Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

 

 

Безне берләштергән Хәтер көне

22 июнь Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан Казан шәһәренең Х.Ямашев урамындагы Җиңү паркында урнашкан “Хәтер китабы” Мемориалында

хәзерге карантин шартларына туры китереп тар даирәдә очрашу оештырылды. Бу мәҗлескә килүчеләр арасында хезмәт ветераннары Бакун Петр Пантелеевич һәм Погодин Борис Александрович та бар иде. Соңгы елларда өлкән яшьтәге мондый “дөнья күргән” хөрмәтле кешеләрне “сугыш балалары” дип йөртәбез. Алар гаражларны җыештырган чагында, безнеңчә әйткәндә, хәзинәгә юлыкканнар.Бер төркем зыялылар, иптәшләре белән бергәләп, «Автолюбитель» гараж кооперативы (Казан шәһәре, Мәскәү районы, ТЭЦ урамы) территориясендә бер хөрмәткә лаек кешенең -Бөек Ватан сугышы ветеранының хөкүмәт бүләкләрен табып алганнар. Алар арасында Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, күп санлы медальләр бар. Өстәвенә бу авторның машинкада басылган татарча мәсәлләре һәм кайсыдыр әдәби әсәрнең өзекләре дә теркәлгән. Милләтләре белән рус булган кешеләр бу изге амәнәтне безгә китереп тапшырганнар иде. Бу әйберләрнең иясе дә билгеле. Хәрби бүләкләр янына аларның документлары да куелган. Алар 1914 елда туган, Бөек Ватан сугышы ветераны Гайсин Нурулла Ахияровичныкы икән. Билгеле булганча, Нур Гайсин (1914-1995) ул безнең танылган татар балалар язучысы. Озак кына иҗат гомерендә ике дистәгә якын китап язып һәм бастырып калдырган. Ул Башкортстанның Чакмагыш районы, Әхмәт авылында туган. Тыныч елларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган Нурулла Гайсин сугышта лейтенант була, Беренче Белоруссия фронтында зенит артиллериясы гаскәрләре сафларында взвод командиры булып хезмәт иткән.

Ватан сугышыннан безгә килеп җиткән шушы изге амәнәтне карап, озак кына уйландым.Әйе, хәзер илебездә Бөек Ватан сугышы елларында немец-фашистларның сугыш машинасына каршы күкрәген куйган, узган гасырның 50- 70 елларында татар балалар әдәбиятын үстергәннәр инде ярым онытылган, аларның хөкүмәт бүләкләре чүплекләргә эләгә. Ә менә, һаман да әйткән һәр сүзе ук булып милләтнең йөрәгенә тия торган Г.Тукайча әйтсәк, безнең “һушы киткән” милләт Бөек Ватан сугышында татар егетләренең

катнашуын милли йөз аклыгы икәнен тирәнтен аңлап җиткерми, ахрысы. Рус милләтеннән булган ветераннарның Нур Гайсин истәлекләре уңаеннан шулай ук ярым онытылган фронтовик-шагыйрь Әнәс Кари кызына мөрәҗәгать итүләре дә очраклы гына түгел бит!..

Эзтабар “сугыш балалары” Нурулла Ахияровичның документларда теркәлеп калган адреслары буенча аның туганнарын һәм якыннарын да эзләп караганнар. Тик уңышка гына ирешә алмаганнар. Очрашу вакытында безнең белән Нур Гайсинның якыннары да булса, мәҗлесебез тагын да нәтиҗәле булыр иде, дигән уй белән таралыштык.

Ләйсән Кариева, “Хәтер китабы” мемориалы хезмәткәре.

(Фотоларда:  эзтабарлар П.П. Бакун һәм Б.А. Погодин Мемориал хезмәткәре Л.Кариева белән Нур Гайсинның орден-медальләре янында).

 

 

 

 

Язучылар