Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

 

 

15 апрель – Габдулла Тукайны искә алу көне…

Тукаев үлем көткәндә

Шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев белән беркадәр танышлыгым булганга күрә, мин ара-тирә аның белән күрешеп, кайбер вакыт утырышкалый да идем. Бигрәк тә бу соңгы 1912 елда «Аң» журналын чыгара башлау тугрысында киңәшләшер өчен, аны күргәләргә тугры килде. Мин бу урында Габдулла әфәнде белән башка очрашу, күрешүләрне язмыйча, бары иң соңгы, иң актык күрешүемне генә укучылар белән уртаклашып китмәкче булам.
Уң көн кадәр читтә йөреп, бу ел беренче апрельдә Казанга кайтуым белән, мин Габдулла әфәнденең хәле шул ун көн эчендә бик күп начарланганын ишеттем. Ләкин үзем Казанда булмавым белән өелгән эшләр мине бушатмадылар: мин ул көнне бик мәшгуль булдым, иртәгесен, 2 апрельдә, кич 6 сәгатьтә генә, Габдулла әфәнденең бер айдан артык авыру хәлдә кереп яткан Клячкин шифаханәсенә барырга муаффәкъ булдым.
Мин Габдулла әфәндегә килгәндә, аның янында Әмин әфәнде Мостафин саклап тора иде. Кердем, исәнләштем, барып, Габдулла әфәнде, аннан соң Әмин әфәнде белән күрештем. Габдулла әфәнде исәнләшүемә яткан җиреннән ишарә белән генә җавап бирде, күрешер өчен кулын сузды.
Габдулла әфәнде ак   күлмәк-штаннан, соры оектан, яланбаш хәлдә караватка аякларын җыеп, куырылып кына яткан иде. Авыр-авыр мышнап сулу алуы, күзләрен бер ачып тегәлеп карап, бер йомып ятуы кызганыч иде. Аның өстенә битләренең, кулларының ап-аклыгы, шабыр тиргә батуы, арыклыкның чигенә чыгып, тәмам бетерешкәнлеге карарга бигрәк тә аяныч иде. Габдулла әфәнде шулай ята торгач, әле бер якка, әле икенче якка әйләнеп, күкрәкләре тугрысына китереп укмаштырган кулларын кузгаткалый, читкә алып яисә башы астына тыгып куя, кайвакыт торып, тезләрен чәнечтереп, куллары белән тезләренә тотынып утырып тора иде. Ара-тирә җиңелчә генә йөткерә, савытка төкерә, шулай итеп, күптәннән дучар булган чахотка хәстәлегенең җәфасын чигә иде.
Мин, билгеле, бу авыр хәлне күреп, Габдулла әфәнде белән күп сөйләшмәдем, фәкать: «Габдулла әфәнде, сәламәтләнәсезме?» — дип, хәлен генә сорадым. Соравыма Габдулла әфәнде җавап бирмәде. Мин Әмин әфәндедән, шыпыртрак кына, дәваларны истигьмал итү, докторның килеп карауларын, шифаханәдәге тәрбиянең ничек икәне тугрысында сораштым. Әмин әфәнде үз белгәннәрен сөйләде.
Мин кереп, чирек сәгать кадәр торгач, Габдулла әфәнде көтмәгән җирдә миңа бер сөаль бирде, авыз эченнән ишетелер-ишетелмәс кенә, карынкы вә зәгыйфь бер тавыш белән:
—    Актык корректура кайчан? — диде.
Габдулла әфәнде «Аң»да бастырган шигырьләренең соңгы корректураларын үзе караучан иде. Бу юлы да 8 нче сан «Аң» да дәрҗ ителгән (басылган) өч шигыренең матбага хаталарын тәсхих итәргә (дөресләргә, төзәтергә) теләп соравы иде.
Шул хәтле авыру, авыр хәлдә яткан Габдулла әфәнденең бу соравыннан мин бик тәэсирләндем, аңар ни дип җавап бирергә бераз аптырап та тордым. Ул сораган корректура ул вакыт минем янымда булса да бирсәң, я шул минутта ук торып төзәтә башлар да, үзенең сәламәтлегенә тагын да зарар итәр дип, бирмәскә уйладым.
—    Корректура  иртәгә  була, — дидем.
Ул шуның белән бетте. Габдулла әфәнде, минем җавабыма канәгатьләнеп, сөкүт итте (тик торды, туктады).
Без сөйләшеп, бераз вакыт үткәч, Габдулла әфәнде әлегечә торып, өстәлдәге стаканлы чәйгә кулын сузды. Ләкин чәй күптән ясалып куелганга күрә, салкынча булганга, Әмин әфәнде:
—    Бу суынган, икенчене сорыйкмы? — диде. Габдулла әфәнде аңар баш белән генә ишарәт итте. Икенче чәй китерелде. Тагы бераз вакыт үтү белән, шифаханәдәге авырулар янында йөри торган бер марҗа бүлмәгә керде. Габдулла әфәнденең йөзендәге тирләрен сөртеп алды. Кулыннан тотып, берничә минутлар чамасы тамыры типкәнне тикшерде дә:
— Дару эчәсезме? — дип  сорады. Габдулла әфәнде моңар ни ишарә, ни тел белән җавап бирмәде. Марҗа уртачарак бер рюмкага бер төрле дару салып бирде. Габдулла әфәнде, марҗа һәм Әмин әфәнденең ярдәмләшүләре белән, урыныннан торып утырып, рюмкадагы даруны үз кулы белән тотып, төбенә кадәр эчеп бетерде.
Габдулла әфәнденең, болай көчләнеп-көчләнеп, бирелгән даруны рюмка төбенә кадәр эчеп бетерүен карап тору минем күз алдыма бик кызганыч күренешләр китерде. Габдулла әфәнде үзенең тиздән үләчәгенә ышанып та, сәламәтләнү өмете белән болай дару эчүе аның һич үләсе килмәгәнен, үлем белән иң актык чиккә кадәр көрәшкәнен, никадәр көрәшсә дә, никадәр дәваланса да, залим әҗәл аны якасыннан тоткан, ул аңар бүген бирелмәсә, иртәгә дигәндәй, биреләчәк, җиңеләчәк икәне күренеп торганга күрә, карарга бик аяныч иде…
Даруны эчкәннән соң, Габдулла әфәнде янәдән ятты. Мин, бераз утыргач, сәгатемне карадым — җиде ярым иде. Габдулла әфәнде янында үткән бер ярым сәгать вакытны мин тоймый да калдым, вакыт бик тиз үткән; шулай да сәламәт түгел кеше янында бих озак тору ялыктыру, тартындыру булмасын дип уйлан, мин китәргә ният иттем. Габдулла һәм Әмин әфәнде белән күрешеп чыгып киттем. Габдулла әфәнде,бу юлы миңа кулын сузмады, мин аның кулын тотып күрештем.
Габдулла әфәнде Тукаев белән минем бу күрешүем актык мәртәбә булды. Шул кичне мин китеп, өч чирек сәгать вакыт үтүгә, Габдулла әфәнде вафат итте. «Аң» журналы үзенең исем кушучысын, мөәссисләреннән (оештыручы, нигезләүчеләреннән) берсен, иң эшлекле мөхәррирен вә бөтен татарларның мактанычы булган иң кадерле шагыйрен һич кайтмаска югалтты…

Казанда 4нче апрель

Икенче апрель көне безне бөтен татар милләте өчен бер генә булган бөек шагыйребезнең рухыннан аерган иде.
Дүртенче апрель безне аның салкын тәненнән дә аера, явыз тәкъдир безнең яшьле күзләребез белән аның җансыз, хәрәкәтсез җәсәденә (тәненә, гәүдәсенә) карап егълавыбызны да күпсенә, ул бездән шуны да кызгана, ул аны бүген безнең арабыздан алып, караңгы салкын кабергә кертә, гүя бүген күмелә, бездән мәңгегә аерыла, калын, очсыз-кырыйсыз бер пәрдә белән аерыла иде.
Бу аерылу, бу соң мәртәбә видаглашу (саубуллашу) тойгысы һәркемгә тәэсир иткән, һәркемнең йөрәгендә булган ачы кайгысы йөзенә чыккан; ул көн чыккан газет сәхифәләре кайгылы мәкаләләр, кара-матәм рамкалары эченә язылган мөәссир (тәэсирле) сүзләр илә тулган; «Сабах», «Мәгариф», «Гасыр», «Юл» көтепханәләре ябык, аларның ишекләренә «Бүген шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаевны күмү мөнәсәбәте илә көтепханә бөтен көн ябык» дия плакатлар ябыштырылган; тәрәзәләренә кара рамка эчендә Габдулла әфәнденең матәм рәсемнәре куелган. Газет вә журнал идарәләре дә иртәдән үк ябык, алар да эшләми, Габдулла әфәнденең җеназасы өйләдән соң сәгать бердә Клячкин шифаханәсеннән чыгачагы бөтен шәһәр халкына таралып өлгергән; һәркем диярлек аның белән соң мәртәбә видаглашып калырга хәзерләнә, еш-еш сәгатен карап, вакыт көтә.
Сәгать 10 җитә. һәр тарафтан халык Клячкин шифаханәсенә агыла башлый; мәдрәсә шәкертләре төркем-төркем, урам тутырып кайгылы кыяфәттә вәкар (җитдилек, олысымак булып) белән генә килә башлыйлар. Озак та үтми, урам халык белән тула. Укучы яшьләр, зыялылар, картлар, яшьләр, туташ вә ханымнар, рус, татар, һәр милләттән диярлек Халык ябырылып ала.
Бу вакытта инде Габдулла әфәнде юылып кәфенләнгән, тирә-ягына тезелгән чәчәкләргә күмелеп, үзенә махсус скамьяда  ята.
Менә көтепханәләр, газет вә журнал идарәләре, дус вә аркадашлары, студентлар, урта мәктәп таләбәләре (укучылары), «Сәйяр» труппасы артистлары, «Шәрык» клубы вә башкалар тарафыннан Габдулла әфәндегә соңгы бүләкләре итеп хәзерләнгән чәчәкләр килә башлый, һәркайсы чәчәкләргә ефәк ленталар бәйләп, үзләренең Габдулла әфәндегә әйтеп калачак соңгы сүзләрен язганнар. Озак үтми, Габдулла әфәнденең йөзе генә ачык кала, бөтен гәүдәсе өстенә кат-кат чәчәкләр өелә.
Җыелган халыктан Габдулла әфәндене күреп калырга теләүчеләргә кереп, күреп чыгарга рөхсәт бирелә. Халык берсе артыннан берсе керә, Габдулла әфәнде белән видаглашып, авыр сулап чыгып китә. Габдулла әфәнде чәчәк эчендә көлгән кыяфәттә, үзенә махсус булган бер голүвият (олылык, бөеклек) илә ята, ул гүя дөньядан китүенә бер дә кайгырмый, ул аны көлеп кенә каршы ала төсле тоела.

Халык чыгып бетә, шул урында Габдулла әфәнденең йөзе ачык хәлдә ахыргы рәсеме, соңгы ядкяре алына… Урамдагы халык дүрт күз белән җеназа чыкканны көтә. Гакыйбәт (ахырда) сәгать бердә Габдулла әфәнде табутка салына, табут өстенә ак ефәк лентага үзенең шигырьләреннән:
Кайт, и нәфсе мотмәиннәм, бар, юнәл, кит тәңреңә!
Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә*

(*и минем ышанучы җаным).
мисрагы язылган, кырые укаланган кара хәтфә ябыла. Соңра ленталы чәчәкләр тезелә, табут бөтенләй чәчәк белән күмелә, ул табут түгел, гүя зур чәчәк букеты булып кала.
Шифахәнә ишек алдында, җеназа җирдән күтәрелгәч, тагы бер мәртәбә рәсеме чыгартыла. Гакыйбәт, җеназа урамга чыга, халык шылт итми, тын. Аларны җеназаның Габдулла әфәнденең мәһабәте баса, җеназа узганчы беркем дә баскан урыныннан кузгалмый. Женаза чыккач та уңга китеп, Проломный урамына (хәзерге Бауман, ред.) чыга, Габдулла әфәнденең шәэненә (дәрәҗәсенә, бөеклегенә) лаек бер вәкар вә мәһабәтлек белән, Проломный урамы буенча бара; ияргән халык җеназадан 2—3 сажень артта бара, һичкем алга чыкмый, беркем дә аңар җөрьәт итә алмыш. Фәкать күмү комиссиясе әгъзаларыннан булган, тәртип саклар өчен куелган затлар гына халык алдыннан, җеназа янында баралар. Урамның ике тротуары вә юл өстендәге йорт вә кибетләрнең тәрәзәләре халык белән тулы, мөселман булган кибет Хадимнәре берсе дә «калмыенча урамга чыккан; алар, марасимгә (күмү тантанасына) катнаша алмаулары өчен, үзләрен бәхетсез саныйлар вә шунда катнашып, бердәнбер шагыйребезне озата барырга хуҗалары рөхсәт итмәүне бер золым, зур бер җәбер саныйлар төсле тоела. Алар, мәэюсь (өметсез, нәмиз) булып, җеназа артыннан моңаеп карап калалар. Моннан соң җеназа Университет урамы белән борылып, Печән базарына чыга; монда халык һич урамга сыеша алмый. Өй түбәләре, кибет алдындагы күләгәлек өсләре халык вә тамашачылар белән тула.
Женаза нәкъ Печән базар мәсҗеде каршысына килеп туктый, монда аның тагы рәсеме алына. Соңра Московский (хәзерге Киров, ред.) урамы белән барып, Евангелистовский (хәзерге Татарстан, ред.) урамына чыга; бөтен урам халык белән тула.
Моннан соң Екатеринский (хәзерге Тукай, ред.) урамга борылып, мәйданга юнәлә. Анда шагыйрьнең җеназасын 5—6 меңләп халык каршы ала. Бөтен мәйдан халык белән тулы, ике якта кыз-хатын, һәркайсы бөек шагыйрь белән соң мәртәбә саубуллашырга тупланганнар.
Аяк асты пычрак булуга карамый, җеназага ихтирамән, һәркем җәяү бара.
Бәгьзы бер ашыгучылар, зыярәттә кеше күп булачагын уйлап, башка урамнар белән алдан китәләр. Ләкин, алдан хәбәр бирүләренә күрә, җеназа барып җиткәнче, каберстанга беркем дә кертелми; җеназа барып җитәр алдыннан, күмү әгъзаларыннан берничәсе барып, каберстан эчендә бер цепь төзиләр (сафка тезеләләр), җеназа кертелә. Ясалган цепь эчендә күмү комиссиясе, якын дуслары, ханым вә туташлар вә күмүчеләр генә була; табут җиргә куела, тәгаен кылынган (билгеләнгән) адәмнәр тарафыннан Габдулла әфәнде табуттан алына, кабергә иңдерелгән вакытта аның янә бер мәртәбә рәсеме чыгарыла. Гакыйбәт, кабергә тапшырыла, ләхеткә иңдерелә, кирпеч белән каплана. Туфрак салына башлый, һәркем туфрак салырга ашкына, берсе кулы белән, икенчесе таягы белән туфрак ишә; озак үтми, кабер өскә калка, туфрак өелгәннән-өелә; халык шагыйрен халыктан ераклаштырганнан-ераклаштыра. Күмү тәмам була. Ханым вә туташлар тезелешеп чәчәкләр китерәләр, кабер өстенә тәртипләп тезәләр, кабернең туфрагы күренми. Ул хәзер кабер түгел, чәчәк өеме булып әверелә. Шул вакытта һәркем югалткан кешеләренең кем идекен төшенә башлый, кызулык вә эш белән сизенмәгән якыннары да аңга киләләр, күп кешенең күзендә яшь тамчылары тәгәри… Соңра берничә кеше тарафыннан нотыклар сөйләнә. Мәрасим тәмам була. Халык югалткан нәрсәсенең кыйммәтен тәкъдир итә-итә, уйланып, таралып китә.

Әхмәтгәрәй ХӘСӘНИ,

нашир, «Аң» журналының мөхәррире.

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)

 

 

 

Язучылар