Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Идарәсе бүген берлеккә өч яңа әгъза- Николай Сорокин, Айсылу Имамиева, Рамил Ханнановны кабул итте. Шулай ук Идарә дистә еллар тукталып торып, быел кабат гамәлгә кергән Максим Горький исемендәге премиягә дә кандидатлар күрсәтте. Алар – язучылар Лев Кожевников һәм Айрат Бик-Булатов.Берлекнең яңа әгъзаларын һәм премиягә кандидатларны чын күңелдән тәбриклибез!
Яңа комментарий өстәргә