Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Президент Рөстәм Миңнеханов Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар китабы йортында булды

Татарстан Республикасы Президентын Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил  Шәйхеразиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова озатып йөрде.
Шәриф Камал музее 1950 елда ук инде Островский урамында ачылган булган. 19 гасырда төзелгән ике катлы бу йортта татар әдәбияты классигы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Шәриф Камал 1928 елдан 1942 елга кадәр яшәгән. Монда ул татар әдәбиятының алтын фондына кергән әсәрләрен иҗат иткән. Язучының фатиры 20 нче йөз татар зыялыларының җыелып әңгәмәләшү үзәге булган. Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Гази Кашшаф, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Фатыйх Кәрим, Салих Сәйдәш һәм башка бик күпләр Шәриф Камалда кунакта булган. Быел реконструкциядән соң музей Татар китабы йорты буларак ачылды. Рөстәм Миңнеханов Шәриф Камалның мемориаль фатирын карап чыкты, «Татар китабы тарихы: пергаменттан цифрга кадәр» һәм «Атаклы татар китаплары» экспозицияләре белән танышты, китапханәдә, медиаүзәктә, китап кибетендә һәм балалар өчен уен бүлмәсендә булды.

Татарстан Президентына татар китабы тарихы турында сөйләделәр, төрле дәверләрнең кулъязма һәм басма китапларын күрсәттеләр. Аерым алганда,  экспозициягә 17-19 гасыр күлъязма язма китаплары, 19 гасыр  басма китаплары, татар язучыларының һәм галимнәренең басмалары, иске фотографияләр, плакатлар, типография җайланмалары кертелгән


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм