Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Замандашларыбызның җанлы энциклопедиясен тудырган әдипне искә алу кичәсе

Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 90 ел тулуга багышланган «Яктырак йолдыз янадыр…» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.

Кичә истәлекләр, олпат язучының әсәрләреннән өзекләр, Мөхәммәт ага чорында җырланган һәм аның әсәрләрендә телгә алынган җырлар белән үрелеп барды.

«…Мин җиденче бала булып туганмын. Мин туган көннәрдә, авылыбызның большевиклары (аларга Аллаһның каһәре төшсен!) – әтиемнән сабак алган егетләр безнең гаиләне йортыбыздан сөреп, бер әтрәк-әләмнең кара мунча кадәр зурлыктагы йортына күчергәннәр…

Әни, идәнгә ятып, мине имезгән. Ул кара йорт шундый кечкенә булган ки, әти, идәнгә сузылып ятканда, башы түр стенада, аяклары ишек бусагасына тиеп тора икән. Шул көннәрдә безнең ике атны, сыерны, сарыкларны конфисковать” иткәннәр. Әти миңа, үсә төшкәч, гел әйтә иде:

– Улым, син безнең гаиләгә бәхетсезлек алып килдең…»

Мөхәммәт ага язган бу сүзләрнең яңгыравы –  театр бинасын тутырып килгән тамашачыларның һәрберсен тетрәндергәндер…

Мөхәммәт аганың атасы – атаклы Сатыш мәдрәсәсендә 10 ел укыган, туган авылы Гөберчәктә озак еллар имам вазифасын башкарган, «Шура» журналында, «Вакыт» һәм «Йолдыз» газеталарында мәкаләләре басылган Сөнгатулла Бәдретдин улы Мәһдиевнең язмышы, ни кызганыч, аянычлы тәмамлана. Авыр еллар, илдәге вазгыять, гаиләгә кинәт кенә ишелеп төшкән бәхетсезлек… Афәтле, михнәтле еллар булачак язучы йөрәгендә тирән яралы җөйләр калдыра,  ул вакыйгалар язучының әсәрләрендә чагыла.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үз чыгышында, шулкадәр авырлыкларга дучар булып та, Сөнгатулла хәзрәт нәселенең рухы сынмавына, улы Мөхәммәтнең олуг галим һәм әдип булып халык мәхәббәтен яулап, татар әдәбияты күгендә якты йолдыз булып кабынуына соклануын һәм  милләтнең  даһи уллары белән горурлануын белдерде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Мөхәммәт Мәһдиев  иҗатының татар халкы тарихында мөһим урын алып торуы хакында әйтте.

Видеоэкранда Сибгать Хәким, Марсель Галиев, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Ренат Харис, Асия Рәхимова, Зөлфәт, Мөхәммәт аганың хатыны Лилия Бәширова-Мәһдиева истәлекләре яңгырады.

Кичәдә галимнәр Тәлгат Галиуллин, Дания Заһидуллина, шагыйрь Газинур Морат, җырчылар Резеда Галимова, Филүс Каһиров, Рәсим Низамов, Энҗе Шәйморзина, Татарстан Республикасы фольклор  музыкасы дәүләт ансамбле (җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов),  музыкант Наил Сәгъдиев,  артистлар Хәлим Җәләй, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Резеда Сәләхова, Зөлфәт Закиров, Булат Зиннәтуллин, Гүзәл Галиуллина, Мөхәммәт Мәһдиевның кызы Гәүһәр Хәсәнова – Мәһдиева  һ.б. чыгыш ясады. Сценарий авторы – Ләбиб Лерон, режиссер – Раушан Шәриф, видеорәт режиссеры – Радик Шәрәфиев. Кичәне Айсылу Лерон һәм Артем Пискунов алып барды.

 

«Хәтеребездә якты йолдыз кебек балкып калган Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты хакында җыеп кына әйтергә кирәк булса, мин аны туган җиребез Татарстан табигате һәм шул табигатькә тиң замандашларыбызның җанлы энциклопедиясен тудырган әдип дип әйтер идем. Тантаналы төстә аның үз кулына «Татарстанның халык язучысы» дигән югары исем бирелү турындагы таныклыкны тапшыруым белән үземне бәхетле саныйм.

Мөхәммәт Мәһдиев – үз халкы, республикасы һәм якташлары белән эчкерсез горурланып яшәде һәм иҗат итте. Татар халкы һәм Татарстан да үз улын онытмас, аны һәрчак сагынып, олылап искә алыр». Бу сүзләрне олпат замандашы Мөхәммәт Мәһдиев турында Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйткән.

Кичәдән соң сценарий авторы  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Лерон адресына милләтебезнең тагын бер данлы улы Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя ханым Гыйләҗевадан менә бу хат килгән: «Безнең кадерле, милләтебез күгендә якты йолдыз булып балкып торган, укучысының рухын баета алган Бөек язучыбызны яд иттек. -16.12.2019 ел

Татар әдәбиятына, татар дөньясы тарихына – милли яшәешебезгә чиксез зур мирас калдырган бу галимебезне, язучыбызны милләттәшләре дә лаеклы бәяләп искә алдылар. Моның шулай икәнлеген К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры бинасына гына сыеп бетә алмаган, ябырылып килгән тамашачы дәлилләде.Тамаша залын тутырып утырган тамашачы, бер тында сәхнәдән, артистларыбыз тарафыннан әзерләнгән, Мәһдиев рухына бәрәбәр булырлык тирән мәгънәле чыгышларны карадылар, тыңладылар. Милләтебезнең шундый горурланырлык язучылары булуы үзе бер сөенеч, куаныч ич!

Аяз Гыйләҗев Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына гомере буена хөрмәт белән карады, һәр вакыт якын дуслар булдылар. Шуннан чыгып, «И-и, Аяз ничек дөрес фикерли белгән икән!» – дип, мин дә горурланам. Алар еш кына әдәби очрашуларга бергәләп чыгып йөриләр иде. Очрашулардан кайткач миңа Аяз: «Мин кунакханәләрдә гел Мәһди белән бер бүлмәдә урнашам. Ул татар тарихын тирәнтен белә һәм дөрес бәяли, фикере бар. Мин аннан күп нәрсәне өйрәнәм һәм аның татар тормышын тирәнтен белүеннән нык көнләшәм», – дия иде. Аяз татар әдәбиятында шундый Бөек затларның мул булуын тели иде. Андыйларның тарихта калуын теләде, милләтебез язмышы өчен борчылды. «Язучы исеме белән йөргән затны, милләттәшләр 100 елдан соң да Язучы итеп искә алсалар гына, Язучы – Язучы булып тарихта кала ала. Мин әле хәзергә куркам, шул елларга лаеклы җитә алырмы минем иҗатым», – дия иде. Аллага шөкер, Мәһдиевнең 10 томлык әсәрләре җыентыклары чыгарылып, тамаша залларын тутырып шундый тантаналар булуы, Аязымның да рухын шатландыра торгандыр. Тамаша, җитмәсә, гаҗәп зур сөенерлек тантана белән тәмамланды. Хәзрәт сәхнәдән торып, тамашачылар белән бер рухта Мәһдиевнең җиде буынлык әрвахлар рухына дога кылу белән тәмамланды. Рәхмәт яусын, Мөхәммәт Мәһдиевнең рухын, иҗатын зурлап, шундый тантана оештыручыларга!

Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына мөкиббән китеп яшәгән Аязыма Мәһди үзенең 1990 елда Татарстан китап нәшриятында «Бәхилләшү» исеме белән чыгарылган әсәрләре җыентыгын бүләк иткән. Мөхәммәт аның титул битенә түбәндәге автографын язган: «Аяз Гыйләҗевкә – мине күкләргә күтәреп мактап оялырга мәҗбүр иткән экспрессив шәхескә – рәхмәт хисләре белән (һаман да оялып), Аллага тапшырдык! Озак яшә, брамат! Мөхәммәт Мәһдиев, култамга».

Татар халкы үз улын онытмас!  Тамашачы театрдан шундый  өмет һәм горурлык хисләре белән таралды…


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина