Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар зыялылары милләтнең исән калу юлларын барладылар

Чаллы шәһәренең 12-нче татар китапханәсендә, Халыкара туган телләр көне уңаеннан, «Милли дәүләтсез һәм милли мәктәпсез шартларда милләтне саклап калу юллары» дип аталган Түгәрәк өстәл утырышы булды. Гаять җитди бу мәсьәлә буенча фикер алышуга шәһәрдә яшәүче татар язучылары һәм галимнәре, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге әгъзалары, дини һәм милли хәрәкәт вәкилләре, шәһәр хакимияте белгечләре, журналистлар һәм китапханәчеләр килгән иде. Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова, төп чыгышны ясап, татар халкы үзенең бик авыр чорына – дәүләтсез һәм милли мәктәпсез чорына аяк басуын әйтте, шушы шартларда милләтне саклап калу өчен яңа юллар эзләргә кирәклеген ассызыклады. Аның фикеренчә, бүген бөтен көчне милләт белән эшләүгә, аның милли аңын үстерүгә бирергә кирәк, бу чорда бары тик көчле милли рух һәм ислам әхлагы гына татар халкын саклап кала алачак. Фәүзия Бәйрәмова моның өчен тарихка зур игътибар бирергә, милләтнең азатлыгы өчен корбан булган, шәһит киткән шәхесләрне – Батырша хәзрәт, Гаяз Исхакый, Һади Атласиларны милли каһарман дәрәҗәсендә олыларга кирәклеген кирәклеген әйтте. Ул шулай ук ата-аналар, тарих укытучылары, югары сыйныф укучылары белән дә бу темага аерым очрашулар оештырырга кирәклеген аңлатты.
Фәүзия Бәйрәмованың фикерен дәвам итеп, филология фәннәре докторы, профессор, язучы Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре кандидаты, институт мөгаллимәсе, шагыйрә Рәзинә Мөхияр, тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Гыйбадуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге рәисе Галимҗан Зарипов, Чаллы шәһәр хакимиятенең милли һәм мәгариф эшләре буенча вәкилләре Нәркис Кашапов һәм Наилә Миначева, 2-нче татар гимназиясенең тарих укытучысы Ринат Каюмов, «Туфан» мәчете имам-хатыйбы, шәһәрнең Аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин, милли хәрәкәт вәкилләре Тәлгать Әхмәдишин һәм Дамир Шәйхетдинов, язучы Марс Яһудин һәм башкалар үз чыгышларында милләт белән эшләүне беренче урынга куйдылар.
«Милләтебез бик авыр һәм катлаулы юл үтте, кайбер асыл сыйфатларын да җуйды, әмма иң мөһим ике нәрсәне – телне һәм динне саклап калды, – диде алар. – Һәм Аллаһтан амәнәт итеп бирелгән, иң авыр вакытларда да юкка чыкмаган шушы изге мирас безнең буында юкка чыгарга тиеш түгел. Милләтнең эчке мөмкинлекләре әле бар, потенциаль көче ачылмаган, аны бары тик кузгатып җибәрергә генә кирәк. Татар халкы үзенең бөек милләт икәнен аңларга, аның кадерен белергә, телебезне, динебезне саклап калу өчен тупланырга, үз милли дәүләтчелеген торгызырга омтылырга тиеш. Халыкка боларны аңлату – татар зыялыларының төп эше».
Әйе, милләт үзе татар-мөселман буларак сакланып калырга тели икән, аны беркем дә җиңә алмаячак, телен дә, динен дә ул үзе кадерләп саклаячак, килер буыннарга тапшырчак.
Әгәр гасырлардан килгән, милләтебезнең нигезе булган бу изге динебез һәм асыл телебез татарның үзенә кирәк түгел икән, ул инде беркемгә дә кирәк булмаячак, шулай итеп, татар дигән милләт җир йөзеннән юкка чыгачак.
Милли дәүләтсез һәм милли мәктәпсез шартларда без моны һәрчак истә тотарга тиеш.
Бу темага алдагы очрашу шәһәрнең татар мәктәп-гимназияләрендәге тарих укытучылары белән булачак.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева