Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фатих Кәримне искә алу кичәсеннән соң уйланулар

Һәр көнебезнең башкалар белән бүлешерлек сөенечле мизгелләре бар, Аллага шөкер.  28 октябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге данлыклы театр сәхнәсендә шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан бик матур кичә үтте. Язучылар берлегеннән шалтыратып, әлеге кичәгә сценарий язарга тәкъдим иткәч, ризалашсам да, бик борчылган идем: санаулы гына көннәр эчендә ничекләр язылыр да, бу чара ничекләр үтәр дим… Юкка борчылганмын. Кичәдән соң Язучылар берлеге рәисе Данил абый Салиховка: “Бу егетләрегез белән тау күчерергә була”, – диюем төче сүзләр түгел иде. Рәмис Аймәтнең оештыру сәләтенә, зәвыгына сокланырлык, режиссер Раушан Шәрифнең талантлы кулына, артистларның шулкадәр кыска вакыт аралыгында күпме шигырь, җыр ятлап өлгерүенә шаккатырлык. Тамашачыга зәвыклы, җылы кичә тәкъдим иттеләр – әлегәчә матур кайтавазлар килә.
29 октябрьдә Язучылар берлегендә “Туташ” китабы буенча уздырылган түгәрәк өстәл өчен аерым рәхмәтләрем! Кай арада вакыт тапканнардыр – Рәмис бик күп язучыларга, журналистларга, Камал театрына хәбәр итеп, зур аудитория җыярга өлгергән; Әлфәт абый Закирҗанов утырышны алып баручы буларак та, галим буларак та әзерлекле сөйләшүне оештырган; ара ерак дип тормыйча, Чаллыдан нәкъ менә шушы чара өчен Факил абый Сафин, Лилия Гыйбадуллина махсус килгән иде. Татарстан китап нәшриятында затлы рәвештәге китап булып дөнья күргән “Туташ” романын язарга этәргеч биргән, язучылар берлеге рәисе булып эшләгән чорда шушы теманы миңа тапшырган Рафис абый Корбанга рәхмәтлемен: үзеңнең көчеңне сынап карау өчен кемнеңдер сиңа ышаныч белдерүе бик зур нәрсә икән… Романны язу дәверендә бик күпләрнең киңәше, рухи ярдәме таяныч булган иде – аларның кайберләре түгәрәк өстәлдә дә катнашты. Тик вакытында әйтелмәгән, соңарган рәхмәтләр дә булмый калмый… Китап чыгу сөенечен галим Җәүдәт Миңнуллин белән уртаклашырга өлгерми калдым: аңа шалтыратыйм дип кенәгәдән телефон номеры эзләгән мизгелдә ватсапка аның бакыйлыкка күчүе турында хәбәр килеп төште. Әсәрне яза башлаганчы, киңәш сорап иң беренче янына барган идем. Урыны җәннәттә булсын!
… Ашаган белми – тураган белә, дигән мәкальне биредә урынсыз дип кабул итмәгез: Язучылар берлегенең ни дәрәҗәдә кайнап, һәрдаим тынгысыз хезмәт белән яшәвен читтән торып кына күреп тә бетермибез икән дигән нәтиҗәгә мин үзем шушы көннәрдә генә килдем. Әзер чараларга барып утырабыз, “ошады-ошамады” дигән бәя белән кайтып китәбез, төрле проектларны да “шулай тиеш” кебегрәк кабул иткән чаклар бар.. Ә менә шул чараның берсен генә булса да оештырыр, зәвыклы итеп эшләп чыгар өчен күпме кешенең күпме көче, күпме борчылуы, эзләнүе, вакыты киткәнен чамалап бетермибез…
Сабырлык һәм уңышлар гына юлдаш булсын үзегезгә!

 

Айгөл Әхмәтгалиева


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм