язучылары –  бертуган  апалы- сеңелле Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар Әлмәт шәһәре 20нче мәктәп (далее…)

Багратионовск шәһәрендә патриот шагыйрь Фатих Кәримне искә алдылар

19 февральдә Багратионовск шәһәренең хәрби мемориалында татар шагыйре Фатих Кәрим җирләнгән урында фронтовик шагыйрьне искә алу чарасы булды.

(далее…)

Урдалыда Мәхмүт Газизовны истәлегенә кичә узды

Лениногорск районы Урдалы авылында  шагыйрь Мәхмүт Газизовның тууына 80 ел тулуга багышланган  искә алу кичәсе  үтте. Кичәгә Татарстан Язучылар берлегенең (далее…)

“Җәлил укулары” бәйгесенең финалистлары Казанга җыелды

Бүген  Язучылар берлегенең Тукай клубында II Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенең финалы уза.
Быел конкурста 7 меңгә якын катнашучы булып,

(далее…)

Оренбургта Муса Җәлилне искә алдылар

Бүген Оренбург шәһәрендә герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чаралар узды. Чараларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов катнашты. (далее…)

Рөстәм Миңнеханов Казанда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйды

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйды. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

(далее…)

Җәлил рухына баш иеп

Чаллы шәһәренең Муса Җәлил проспектында урнашкан Җәлил һәйкәле янында татар халкының каһарман улын искә алу тантанасы булды. Бирегә укучы балалар, укытучылар, (далее…)

Фәүзия Бәйрәмова «Милли киемле ханым» конференциясендә чыгыш ясады

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 18-нче көнендә (12-нче февральдә), Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә

(далее…)

Рифә Рахман Төркиядә яшәүче татарлар белән очрашты

Язучы, галимә Рифә Рахман Искешәһәрдә һәм Корыһөек авылында яшәүче татарлар белән очрашты. Шулай ук Искешәһәр татарлары җәмгыяте оештырган татар теле (далее…)

Шәңгәлчедә Хәниф Хөснуллинны искә алдылар

Түбән Кама районының Шәңгәлче авылы китапханәсендә шагыйрь, журналист  Хәниф Хөснуллинның якты истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Исән булса, аңа 85 яшь (далее…)

Әтрәч халкы татар язучыларын каршылады

11 февральдә татар язучылары Данил Салихов, Рәдиф Сәгъди, Фәнил Гыйләҗев Тәтеш районы Әтрәч авылы халкы белән очраштылар. Очрашу әсәрләр уку,
җырлар башкару, тамашачылар сорауларына җавап бирү форматында (далее…)

Әмирхан  Еники истәлегенә мемориаль такта ачыла!

2020 елның 14 февралендә   11.00 сәгатьтә  Татарстанның халык язучысы Әмирхан  Еники истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була.

Мемориаль такта  язучы озак еллар яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Чехов урамы 53 йорт адресы буенча урнаштырылган.

Сезне чарада катнашырга чакырабыз!

Хәмит Латыйпов – рәссам һәм шагыйрь!

Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә урнашкан Әдәбият тарихы музеенда “Татар орнаменты заманча кулланылышта”  дип исемләнгән күргәзмә ачылу тантанасы кысаларында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, (далее…)

Айдар Хәлим укулары

Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә шагыйрь, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим исемендәге III төбәкара укулар узды. Заман таләпләренә тулысынча  җавап бирә торган өр-яңа бинада урнашкан белем йортында югары кимәлдә үткән әлеге чара (далее…)

Муса Җәлилнең музей-фатирында очрашу узды

23 гыйнварда татар язучылары Муса Җәлилнең музей-фатирында укучылар белән очраштылар. Очрашу каһарман шагыйрьнең якын дусты, “Муса” романыавторы, классик әдип Шәйхи Маннурның тууына 115 ел тулуга багышланды.

Дания Заһидуллина: Зәйнәп Максудованың шәхесе зур бриллиант ташлары кебек кайта

 Татар әдәбияты галимәсе, профессор Дания Заһидуллина борынгы татар әдәбиятын һәм кулъязмаларын өйрәнүгә зур өлеш керткән Зәйнәп Максудованың шәхесе зур бриллиант ташлары кебек кайта, дип әйтте.

(далее…)

Чаллыда «Шәп бабай, тәти әби» китабын тәкъдим иттеләр

Чаллы шәһәрнең үзәк китапханәсендә 16 китап авторы, шагыйрә Вәсимә Хәйруллинаның «Шәп бабай, тәти әби» дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды. (далее…)

Мамадышта Шәйхи Маннур премияләре тапшырылды

15нче гыйнварда, күренекле якташыбыз Шәйхи Маннурның туган көнендә, аның 115 еллыгына багышланган истәлекле чаралар узды. Шәһәр үзәгендәге һәйкәле янында әдипне

(далее…)

Чаллыда язучылар җыены

16 гыйнвар көнне Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә язучылар җыены булды. Татарстан язучылар берлегенең Чаллыгы бүлеге (далее…)

Милләт язмышын кайгыртып

Чаллы шәһәренең 2- нче татар гимназиясендә татар теле, милләт язмышы турында җитди сөйләшү булды. Чараны Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге оештырды. (далее…)

Түбән Каманың талантлы каләм иясе

Түбән Кама каласының Тукай урамында урнашкан «Апуш» исемле балалар үзәк китапханәсеннән мәктәп укучылары беркайчан да өзелми. Уку көннәрендә алар укытучылары белән килсә, ял көннәрендә (далее…)

Идарә хисап тотты һәм яңа әгъзалар кабул итте

Бүген Язучылар берлеге Идарәсенең 2019 елда соңгы утырышы булды. Утырышта ике Идарә арасында эшләнгән эшләргә хисап тотылды,  Әдәби ел йомгакларына багышланган (далее…)

«Хәтергә уелган китап» конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Җиңүчеләрне конкурска багышланган матбугат конференциясендә игълан иттеләр. Беренче урынга Казаннан Газинур Морат лаек булды. (далее…)

Китап белән дөнья ачабыз!

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге һәм Республика балалар китапханәсе (далее…)

“Гомер калейдоскобы”н Балык Бистәсендә тәкъдим иттеләр

Балык Бистәсенең мәдәният йортында Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге (далее…)

Балтачта Ләйлә Минһаҗеваныөң юбилей кичәсе узды

Балтач районы Балтач урта мәктәбендә бик матур очрашу булды. Райондашлары, бертөркем язучылар hәм галимнәр Балтач кызы, (далее…)

Балачак иленә тугрылык

18 декабрьдә Чаллыда бик матур, җылы, тантаналы кичә узды. 1979 елдан бирле Ак калада яшәп иҗат иткән әдип Рәшит Бәшәрнең иҗат (далее…)

Замандашларыбызның җанлы энциклопедиясен тудырган әдипне искә алу кичәсе

Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 90 ел тулуга багышланган «Яктырак йолдыз янадыр…» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. (далее…)

Мәскәү татарлары Фәүзия Бәйрәмова белән очрашты

Мәскәү татарлары күренекле язучы Фәүзия Бәйрәмова белән очрашты. Чара Мәскәү татарлары штабында узды.

(далее…)

Әдәби ел йомгаклары. Нәтиҗәләр һәм планнар.

Җыелыш Берлек рәисе Данил Хәбибрахман улы Салиховның кереш сүзе һәм Президиум сайлау белән башланды. (далее…)

Казанда Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә

2019 елның 11 декабрендә «2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында (далее…)

Очрашулар дәвам итә…

 Бүген  балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар Әлмәт шәһәренең 11нче мәктәбендә укучылар белән очраштылар. Мәктәп укучылары язучыларның әкиятләрен, (далее…)

«Рухият» яңа китаплар тәкъдим итте!

«Иске Әлмәт» мәдәният йорты бинасында «Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан нәшер ителгән китаплар тәкъдир итү чарасы узды.«Рухият» фонды ярдямендә быел 9 яңа китап бастырылды. Танталы (далее…)

Түбән Камада Данил Салихов белән очрашу кичәсе булды

Театр елы уңаеннан Түбән Камада ел дәвамында күп төрле чаралар – фестивальләр, бәйге-конкурслар, мәдәният хезмәткәрләре,  сәхнә әһелләре, драматурглар белән очрашулар, (далее…)

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова вафат…

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге мәрхүмәнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша… (далее…)

Гөлнур Айзатның «Саф чишмә» исемле яңа китабын тәкъдим иттеләр

Апас Үзәк китапханәсендә  язучы, шагыйрә Гөлнур Айзатның «Саф чишмә» исемле яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Очрашуда (далее…)

Төркиянең Әдирнә шәһәрендә ХIII Халыкара төрки шигърият фестивале узды

13-16 ноябрьдә Төркиянең Әдирнә шәһәрендә ХIII Халыкара төрки шигърият фестивале үткәрелде. Ике елга бер тапкыр уздырыла  торган әлеге фестиваль (далее…)

Чаллыда “Тылсымлы каләм – Волшебное перо” фестивале узды

Чаллы шәһәренең  Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә “Тылсымлы каләм – Волшебное перо” дип аталган икенче төбәкара әдәби фестиваль  узды. (далее…)

Көн тәртибендэ – янә Алтын Урда.

2019 елның 20-21 ноябрендә Төркестан шәһәрендәге Әхмәд Ясәви исемендәге казакъ-төрек университетында Алтын Урданы өйрәнүгә багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция булды. Бу гыйльми чарада, Казакстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркия, Иран, Каракалпакстан…  галимнәре белән беррәттән, Казан федераль университеты вәкилләре  дә катнашты. (далее…)

Туган ягыннан илһам алып

Мамадыш район Мәдәният сараенда язучы Вәрис Галинең 60 яшьлек гомер бәйрәме зурлап билгеләп үтелде. Юбилярны тәбрикләргә Мәскәүдән якташы, Азия илләренең Лотос, Төркиянең Дәүләт, Татарстанның Габдулла Тукайһәм башка күп кенә мәртәбәле премияләр иясе Ринат Мөхәммәдиев, Казаннан Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров, (далее…)

Ленар Шәех “Тынычлык күгәрчене” медаленә лаек булды!

Татар шагыйре, республика, Россия һәм халыкара премияләр лауреаты, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех  “Дөнья генераллары Тынычлык өчен”

(далее…)

Чаллыда Рахман Шәфигуллинны тәбрикләделәр

Чаллының Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә журналист, ике проза китабы авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рахман Шәфигуллинның 70 яшьлек гомер бәйрәменә багышланган кичә үтте. Бу очрашу Рахман Галимулла улының   хезмәттәшләрен, дусларын, туганнарын, якташларын, каләмдәшләрен  бергә җыйды. (далее…)

Уфада Дәрдемәнднең тууына 160 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция үтәчәк

13 декабрьдә Башкорт дәүләт университетында татар әдәбияты классигы, алтын приисклар хуҗасы Дәрдемәнднең (Закир Рәмиев) тууына 160 ел тулуга багышланган «Хәзерге татар филологиясенең актуаль проблемалары» дип аталган VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үтәчәк. (далее…)

Игътибар! Грантка бәйге игълан ителде!

Физик затлар арасында ТР Хөкүмәте грантына ия булыр өчен бәйге игълан ителде. Грант ТАССРның 100-еллыгына багышланган проектлар өчен бирелә. Бәйге турында  тулы мәгълүмат ТР Мәдәният министрлыгы сайтына урнаштырылган. Документлар Казан, Пушкин урамы, 66/33 нче йорт, 113нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. (далее…)

Мәдәният министрлыгы Фатих Кәрим һәйкәле өчен иң яхшы эскизга бәйге игълан итә!

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы татар шагыйре Фатих Кәримгә һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектына иҗади конкурс үткәрә. Конкурста иҗади берлекләр әгъзалары булган скульпторлар, рәссамнар, дизайнерлар, архитекторлар катнаша ала.

(далее…)

Туган авылында Рафаэль Сибатны искә алдылар

Кичә Киров өлкәсенең Урта һәм Түбән  Шөн авылларында Рафаэль Сибатны искә алу чаралары узды. Якташлары һәм Казаннан килгән язучылар Фоат Галимуллин, Йолдыз Шәрапова,  Язучылар берлеге рәисе урынбасары Раил Гатауллин  Рафаэль Сибатның туган авылы Түбән Шөндәге каберен зиярат кылдылар. (далее…)

Йөрәк сүзе йөрәктән йөрәккә күчә…

Татарстаннан бер төркем язучылар, шагыйрьләр – Марат Закир, Шәмсия Җиһангирова, Галия Гайнетдинова, Фәнил Гыйләҗев Уфа шәһәренә сәфәр кылды. Аларны Башкортстан язучылар берлегенең татар телле язучылар бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Нурлан Ганиев, Ихлас мәчете имам хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм һәм Гуфран мәчете имамнары каршы алды. (далее…)

#Әдәбимарафон тантана этабына җитте!

IX Дөньякүләм “Әдәби марафон” (#әдәбимарафон) проектында катнашкан хөрмәтле китап укучылар!

1 – 21 октябрь көннәрне өч атна дәвамында Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан интернет челтәрендә #әдәбимарафон проекты үткәрелде. 21 көн дәвамында кулга китап алырга, 21 көн дәвамында укыган китаплардан иң (далее…)

Игътибар! Чәчмә әсәрләргә конкурс!

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм

азык-төлек министрлыгы белән

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

игълан иткән иҗади конкурсның

НИЗАМНАМӘСЕ

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Татарстан Язучылар берлеге бүгенге авыл тормышын, авыл хуҗалыгы (далее…)

Һәр ша­гыйрь­нең үз мәк­тә­бе бу­ла

Ба­ла­лар ша­гый­ре ди­гән ата­ма­га си­рәк әдип­ләр ге­нә ия. Рә­шит Бә­шәр – шул си­рәк­ләр­нең бер­се. Һәм иҗа­ты нәкъ ме­нә ба­ла­лар дөнь­я­сы бе­лән бәй­ле бул­ган­га, ул мәк­тәп­ләр­дә, ба­ла­лар бак­ча­ла­рын­да кө­теп алын­ган ку­нак­тыр да. Бу юлы ме­нә ша­гыйрь бе­лән оч­ра­шу аның ту­ган ягын­да – Кук­ма­ра ра­йо­ны Янил ур­та мәк­тә­бен­дә уз­ды.
Һәм бик күр­кәм да­та – Рә­шит Бә­шәр­нең 70 ел­лык юби­лее уңа­ен­нан оеш­ты­рыл­ган иде ул. Бү­ген сү­зе­без шу­шы ма­тур ки­чә ха­кын­да бу­лыр. (далее…)

Чаллыда Нияз Акмалны искә алу кичәсе узды

30 нчы октябрьдә Чаллының Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә талантлы шагыйрь, көчле публицист, халык күңеленә кереп калган  мәгънәле җырлар авторы, үзенчәлекле прозаик Нияз Акмалны искә алу кичәсе үтте. Бу гамьле очрашу шагыйрьнең дусларын, туганнарын, якташларын, каләмдәшләрен, шигырь сөючеләрне, җырчыларны  бергә туплады. (далее…)

Фатих Кәримне искә алу кичәсеннән соң уйланулар

Һәр көнебезнең башкалар белән бүлешерлек сөенечле мизгелләре бар, Аллага шөкер.  28 октябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге данлыклы театр сәхнәсендә шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан бик матур кичә үтте. Язучылар берлегеннән шалтыратып, әлеге кичәгә сценарий язарга тәкъдим иткәч, ризалашсам да, бик борчылган идем: (далее…)

Тамашачылар Фатих Кәримгә багышланган кичә турында…

28 октябрьдә К.Тинчурин исемендәге театр бинасында  каһарман шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булды. Кичәнең сценарий авторы – Айгөл Әхмәтгалиева, режиссер – Раушан Шәриф.

(далее…)

ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ РЕСПУБЛИКА СЕМИНАРЫ КАГЫЙДӘНАМӘСЕ

  1. Гомуми кагыйдәләр

1.1. Татарстан Республикасы яшь язучылар семинары (алга таба – Семинар) Татарстан Республикасы язучылар берлегенең 85 еллыгы кысаларында үткәрелә, татар һәм региональ  рус телле әдәбиятларның иң яхшы традицияләрен дәвам итүче талантлы башлап язучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлеш тота.

1.2. Семинарны гамәлгә куючы: Татарстан  Республикасы Язучылар  берлеге. (далее…)

Әнәс Исхаков вафат…

Мәрхүм белән хушлашу мәрәсиме бүген  Азнакай район мәдәният йортында узды….

Әнәс Гатуф улы Исхаков 1945 елның 14 августында Татарстанның Лениногорск районы Югары Чыршылы авылында туа. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Лениногорск шәһәрендәге музыка-рәсем сәнгате училищесында белем ала. (далее…)

“Тын калыгыз да тыңлагыз!”

17 нче  октябрьдә Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә танылган шагыйрә һәм журналист Нәҗибә Сафина белән бик җылы очрашу узды. “Тын калыгыз да тыңлагыз!” дип исемләнгән чарага шәһәрнең каләм әһелләре, татар теле укытучылары, шагыйрәнең иҗатына битараф булмаган әдәбият сөючеләр җыелган иде. (далее…)

Асия Юнысова Баулыда китап укучылар белән очрашты

Асия Юнысованы район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильмира Хөснуллина һәм мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова сәламләде, чәчәк бүләк иттеләр. Асия Юнысова күренекле язучылар һәм шагыйрьләр белән аралашуы турында кызыклы хатирәләре белән уртаклашты, кичәдә аның шигырьләре һәм шигырьләренә язылган җырлары яңгырады.

 

 

Милли музейда Нәби Дәүли истәлегенә күргәзмә ачылды

Татарстанның Милли музеенда Нәби Дәүли истәлегенә багышланган күргәзмә ачылды. Ул “ТАССРның 100 еллыгына 100 исем” проекты кысаларында төзелгән.

Күргәзмә ачылу тантанасында татар язучылары Гәрәй Рәхим, Ренат Харис, Эльмира Шәрифуллина катнашты.

 

Татарстан язучылары Башкортстанда узучы масштаблы чараларда катнашалар

 

10-11 октябрьдә бер төркем дин әһелләре һәм зыялылары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Башкортстандагы бөек шәхесләребезнең каберләрен зыярәт кылып, алар йөргән сукмаклардан Уфаның тарихи урыннары белән танышалар. (далее…)

Язучы Ирек Сабиров Чиләбе татарлары белән очрашты

Чиләбе өлкәсенең Нәзептровски районы Арслан авылында Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе урынбасары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек Сабировның Арслан авылында яшәүче милләттәшләребез белән очрашуы булып узды. (далее…)

II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә старт бирелде!

2019 елның 1 октябреннән II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә старт бирелде. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла.

(далее…)

Фәрит Мөхәммәтшин Язучылар берлеген 85 еллык юбилее белән котлады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Язучылар берлеген 85 еллык юбилее белән котлады. Тәбрикләвен ул Корстон бинасында оештырылган тантаналы очрашуда җиткерде, Татарстанның мәдәни һәм рухи мирасын саклауда, үстерүдә зур өлеш кертүгә һәм киң җәмәгать эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Язучылар берлеге иҗтимагый оешмасы коллективына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын тапшырылды.

(далее…)

Яшь шагыйрьләр һәм язучылар аудиокитап әзерли. Бу “Калеб” яңа буын җыены проекты.

Алар арасында Йолдыз Миңнуллина, Рөстәм Галиуллин, Илгиз Зәйниев, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина, Эльмира Җәлилова, Ленар Шәех, Миләүшә Гафурова, Фәнил Гыйләҗев һ.б. авторлар бар.Әсәрләрне авторлар һәм билгеле артистлар укылышында тыңларга мөмкин булачак. Аудиоҗыентыкны тәкъдир итү кичәсе октябрь ахырында көтелә. (далее…)

Чаллыда Галиәхмәт Шаһиның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды

Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә шагыйрь Галиәхмәт Шаһиның 70 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби-музыкаль кичә булды. Күренекле каләм иясе, күп җырлар авторы Гаиләхмәт аганы котларга килгән әдәбият-сәнгать сөючеләр белән китапханәнең мәҗлесләр залы шыгырым тулы иде. Алар арасында каләмдәшләре, иҗатташ дуслары, (далее…)

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 80 ел!

2019 елның 10-11 сентябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 80 ел тулу уңаеннан түбәндәге чаралар үткәрелә:

1) «XXI гасыр төрки тел белеме: лексикология һәм лексикография» Халыкара фәнни конференциясе; (далее…)

Язучылар Мамадышта Шәйхи Маннур һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Мамадыш район мәдәният йортына бүген китап сөючеләр җыелды. Бирегә Татарстан язучылары Рафаил Газизов, Вәрис Гали, Марат Закир, Рәдиф Сәгъди, Хәбир Ибраһим, Фирдәвес Зарифтан торган әдәби «десант» төште. Очрашу азагында язучылар Мамадыш үзәгендә күренекле язучы Шәйхи Маннурга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Чаллының үзәк китапханәсе кабат язучыларыбызны кабул итте

Җәйнең соңгы көннәренең берсендә Роза Хәмидуллина тарафыннан оештырылган бу әдәби очрашу, һәрвакыттагыча, гамьле һәм матур булды. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, шагыйрьләр Сирень Якупова, Рәзинә Мөхияр, Айрат Суфиянов, Зөлфия Нигъмановаларның чыгышы (далее…)

Язучылар Түбән Кама китап укучылары белән очрашты

Язучылар, шагыйрьләр белән очрашу Түбән Кама шәһәрендә аеруча зур масштабта, «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында узды. Үткән  җомгада әдәбият, китап сөюче барлык түбәнкамалылар Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә җыелды. (далее…)

Чаллы халкы җәлилчеләрне яд кылды

Чаллы шәһәрендә җәмәгатьчелек җәлилчеләрне искә алды. Каһарманнарны яд итү чарасы Муса Җәлил исемендәге скверда, ачык һавада үтте. Бирегә мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр һәм Чаллы төбәгендә яшәп иҗат итүче каләм әһелләре җыелган иде. (далее…)

Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова әтисен гел яшь, көләч йөзле, шат күңелле кеше буларак искә алуын әйтте. Бу хакта ул Казанның Беренче май мәйданында җәлилчеләрне искә алу мәрасимендә сөйләде. (далее…)

#Әдәбимарафон проектының финалистларын күренекле язучылар бүләкләде

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында бүген, 22 август көнне балалар өчен махсус үткәрелгән VIII Россиякүләм #әдәбимарафон проектының финалистларын бүләкләү тантанасы узды. (далее…)

Республика районнарында – язучылар десанты!

Татарстан язучылары 1 августтан 29 августка кадәр республикабыз район һәм шәһәрләре китапханәләрендә укучылар белән очрашуларда катнашалар.

Биектау, Кукмара, Әлмәт, Тукай, Буа, Чирмешән, Баулы, Лениногорск, Алабуга, Мөслим, Апас, Кайбыч, Лаеш, Чаллы, Казан, (далее…)

Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен I “ASYL” Бөтенроссия драматургия конкурсы!

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен I ASYL” Бөтенроссия драматургия конкурсы үткәрелүе хакында игълан итә. Конкурс 2019 елның 5 июленнән 30 ноябренә кадәр уза. (далее…)

6-7 июльдә Туфан Миннуллин исемендәге  II  Бөтенроссия драматурглар семинары уза

Күренекле драматург истәлегенә  багышланган семинар 2017 елда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Д.Х.Салихов инициативасы белән гамәгә куелды. Уздыру урыны –Татарстанның Биектау районы Кече Битаман авылы. (далее…)

Президент Рөстәм Миңнеханов Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар китабы йортында булды

Татарстан Республикасы Президентын Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил  Шәйхеразиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры (далее…)

Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре була

5-6 июльдә Мәскәүдә узачак Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы белән ачыла. (далее…)

Кайгынамә…

Республикабыз җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. 30 июнь көнне танылган драматург, прозаик, актер һәм режиссер Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Туфан Миңнуллин  исемендәге әдәби премия лауреаты (далее…)

Хезмәтенә күрә – хөрмәте!

Хатыйп Миңнегулов (12.05.1939) – күренекле галим-педагог, әдәбиятчы, тюрколог,  җәмәгать эшлеклесе.Ул инде 52 ел Казан университетында эшли, күпләгән мәгърифәт, фән, иҗат әһелләренең остазы; (далее…)

Олпат галимне котлыйбыз!

Филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов Татар милли мәдәниятен саклап калуда һәм үстерүдә фидакяр хезмәте өчен «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

(далее…)

Арчада “Ахуновлар” әдәби экскурсиясе булды.

11 июнь көнне Арча районында язучылар Гариф Ахунов, Шәһидә Ахунова, Рәшит Ахуновлар истәлегенә, Наилә Ахунованың юбилеена багышланган «Ахуновлар» әдәби экскурсиясе булды.

(далее…)

Изгелек юлында

Татар язучылары, сәнгать әһелләре бүген Яңа бистә татар зиратында күренекле шәхесләрнең каберләрен чистарттылар.

(далее…)

Язучылар. Сугыш. Истәлекләр.(Язучылар берлегендә фронтовик-язучылар истәлегенә кичә булды

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Бөек Ватан сугышын узып илгә кайткан һәм сугыш кырларында ятып калган шагыйрьләрне, язучыларны искә алдылар. (далее…)

«Татар әдәбияты музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры» яңа, яңгырашлы исем эзли

Островский урамы, 15 йортта урнашкан Татар китабы йорты – яңа милли интеллектуаль мәйдан. Ул – Казанның тарихи үзәгендәге үзенчәлекле язмышлы бина. (далее…)

Зәйдә фәнни-әдәби дөньяда танылган юбиляр, профессор Хатыйп Миңнегуловны хөрмәтләделәр

14 майда “Энергетик» мәдәният сараенда район җитәкчелеге һәм киң җәмәгатьчелек, шулай ук республика башкаласы кунаклары катнашында якташыбыз Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов тууына 80 ел тулуга багышланган кичә узды. (далее…)

Алабуга шәһәрендә “Мин сөйлим анам телендә” дип аталган яшьләр иҗат фестивале узды

22 мартта Алабуга шәһәрендә “Мин сөйлим анам телендә” дип аталган яшьләр иҗат фестивале узды. (далее…)

Язучылар берлеге Идарәсе бүген яңа әгъзалар кабул итте һәм Максим Горький премиясенә кандидатлар күрсәтте!

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Идарәсе бүген берлеккә өч яңа әгъза- Николай Сорокин, Айсылу Имамиева, Рамил Ханнановны кабул итте. Шулай ук (далее…)

Рәхмәт сезгә, каләм ияләре!

22 февраль – ТУГАН ТЕЛ КӨНЕндә – Татарстан язучылары әлеге вакыйгага багышланган күпсанлы чараларда катнаштылар. (далее…)

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова