Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Төркиянең Әдирнә шәһәрендә ХIII Халыкара төрки шигърият фестивале узды

13-16 ноябрьдә Төркиянең Әдирнә шәһәрендә ХIII Халыкара төрки шигърият фестивале үткәрелде. Ике елга бер тапкыр уздырыла  торган әлеге фестиваль төрки дөнья әдәби хәятендәге иң эзлекле, дәвамлы һәм нәтиҗәле чараларның берсе. Төркия Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла торган фестиваль  тәүге тапкыр 1992 елда Төркиянең Бурса шәһәрендә ачыла һәм Конья шәһәрендә төгәлләнә.

27 ел дәвамында фестиваль Казахстан, Төрекмәнстан, Кипр, Франция, Кырым, Македония, Азербайҗан, Косово,  Кыргызстан, Казахстан кебек мәмләкәтләрдә зур уңыш белән узды. 2015 елда ул Казан шәһәрендә үткәрелгән иде.

Әлеге чараның максаты  узган гасырларда мәңгеләшкән шагыйрьләрне хәтерләребездә кабат яңарту белән беррәттән, дөнья буйлап таралган  бүгенге төрки галәмендәге шагыйрьләрне бергә җыеп, әдәби күтәрелешкә яңа бер җирлек әзерләү.

Төркиянең  Әдирнә шәһәрендә үткәрелгән быелгы фестивальдә 25 мәмләкәттән (Төркия, Кырым, Азербайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Гыйрак, Иран, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Болгария, Косово,  Греция, Румыния, Кипр,  Дагыстан, Молдово, Алтай, Македония, Кытай, Татарстан, Башкортстан һ.б.) 56 шагыйрь катнашты. Татарстанны шагыйрьләр Рәмис Аймәт белән Булат Ибраһимов тәкъдим итте.

Шагыйрьләр өч көн дәвамында Яхья Кемаль, Мәхмәт Акиф, Мимар Синан, Нәшати Дәдә исемендәге “Шигырь фасыллары”нда бәйге тоттылар, шигърият хакында фәнни чыгышларда, төрки тамырлар, әдәби-фикри мөнәсәбәтләр хакында проблемалы сөйләшүләрдә катнаштылар.

Кунаклар шулай ук ГрециянеңГүмүлҗүнә, Болгариянең Кырҗали шәһәрләренә сәфәр кылып, шигъри кичәләрдә катнаштылар. Фестивальнең ябылу тантанасында шагыйрьләргә дипломнар һәм дәрәҗәле бүләкләр тапшырылды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина